Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып... (М.Җәлил)
методическая разработка на тему

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган

әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.zhlilg.docx29.95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып... (М.Җәлил)

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган

әдәби-музыкаль кичә.

2016

Эпиграф.

       ...Сынаулары белән сыный тормыш,

          Моабитлар аша үткәрә...

        Рух вә җаны көчле булганнарны

           Йолдыз итеп күккә күтәрә!

                                (Шаһинур Әхмәтсафа)

 Музыка

1 нче алып баручы.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

 (Сагыну көе дәвам итә)

2 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар!  Татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды.   “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып” дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичәбезгә рәхим итегез.

     

1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.

2 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең – җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә.

1нче алып баручы.   Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән.

Укытучы чыга:

 ...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады,үз ишләрен нык узып китте. Шунан аны икенче класска күчерергә туры килде.

 ...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт

 классын тәмамлап чыкты. Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим... дип яза Габдулла Усманов.

2 нче алып баручы.  Җыр дәресләрендә Муса һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый торган була.

Без дә хәзер 4нче сыйныф укучылары башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать”җырын тыңлап үтәрбез

1 нче алып баручы. Шулай бервакыт Муса әнисенә ияреп туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, алар өстәл астына кереп посалар.

     (Инсценировка)

Муса.Серне мәңле-мәңге саклармын дип ант ит!

Мәрьям.Валлаһи, билләһи, беркемгә дә...

Муса.Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Мәрьям.Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?

Мәрьям.Кем?

Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.

(Мәрьям ышанырга да, ышанмаска да белмичә, сүзсез кала. Муса куен кесәсеннән урталай бөкләнгән ике кәгазь кисәге чыгара, шигырьләрен укый башлый..)

Мәрьям. (гаҗәпләнеп). Әллә үзең уйлап чыгардыңмы боларны?

Муса. (горур). Үзем булмыйча, кем булсын? Ошадымы соң?

Мәрьям. Искиткеч матур!

2 нче алып баручы. Болар Мусаның иң беренче иҗат җимешләре була. Ләкин, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланмый. Беркөнне Мостафа абзыйның кардәше килгәч, гәлүшләренең төшеп калып югалтуыннан куркуын әйткәч, Мостафа тәрәзә төбендә яткан кәгазь кисәкләрен гәлүш башына тыгу өчен бирә. Ә бу кәгазь кисәкләре Мусаның беренче шигырьләре була.

1нче алып баручы.

 Муса Җәлил балалар өчен  дә бик күп шигырьләр язган.

Хәзер башлангыч сыйныф укучылары башкаруында шигырьләр тыңлап үтәрбез.

  1. “Бер шигырь”  

2. “Беренче дәрес”

3. “ Карак песи”

4. “Күке”  

5.Күршеләр

6.Ишек төбендә

2 нче алып баручы. 1919 елның көзе... Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза.

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

…Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

…Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул,

…Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.

 Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл—үл!

1нче алып баручы. Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән газетада басылып чыга. Еллар үтеп, фашист төрмәсендә тоткынлыкта ятканда да ул шушы сүзләренә тугры кала.

2 алып баручы.

 Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде

2 алып баручы.

Унөч яшьтә комсомолда иде,

Ә егерме яше тулганда

Партиядә иде. Инде бүген

Иң дәһшәтле минут туганда,

Шагыйрь иде сугыш кырында.

1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

Әкрен генә поезд кузгалды

                 Калды Казан, киттең син сугышка

                  Ерак иде солдат юллары.

 Җыр. «Солдатлар». - Булат

Шигырь

2 нче алып баручы. 1942 нче елның җәендә шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Ул бер концлагерьдан икенчесенә “яшәү белән үлем” арасында озын юл уза һәм 1942 елның азагында язмыш аны Польшадан Демблин лагерына илтә. Биредә фашистлар милли легионнар төзү белән шөгыльләнәләр.М. Җәлил “Идел-татар” легионы оештыра. Ул бу легионда мәдәни-агарту эше алып барырга килешә. “Подпольщик” дуслары белән берлектә фашистларның ниятен юкка чыгарыр өчен көрәшә.

1 нче алып баручы. 1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана, төпле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.

Инсценировка.

Ана

Муса

:2нче алып баручы. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчелерне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җазалап үтерелә. Менә алар җәлилчеләр:Фуат Булатов,Абдулла Батталов,Сәлим Бохаров,Зиннәт Хәсәнов,Әхмәт Симаев,Гариф Шабаев,Фуат Сәйфелмөлеков,Әхәт Атнашев,Муса Җәлил,Абдулла Алиш,Гайнан Кормаш.

Музыка

1нче алып баручы

Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да, борчылмагыз,

Ватанөченҗанынбиргәннәр

Мәңгеяши,аларүлемсез!

2 алып баручы.

 Арабыздан  югалса да,

Юк, суытмас һични бу эзне.

Көрәштәге Муса,

Солдат Муса,

Йөрәктәге Муса ул безнең

1 нче алып баручы (көй астында). 1946 нчы елда төрле катлаулы юллар аша М. Җәлилнең беренче “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы Казанга кайтып җитә. Башка авыр һәм катлаулы юл үтеп икенче “Моабит дәфтәре” н 1947 нче елда Андре Тимерманс совет илчелеге аша Мәскәүгә җибәрә. 1953 нче елда М. Җәлил шигырьләре дөнья күрә.

Шигырьләр

  1. Катыйльга
  2. Кичер, илем

3. Шагыйрь

4. Вәхшәт

5. Серле йомгак һ.б.

2 нче алып баручы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1 нче алып баручы. 1957 нче елның 22 апрелендә М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”  исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә.

2 нче алып баручы. Әйе, Муса Җәлил Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман улы. Аның белән әле киләчәктә татарның бик күп буыны горурланыр.

                                                                      (көй көчәя).

2нче алып баручы.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

1нче алып баручы

Күңелем күге шәһри Болгар язы,

Карап торам күзем алмыйча,

Офыгында торна тавышлары...

Кайттыгызмы армый-талмыйча?

Һаваларда торна тавышлары...

Офыгымда торна тавышлары...

Офыгымда аңкый яз исе.

2нче алып баручы

Офыгымнан рәшә булып керә

Йөрәгемә җылы яз хисе.

Күңелем күге шәһри Болгар язы,

Карап торам очкан казларга,

Киек казлар кебек тезелешеп

Җәлилчеләр кайткан язларга.

Кичә җыр белән тәмамлана


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

Хөрмәтле коллегалар! "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дигән материал үз эченә: М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган ачык дәрес эшкәртмәсен, Патриот шагыйрь турында кызыклы мәгълү...

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә hәм үләргә кыю ир булып

    “Соңгы җырым палач балтасына .Башны куйган килеш языла,-дип әйтә алган кеше – шәхес, hәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач ба...

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

Үлемем дә яңгырар җыр булып.Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.

Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина....

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә."Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".   Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен я...