Биккулова Алсу Халимовна

сайт учителя татарского языка и литературы

“Хыяллар артында – чынбарлык...”

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: воспитать любовь родному языку

Увлечения: читать книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Апастовскиий муниципальный район, с.Эбалаково

Место работы: Мурзинская средняя общеобразовательная школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/bikkulova-alsu-halimovna

Тәрбиянең нәтиҗәсе – кемдер идарә итә торган түгел, үзен үзе идарә итә ала торган җан иясе барлыкка китерүдә.

Герверт Спенсер. Инглиз фәлсәфәчесе

 

Яңа туган балаларның барысы да бертөрле елый.Үскәч, аларның гадәтләре үзгәрә.Менә шушы әйбер – тәрбия нәтиҗәсе.

Сюньцзы, кытай

 

Тәрбия – бөек гамәл: ул кешенең язмышын хәл итә.

Виссарион Белинский, тәнкыйтьче

 

 

 

 

О себе

1987 нче елда КДУ ның филология факультетын тәмамладым. Эш стажым 30 ел

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов әсәрләре

Моё портфолио

                

                  Күп белдерүгә караганда да, аз белдереп,эзләнү орлыгын салу һәм

                 эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган

                 хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

                                                                           Галимҗан Ибраһимов.

 

   Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле кеше иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул – укытучы.  

Минем бурычым – гыйлемле, туган телен, илен, башкаларны хөрмәт итүче, заманга яраклаша белүче, рухи яктан да сәламәт шәхесләр тәрбияләү.

      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү юнәлешендә эшлим.                                                                                                         

     Балага белем алу шатлыгы бирү, аның белемгә омтылышын, танып – белү активлыгын үстерү, һәр дәрестә иҗади эшләвенә ирешү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

      Мәктәптә һәр предмет, һәр фән әһәмиятле, әмма иң авыры, иң җаваплысы  - әдәбият укыту.  Бүгенге телевизор, компьютер заманында укучыны үз фәнеңә җәлеп итү өчен көч тә, белем дә , түземлелек тә кирәк.

     Әдәбият – тормыш дөреслеге ул. Шуңа күрә, яшь буынны тәрбияләүдә, аның дөньяга карашын киңәйтүдә матур әдәбият әһәмиятле урын тота. Иң мөһиме – укучыларга татар әдәбияты аша изге әхлакый кыйммәтләрне төшендерү. Безнең иге – чиге булмаган әдәбият дәрьябыз, шигъриятебез, туган телебез бар.  Халкыбызның гореф – гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары бар .Укучыларны шулар белән ничек кызыксындырырга ?

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: