Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә hәм үләргә кыю ир булып
учебно-методический материал (11 класс) на тему

             “Соңгы җырым палач балтасына .Башны куйган килеш языла,-дип әйтә алган кеше – шәхес, hәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу – бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның hәм яхшылыкларныңҗиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк”.                         

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyr_oyrtte_mine_hor_yashrg.docx60.72 КБ

Предварительный просмотр:

                        Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә hәм үләргә кыю ир булып        

Сибгатуллина Фәүзия Талибулловна,

Казан шәhәре 170 нче урта мәктәбенең

татар теле hәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                                                                                                                                                                Кереш                                                                                                                                                                                                                                                          “Соңгы җырым палач балтасына                                                                                                                     Башны куйган килеш языла,-дип әйтә алган кеше – шәхес, hәм фаҗигале язмышлы шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу – бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның hәм яхшылыкларныңҗиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк”.                                                                                                                  Кайсын Кулиев, балкар шагыйре        Әйе, Җәлил –сокланырлык шәхес. Аның шигърияте якты, матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге hәм тормыштагы гүзәллекне күрергә, шуның өчен көрәшергә чакыра. “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятьне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс җырларын калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән , аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес ул Муса Җәлил.                                                                                                             “Моабит дәфтәре” hәм Муса Җәлил... Бу исем hәрвакыт бергә йөри, бергә кузгала. Ә шул ук вакытта Муса Җәлилне Бөек Ватан сугышы гына шагыйрь ясаган, шунда гына ул үзенең үлмәс әсәрләрен иҗат иткән дигән фикер туарга мөмкин. Чөнки кайвакыт укучылар арасында ул, чыннан да , ”Моабит дәфтәре”нең авторы буларак кына гәүдәләнә. Айсбергның аскы өлешен күрмәгән кебек, Муса Җәлилнең башлангыч, Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗаты, күпкырлы эшчәнлеге ничектер күләгәдә, читтә кала бирә. Шуннан чыгып, бу теманы актуаль дип санарга була. Ә бит Муса Җәлил 30-40нчы елларда ук үзен талантлы шагыйрь, публицист-тәнкыйтьче,җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. Язучылар союзының җитәкчесе hәм опера театрының әдәби бүлек мөдире буларак татар әдәбиятын, татар опера сәнгатен үстерүгә зур көч куя. Җәлил әдипләрдән беренче булып, музыкаль драматургиянең иң авыр өлкәсенә-опера мәйданына килә. Җәлилнең күпкырлы эшчәнлеген татар музыка сәнгатеннән башка күз алдына китереп булмый. Бу өлкәгә ул очраклы рәвештә килеп кермәгән.                                                                         Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты булып, халкыбызның  горурлыгы булган шәхес  Җәлилнең татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән эшчәнлеген өйрәнү тора. Шул максаттан чыгып, мин шагыйрьнең тормыш юлын, аның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнүне, күренекле шәхесләрнең, музыка белгечләренең аңа атап язылган язмаларын, фәнни эшләрен укып өйрәнүне бурыч итеп алдым.                                                                        Фәнни-эзләнү эшенең объекты булып, татар халкының бөек шагыйре  М.Җәлилнең иҗаты, күпкырлы эшчәнлеге тора, тикшерү предметы – шагырьнең татар музыка сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге.                                                                                                Тикшерү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнарын файдаландым. Муса Җәлил музеендагы темага кагылышлы материаллар, экспонатлар белән таныштым, мәгълүматлар тупладым.                                                                                                                                          Төп өлеш                                                                                        Муса Җәлил – күпкырлы талант                                                Җәлил – күпкырлы сәләткә ия булган шәхес. Кече яшьтән фантазиягә бай булган. Ул кыллы музыка коралларында, аеруча мандолинада бик оста уйнаган, акварель белән рәсем ясарга яраткан, моңлы итеп җырлый белгән. Кечкенәдән үк ул үз авылында балалар белән “Кызыл чәчәк” дигән оешма төзи, аның кырыклап члены, клубы hәм журналы була. Атна саен бер спектакль куя. Оешманың җитәкчесе дә , спектакльләр өчен балалар пьесалары язучы кеше дә Кечкенә Җәлил була. Авылдашлары аның “Анам кабере” исемле пьсасын мәктәп сәхнәсендә куелуын, төп рольне Мусаның үзе башкаруын hәм яшь артистның уйнавыннан тәэсирләнеп тамашачыларның, авылның бала – чагасы, агай-энеләрнең балавыз сыгып утырганнарын бик озак искә алып сөйләгәннәр.                                                                                           Җәлилне якыннан белгән кешеләр аның музыкага мәхәббәтен, яшьләр  кичәләрендә үзенең яраткан музыка коралы –мандолинада оста уйнавын  искә алалар. Татар халык җырларын шагыйрь кечкенә яшьтән тыңлап үсә.   “Шахта”, “Уракчы кыз”, “Күбәләгем-түгәрәгем” , “Асиләсе-Вәсиләсе”, “Дисәнә” кебек халык җәүhәрләре –Җәлилнең яраткан җырлары. Җәлил татар җырларын гына түгел , үзенең балачагы hәм яшьлеге үткән Оренбург якларында яңгыраган башкорт hәм казах җырларын да яраткан. hәм ул бу халык хәзинәләрен  үзенең матур, күңелләргә үтеп керерлек тавышы белән җырлый белгән. Муса Җәлилhәрвакыт музыкага тартыла, аның бөтен нечкәлекләрен үзләштерә. Үзенең бу өлкәдә алган белемнәрен татар музыка сәнгатен үстерүгә юнәлтә.  М. Җәлил татар опера театрын булдыру өлкәсендә гаять зур көч куя. Ул үзенең “Татар опера театры” дигән мәкаләсендә Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган татар опера студиясе алдында торган проблемаларга туктала. “Әдәбият, җыр, музыка, шигырь – минем сөйгән эшем. Шулай булгач, мин рәхәтләнеп , җәелеп эшләячәкмен”, -  дип яза.        [1,5]                                                                                                                                                М.Җәлилнең Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оешкан татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшләве                                                   1935 нче елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач , М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсендә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны  сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә.Җәлил бу өлкәдә үзенең белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән Мәскәү консерваториясе профессорларының лекцияләренә, практик дәресләренә йөри, имтиханнарда, репетицияләрдә, концертларда катнаша. Бу турыда Мәскәү консерваториясе ректоры, профессор А.В.Свешников: “Безнең консерваториядә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил музыкаль белем алган”,-дип искә ала.                                                Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчә , җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. Композиторлар Җ. Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин, С.Сәйдәшевләр белән иҗади дуслыкта җырлар иҗат ителә.«Сагыну»,«Җир җиләгем»,«Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр . Әдипнең шигырьләре музыкаль аhәңлелек ягыннан да отышлы. Шуңа күрә аларга композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Балаларга багышланган шигырьләренең яртысыннан күбесе җыр тексты булуы әнә шуны күрсәтә.(“Әтәч”, “Сәгать”, «Бишек җыры», “Кызыл йолдыз” –Җ.Фәйзи көе, “Сәгать”- Ф.Әхмәтов көе, «Карак песи”- И.Якупов көе).                                                                                        Яшь буынга эстетик тәрбия бирү мәсьәләләре аның иҗатында үзәк урыннарның берсен алып торган. Сәнгать чаралары ярдәмендә тормышны танып белергә, яшьләрнең эстетик зәвыкларын, сәнгатьнең төрле өлкәләре буенча иҗади сәләтләрен үстерергә кирәк , дип саный шагыйрь. Муса Җәлил фикеренчә, эстетик тәрбия бирү яшьтән башланырга тиеш. Ул татар балаларына  музыкаль тәрбия бирү турында да кайгырта. Җәлил балалар  музыка  грамотасын , музыкаль инструментта уйный белүләрен  тиеш дип уйлый. Яшьләрне бигрәк тә мандолинада уйный белергә өнди. Чөнки ул вакытта татар яшьләре арасында иң киң таралган инструмент мандолина була.        [3,5]                                                                                                                                                                                        ”Алтынчәч”  hәм  “Илдар” опералары                                        Бу елларда аның        иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә.«Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.Муса Җәлил борынгы болгар тарихы, фольклоры, ул замандагы кабиләләр арасындагы көрәшләр белән кызыксына. Шул чор турындагы китапларны укый, материалларны туплый.“Алтынчәч”либреттосын яза. Алтынчәч” либреттосында туган илгә тугрылыгын саклаган Тугзак ана ыругының тарихы, язмышы аша автор татар халкының яшәешен, хәл-халәтен чагылдыра. Әсәр  тукымасында көчле рухлы, язмыш сынауларына бирешмәгән Тугзак ана татар халкының символик гәүдәләнеше баш имәс образы булып тасвирлана: “Бетермәкче идең ыругымны, Менә – үзем, менә – улларым. Халык мәңге үлми”. Алтынчәч – азатлык символы. Либреттоның “Алтынчәч” дип аталуының  сере дә шунда. Борынгы татар халкының азатлыгы, бәйсезлек өчен көрәшен гәүдәләндерү аша Муса Җәлил халыкның сугыш алды чорындагы яшәешен чагылдыра, халыкны  Тугзак  ана  кебек  батыр булырга  чакыра. Буәсәрен Җәлил драматик поэма дип атый. “Әгәр музыкасы эчтәлегенә туры килеп яңгыраса, либретто хокукын алыр”, - дип әйтә үзенең иҗатташ дусларына. Әсәргә музыканы РСФСРның  hәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлексесе, композитор Нәҗип Җиhанов яза. Музыканы башта музыка белгече , композитор  Б.В.Асафьев яза башлый. Ләкин аның музыкасын җәмәгатьчелек кабул итми. Муса Җәлилнең операны Салих Сәйдәшевтән яздырасы килә .Ләкин ул: “Мин опера музыкасы язучы композитор түгел, җырлар гына язам”,-дип, аның теләгенә шаяртып каршы килә.“Алтынчәч”тән  соң  М.Җәлил белән  Н.Җиhанов “Илдар” операсын эшләргә керешәләр. Бу операның либреттосында совет патриотизмы идеясен чагылдыру күздә тотыла hәм фон итеп акфиннәр белән сугыш эпизодлары алына. Бу әсәрдә совет кешеләренең үзара мөнәсәбәтләрендәге югары кешелек сыйфатлары, дуслык hәм ил сөю тойгыларына чын күңелдән бирелгәнлекләре, идеаль мәхәббәт hәм чын батырлык хисләре күрсәтелә. “Алтынчәч” операсында халык иҗатына хас фантастик элемент өстенлек итсә , “Илдар” операсында реаль образлар музыканың төп теле булып тора. [5]                                                                                                                                                        Татар  опера hәм  балет театрын оештыручы  буларак  hәм         татарча репертуар булдыру өлкәсендәге эшчәнлеге                                                                                1938 нче елның 10 нчы октябрендә Казанда беренче опера театры ачыла.    Мәскәүдән булачак опера театрының артистлары, композиторлар Казанга эшкә кайталар. Әдәби бүлек җитәкчесе итеп Муса Җәлил билгеләнә. Ул театрның эш планнарын төзи, репертуарын сайлый, оештыру эшләрен дә башкара, иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Муса Җәлилнең татар музыка сәнгатен үстерүдәге роле зур була.  Шагыйрь опера театрында эшләү елларында Н.Җиhанов белән “Беренче яз”, “Качкын” либреттоларын да яза. Классик hәм совет опера либреттоларын тәрҗемә итә. Аның тырышлыгы белән татар теленә “Фигароның туе”,“Севилья чәч алучысы”, “Кармен”, “Евгений Онегин”, “Русалка”әсәрләре тәрҗемә итеп уйнала. Татар опера театрында 1935-1942 нче елларда никадәр оригиналь әсәрләр туа, опера театры өчен 2 либретто әзерләнә. 1941 нче елның 10 нчы  февраленнән театр “Татар дәүләт опера hәм балет театры” дип исемләнә башлый. Ә 1957 нче елда аңа Муса Җәлил исеме бирелә.Татарстанның  халык артисткасы Халидә Зәбирова Муса Җәлил турында: “Ул Татар дәүләт опера театрына нигез салучы. Муса безнең кеше иде. Ул үзен тулысынча сәнгатькә багышлады”,- дип яза.                                        “Алтынчәч” операсын 1941 нче  елда Мәскәүдә узачак татар сәнгате декадасында күрсәтергә әзерләнеп йөргән көннәрдә, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Фронтка китәр алдыннан , Муса операның премьерасын карый. Сәхнәгә берничә мәртәбә чакырып аны алкышлыйлар. “Спектакль тәмамлангач, ул дулкынлану белән миңа болай дип әйтеп куйды, - дип яза Н.Җиhанов: “Җиңүдән соң әйләнеп кайткач, без совет кешеләренең каhарманлыгы hәм кыюлыгы турында опера язарбыз”. Бу фикерне ул фронтта да башыннан чыгармады. Хатларының берсендә ул болай дип язды: “Мин сиңа сюрприз әзерлим : Ватан сугышы темасына бер актлы опера либреттосы яза башладым... Кызыклы сюжет... Тиздән төгәллим, Җибәрермен. Көт...”  Без әлеге либреттоны алуга ирешмәдек, әмма. Җәлилнең үз гомере дә язучыларны , композиторларны , рәссамнарны   дулкынландыргыч  темага” әверелде”.        [2,5]                                                                                                                                                                                        “Моабит дәфтәрләре” җыентыгына кергән шигырьләргә язылган музыкаль әсәрләр                                                                                                                Үткән гасырның 50 нче елларына кадәр билгеле сәбәпләр аркасында Муса Җәлилнең исеме татар музыка сәнгатендә телгә алынмый. Шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы дөнья күрү белән , Җәлилнең исеме, үлмәс шигърияте композиторларны төрле музыкаль жанр әсәрләре иҗат итәргә рухландырды. Бу өлкәдә беренчеләрдән булып, Рөстәм Яхин  “Моабит зинданында” исемле вокаль циклын, Салих Сәйдәшев  “Җырларым”  исемле җырларын иҗат итәләр. Р.Яхин үзенең циклы өчен шагыйрьнең әсирлектә язылган биш шигырен ала, аларны түбәндәге тәртип буенча урнаштыра:  “Җырларым”(1 бүлек),  “Тик булса иде ирек”(2 бүлек), “Үткәндә кичергән”(3 бүлек), “Соңгы җыр”(4 бүлек), “Катыйльгә”(5 бүлек). Цикл “Җырларым” романсы белән ачыла. Яхинның музыкасы  Җәлилнең үлемсез җырларына гимн булып яңгырый. Бу циклда шагыйрьнең туган иленә тугрылыгы, җиңүгә ышанычы, фашизмга  нәфрәте  музыка теле белән ташкын булып агып чыга.        Татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшев“Моабит дәфтәрләре “ белән  тормышының соңгы елларында таныша.  “Җырларым” Җәлилнең генә түгел, Сәйдәшнең дә хушлашу җыры булып тора. Бу җыр  С.Сәйдәшевнең соңгы музыкаль әсәре була. Шагыйрьнең  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән сүзләрен үзенә карата кабатлап әйтергә теләгәндәй, композитор бу җыры белән бөтен иҗат юлына йомгак ясый.[1.4]                                                                                                                                                                                        Җыр жанры – көрәш символы                                                        Җәлилнең бай иҗатына игътибар итсәк, аның күп кенә әсәрләрендә Җыр сүзенең еш кабатлануын күрәбез(“Безнең җыр”, “Җырларым”, “Соңгы җыр”,  “Әйдә, җырым”, “Серле йомгак”, “Кошчык”). Шагыйрь үзенең тормышын җырга тиңли, аның иҗатында җыр жанры көрәш  символы булып тора. Ә нәрсә соң ул җыр?   Җыр-  халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән изге аваз ул.  Ул кешене кайгы-хәсрәттә дә, шатлык –куанычта да гомере буена озата бара. Җыр- берни белән дә чагыштырып булмаслык, Ходай кешеләргә бәhасез җан авазы итеп иңдергән изге моң ул. Бары тик чын йөрәктән язылган җыр гына күңелләргә җиңеллек китерә, җанны чистарта, көрәшкә дәшә, матурлыкка ишек ача. Җәлил үзенең иң көчле коралы – җыры белән фашистлар тоткынлыгында төшенкелеккә бирелгән әсирләргә ярдәмгә килә. Үзенең иске мандолинасында татар hәм рус җырларын уйнап җибәрә. Әкрен генә җыр башлый, әсирләр аның җырын күтәреп ала. Бу мизгелләр яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска  булыша.  Яшерен оешманың  музыкаль капелласы фашистларга каршы пропаганда эше җәелдереп җибәрә. Җәлилнең капелла репертуарына кертелгән патриотик җырлары әсирләрнең күңелләрендә иреккә омтылыш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.                                Чыннан да, Җәлилнең үлемне җиңеп кайткан җырлары безнең җаннарны чистарта, юата, яшәргә көч бирә. Шуңа күрә дә шагыйрьнең  “Моабит дәфтәрләре” җыентыгына кергән  әсәрләренә язылган  җырлар hәм романслар татар музыка сәнгатендә күренекле урын алып тора, бу өлкәне төрле яклап баета(шигырьләренә 90 га якын җыр hәм романс язылган).  [1,4]                                                                                                                        Татар музыка сәнгатендә  Муса Җәлил образы                                        Җәлилнең шигърияте татар музыка сәнгатенең башка өлкәләренә дә үтеп керде. Моның мисалы булып, М.Яруллинның “Сандугач  hәм чишмә”, Ф.Әхмәтовның оркестр hәм хор өчен язылган  Чишмә җыры” вокаль-симфоник поэмалары тора. Муса Җәлилнең тормыш юлы, героик көрәше hәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә  җыр булып яңгырады. Әдипнең якты образы  халкыбыз күңелендә мәңгелек урынын алды. Шагыйрьгә багышланган С.Хәким шигыре, С.Садыйкова көенә  “Муса”, С.Хәким шигыре, Ә.Фәйзи көенә  “Торыгыз, Мусалар”, Н.Арсланов шигыре, Р.Яхин көенә  “12 батыр турында баллада”,  М.Хөсәен шигыре, Р.Яхин көенә  “Яшь җәлилчеләр җыры” hәм башка җырлар сәхнәләрдән, телевизор экраннарыннан яңгырый. А.Монасыйповның  “Муса Җәлил” симфониясе зур әhәмияткә ия.                                                                                Композитор Нәҗип Җиhанов үзенең иҗатташ дустына тугры кала. Бөек Ватан сугышыннан соң ул драматург Ә.Фәйзи  белән “Шагыйрь” исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой. Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма берникадәр вакыттан соң хакимияттә утыручылар бу әсәрне репертуардан төшереп калдыра. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов “Шагыйрь” операсы нигезендә “Җәлил” операсын яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, чит илләрдә зур уңыш белән барды. [1,2]                                                                                                                                                        Йомгаклау                                                                        Муса Җәлилнең  музыкага хезмәт итүе музыка сәнгатен  яңа биеклекләргә күтәрде, иҗатының үсешенә этәргеч булды. Аның күпкырлы эшчәнлеге әдип hәм композиторларның, әдәбият hәм музыканың иҗади бәйләнеше тудырган нәтиҗәләрнең үрнәге булып тора. Үзенең иҗаты, үлемсез шигырьләре белән  Җәлил бүгенге көндә дә татар сәнгатен, мәдәниятен, әдәбиятын үстерүгә өлеш кертә, яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып тора.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                Кулланылган әдәбият:                                                                                                                                                                1. Исанбет Ю. Муса Джалиль и татарская музыка. -Казань: Таткнигоиздат, 1977. – Б. 128-        150.                                                                                                        2.Кашшаф Г.  Муса турында истәлекләр. – Казан: Тат. китап нәшрияты, 1964. – Б. 318-330.                                                                                                         3.Махмудов З.  Эстетический  идеал в творчестве Мусы Джалиля.-Казань: Таткнигоиздат,         1980.- Б. 82-84.                                                                        4.Муса Җәлил.  Моабит  дәфтәрләре. – Казан: Тат.  китап  нәшрияты, 1969.                             5.Муса Җәлил.  Әсәрләр, 5 томда, 5 том.  Сәнгать турында мәкаләләр hәм хатлар. – Казан:          Тат. китап нәшрияты,  2006.- Б. 61-69, 179-187.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        

                                                

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

                                                                                                                                                                                                                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ил саклар ир булып үсегез!"

Фатих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат" поэмасы буенча дәрес-фикерләмә...

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие

"Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңрар җыр булып" темасына Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара сценарие...

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып... (М.Җәлил)

Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланганәдәби-музыкаль кичә....

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә."Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".   Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен я...