2. Белемнәрне актуальләштерү (8 мин.) Максат: уйлау фикерәрен үстерү: сүзләр арасындагы бәйләнешләр буенча укучыларның белемнәрен тикшерү. | Игътибар! Укучылар әле үзегез дә сизмәгәнсездер, әмма татар теленең сүзләре, алар арасындагы бәйләнешләр, сүзтезмәләр сезнең каникуллардан мәктәпкә килүегезне бик зарыгып көттеләр. Әйдәгез, алар белән дә сөйләшеп алыйк. Тактада сүзләр тезмәсе бирелгән. Сез аларны билгеле бер кагыйдәгә таянып, ике төркемгә аерып язарга тиешсез. Төркемнәрдә эш: аяз һәм кояшлы; авылга кайту; күл аша чыгу; әти, әни, апа; бардым, тик күрмәдем; алдан беренче, җиденче сыйныф; кадерле әнием; китап уку; шәһәрләр һәм авыллар. Тикшерү. (..) Күрше иптәшләребез белән эшләү. 1-2 номерлар бергә ияртүле бәйләнешкә хас үзлекләрне, 3-4нче номерлар тезүле бәйләнешкә хас үзенчәлекләрне алдыгызда яткан кечкенә карточкаларга язабыз. Бер-берегезне кабатламагыз. Башладык. Җавап бирүне һәр партаның 2нче һәм 4нче номерлары башлый. Димәк, ТЕЗҮЛЕ бәйләнеш | ИЯРТҮЛЕ бәйләнеш | сүзләр тигез хокуклы бер-берсенә буйсынмыйлар сөйләм төземиләр тезүче теркәгечләр ярдәмендә ясала | сүзләр тигез хокуклы түгел Сүзләр бер-берсенә буйсына Сөйләм төзи Ияртүче һәм иярүче кисәктән тора Иятүче теркәгечләр ярдәмендә ясала. 3 төрле мөнәсәбәт б.к. |
|
партнерлар белән эш
ян күрше иптәшләр белән эшләү: тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә хас үзенчәлекләрне язу.
| Танып белү УУГ Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү. Коммуникатив УУД: иптәшеңне тыңлау, үз фикереңне әйтә белү |
3. Яңа темага кереш: 15 мин Максат: сүзтезмә төрләрен дөрес итеп билгеләү, теманы ачыклау.
Таблица буенча эш: үз-үзеңне бәяләү.
| Сүзтезмәләрнең төрләрен билгелибез. 1нче номерлар- рәвеш һәм фигыль сүзтезмәләрне, 2нче номерлар- исем сүзтезмәләрне, 3нче номерлар –сыйфат һәм алмашлык сүзтезмәләрне, 4нче номерлар- сан сүзтезмәләрне аерып яза. Язган битләргә исемнәрегезне язарга онытмагыз. Игътибар! Кайсы сүзгә игътибар итәбез? –ияртүче. Башладык. Акыллы бала, шатлыктан йөгерү, миннән беренче, кошның канаты, йөрергә яхшы, кайткач күрү, авылда тору, дусларымнан монысы, атлы кеше, моңлы җыр, ападан уңганрак, тездән түбән, биленә чаклы юеш, аларның һәммәсе, арадан берничәсе, рәттән өченче, арадан берәү, капчык саен бишәр, Авылга якын, саф татарча, кибеттә бар, керергә мөмкин, ашыгырга ярамый, миндә юк, әтиемә кирәк, миңа тиеш, Бакчадагы түтәл, китапсыз өстәл, иптәшләре кебек матур. Исем сүзтезмә | фигыль сүзтезмә | сыйфат сүзтезмә | сан сүзт-мә | алмашлык сүзт.-мә | рәвеш сүзт-мә | кошның канаты, моңлы җыр, атлы кеше, Бакчадагы түтәл, Акыллы бала, китапсыз өстәл, | Шатлыктан йөгерү, авылда тору,кайткач күрү | ападан уңганрак, биленә чаклы юеш, иптәшләре кебек матур.
| алдан беренче, Уртадан өченче, арадан берәү, капчык саен бишәр | дусларымнан монысы, аларның һәммәсе, арадан берничәсе, | йөрергә яхшы , тездән түбән, Авылга якын, саф татарча |
тикшерү: 1 хата- 4, 2 хата-3ле билгесе. Тикшерү барышында ишетелгән сүзтезмәләрне сызып барыгыз.(укучылар алдындагы биттәгесен) Укучылар әлеге биремне эшләү барышында берничә сүзтезмә артык калды: кибеттә бар, керергә мөмкин, ашыгырга ярамый, миндә юк, әтиемә кирәк, миңа тиеш. Әйдәгез аларны да тикшереп, төрләрен билгелик. –хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр. Дәфтәрләрдә язу. Сүзтезмә төренең санын ачыклау. Бүгенге дәреснең яңалыгын билгеләгез. Димәк, сүзтезмәләрнең 7нче төре- хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр.-Җөмләләр төзү. Тормышта һәрбер кешенең максаты бар. ул нәрсәгә дә булса омтыла, белергә тели. Алда кабатлаган күнегүләрдән чыгып, бүгенге дәрескә сез дә максат куегыз. |
һәр номер аерым-аерым эшли
төркемнәрдә уйлау, 4нче номерлар җавабы Теманы билгеләү, җөмләләр төзү |
Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлау Танып белү УУГ: кирәкле информацияне таба белү, төрле күнегүләр эшли алу |
4. Ял итү 2 мин Максат: Эш төрен үзгәртү
5. Ныгыту. Яңа термин белән танышу. 12 мин Максат: Өйрәнелгән темалар аша укучыларның аңлау дәрәҗәсен билгелү
| Игътибар! Өй эше биремнәрен алдык. Музыка астында ял итү һәм биремнәр эшләү. Соңыннан кабатлау, слайд белән эш: Иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди чаралар белән бәйләнә? - Төрле кушымчалар: исемдә - килеш, тартым, фигыльдә - зат-сан, хәл ф., шарт ф. кушымчалары: апаның китабы, мәктәптә укыйм, тырышса булдыра, кычкырып сөйләшү, бишенче сыйныф;
- Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: апа белән бару, әнием кебек апам, мәктәп янында тора, өй саен керү;
- Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр: эшләгәнгә күрә арган;
- Янәшә килү, кабатлаулар: матур күлмәк, тиз эшләү, өч китап, көлә-көлә сөйләү.
Бифункциональ кушымчалар Ахырга Таныш булмаган яңа сүз яздым. Нәрсә аңлатуын сүзлек ярдәмендә билгебез. Төркемнәрдә сөйләшәләр. Аннан 1-1сенә аңлаталар. Әгәр 1се аңлата алмаса, иптәше яңадан аңлата. Димәк, БК 2 төрле функцияне үти: 1-яңа сүз ясый, 2- сүзләрне бәйләү хезмәтен үти.- дәфтәрләргә язу. Ныгыту. Сүзтезмәләр арасыннан Бифункциональ кушымча ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәләрне табу. Аерым-аерым эшләү. (...). Мисаллар язу. ТЕСТ эшләү
- Сүзтезмәне сайлап алыгыз:
Шәһәргә бару әтәч гөмбәсе Әнием- укытучы Апас районы 2. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: Безгә әйтү 1)алмашлык сүзтезмә 2)фигыль сүзтезмә 3)исем сүзтезмә 3.Исем сүзтезмәне табыгыз: 1)шатлыктан йөгерү 2)Зиннәтнең кайтуы 3)Алдан беренче 4)Кошның канаты 4.Фигыль сүзтезмәне табыгыз: 1) йөрергә яхшы 2) кайткач күрү 3) нарат агачы 4) көтелмәгән вакыйга 5. Алмашлык сүзтезмәне табыгыз: 1) фән белән кызыксыну 2) озак көтү 3) минем дустым 4) дусларымнан монысы | 6. Сыйфат сүзтезмәне табыгыз. 1) зәңгәр күк 2) халыкка таныш 3) матур сөйләү 4) Алсуның китабы 7. Сан сүзтезмәне табыгыз: 1) җиде буын 2) уртадан бишенче 3) шомырт чәчәге 4) укытучыдан сорау 8. хәбәрлек сүзле сүзтезмәне билгеләгез. 1)бүген матур 2) чәчәктәй кызлар 3) керергә ярый 4) мин яхшы укучы 9. Бифункциональ кушымча ярдәмендә ясалган сүзтезмәне табыгыз. 1) әни белән сөйләшү 2) тозлы аш 3) яхшы китап 4) миңа таныш
|
33нче күнегү. | өй эшен тикшерү
сүзлекләр белән эш
мисаллар төзү
тест эшләү
дәреслек буенча эш. |
Танып белү УУГ Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү.
|
7. Өй эше: 2 мин
| Иҗат итәбез. Сүзтезмәләр бирелгән. минем өчен бер, су кебек кирәк, бераз кыйбат, бүген матур, кылычтай үткен, сиңа караганда оста, ышанычлы кеше, игътибарлы күз, чәчәктәй кызлар, безгә мөмкин, аңа ярамый Әлеге сүзтезмәләр ярдәмендә иҗади эш башкарабыз. Теләгән укучы шигырь, яки хикәя, яки мәзәк, бер дә булмаса, җөмләләр төзергә тиеш. |
| Регулятив УУГ Бирелгән юнәлештә үзеңнең фикерләреңне әйтә белү |