М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә.
методическая разработка (6 класс)

Корсак Суфия Файзулловна

Внеклассное мероприятие

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә.

“Муса Җәлил – һаман безнең арада”

Максат: Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен рус мәктәбендә пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү; Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; Авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.

Сәхнә бизәлеше.  Муса Җәлил портреты. Аның астына эре хәрефләр белән “Муса Җәлил һаман безнең арада” дигән язу эленә. Табигать күренеше төшкән декорация hәм 2 нче күренеш өчен төрмә декорациясе. Стенада  

“Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

                                                Йөрәгем hәм антым кушканны,

                                                Җырым белән  дусны иркәләдем,

                                                Җырым белән җиңдем дошманны”         дип язылган плакат эленгән. Укучылар сөйләгән hәрбер шигырьгә эчтәлеккә туры килгән фонограмма(“минусовка”) куела.         Кичә 45 минутка исәпләнгән.

        Игътибарны җәлеп итүче тантаналы көй яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга (АЛИНА, АЗАЛИЯ)

                                Алина:        Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

                                                Йөрәгем hәм антым кушканны,

                                                Җырым белән  дусны иркәләдем,

                                                Җырым белән җиңдем дошманны.

 - Хәерле көн, дуслар! Бүген без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичәгә җыелдык, җайлап утырыгыз. Кичәбезне  башлыйбыз. (пауза).

Азалия. Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы с вами собрались на литературно – музыкальное мероприятие, посвященное творчеству героя – поэта М. Джалиля.

(Көй талгынлана. )

Алина – Кышкы салкын көннәрнең берсендә,1906 елның 15 февралендә, иксез - чиксез  Оренбург  даларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.(Бала тавышы ишетелә.) Ул бик  хәрәкәтчән,  эш сөючән бала булып үсә. Абыйсы Ибраhимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Соңыннан шул күңелле вакытларны искә алып “Әлифба” шигырен дә яза.

Азалия В 1906 году 15 февраля холодным зимним днем в деревне Мостафа Оренбургской области родился маленький Муса.

Ильдан (Кечкенә Муса (башлангыч сыйныф укучысы) көйли-көйли, Әлифба китабын култык астына кыстырып йөгереп чыга hәм “Әлифба”ны сөйли.)

Азалия.  Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда hәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк, әле.

(“Күке” шигырен Лейла, Тимур, Женя сөйли. Фонограммадан кошлар, күке тавышы ишетелә.)

Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Иштелә моңлы
Бер кошның тавышы:
— Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!  (Лейла)

Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
— Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!   (Тимур)

Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
— Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!   (Женя)

Алина. Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытны бушка уздырмыйлар, hәрвакыт төрле уеннар уйныйлар. Әйдәгез, әле, шул уеннарның берсен карап үтик.

        

Азалия.  У Мусы всегда было много друзей, они всегда вместе проводили все свое свободное время и играли в игры.

 

(М.Җәлилнең “Күрсәт, әле” шигырен җырлап-биеп, хәрәкәтләр белән сәхнәләштерәләр.)

                Күрсәт әле.

М.Җәлил сүзләре                        Л.Хәмиди көе

(Алия, Эвелина, Вадим, Ляйсан  җырлый.)

1. – Күрсәт әле, Камали

Ничек утын яралар?

(Камали хәрәкәт белән күрсәтә.)

–  Менә шулай, менә шулай                        

Шулай утын яралар.

(Укучылар күмәкләп кабатлыйлар.Уен ары таба шулай дәвам ителә.)

2. –  Син әйт әле, Камали,

Кайдан утын алалар?

– Урманнардан, урманнардан

Барып кисеп алалар.

3. – Күрсәт  әле, Кәримә,

Ничек чана шуалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай чана шуалар.

4. – Син әйт әле, Кәримә,

Ничек чаңгы шуалар?

– Чаңгы шуган яшь балалар,

Таза, матур булалар.

Азалия. (Авыл тормышы тавышы астында, талгын гына көй дә агыла.) Муса ишегалдындагы маэмайны да,  өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары дип санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь язган.

Алина. Муса очень любил домашних животных и своей собаке он посвятил стих, которая называется “Маэмай”

“Маэмай” шигыре сөйләнелә.         Маэмай Муса Җәлил шигыре.

Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә. (Нияз)

Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм. (Ильшат)

Менә шуның барсын да
Мин өйрәтәм Акбайга.
Акбай әзер һәрвакыт
Туган илен сакларга! (Илюза)

Алина. Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, карап китегез, әле.

(“Карак песи” Алия,Ләйсән  җырлый-җырлый сәхнәләштерелә.)

                Карак песи.

М. Җәлил шигыре                                Җ. Фәйзи көе

1. Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.

– Мияу-мияу, пескәем!

Барчы, зинhар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма.

2. Песи күргәч, күселәр

Койрыкларын кыстылар;

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

– Мияу-мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә.

3. Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

– Мияу- мияу, пескәем!

Хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап беткәнсең!

Алина. Муса Җәлил шулай ук Бакчачының да эшен күрә белгән. Аның  тырыш хезмәте турында матур шигырь язган.

Азалия. Муса Джалиль написал  красивое стихотворение о труде садовода

(“Бакчачы” шигырен урта сыйныф укучысы сөйли.)Аделя ,Аделина

 Бик уңган безнең бакчачы бабай, 

Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала, 

Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.

Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр, 

Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар, 

Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,

Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә. 

Талларга карап күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр — 

Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә бер көн безнең бакчачы, 

Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай, 

Нинди бәхетле бакчачы бабай.

Алина. Шулай матур гына яшәп яткан чакта, уйнап, җырлап йөргәндә... (Пауза. “Священная война”көе яңгырый.) кинәт... дәhшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистларның ач бүреләрдән дә явызрак икәне турында ул соңрак ачынып шигырь яза.(Шул арада икенче декорация куела.)

Азалия.Они радовались жизни, пели танцевали.Вдруг... началась Велика Отечественная война

(Включить стихотворение на русском языке фонограмму)”Варварство”

Азалия. Муса Җәлил бик күп кешеләр кебек үзе теләп сугышка китә. Аны тормыш иптәше Әминә белән кызы Чулпан озатып кала. Шул турыда сагынып “Озату” шигырен яза.

“Озату”. (Фонга моңсу көй алына.) Сцена Девушка провожает Юношу

(Тимур, Алина)

                Озату.                                                 (Муса Җәлил шигыре).

Яулыгымны яшькә манчыдым да,

Озатып калдым сине!

Мин еламыйм, бәгърем, син борчылма,

Мин елауны сөймим.

Боз тауларын җиңеп кайтасыңны

Беләм, җаным, беләм.

Мин озатам сине кайнар сөю,

Чын ышану белән.

Йөрәгемне өзеп биргән сыман

Озатып калдым сине.

Мин еламыйм, бәгърем, мин ышанам,

Син кайтырсың җиңеп.

Укучы кыз: (АЛИНА), ромашки: Айгуль, Даша, Мария, Азалия, Софья

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар!

Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

hәм кинәт шунда гаҗәеп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-берсеннән,

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

Барысы бергә:

Син, сеңелкәй,        

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нинди алсу төсләрең?

Кызыл ромашка: (ДАША)

Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга,

Минем кызыл күлмәгем

Бик ошады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында.

Азалия. 1942 елны М. Җәлил  пленга эләгә. Дошманның нинди генә мыскыллауларына карамастан, ул бирешми, шигырьләр яза, “Моабит дәфтәрләре” н иҗат итә. Ул дәфтәрләр төрмәдән илебезгә бик күп еллар үткәч кенә әйләнеп кайта.

Алина. Муса Джалиль в 1942 году попал в плен, но не переставал писать стихи. Стихи, написанные в плену, изданы книгой, которая называетя “Моабитская тетрадь”.

Азалия. 1944 елның 25 августында аны үтерәләр. Муса Җәлил үлде... Ләкин... аның җырлары мәңгелеккә күңелләрдә калды. Дуслар! Аның якты күңелен, сынмас рухын искә алып бер минут тын калыйк. (Тын калу.)

Алина. Джалиль погиб, но он всегда среди нас. Он среди нас своими стихами и песнями.

(“Җырларым” шигырен башкорт, чуваш, мари, немец телләрендә берешәр строфаны сөйлиләр.)

- Без, җәлилчеләр, безнең өчен кан койган солдатлар җиңүе белән бүгенге көндә бәхетле яшибез.Дуслар! Шундый аяз күкле тыныч, матур тормышның кадерен белик.

Азалия: Мы живем счастливой жизнью, которую нам подарили наши деды, победив в Великой отечественной войне, и давайте ценит эту жизнь.

(Барлык балалар да “Шаула, балачак” җырын җырлыйлар.)

Без тормышның hәрвакытта ямьле, шаулы балачак кебек, хәтта чишмә кебек чылтырап акканын телибез. (Туган ил турында җыр куела.)

Бүгенге кичәбез тәмам. Сезгә җәлилчеләр кебек көчле рух телибез. Сәламәт булыгыз, Туган илебез – Башкортстаныбызның кадерен белегез! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

М.Җәлил иҗатына багышланган иҗади музыкаль кичә

М.Җәлилнең тормыш юлы,аның иҗаты...

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби кичә."Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып".   Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен я...

“Гасырларны тоташтыручы шәхес”Хатыйп абый Миңнегулов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

quot;Гасырларны тоташтыручы шәхес" Хатыйп абый Миннегулов иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичщ...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...