хәбәрлек сүз
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Дәреснең темасы - хәбәрлек сүзләр . Яңа теманы аңлату дәресе.Тема 6 нчы сыйныфта өйрәнелә. Дәрес Сингапурча укыту элементлары белән алып барыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khbrlek_suz.docx21.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.      Хәбәрлек сүзләр.

Максат. 1. укучыларның актив эшчәнлеге процессында хәбәрлек сүзләрнең үзенчәлекләрен ачу; аларны гамәли эштә куллана белергә өйрәтү; укучыларның сүзлек запасларын баету.

2. логик, эзлекле фикер йөртү, үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

3. балаларда күркәм әхлак сыйфатларын  тәрбияләү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру

Җиһазлау.  6 класс Татар теле дәреслеге, компьютер, бию көе, өстәл номерлары

Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе

Дәрес барышы.

I.                  Психологик уңай халәт тудыру.

            – Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Бүгенге көн хәерле булсын, шатлык һәм бәхет белән тулсын.( Укучылар бер – берсен сәламли)

(дәфтәрләргә дата, "Сыйныф эше” дип языла, тема өчен урын калдырыла)

II.              Актуальләштерү

Укучылар, без сезнең белән мөстәкыйль  сүз төркемнәрен өйрәнеп бетердек. Белемнәребезне бәяләү өчен кечкенә генә тест эшләп алыйк. (Тест эшләү) Тест җавапларын Тейк оф – Тач Даун алымы белән тикшерү.

  • Ә хәзер слайдка күз салыйк, анада  халкыбызның бөек мәгърифәтче-галиме, педагог Риза Фәхретдиннең "Ислам әхлагы һәм гадәтләре” дигән хезмәтеннән бер үгет-киңәш күрәсез.

Әйдәгез без аны кычкырып укыйк әле.

Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш . (Р.Фәхретдин.)

– Балалар, итагатьле сүзенең мәгънәсен беләсезме? (тыңлаучан – послушный)

1.Бирем: Җөмләне дәфтәрегезгә күчереп языгыз, сүз төркемнәре ягыннан тикшерегез. Эшне төркемнәрдә башкарабыз.

     ис.         ис.            бәйл.          сыйф.          тер.       сыйф.          фигыль               ?

Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

Нәтиҗә ясала.  (тиеш сүзен сүз төркеме ягыннан билгели алмыйлар)

– Сез алдагы дәресләрдә тиеш һәм аңа охшаш сүзләр турында фикер йөртмәгән идегез әле. Димәк, бүгенге дәрестә мондый сүзләрнең нинди сүз төркеменә керүен өйрәнеп китәргә тиеш булабыз.

  1. Бирем. а) Мәкальдәге төшереп калдырылган ( юк, бар, кирәк, ярамый, тиеш )  сүзне язарга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. (Слайдка мәкальләр язылган, соңгы сүзләре төшереп калдырылган. Бирем үтәлгәннән соң, һәр төркемнән бер укучы тактага чыгып,  биремне үти.)                       

   1) Укымыйча гыйлем ...,  (юк)

                       Белемсезнең көне ... . (юк)

                                  2)Авыр эшкә беләк,

                                     Кыю эшкә йөрәк ... . (кирәк)

                         3) Иле барның теле бар.. .

                                                    4) Чәйне чөмереп эчәргә ... ,(ярамый)

                                                       Ямьсез булып үсәрсең.

 – Юк, кирәк, бар, ярамый, тиеш сүзләре без тикшергән җөмләләрдә нинди кисәк булып килделәр? (Хәбәр.)

б) ) Мәкальләргә сез өстәгән сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр? (Проблема:  Әлеге сүзләрнең нинди сүз төркеменә керүен белмибез.) Җөмлә ахырында килгәндә , алар хәбәр булып килде.

–  Ә ничек атар идегез  бу хәбәр булып килүче сүзләрне? (Җаваплар тыңлана). (Хәбәрлек сүзләр) Дәфтәргә тема языла

– Димәк, бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләшербез (тикшерербез)?

         Хәбәрлек сүзләрне тикшерәбез (өйрәнәбез).

– Әйе, без бүген хәбәрлек сүзләргә хас билгеләрне, үзенчәлекләрне ачыкларга тиешбез.  

ФИЗКУЛЬТМИНУТ.  ( Фолоу зе – лидер)

  • Урындыкларны этеп куябыз.  
  • Бер-бер артлы тезелеп басабыз. (Бию көе яңгырый)
  • Беренче булып баскан  укучының хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.

(Музыка туктагач,  алдагы укучы артка күчә,  кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, шулай дәвам итә)

 (төркемнәрдә эш)

 339 нчы күнегүдәге җөмләләргә нигезләнеп, хәбәрлек сүзләрнең нинди кушымчалар белән кулланылуын  күрсәтегез һәм алар нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез (Төркемнәрдә тикшерелгәннән соң, һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә.) (4 ручка, 4дәфтәр) ( Финк – райт – раунд робин) ( укыйлар, эшлиләр, командада сөйләшәләр) җаваплар тыңлана

 Нәтиҗә:

Бу сүзләр еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат – сан кушымчалары белән кулланыла һәм  аергыч, тәмамлык, ия,   дә булып килә

2 бирем. Парларда эш.(Иңдәш парлар белән сөйләшәбез, релли – робин структурасы)

 Җөмләләрдә кулланылган хәбәрлек сүзләр нинди мәгънә белдерәләр

  1. Тамак тук, өс бөтен, бар нәрсә бар. (М.Ю.)
  2. Инде минем синнән аерыласым юк. (Ә.)
  3. Ул  аны күрмәмешкә салынырга тиеш.(Г.А.)
  4. Алай булса, бик мөмкин.(А.Ш.)
  5. Дус кирәк, сердәш кирәк, ярдәм кулы сузучы кирәк. (Ә.Е) 

Нәтиҗә: Хәбәрлек сүзләр җөмләгә кирәклек, тиешлек, мөмкинлек мәгънәләре бирә, нәрсәнең булса да барлыгын, юклыгын белдерә  

Гомуми нәтиҗә ясау, китаптан кагыйдәне уку, модельләштерү

ХӘБӘРЛЕК СҮЗ

чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерә

мөст. сүз төркемнәре белән уртаклыгы бар

ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык

сан, тартым, килеш, заман, зат – сан кушымчалары белән кулланыла

                                              

         III.   Ныгыту.  338 нче күнегү (  Бирелгән хәбәрлек сүзләр белән җөмләләр төзеп язу)

IV. Рефлексия. 

     1) Схема буенча кабатлау:

– Балалар, дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

– Хәбәрлек сүзләрнең нинди үзенчәлекләрен ачыкладык?

 Дәрес барышында нинди яңа сүзләр белән таныштыгыз? Бу сүзләрне алга таба сөйләмегездә куллана алырсызмы?

   – Бүгенге дәрестә үз эшегездән сез канәгатьме?

V. Өй эше: 1. Кагыйдәләрне укырга        2.  Хәбәрлек сүзләр кулланып диалог төзергә

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физик практикумны мәктәп физик җайланмалар белән җитәрлек тәэмин ителмәү шартларында оештыру. Физикадан практикум эшләгәндә МКТ куллану.

В данной работе рассморен вопрос "Организация физического практикума в условиях недостаточной обеспеченности школ физическим оборудованием. Применение ИКТ при выполнении практикума по физике."...

Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру

Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру                    Туган тел! Бу сүз эч...

Р.Ниғмәтиҙең “Үлтер, улым, фашисты!” поэмаһында илһөйәрлек тойғоһоноң сағылышы.

Маҡсат: 1) Поэманың йөкмәткеһе менән танышыу, анализлау. Проект төҙөү, йыйынтыҡ сығарыу.2) Бәйләнешле телмәр, фекерләү ҡеүәһен үҫтереү, үҙ позицияңды яҡлап сығыш яһау оҫталығын арттырыу.3)Тыуған илгә,...

ЖЮРИ, ЭКСПЕРТ БУЛАРАҠ ЭШМӘКӘРЛЕК

ЖЮРИ, ЭКСПЕРТ БУЛАРАҠ  ЭШМӘКӘРЛЕК...

"Телмәр мәҙәниәте" дәрестән һуңғы эшмәкәрлек (внеурочная деятельность) эш планы

quot;Телмәр мәҙәниәте" дәрестән һуңғы эшмәкәрлек (внеурочная деятельность) эш планы....

ДӘРЕСТӘН ҺУҢҒЫ ЭШМӘКӘРЛЕК, ТҮҢӘРӘКТӘР ЭШЕ

ДӘРЕСТӘН ҺУҢҒЫ ЭШМӘКӘРЛЕК,ТҮҢӘРӘКТӘР ЭШЕН ОЙОШТОРОУ...