• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы

Опубликовано Биккулова Алсу Халимовна вкл 10.10.2017 - 20:37
Автор: 
Шәяхмәтова Айзилә Айрат кызы

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлына багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya.docx30.3 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

МБГБУ “Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Мәктәп укучыларының һәм укытучыларның күренекле

галим-язучы, РСФСР ның һәм Татарстанның атказанган

фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы профессор

 Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин  истәлегенә багышланган

 “Шәкертләрем миннән уздырсалар, мин шуңа шат!”

 фәнни-гамәли конференциясе  

Юнәлеш: “Язмыш җилләре” . Галимнең тормыш юлы

ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

Күренекле җәмәгать эшлеклесе

Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы

Шәяхмәтова Айзилә Айрат кызы

8нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:Биккулова Алсу Хәлим кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2017 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

  1. Кереш.....................................................................................................      3-4
  2. Төп өлеш. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы ............................................................................................. 5-9
  1. Тормыш юлы

1.2  Җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеге

1.3. Балалары язмышы

III. Йомгаклау................................................................................................      10

IV.Әдәбият исемлеге....................................................................................      11

I.Кереш

        Кеше кайда гына яшәмәсен, хезмәтендә нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, аның күңелен һәрчак җылытып, рухландырып торучы бер изге урын бар. Ул – туган җир!

        Без – Апас ягы, Тау ягы кешеләре.  Апас - таулар кебек горур, серле, көчле як. Бер Кыз тавы гына да үзендә күпме тарихи серләрне саклый.

       Апас – моң туган як. Сара Садыйкова исемен атау гына да аны күңелләрнең җиде кылын чиртерлек моңга төрә.

       Апас – шигъри як. Безне балачактан  ук озата барган  Шәүкәт Галиев туган як.

       Апас – татар тарихының юл өсте, морзалар ягы, авыл исемнәреннән үк борынгылык бөркелеп торган як.

      Апас-  яшьлек, мәхәббәт, киләчәк иле..

      Апас -  фән өлкәсендәге казанышлары белән зур хөрмәт казанган галим –профессорлар иле дә.  

     Әйе, без,  Апас ягы халкы , белемле, зыялы кешеләребез белән хаклы горурланабыз. Күп алар Тау ягында. Арада алтын хәзинәбез булган фольклорны тудыручы, кадерләп җыеп саклаучылар да, халыкка мәгърифәт нурын таратуда ирешкән  казанышлары өчен орден – медальләргә , Хезмәт Герое исеменә лаек булучылар һәм профессор – академиклар да бар. Бу яктан безгә тиңнәр, мөгаен, сирәктер.

     “Галимнәрнең  дә төрлесе була: берәүләр – үзе эшли торган фәнни инсти- тутның бер секторында галим, икенчеләре – Казан төбәгендә, ә өченчеләре исә Бөтенсоюз күләмендә дә танылу алалар. Профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин соңгылар арасына керә. Чит илләрдә чыккан тарихи, филологик хезмәтләрендә мөхтәрәм галимебезнең исеме еш телгә алына”, -дип яза галим – язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев.

         Мөхәммәт Гайнуллин – бөтен гомерен татар халкының милли

-3-

 горурлыгын, милли аңын үстерүгә багышлаган шәхес. Якташыбыз  Мөхәммәт ага Гайнуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында без аз беләбез.  Шуннан чыгып,аның тормыш юлын өйрәнүне фәнни –тикшеренү эшебезнең  төп максаты итеп алдык.

        Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

        -  Мөхәммәт Гайнуллин  турында материал туплау .

        - Архив материалларын өйрәнеп системага салу.

                Төп эшебездә өйрәнү объекты – Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы, төрле юнәлештәге эшчәнлеге.

        Фәнни эшебездә: өлешчә эзләнү, тикшеренү, чагыштыру, анализ кебек метод-алымнарын файдаландык.

        Фәнни эшебез кереш, төп өлеш һәм йомгаклаудан тора. Ахырдан кулланылган әдәбият исемлеге бирелде.

-4-

II. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Гайнуллинның

тормыш юлы

     1.1   Тормыш юлы

         Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 августында (яңа стиль – 31) хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәйрулла абзый игенчелектән тыш читкә йөреп балта эше белән дә шөгыльләнгән һәм,

дөньяда кешечә яшәү өчен белем-һөнәр кирәклеген үз җилкәсендә татып, балаларын кечкенәдән үк укытырга, һөнәрле итәргә тырышкан.

        Мөхәммәт башта авылның җиде сыйныфлы җәдитчә мәктәбен тәмамлый, аннары, Октябрь инкыйлабыннан соң, Тәтеш шәһәренә барып, укытучылар әзерли торган берьеллык курсларда укый. 1920 елдан аның педагоглык хезмәте башлана: дүрт ел чамасы әүвәл элекке Тәтеш кантонының (хәзерге Апас районы) Тутай авылындагы беренче баскыч мәктәптә, аннан соң туган авылы Коллар мәктәбендә балалар укыта. 1924 елда кантон мәгариф бүлеге аны Казанга, Татарстан Үзәк башкарма комитеты  каршында ачылган Татар телен гамәлгә кертү курсларына укырга җибәрә.

       Курсларны тәмам иткәч, комиссия М.Гайнуллинны Тәтешкә эшкә билгели. Биредәге хезмәте турыдан-туры әдәбият белән бәйләнмәгән булса да , М.Гайнуллин шәһәрнең Мәдәният йортында чыккан стена газеталарында әдәби темаларга мәкаләләр бастыра, мәктәпләрдә уздырылган әдәбият-сәнгать кичәләрендә докладлар сөйли, бер үк вакытта укый-яза белмәүчеләр өчен оештырылган кыска мөддәтле курсларда укыта.

      1928 елның җәендә М.Гайнуллин янәдән Казанга килә һәм, өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдрахман

-5-

Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле

галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра. 1931 елда институтны тәмамлагач, гыйльми эшкә калдырылып, ул 1931–1934 еллар арасында профессор Г.Нигъмәти җитәкчелегендә аспирантурада укый.

        Ватан сугышы чорында М.Гайнуллин Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында өлкән укытучы һәм доцент, 1943–1944 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты (Татгосиздат) җитәкчесе, аннары

Казанда яңа оешкан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында директор вазифаларын башкара. 1945 елның декабрендә аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп раслыйлар.

      1947 – 50 нче елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында доцент вазифасын үти.

     1956 нчы елда алып ул СССР Фәннәр академиясе каршындагы Көнчыгыш институтында татар әдәбияты буенча докторантурада укый.

     Мөхәммәт Гайнуллин – 1957 нче елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге  әгъзасы.

     Күпьеллык нәтиҗәле гыйльми һәм педагоглык хезмәтләре өчен М.Гайнуллинга 1963нче елда – Татарстанның, 1973нче елда Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

      Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 82 яшендә Казанда, озак вакытлы авырудан соң, 1985 елның 24 маенда вафат була.

1.2. Җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеге

        1931 — 1934 еллар арасында булачак галимнең «Татар әдәбиятында интернационализм мотивлары» һәм «Г. Камалның тормыш һәм иҗат юлы» -

исемле башлангыч фәнни хезмәтләре язылалар. Аспирантурада уку белән бергә, ул үзе дә институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә лекцияләр

курсы алып бара. Бу шөгыль тора-бара аны татар әдәбияты тарихы буенча

-6-

системалы фәнни эш җәелдереп җибәрүгә этәрә.
        Утызынчы еллар дәвамында газета-журнал битләрендә аның татар әдәбияты тарихына караган, аерым алганда Г. Тукай, Ш. Камал кебек язучыларның иҗат эшчәнлегендәге мөһим мәсьәләләрне яктырткан тикшеренү мәкаләләре басыла. Шушы ук елларда М. Гайнуллин XX йөз башы татар әдәбияты буенча дәреслек-хрестоматия төзергә керешә.  Соңыннан, 1947 елда, бу зур хезмәт китап булып басылып чыга һәм югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен озак еллар кыйммәтле чыганак ролен үти.

        Бөек Ватан сугышы елларында аның «Горький һәм татар әдәбияты» (рус телендә), «Каюм Насыйри» исемле мәгълүм китаплары дөнья күрә, көндәлек

матбугатта дистәләгән мәкаләләре басыла. 1946 елда ул «XIX гасыр азагыһәм XX йөз башы татар әдәбияты турында тикшеренүләр» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты исемен ала.
   Илленче-алтмышынчы елларда М. Гайнуллин, унтугызынчы гасыр һәм егерменче гасыр башы татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә игътибарын  

көчәйтеп, шул чорга караган әдәби һәм публицистик чыганакларны барлап чыга, К. Насыйри, 3. Һади, 3. Бигиев, М. Акъегетзадә, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдев кебек язучыларның тормышы һәм иҗат эшчәнлекләре турында архивлардан, әдипләрнең туганнарыннан, замандашларыннан бик күп яңа фактик материаллар җыя һәм аларны фәнни кулланышка кертеп җибәрә. Шулай ук ул татар әдәбияты тарихында исемнәре хаксызга онытыла башлаган Газизә Сәмитова, Маһруй Мозаффария, Зәйнәп Сәгыйдә, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ), Мәхупҗамал Акчурина кебек хатын-кыз

 язучыларның, Риза Фәхретдинев, Фатих Кәрими, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай кебек күренекле әдипләрнең иҗатларын барлап, аларның татары әдәбияты

тарихындагы урыннарын ачыклый. Әдәбият тарихы белән бәйле рәвештә галим ижтимагый фикер үсеше, татар әдәбиятының интернациональ

-бәйләнешләре, татарда көндәлек матбугат барлыкка килу, публицистика,

-7-

әдәби тәнкыйтьнең туу һәм үсеш баскычлары турында да бай материал туплый. Шушы тикшеренүләр нигезендә М. Гайнуллин 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында «Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Соңыннан (1966 елда) бу диссертация «Татарская литература и публицистика начала XX века» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Галимнең югары уку йортларында укучы студентлар өчен кулланма рәвешендә төзегән «XIX йөз татар әдәбияты», «XX йөз татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматияләре, рус телендә «Татарская литература XIX века» монографиясе, «Дуслыкта көч», «Татар әдипләре»

 исемле җыентыклары һәм көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда

 басылган йөзләрчә мәкаләләре әнә шул күп еллык тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак дөньяга килә.

      М. Гайнуллинның татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язу, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының җыентыкларын төзү, матбугатка әзерләү һәм редакцияләү, «Кыскача әдәбият энциклопедиясе»нең редактор-консультантларыннан берсе буларак, татар әдәбияты буенча анда урнаштырылган мәкаләләрне әзерләшүдәге хезмәте дә

зур.

1.3  Балалары язмышы. Зур галимебез кыйммәтле фәнни хезмәтләре һәм талантлы шәкертләре белән генә түгел, ә игелекле уллары, кызлары белән дә

 горурланып яши. Олы улы Рәшит башта техникум, анна Казан авиация институтын тәмамлый. Икенче улы Вил Казан  ветеринария институтын тәмамлап, Арча районында мал табибы булып эшли, ләкин 26 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Өченче улы  Азат Гайнуллин сугыш вакытында ФЗӨ мәктәбен һәм техникумын тәмамлап, Казан оптика – механика

заводында эшли. Ләлә исемле кызы укытучы һөнәрен сайлый. Аның истәлекләренә караганда, Мөхәммәт ага ике тапкыр өйләнә һәм бу икенче

никахтан аның тагын бер кызы туа , аңа  Долорес дип исем кушалар. Шулай

-8-

ук укытучы һөнәрен үзләштерә. Бу ике оя  тату, аралашып гомер кичерә. Долорес җәйләрен Кызыл Тауга Камал апа янына кайтып йөрсә, Ләлә,  Казанга барып, кунак булып кайта торган булган.

      Мөхәммәт ага балаларын бер вакытта да ташламый, һәрберсен тигез тәрбия кыла. “Без – Мөхәммәт балалары”,- дип горурланып яши алар.

-9-

III. Йомгаклау

Күренекле галим Мөхәммәт Гайнуллинның тормыш юлы искиткеч бай да, гыйбрәтле һәм мәгънәле дә. Борынгы заманның бөек акыл иясе Пифагор: “ Һәйкәлне – сыны, ә икешене кылган гамәлләре бизи”, - дип язып калдырган. Мең кат хак сүзләр! Якташыбыз Мөхәммәт аганы да бүген һәм иртәгә сыны, кылган гамәлләре гел бизәп торачак. Ул салган маяклы юлдан меңнәр – миллионнар атлый.

Без бүген, XXI гасыр балалары, үз халкыбызның, яши торган төбәгебезнең тарихын барлап, киләчәк буыннарга яшәү рәвешебез турында кадерле истәлек ядкарьләр калдырырга телибез икән, татарны милләт итеп саклап калырга теләгән, тормышыбызда матур, якты эз калдырган  күренекле шәхесләребезне онытырга, алар туплаган мирасны   югалтырга хакыбыз юк.Алардан безгә күчкән мирас, рухи хәзинәләр борылмалы, катлаулы тормыш сукмакларында адашып калмаска,буыннар чылбырын өзмичә сакларга ярдәм итәр.

-10-

                                     Әдәбият исемлеге.

1.“ Апасым – гомер бишегем “ , Казан ,  ДУП ПИК “Идел – Пресс”, 2000 .

2.Х. Гайнуллин  .“Мөхәммәт Гайнуллин – олуг галим һәм язучы “,Казан, ДУП ПИК “Идел – Пресс”, 2003.

3.Интернет – материаллар.

-11-


Поделиться:

Рисуем домики зимой

Прекрасная арфа

Рисуем крокусы акварелью

Вокруг света за 80 дней

Рисуем "Осенний дождь"