Әтиләр белән көчле без.
методическая разработка на тему

Әтиләр белән көчле без.

Музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tilr_konen_stsenariy.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әтиләр белән көчле без.

Музыкаль кичә.

Укытучы: Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, бабайлар. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә, аларга үрнәк абый, әти, бабай булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

                                             

                                                  Укучылар  чыгышы.

1 укучы.                  Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә!

2 укучы                   Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әтиләр бәйрәме.

                             

3 укучы.  Хөрмәтле әтиләр!

Сез хезмәт сөясез,

Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

Һәм остаз буларак кадерле безгә сез!

4укучы.  Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

5 укучы.  Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын, әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

6 укучы.  Әти бик тә кыюсыз,

Бик  бәләкәй һәм чандыр

Малай булган кайчандыр

Соңга да калгалаган

Шелтә дә алгалаган.

7 укучы.  Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

8 укучы.  Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта “3”ле.

Мин дә нәкъ

Әти төсле.

9 укучы.  Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” - дип

Мактыйлар бар да аны.

10 укучы.  Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Сезне котлый __(Җыр)_________________________________________

Укытучы.   Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни. Халкыбыз юкка гына “Ата-ана- алтын канат”, димәгән шул.

     “Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр.

 Укытучы.   Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Әтиләр! Әти! Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый!

     Ата да шулай ук табигатьнең олы бер вәкиле, илаһи заты, бөек җан иясе. “Балага ата хуҗа”, “Балада ата каны”, дип әйтәләр бит.

 Укытучы.   Ир-ат җәмәгате-гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Ходай аларга зур бурычлар йөкли. Имам, пәйгамбәр, дин эшлеклеләре, ил башлыклары фәкать шушы заттан. Җеназа, никахларны,балага исем кушуны да фәкать алар гына укырга тиеш.

Укытучы.     Күренекле Америка галиме Р.Морган: “Кешелек җәмгыяте иң элек матриархат чорын кичергән”,- ди. Ул чакта баланың атасын эзләп баш ватмаганнар, әнисен генә белгәннәр. Бу- аналарның җәмгыятьтә тоткан урыны белән хәл ителгән: алар туйдыручы булганнар, балаларын ияртеп, тамыразык, җиләк-җимеш, кузгалак,юа һәм башка үсемлекләр җыйганнар, шалаш корганнар. Ирләр кыргый җәнлекләр аулау белән шөгыльләнгәннәр, әмма куркыныч бу һөнәр еш кына уңышсыз тәмамланган.Адәми затның уртача гомере 18 елдан артмаган...

 

Укытучы.     Гасырлар уза торган.Кешеләр кыргый хайваннарны (ат, сыер, сарык,кәҗә,дуңгыз,эт һ.б.) кулга ияләштерә башлагач, “статуслар” үзгәргән: мал тоткан, иген иккән затлар –ирләр- һәр эштә башлап йөргән. Гаилә шул чакта барлыкка килгән. Моны археологик казылмалар да раслый... Менә шуннан башлап, гаиләнең  хуҗасы, тоткасы ир кеше булган. Хатыны тыныч кына йоклап ятканда, ир, уянып, уйлар диңгезендә йөзгән.Шулай булмый, малайны өйләндерәсе, кызларны кияүгә бирәсе бар. Кемгә? Кайчан? Ничек? Лапаста утын бармы? Келәттәге он яңа уңышка кадәр җитәрме? Налогны ничек түләргә?  Малайны кайсы уку йортына кертергә?  Әнә шундый мең төрле уйлардан ирнең маңгаена тир бәреп чыга...

     Менә шуңа күрә дә халыкта “Ир аркасы-кала аркасы” дигән әйтем бар. Ә халык исә бернәрсәне дә юкка гына әйтми.

     Әйе, яныбызда көчле рухлы, кешелекле, эшкә уңган, батыр, сөйкемле әтиләр булганда, без үзебезне бик бәхетле тоябыз. Ата- гаиләнең намусын саклаучы, тугрылык үрнәге, балаларыбызның  да горурлыгы.

Укытучы.    Безнең укучыларыбыз да үзләренең әтиләрен бик-бик яраталар. Алар турында үзләре хикәяләр дә яздылар. Шул хикәяләрдә кызыл җеп булып сузылып киткән кайбер юлларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәсе килә.

                                            (Сүз Хәсәнова И.  бирелә)

Укытучы.     Күрәсезме, безнең әтиләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле,ярдәмчел,гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар балаларда. Ә хәзер  әтиләр турында матур шигырь дә тыңлап үтик әле

 Тизрәк үссәм, өйләнәм дә

әти булам, мин малай.

әти булып яшәүләре

Бик җайлы бит, бик кулай.

Кайтасың кичен соң гына

Җыелыш дисең, эш дисең.

Кемнәрдәндер зарланасың,

Кемнәрнедер тиргисең.

Ашыйсың теләр –теләмәс,

Бик ачыккан булсаң да,

Һәм телевизор карыйсың

Кырын ятып диванга.

Йоклап киткәнеңне күреп,

Өстең килеп ябалар.

Аяк очларына басып,

Йөри башлый балалар.

 

Көне буе тик ятсаң да

Эш куша алмый беркем дә.

Теләсәң кайда йөрисең:

Һәр көнең үз иркеңдә.

Шунда хатының килә дә,

Юата сине җайлап.

Аша-аша, аргансың дип

Коймагын куя майлап.

Укыган булып күренер өчен

Газет тотасың кулга,

Газетаң белән капланып,

Йоклап аласың шунда.

Шәп! Әти булып яшәүләре

Рәхәт тә соң дөньяда.

Мондый бәхет берәр вакыт

Тияр микән миңа да?

Укытучы.  

Кадерле кунакларыбыз! Утырып торып арып беткәнсездер инде.Бераз уйнап хәрәкәтләнеп алыйк әле. Ә хәрәкәтләнгән кеше беркайчан да авыруга бирешми ди ул “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дип тә тикмәгә әйтмәгән бит халык.

              уен: (2 кеше;(1)сорауларга җавап биреп туп белән уйный,(2)сорауларга җавап биреп скакалка сикерә).

1.Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел (елга)

4.Нарат (агач)

5.Камаз (машина)

6.Казан (шәһәр)

7.Бишле (билге)

8.Сыер (хайван)

9.Айсылу (кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева (җырчы)

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)

Укытучы.       Халкыбызның язылмаган, әмма буыннан-буынга мирас булып күчә торган канун-йолага караганда, балаларда ата-ана хакы зур. Ләкин барыбер дә тормышта гыйбрәтләрнең яхшысы да, яманы да була. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкальне еш ишетәбез. Халкыбыз элек-электән ата-ананы, әби-бабайны олылый,хөрмәт итә. Ата-ананы рәнҗеткән кешене халык яратмаган, андыйларның тәртибе гайре табигый саналган. Бу урында халык хәтерендә сакланган бер легенда-риваятьне китерү урынлы булыр.

     Бер хатын иренең өлкәнәйгән әтисен чит күрә башлый. Хатын иренә бабайдан котылырга кирәклекне һәр көнне колагына тукып тора. Бу ир, сабырлыгы беткәч, әтисен чанага утыртып кырга чыгып китә. Иргә кечкенә малае да иярә. Яшь һәм таза ир әтисен, чанага утырткан килеш, ташлап калдыра. Кайтканда малай елый башлый. Әтисе ягымлы гына итеп:

     -Ник елыйсың, улым?- дип сорый.

     -Әти, әйдә чананы кире барып алыйк. Син картайгач, мин сине нәрсәгә утыртып чыгарып ташлармын?-дигән малай.

     Риваятьнең соңгы юллары ничек? Ишеткәнегез бармы?

     (Шуннан ир айнып киткәндәй була һәм әтисен кире алып кайта).

     Менә шулай. Тормышта  без матур гына гөрләшеп яшибез-яшибез дә ут ягып кычкырышабыз. Бераздан тынычланабыз, барысы да онытыла кебек. Ләкин бер нәрсәне исәпкә алмыйбыз: балалар бит барын да күрә, исендә калдыра. Алар безнең кебек тиз генә бер халәттән икенчесенә күчә алмый. Яшәү үрнәген аларга без үзебез күрсәтүчеләр.

__________

Укытучы.     Татар халык авыз иҗатында аталар, аларның бала тәрбияләүдәге роле турында тирән эчтәлектәге мәкальләр бар. Алар турында халык болай ди:

Ата- беләк, ана-йөрәк.

Җәйләргә тугай яхшы, киңәшкә ата яхшы.

Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.

Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.

Атаң үлде, таянган тавың ауды.

Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.

Яхшы атаның хакы 100 яхшы остазның хакыннан да олырак.

 Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч.

 

Балаларыбыз мәкальләрне беләләр, хәзер әтиләребезне тикшереп карыйк әле.

Мин сезгә мәкаль-әйтемнәрнең башын әйтәм,ә сез азагын дәвам итәрсез.

1).Ана сөте белән кермәсә,(тана сөте белән кермәс)

2).Үзем тапкан мал түгел,,(атамныкы җәл түгел)

3).Алма агачыннан (ерак төшми)

4).Анадан ала да туа,(кола да туа)

5).Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,(тыңламаган-әрәм булган).

6) Атаңны башыңда тот, ( анаңны учыңда тот)

Укытучы

Бәйрәмебез гөрләп барсын

Уен-көлке күп булсын

Әйдәгез, кызлар биибез

Әтиләр карап торсын.

“Интрига” бию төркеме чыгышы

 Укытучы

Әтиләребез үзләренең балалары һәм алар укый торган мәктәп турында ни рәвешле хәбәрдар икән, шуны да белеп карыйк әле. Сорауны әтиләргә бирәм, әгәр җавап бирә алмаса,балалары ярдәм итәргә мөмкин.

Әлеге мәктәп бинасы ничәнче елда төзелде?

Мәктәпнең телефон номерын әйтегез.

Мәктәптә ничә сыйныф бар?

Мәктәптә ничә бала укый?

Кызың яки улыңның классында ничә укучы, шуларның ничәсе кыз һәм ничәсе малай?

Халыкара Балаларны яклау көне кайчан билгеләп үтелә?

Мәктәп баласының ел дәвамында укудан буш вакытында эшкә урнашырга хокукы бармы? Әгәр булса, ул ничә яшьтән эшкә урнаша ала?

(Әйе, РФның хезмәт турындагы законнар кодексы нигезендә, укучы 14 яшьтән соң, укудан буш вакытта, ел дәвамында ата-аналар рөхсәте белән эшкә урнаша ала).

  9 – 11 класс әтиләре өчен ЕГЭ дан сораулар

  Укытучы

   Без еш кына бер үк төрле проблема белән очрашабыз: балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында акыл өйрәтәбез, файдалы киңәшләр бирәбез, хаталардан кисәтәбез. Шуңа карамастан, капма-каршы нәтиҗә чыга. Моның сәбәбе нәрсә соң? Бәлки безнең кылган гамәлләребез  һәрвакытта да сөйләгән сүзләребезгә тәңгәл килмидер? Балалар безнең һәр адымыбызның шаһиты, күпме генә яшерергә тырышсак та, алар уңышсызлыкларыбызны да, хаталарыбызны да күрә бит. Бәлки, бөтен хикмәт балаларның тормыштан яшәргә өйрәнүендәдер?

     Хәзер билгеле бер хәлдә калганда баланың нәрсәгә өйрәнә алу мөмкинлеген ачыкларга тырышыйк. Җөмләнең башын әйтәм, сез, хөрмәтле әтиләр, аны тәмамларга тиеш буласыз. Мәсәлән:

     Әгәр:

1) Баланы һәрчак тәнкыйтьләсәләр, ул...(башкаларны күралмаска) өйрәнә.

2)Бала дошманлыкны тоеп яшәсә, ул...(агрессив булырга) өйрәнә.

3)Бала һәрчак шелтәләр ишетеп үссә,ул...(үзен һәрчак гаепле итеп тоеп яшәргә) өйрәнә.

4)Баланы һәрчак мактасалар, ул...(үзенең бәясен белергә)өйрәнә.

5)Баладан мыскыллап көлсәләр, ул...(үз эченә бикләнеп яшәргә) өйрәнә.

6)Бала дусларча мөнәсәбәтне тоеп яшәсә, ул...(тормыштан мәгънә табарга)өйрәнә.

Әти-әниләр баласының эчке дөньясына керергә, тормыш рәвешен, уй-ниятләрен белергә тиеш. Аны үзеңнең дөньяга кертүдән дә курыкмаска кирәк. Моның өчен мәктәп хәлләре, көн вакыйгалары, укыган китаплар, эштәге кыенлыклар турында сөйләшергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: әлеге әңгәмәләрдән балагыз сезнең кешеләргә, тормышка мөнәсәбәтегезне күңеленә сеңдереп калачак. Аралашу өчен вакытыгызны кызганмагыз. Өй эшләрен бергә башкарганда да күңелле аралашырга мөмкин.

Мәктәп елларына, балачакка кайтып,  бер уен уйнап алыйк әле.

(Самолет ясап, кыршау аркылы очырту)

Сезне сәламли _(Җыр)_________________________________________

Укытучы.  Әйдәгез, хөрмәтле әтиләр, тәрбия темасына төрле ситуацияләрне чишеп карыйк. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, ул очракта сез бу хәлләрдән чыгу юлын ничек итеп табарсыз?   (Кәгазьгә язылган ситуацияләр таратыла).

   

 1нче ситуация. “Минем балам яхшы укый. Ә өйдә берни дә эшли белми һәм эшләргә дә теләми. Аны өй эшләренә ничек өйрәтергә икән?” Фикерләрегезне әйтегез.

(Әйе, сезнең балагыз мәктәптә белем ала. Уку-ул бөтен көчне сорый торган хезмәт. Әти-әниләр, моны аңлап, баланы өйдәге күп кенә эшләрдә катнаштырмаска тырыша. Балалар моңа күнегә,һәм еш кына әниләренең эштән арып кайтуы да, авыруы да аларның кәефен бозмый. Тора-бара бу гадәткә әверелергә мөмкин.

     Моннан котылу юлы бер генә: балага өй эшләрен ешрак бирергә кирәк. Ул яхшы хуҗа яки хуҗабикә булырга өйрәнсен, бу тәҗрибә аның киләчәк тормышында ныклы терәк булачак. Эшләрне бергәләп эшләргә тырышыгыз. Эшләгән чактагы әңгәмәләр, бергәләп ял итүләр күтәренке рух тудыра, яхшы тәрбия бирә).

   

  2 ситуация. Кичке аштан соң кызыгыз савыт-саба юарга тиеш. Әмма моны эшләр урынына, ул телевизор карап утыра. Аңа ниндирәк сүзләр әйтер идегез?

   

  3 ситуация.  Балагыз кичен билгеләнгән вакыттан соңрак кайтты, ди. Бу очракта нишләр идегез? ТТ ның № 71 Законы нәрсә турында? Сезнең карашыгыз?

“Әткәгез”,- диеп һәрвакыт

Сүз башлады әнкәем.

Бөтенебез шулай сиңа

Сыендык без, әткәем.

Җил-давылдан ышыкладың

Җаның-канатың белән.

Йөрәкләргә көч өстәдең

Җылы карашың белән.

Ал димәдең, ял димәдең,

Безнең өчен тырыштың.

Син өйрәттең бит җиңәргә

Авырлыгын тормышның.

Сукмасаң да, курыктык без,

Һәм ихластан яраттык!

Әткәйгә әйтәм алайса, дип,

Бер-беребезне тыңлаттык.

И әткәем, бәгырькәем,

Синсез ямь юк һичләр дә.

Мең яшә син, тал чыбыгың

Торсын, торсын киштәдә!

Укытучы.  Хөрмәтле әтиләр, безнең бәхетебез нинди бала үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына да бәйле. Һәрбер кеше көн саен үзенең үрнәге белән, кешеләргә, хезмәткә, өйгә мөнәсәбәте белән баласын тәрбияли. Сезгә бу изге эштә түземлелек һәм зирәклек телим! Иң мөһим сыйфатка- балагыз белән үзара аңлашуга ирешү өчен бөтен осталык-тырышлыгыгызны куегыз.

“Әтием эзе “ уенын уйнау ( 4 кеше. Зур аяк эзләре киселә. Әтисе куя, бала атлый, кайтканда киресенчә).

  Укытучы.  Ир-ат, әти диюгә, безнең күз алдыбызга солдат- Ватанны саклаучы хәрби киемле, төз, кыю егет образы килеп баса. Чөнки ул һәрвакытта да батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны, Ватанны саклаучы символ. Армия хезмәтенә бару- ир-егетнең мактаулы бурычы.

                                                         ( Портянка чорнау һәм отжимание )

   

 Җыр “Солдатта булган диләр

 

Укытучы.

     Хөрмәтле  әтиләр! Яңадан да сезгә мөрәҗәгать итәсебез  килә. Балаларыбызга игътибарлы булыйк. Әйтәсе сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсихәт, киңәшләребезне бирик. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар. Ягымлы карашны алар читтән түгел, бездән күрсеннәр иде. Балаларыбыз урам тәрбиясе түгел, ә өй җылысы, гаилә җылысы күреп үссеннәр иде.

       Безнең чакыруыбызны кабул итеп кичәбезгә килүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, эшкә уңган, сүзгә булган балалар тәрбияләвегезне теләп калабыз.

     Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер, зур уңышлар телибез.

Җыр.  “Бәхеттә - шатлыкта”

Алып.баручы: Ә хәзер, балалар, әйдәгез, без сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз.

1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.

2. “Асылмалы сумка”. Әтиләр баласын  җилкәсенә утыртып билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар, баланы җилкәдән төшерәләр, уенны  шулай дәвам итәләр.

3. “Адымнар”. Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.

4. “Кем җитезрәк?”. Тутыргычларны кем беренче hәм зурырак тутыра.

5. “Кем күбрәк ясый?” (Отжимание ясау).

6. “Кем беренче танкка барып җитә?” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8-10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар hәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була.