“Гасырларны тоташтыручы шәхес”Хатыйп абый Миңнегулов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә
материал (10 класс)

"Гасырларны тоташтыручы шәхес" Хатыйп абый Миннегулов иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичщ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minnigulov_.docx27.42 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Гасырларны тоташтыручы шәхес”

Хатип абый Миңнегулов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Максат: 1. Борынгы һәм уртагасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнгән, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган галим Хатип Миңнегулов хезмәтләренең тарихи әһәмиятен ачыклау

2. Укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү

3. Укучыларда мәшһүр татар галиме иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,горурлык хисе тәрбияләү.

Чараның бурычлары:

1.Укучыларның Хатип  Миңнегуловның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту.

2. Татар әдәбиятына  һәм Шәрык классикасына,  туган телгә, халкыбызга хөрмәт, мәхәббәт хисләре уяту.

Җиһазлау:  Хатип  Миңнегуловка портреты,  дәреслекләре,  “Хатыйп Миңнегулов турында”,  Казан, 2009 нчы ел; Х.Миңнегулов “Дөньяда сүземез бар”, Казан, 1999;  “Мирас” журналы, 1999. Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең  9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, лицей укучылары өчен дәреслек (автордаш — Ш. Садретдинов).— Казан: «Мәгариф» нәшр. 1995.— 336 б.— 30000 .
Татар әдәбияты: Рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия (автордаш — Н. Гыймадиева).— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1996.— 319 б.— 38100.
Гасырлар өнен тыңлап,..: Әдәби тәнкыйть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 336 б.— 2000. Экран, кичәнең фоны – салмак көй, Хатип  Миннеголовка кагылышлы фотосурәтләр, кинокадрлар, галимнең замаңдашларыфотосурәтләре. Хатыйп Миңнегулов турында күренекле шәхесләр сүзләре язылган плакатлар.

(Эпос сүзләрен салмак көй астында Таһир һәм Әсхәт сөйли, борынгы төрки костюмыннан киенгәннәр)

-Кайчандыр әвәл заманнарда,

- Моннан бик күп еллар элек

- Җир йөзендәге кешеләргә, җиде энҗе, җиде могҗиза иңдерелгән.

-Аларның һәрберсенә тирән мәгънә һәм фәлсәфә салынган.

Айдар (баручы егет):  Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбезне татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессорХатыйп Йосыф улы Миңнегуловка багышлыйбыз.

 Әминә (алып баручы кыз):  Хатыйп абый  1939 елның 12 маенда Татарстанның Зәй районы Апач авылында дөньяга килә. Апач- хәзерге Сарман, Әлмәт, Зәй районнары чигенә урнашкан кечкенә генә авыл. Бу авылда мөселман һәм керәшен татарлары бергә бик дус, тату яшиләр. Авыл урнашкан җирнең табигате- урманлы, таулы, елгалы.Авылның табигатенең бай, матур булуы нәтиҗәсендәдер, бу тирәләрдә берничә “бояр утары” булган. Үз туган ягына, туган халкына мәхәббәтен шигъри юллар белән сурәтли. Шигырне 9 нчы сыйныф укучысы Гайнуллин Булат сөйли:

-Үзе якты, чиксез нурлы

Кадерле газиз җиркәем-

Таулар, ярлар арасы.

Шул җирдә халкым көн күрә,

Хыялы – өмет,  чаткы.

И, серле, назлы туган йорт,

Кендек каным тамган җир.

Ник шулкадәр кадерле син?

Туып-үскән газиз җир!

(Таһир белән Әсхәт чыга, салмак көй яңгырый)

- Һәр адәм баласы бу энҗеләрне табып,

- Үзендә булдырырга тиеш булган.

- Бары шуннан соң гына ул,  үзенең кем икәнлеген,нинди милләт, нинди нәсел дәвамы икәнен, белә алган.

                             Эпос көенә “ Җиде Энҗе” биюе

(Алып баручы егет һәм кыз чыга)

-Татарстан нефтьчеләренең атаклы “Ромашкино” санаторие нәкъ шул утарларның берсе нигезенә корылган. Әтисе ягыннан Xатыйп Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа.  Әтисе Йосыф 1944 нче елда фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә. Хатип  Миңнегуловның әнисенә багышлап язган “Әнкәем” шигырен 9 нчы сыйныф укучысы  Айрат Асадуллин сөйли:

- Үзе якты, чиксез нурлы

Бу кемнең күзе икән?

-Нурлыдан да нурлырак

Әнкәем күзе икән!

-Үзе йомшак, назлы, җылы

Бу кемнең кулы икән?

-Ташлар эретерлек назлы

Әнкәем кулы икән!

-Хәлсез генә сулкылдаган

Бу кем йөрәге икән?

-Соңгы сулышына кадәр

Балам, багалмам, дип типкән

Әнкәм йөрәге икән!

Әнкәм йөрәге икән!

Айдар: Туган җирнең табигате матур булса да, Хатыйп абыйның балачагы фәкыйрьлектә, ярым ач тормышта уза. Бу- сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар, коточкыч салым түләүләр... Ул башта әнисенә ияреп, аннан үзе генә эшкә йөри башлый. “Бер елны кул белән җиде гектарга якын җирдә урак урдык. Үзенә күрә бу район күләмендә бер рекорд иде. Шуңа күпме түләделәр дисез: бары 20 кг бодай”- дип яза ул истәлекләрендә.

Әминә:  Хатыйп Миңнегулов башлангыч белемне 19461950 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. Җиденче сыйныфны төгәлләгәч, бер ел колхозда эшли. Аннан 25 км ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. 1957 елда, өлгергәнлек аттестаты алгач,  ике еллап вакытбашта  Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли.

Айдар: 19591964 нче еллардаул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәмәдәбияты бүлеге студенты. 19621963 уку елында, читтән торып укуга күчеп, Пинзә өлкәсенең хәзерге Белинский (Чамбар) районы Качкару авылында балалар укыта Хатыйп абый.  Сезнең каршыгызда 10 нчы сыйныф укучысы Сафина Алия. Әхмәт Хәйретдинов көе, Фәнис Яруллин сүзләренә язылган  “Сез ин гузэл кеше икэнсез”җырын башкара.

Әминә: Университетны тәмамлагач, Хатыйп Миңнегулов, Сарман районында ике ел Чукмарлы мәктәбе директоры, колхозның партоешма секретаре (Чукмарлы — язучы Аяз Гыйләҗевнең туган авылы), аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. 1967 елның ноябреннән — Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы.

Айдар: Х. Миңнегулов хезмәт биографиясен Казан университеты белән бәйле өлешен үзе югары белем алган татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент вазифасыннан башлый. Аннары кандидатлык диссертациясе язу белән шөгыльләнә.Гыйльми хезмәтнең темасы итеп XIV йөз шагыйре Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнү билгеләнә. Татар филологиясендә әле ныклап өйрәнелмәгән бу әдипнең мирасын тикшерү ул елларда бик үк җиңелдән булмый, әлбәттә. Әйтелгән каләм иясенең “Гөлстан бит- төрки” әсәрен мәшһүр шәех Сәгъдинең оригиналы белән чагыштырма планда анализлау өчен яшь белгечкә әүвәл үзлегеннән фарсы телен дә өйрәнергә туры килә.

Әминә: Тырыш хезмәтенең бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, ул 1972 нче елда “Сәйф Сараиның тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре” темасына филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый.

1980 елда доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. 19841989 нчы  елларда — филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазифаларын башкара. 1999 елдан — татар әдәбияты кафедрасы мөдире.

Игътибарыгызга Шәрык кызлары биюе. Башкаралар 10 нчы сыйныф кызлары

(Таһир белән Әсхәт чыга,салмак көй)

-Заманалар үтү белән әлеге җәүхәрләр барлыгын һәм аларның әһәмиятен яңа буын вәкилләре оныта барган.

-Рух бөтенлеге зәгыйфләнә, иман ныклыгы кими башлаган.

-Борын-борын заманнарда халык телендә, буыннардан буыннарга күчеп, бер бик гыйбрәтле, риваять сакланып килгән.

-Үзенең тапкырлыгы белән дан тоткан әүкатле кеше, гүзәллеге һәм чибәрлеге белән тирә-як егетләрен таң калдыручы кызның кулын сорарга дип килгән.

С. Сараиның “ Сөһәил вә Гөлдерсен” әсәрен сәхнәләштерү (борынгыча яңгырашлы көй, укучылар сәхнәләштерелгән костюмнардан)

    Сөһәйл: Аксак Тимер гаскәр белән Алтын Урданың көнчыгыш төбәкләреннән берсе булган Үргәнечкә һөҗүм итте.  Анда ул әйтеп бетергесез күп явызлыклар эшләде: игенче өйләрен яндырды, халкыбызны талады, байлыклырыбызны тар – мар итте, җимерде, үтерде,  җирдә “су кебек” кан акты. Без, Алтын Урда ир – егетләре, җиребезне, халкыбызны яклап яуга күтәрелдек. Ләкин Аксак Тимер гаскәре көчлерәкбулып чыкты. Менә инде өченче көн әсирлектә тилмерәм. Аяк-кулларымны богаулап, мине тирән чокырга – зинданга ташладылар.   (Хисләнеп) Мине зинданга алып барганда юлда шаһ кызын очаттым. Ул миңа шундый итеп карады. Бу күзләр, бу карашны һич исемнән чыгара алмыйм. Төшләремдә дә, өнемдә дә мин шул гүзәл белән сөйләшәм.

Шул вакыт кемнеңдер чокыр өстендә тавышы ишетелә .

Сөһәйл:  Кем син?

Тавыш: Бу мин – синең коткаручың. Минем исемем – Гөлдерсен. Син курыкма өскә күтәрел! Сакчылар тирән йокыда.

Сөһәйл чокырдан өскә күтәрелә. Һәм үзе каршында - шаһ кызы Гөлдерсенне күрә.

Сөһәйл:  Әй, гүзәл зат! Төшләремдә мин гел сине күрдем! Синең белән очрашуга өмет иттем. Шул өмет мине яшәтте!

Гөлдерсен: Әй, батыр егет! Якыннарым белән күңел ачып йөргән чакта сине күреп калдым һәм гашыйк булдым.  Һәм бу вакыйгадан соң синең белән  очрашу чарасын эзли башладым.

Сөһәйл:  Рәхмәт сиңа, Гөлдерсен! Сакчылар уянганчы качыйк моннан.

Сөһәйл белән Гөлдерсен сәхнәдән чыгып китәләр

Айдар көйләп чыга : Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,

Утлы кызыл гөлләр тотып кулларына,

Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да

Ник яшерендең, төренеп таң нурларына?

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза. Мәңгелек мәхәббәт темасын яктырта.                                                                                

Әминә: Әдәбиятыбызның тарихын тагын да киңәйтү, аны моңа кадәр читтә кала килгән , яисә тиешле бәя алмаган әсәрләрне өйрәнүне дәвам иттерү юлы белән тулыландыра баруны изге бурыч итеп куйган Хатыйп абый. Әйе, халыкбызның рухи эшчәнлеге казанышларын өйрәнүдә зур игътибарга лаек алты йөздән артык хезмәте бар аның. Галимнең бу хезмәтләрен бөтен татар җәмәгатьчелеге белә һәм таный; алар бүгенге көндә вузларда һәм урта мәктәпләрдә татар әдәбияты тарихын укытуда нигез хезмәтләр ролен уйныйлар.

Айдар: Хатыйп Миңнегулов – татар милли рухы сакчыларыннан берсе, яклаучысы, тарихи хәтеребезне йокысыннан уятып, үткәннәр белән бүгенгене ялгап, татар зыялыларын халкыбызның бөеклегенә инандырган  галимнәребезнең берсе.

Әминә: Хатыйп ага Миңнегулов – татар иленең горурлыгы , җитмеш төрле һөнәр иясе, бөтен барлыгын халкына багышлаган, үтә төгәл, кешелекле,гаҗәеп ягымлы кеше. Сезнең игтибарыгызга Равил Әмирханның “Озын гомер бирсен Хатыйпка!” шигырен тәкъдим итәбез. Шигырьне 9 нчы сыйныф укучысы Зарипов Кәрим сөйли

Зәйдә туып, Зәй суларын эчтең,

Казаннарда – гыйлем чишмәсен,

Тәкъдир иттең түрәлекне түгел,

Ә гап-гади китап чишмәсен.

Тормышыңда сикәлтәләр булды,

Сыйпамады язмыш башлардан,

Тик яшәеш эргәләрен салдың

Син барыбер сынмас ташлардан.

Күпме буын шәкертләрен тоттың

Зиһен ачкыч белем утына.

Гамәлләрең, шәрәфәтең санап

Чыга торган түгел чутына.

Әле бит Син ата милләтпәрвәр,

Шул тарихка тибри каләмең,

Татар хакын даулап гомерлеккә

Җилфердәсен рух әләмең.

Мөдәррислек, мөхәррирлек бабың

Якут бәһасенә торырлык.

Игелекне бакый кыйблаң итеп,

Иманыңа сакла тугрылык.

Бүген әйткән җөмлә-сүзләр ихлас,

Һәм, шөбһәсез, тәңгәл мантыйкка,

Иңгә талмас канат куйсын Ходай,

Озын гомер бирсен Хатыйпка!

  Айдар:    Танылган әдәбият галиме, тирән фикерле гасырларны тоташтыручы  шәхес Хатыйп абый Миңнегуловка ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләп кичәбезне тәмамлыйбыз. Хөрмәтле тамашачылар сезне күрше бүлмәдә оештырылган “Хатыйп абый хезмәтләре” күргәзмәсенә экскурсиягә чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

М.Җәлил иҗатына багышланган иҗади музыкаль кичә

М.Җәлилнең тормыш юлы,аның иҗаты...

Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Киек казлар өйгә кайта иде –              Каңгылдашып күккә эленеп калды...       Офыкларга сары сагыш ку...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...