Салихзянова Ильмира Лукмановна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихзянова Ильмира Локман кызы сайты

Үзем һәм янәшәдәмдәгеләр белән гармониядә булу.

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр кулланып укучыларның сөйләм телен үстерү

Увлечения: Буш вакытларда шигырьләр иҗат итәргә яратам, спорт белән шөгыльләнәм.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: 141 нче мәктәп

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihzyanova-ilmira-lukmanovna

...

О себе

                                                                                     Туганда ук тәңрем язмышыма

“Укытучы” диеп язгандыр,

Һәм шул мәлдә керсез күңелемә

Белем орлыкларын салгандыр.

Орлыкларга шытып чыгар өчен

Гаҗәп уңай килде шартлары.

Гөрләп үскән үсентеләр күреп,

Күңел табигатем шатланды.

Ашкыныплар киләм  мәктәбемә,

Шаян “бөреләрем” янына.

        Сезгә карап минем күңелемдә

  Яшәү дәрте, яме кабына.

               Мондый язмыш миңа биргәнгә

            Рәхмәтлемен сиңа, әй тәңрем!

                                                                                                             Еллар үткән саен укытуның

                                                                                                                   Күбрәк бирсәң иде әҗерен!   

                                                                                                                                                                                         Салихзянова Илмира

Эссе.

Минем педагогик осталыгым.

“Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә

һәм үз эшенең, чын мәгънәсендә, остазы булырга тиеш”

Риза Фәхретдин.

       Осталык... Нәрсә соң ул осталык?  Мин гап – гади  укытучы.  Укытучы һәм осталык сүзен янәшә куеп уйга чумдым... Укытучы сүзендә  минем тормышым... Әйе, туганнан алып бүгенге көнгә кадәр “укытучы” сүзе минем янәшәмнән атлый... Уйларым мине бала чагыма алып китте. Мин Арча районы, Урта Сәрдә авылында укытучы гаиләсендә туып  үстем. Безнең мәктәбебез авылыбызның нәкъ уртасына урнашкан. Ул минем күземә ак пароход кебек күренә иде. Чынлап та, таштан салынган, стеналары акшарланган бу бина пароходны хәтерләтә. Аның тышкы кыяфәте генә дә чисталык, матурлык һәм дәрәҗәле белем сиволы булып тора. Бу мәктәптә минем әтием, әнием һәм әниемнең сеңелесе белән җизнәм дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзем шул мәктәпне тәмамладым.

       Мәктәп эчендәге бүлмәләр, агач парталар, кара такта, стенадагы газеталар – барысы да минем күз алдымда. Дусларым мәктәпкә җиде яшьләре тулгач, беренче класска аяк бассалар, мин үземне белә башлаганнан бирле мәктәптә. Шулай булмыйча, әтием - шул зур ак “пароход”ның капитаны – мәктәп директоры! Миңа әтием янәшәсендә һәрвакыт тыныч һәм рәхәт! Көннәрнең берендә  мин аңа: “Әти, үскәч мин дә укытучы булам!” – дидем. Ә әтием, елмаеп, мине күтәреп алды да: “Әлбәттә, кызым, шулай булмыйча мөмкин дә түгел! Син бик яхшы укытучы булырсың! – диде. Бу сүзләр минем күңелемә уелып калды.

        Хәзер мин Казан шәһәре, Совет районында урнашкан иң дәрәҗәле мәктәпләрнең берсе булган – 141 нче мәктәптә туган тел һәм туган әдәбият уктучысы булып эшлим. Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Һәрвакыттагыча мәктәп - минем икенче йортым. Укучыларымның ягымлы карашы, мәхәббәте; әти – әниләрнең игътирамы миңа эшемдә көч, дәрт, илһам  бирә.

          Осталык... Остаз... Студент елларымда Флера апа Сафиуллина, Хатип абый Миннегулов кебек тәҗрибәле, таләпчән  остазларда белем алуым миңа эшемдә ярдәм итә, үз – үземә ышаныч тудыра. Ә белем бирү системасы бер урында гына тормый: яңа технологияләр, яңа стандартлар... Кайвакытта:”Ә мин дөрес юлдан бараммы?” – дип тә уйлап куям. Бу яктан да мин бик бәхетле, чөнки остазыбыз, укыту эшләре буенча директор урынбасары  Татарстанның  атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, “Татарча да яхшы бел” дәреслекләре авторы - Фирая Сафовна Фәизова.  Җитәкчебез безгә  методик яктан ярдәм итә. Аның белән эшләү үзе бер горурлык! Эшләү дәверендә килеп туган авырлыкларны бергәләп хәл итәбез, һәрдаим үз өстебездә эшлибез. Шуңа күрә дә, горурланып, бүгенге көн таләпләреннән артта калмыйбыз дип әйтә алам.

9 нчы сыйныфта белем алучы, ел саен татар теле буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаучы  укучым Лабзова Анастасиянең хыялы - киләчәктә  татар һәм инглиз теле укытучысы булу. Бу минем өчен зур куаныч, аңа чын күңелемнән уңышлар телим. 

         Педагогик осталыгыбызны  үстерү  өлкәсендә безгә МҮИ укытучылары да ярдәм итә. Үземнең авторлык программаларым да  МҮИ тарафыннан расланган. Башлангыч сыйныфларның татар төркемнәрендә  сыйныфтан тыш эшчәнлекне  үзем төзегән "1-4 нче сыйныфларда Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү" авторлык программасы нигезендә алып барам. Әлеге программада дәрестән соңгы шартларда Тукай әсәрләрен өйрәнү һәм сәхнәләштерүгә зур урын бирелгән. Бу  программа  2013 нче елда республика күләмендә үткәрелгән “Лучшая авторская программа элективного курса” бәйгесендә җиңүче дип табылды. Ә 2017 нче елда Россия күләмендә үткәрелгән “Лучшая авторская программа” бәйгесендә I урынга лаек булды.

       Икенче авторлык  программам рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары өчен  "Татар әдәбияты" предметы буенча язылган. Бу хезмәтем дә "Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты" укытучылары тәкъдиме белән башкарылды, расланды (2015 нче ел) һәм ул республика укытучылары өчен  әдәбият укытуда методик ярдәмлек булып тора.

       2017 нче елда МҮИ укытучылары тәкъдиме белән  “Татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен туган телдән тестлар” (5 нче класс) нәшриятка тапшырылды.

         Безнең мәктәбебез Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда федераль  дәрәҗәдә  инновация мәйданчыгы булып тора. Бу инновация мәйданчыгының төп юнәлеше – эшчәнлекле укыту методы. Җитәкчебез - филология фәннәре докторы  Петерсон Людмила Георгиевна. Аның лекцияләре – безнең өчен үзе бер табыш булды. Без атаклы педагогтан өйрәнеп үзебез дә остазга әйләндек. Республика, төбәк һәм Россия укытучылары алдында ачык үрнәк дәресләр күрсәтәбез. Яңа технологияләр куллану – дәресләрне тагын да уңышлы үткәрүгә ярдәм итә.  2015 нче елда МҮИ тарафыннан оештырылган республикакүләм “Мультимедейный урок» в номинации «Лучший урок в начальной школе» бәйгесендә дәресем  иң яхшы дәресләр исемлегенә керде.

       Укытучыга һәрвакыт үзе өстендә эшләргә, гомере буе өйрәнергә кирәк. Бу – заман таләбе. Була шундый дәресләр, мин укучыларымнан да ниндидер яңалык, белем алам. Ирексездән, Александр Дольскийның  җырындагы: «Мне кажется – я их чему-то учу, а это они меня учат,» - дигән сүзләр исемә төшә. Әйе, бу чынлап та шулай!   Дәресләрдән соң бик арып, талчыгып кайткан көннәр дә була, әлбәттә. Ләкин бу ару, талчыгу да миңа әйтеп бетергесез рәхәтлек һәм канәгатьләнү хисе бирә. Чөнки хезмәтемнең нәтиҗәсе күз алдымда. Район, шәһәр, республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйге, конференция, олимпиадаларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәбез.

       Әнием дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Бала вакытта   минем өчен иң-иң кадерле, көтеп алган минутлар - ул әниемнең укучылары язган сочинениеләрне тикшерүе иде! Әнием янәшәсенә әкрен генә килеп утырам. Ул миңа үзе тикшергән дәфтәрләрне бирә бара, ә мин, килешенгәнчә, бик сак кына, дәфтәрне ачам, укыйм, әнием төзәткән хаталарны барлыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язылган  бу сочинениеләр, язучылар язган әсәрләрдән дә  мавыктыргыч тоела иде миңа. Ә хәзер мин үз укучыларымның дәфтәрләрен тикшерәм, аларның иҗади эшләрен укып канәгатьләнү, ләззәт алам. Кечкенәдән туган бу мәхәббәт мине журналистика өлкәсенә дә якынайтты. Күп кенә газета – журналлар битләрендә минем мәкаләләрем басылып тора. Бигрәк тә “Ватаным Татарстан” газетасы белән тыгыз бәйләнештә. 2007 нче елның, 51 нче санында басылып чыккан “Асрамага бала алам, күпме акча бирәсез?” мәкаләсе елның иң яхшы мәкаләсе исеменә лаек булды. 2012 нче елда  “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган “Ниләр уйлыйсың, укытучы?” республикакүләм бәйгедә, хат жанрында, «Әниемә хат» мәкаләсе белән катнаштым.  Мәкаләмә I урын бирелде.

      Поэзиягә булган мәхәббәтем дә чиксез. 2011 нче елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Татарстан Республикасы һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” әдәби – иҗат бәйгесендә шигырьләрем  II урынга лаек булды. Бу осталыкка мине, әлбәттә, минем укытучым - кадерле әнием өйрәтте. Ә мин, үз чиратымда, укучыларыма  өйрәтәм. Куанычлы уңышларыбыз да бар. “Ялкын” журналы оештырган «Еллар аша миңа Тукай дәшә” бәйгесендә укучым Әхмәтҗанова Зиләнең сочинениесе       I урынга лаек булды. 2014 нче елда Россия күләмендә үткәрелгән “ТАТар фантастикасы” бәйгесендә катнашып укучым Зәйнетдинов Айратның хикәясе  лауреат исеменә лаек булды. 2013 нче елда укучым Сафина Алина (10 сыйныф) Россия күләмендә үткәрелгән “Мои земляки в истории России” эссе язучылар бәйгесендә призёр булды. Шигърият өлкәсендәге уңышларыбыз да куанычлы. Г. Тукай тууына 126 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗат бәйгесендә укучым Әхмәтҗанова Зиләнең шигырьләре  II дәрәҗә дипломга лаек булды. Шәһәр, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә уңышларыбыз мул. 2017 нче елда укучым Шәкурова Динә (6 нчы сыйныф) "Җәлил укулары" шәһәр фәнни - гамәли конференциясендә I урынга лаек булды. 2018 нче елда 3 нче сыйныф укучыларым Байназаров Таһир һәм Мусина Карина "Укучыларның Д.В. Вилькеев исемендәге IX шәһәр фәнни - практик конференция"сендә II урын алдылар. Шул ук укучыларым "Җәлил укулары" төбәкара фәнни - гамәли конференциясендә II урын яулап кайттылар (2018 нче ел). 3 нче сыйныф укучысы Мустафина Амалия белән "Җәлил укулары" фәнни - гамәли конференциясенең "Иҗади эшләр" номинациясендә II урынга лаек булдык. Туфан Миңнуллинның: ”...Үз телеңдә фикереңне башкаларга язма рәвештә  җиткерә белү – ул тел белеменең иң югары ноктасы!” – дигән сүзләре белән бик килешәм. Укучыларымның үз телебездә әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр язулары, төрле фәнни - гамәли бәйгеләрдә катнашып җиңү яулап кайтулары - минем өчен әйтеп бетергесез зур шатлык! Бу уңышларга, әлбәттә, остазның күп еллык тырышылыгы һәм эзләнүләре аша гына ирешеп була. Ә остаз өчен укучыларының уңышларын күрүдән дә зуррак бәхет юк!

Тормыш юлымда минем белән бергә атлаучы, педагогик осталыгымны үстерүгә ярдәм итүче әти – әниемә, укытучыларыма һәм, әлбәттә, укучыларыма  мин чиксез рәхмәтле. Укучыларым белән иҗади эшләүдә,  тәрбияләүдә аларның йогынтысы бик зур. Безнең максатыбыз бер: кешелекле, белемле, зыялы шәхес тәрбияләү. Илебезнең киләчәге - бүгенге укучыларда. Киләчәгебез ни дәрәҗәдә нык, ышанычлы булуында да безнең педагогик осталыгыбызның өлеше зур.

 

Укытучы минем тормышымда

Баланы кешеләр дә, әйберләр дә, күренешләр дә тәрбияли, ә иң мөһиме – кешеләр. Алар арасында иң беренче урында – әти – әниләр һәм укытучылар.

А.С.Макаренко

           Укытучы… Бу сүздә минем тормышым... Әйе, туганнан алып бүгенге көнгә кадәр “укытучы” сүзе минем янәшәмнән атлый... Уйларым мине бала чагыма алып китте. Мин Арча районы, Урта Сәрдә авылында укытучы гаиләсендә туып  үстем. Безнең мәктәбебез авылыбызның нәкъ уртасына урнашкан. Ул минем күземә ак пароход кебек күренә иде. Чынлап та, таштан салынган, стеналары акшарланган бу бина пароходны хәтерләтә. Аның тышкы кыяфәте генә дә чисталык, матурлык һәм дәрәҗә сиволы булып тора. Бу мәктәптә минем әтием, Әүхәдиев Локман Мифтах улы, тарих, җәмгыять белеме фәннәрен, ә әнием, Әүхәдиева (Әюпова) Венера Мостафа кызы  – татар теле һәм әдәбияты фәнен укытты. Әниемнең сеңелесе, Вәлиуллина Дания Мостафа кызы – математика, ә җизнәм, Вәлиуллин Нәкыйф Әхәт улы, география фәненнән белем бирделәр. Якыннарым  авылыбызның бик тә ихтирамлы кешеләре булдылар. Хәзер яхшы аңлыйм: аларның һәрбер сүзе, балалар белән үз – үзләрен тотышлары; әти – әниләр, авылдашлары белән аралашулары минем өчен зур мәктәп булган.  

           Мәктәп эчендәге бүлмәләр, агач парталар, кара такта, стенадагы газеталар – барысы да минем күз алдымда. Дусларым мәктәпкә җиде яшьләре тулгач, беренче класска аяк бассалар, мин үземне белә башлаганнан бирле мәктәптә. Шулай булмыйча, әтием - шул зур ак “пароход”ның капитаны – мәктәп директоры! Ул  бик белемле, итәгатьле булуы өстенә гаҗәп матур да: озын буйлы, төз гәүдәле, ягымлы карашлы ир егет! Өстендә - яхшы костюм - чалбар, аякларында - күн итек, ә кулында күннән тегелгән порфель! Миңа әтием янәшәсендә һәрвакыт тыныч һәм рәхәт! Көннәрнең берендә  мин аңа: “Әти, үскәч мин дә укытучы булам!” – дидем. Ә әтием, елмаеп, мине күтәреп алды да: “Әлбәттә, кызым, шулай булмыйча мөмкин дә түгел! Син бик яхшы укытучы булырсың! – диде.

         Ә әнием - һәрвакыт чиста, пөхтә киенгән, сабырлыгы һәм тыйнаклыгы белән бик күпләргә үрнәк укытучы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, онытылып, әниемне, юк, юк укытучы апабызны тыңлыйм. Дәресләрдә мин аның әнием икәнлеген онытып та җибәрә идем, кебек. Башка балалар сыман  мин дә, укытучыбызга: “Апа!” – диеп эндәшәм.  Ә әнием, серле елмаеп, җавап бирә. Татар теленең байлыгын, матурлыгын, бөеклеген татар теле һәм әдәбияты укытучысы – әнием дәресләрендә аңладым. Аның дистәләгән укучылары илебезнең төрле почмакларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшлиләр. Укучылары  арасында  журналистлар, телеведение дикторлары да бар. Әнием алар белән бик горурлана.

        Дәресләрдән соң без өйгә кайтабыз. Өебез нарат агачыннан салынган, зур һәм иркен. Тәрәзә төпләре тулы яран гөлләре чәчәк атып утыра. Алар өйгә бәхет нурлары тараталар. Стеналарда нәрсәләр эленеп тора дип уйлыйсыз? Юк шул келәмнәр түгел, ә карталар: Татарстан, Рәсәй һ. б. карталар... Әтием аларны һәрдаим алыштырып тора. Көн саен миңа карта буенча берәр бирем әзерли. Ә бу миңа бик тә ошый. Мин картадан ул сораган ил, шәһәр, тау яки елгаларны эзләп табам. Ә әтием бу географик атамага кагылышлы мәгълүматны бирә...

        Өй эчендәге иң зур байлык ул – китап шкафлары! Нинди генә китаплар юк анда! Алар арасында А.С.Макаренконың «Педагогическая  поэма», В.А. Сухомлинскийның «Письма к сыну» әсәрләре дә бар. Кичләрен әтием  белән әнием бу педагогларның әсәрләрен өйрәнәләр. Ә мин аларны тыңлыйм. В.А. Сухомлинскийның:  “Педагогика должна стать наукой для всех”, - дигән фикеренә  әтием игътибарын юнәлтте  һәм мәктәбебездә әти – әтиләр өчен дә  укулар оештырды. Бу дәресләрне халык “Кичке мәктәп”- дип атый иде. Көндезләрен балалар укытса, кичләрен әти – әниләргә мәгърифәт нурын тарата иде - Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, район советы депутаты гаять дәрәҗәле һәм шул ук вакытта бик тә гади булган әтием.

            Ә минем өчен иң-иң кадерле, көтеп алган минутлар - ул әниемнең дәфтәр тикшерүе! Әнием янәшәсенә әкрен генә килеп утырам. Ул миңа үзе тикшергән дәфтәрләрне бирә бара, ә мин, килешенгәнчә, бик сак кына, дәфтәрне ачам, укыйм, әнием төзәткән хаталарны барлыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язылган  бу сочинениеләр, язучылар язган әсәрләрдән дә, мавыктыргыч тоела миңа. Ә бер көнне, дәфтәрләр тикшергәндә, бер баланың инде ничәнче кабат бер үк сүздә ясаган хатасын күреп, кычкырып җибәрдем: “Тагын шул бер үк сүздә, бер үк хата!” Килешүне (тынлыкны) бозган өчен әнием мине ачуланмады, елмаеп: “Нәни укытучым, минем!” – дип  бит очымнан үбеп алды...

        Ә хәзер мин “зур” укытучы апа! Көн саен укучыларым янына ашыгам. Бала вакытта  мин әти белән әни янәшәсеннән атлаган булсам, хәзер минем янәшәмнән улым атлый. Һәрвакыттагыча мәктәп - минем икенче йортым. Укучыларымның ягымлы карашы, мәхәббәте; әти – әниләрнең игътирамы миңа эшемдә көч, дәрт, илһам  бирә.

          Студент елларымда Флера апа Сафиуллина, Хатип абый Миннегулов кебек тәҗрибәле, таләпчән укытучыларда белем алуым миңа эшемдә ярдәм итә, үз – үземә ышаныч тудыра. Ә белем бирү системасы бер урында гына тормый: яңа технологияләр, яңа стандартлар... Кайвакытта:”Ә мин дөрес юлдан бараммы?” – дип тә уйлап куям. Бу яктан да мин бик бәхетле, чөнки остазыбыз, укыту эшләре буенча директор урынбасары  Татарстанның  атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, “Татарча да яхшы бел” дәреслекләре авторы - Фирая Сафовна Фәизова. Ул безгә һәрвакыт, методик яктан ярдәм итеп  тора. Аның җитәкчелегендә эшләү үзе бер горурлык! Эшләү дәверендә килеп туган авырлыкларны бергәләп хәл итәбез, һәрдаим үз өстебездә эшлибез. Шуңа күрә дә, горурланып, бүгенге көн таләпләреннән артта калмыйбыз дип әйтә алам.

       Укытучыга һәрвакыт үзе өстендә эшләргә, гомере буе өйрәнергә кирәк. Бу – заман таләбе. Була шундый дәресләр, мин укучыларымнан да ниндидер яңалык, белем алам. Ирексездән, А.Дольскийның  җырындагы: «Мне кажется – я их чему-то учу, а это они меня учат» дигән сүзләр исемә төшә. Әйе, бу чынлап та шулай!   Дәресләрдән соң бик арып, талчыгып кайткан көннәр дә була, әлбәттә. Ләкин бу ару, талчыгу да миңа әйтеп бетергесез рәхәтлек һәм канәгатьләнү хисе бирә. Чөнки хезмәтемнең нәтиҗәсе күз алдымда. Район, шәһәр, республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйге, конференция, олимпиадаларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Төп максатым: укучыларымның сөйләм телен үстерү. Методик темам да:"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, системалы эшчәнлек технологиясен кулланып, сөйләм телен үстерү".  9 нчы сыйныфта белем алучы  укучым Лабзова Анастасиянең хыялы - киләчәктә  татар һәм инглиз теле укытучысы булу. Мин аңа чын күңелемнән уңышлар телим. 

            Белемнәребезне үстерү  өлкәсендә безгә МҮИ укытучылары да ярдәм итә. Үземнең авторлык программаларым да  МҮИ тарафыннан расланган. "1-4 нче сыйныфларда Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү" авторлык программам МҮИ ы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә җиңүче дип табылды. Икенче авторлык  программам рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары өчен  "Татар әдәбияты" предметы буенча язылган. Бу хезмәтем дә "Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты" укытучылары тәкъдиме белән башкарылды. 

         Безнең мәктәбебез Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда федераль  дәрәҗәдә  инновация мәйданчыгы булып торды. Бу инновация мәйданчыгының төп юнәлеше – эшчәнлекле укыту методы. Җитәкчебез - филология фәннәре докторы  Петерсон Людмила Георгиевна иде. Аның лекцияләре – безнең өчен үзе бер табыш булды. Тормыш юлымда минем белән бергә атлаучы укытучыларыма мин чиксез рәхмәтле. Укучыларымны тәрбияләүдә аларның йогынтысы бик зур. Безнең максатыбыз бер: кешелекле, белемле, зыялы шәхес тәрбияләү. Илебезнең киләчәге - бүгенге укучыларда. Киләчәгебез ни дәрәҗәдә нык, ышанычлы булуында да безнең өлешебез зур.

           Бу юлны сайлавыма үкеним. Алай гына да түгел язмышымнан бик тә канәгать. Укытучы – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу турыда  ышанып һәм горурланып әйтә алам.


 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М. Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала."

Мой взгляд на мир

     Мин – Салихзянова Ильмира Локман кызы, Казан шәһәре Совет районының 141 нче мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, системалы эшчәнлек технологиясен кулланып, укучыларның  сөйләм телен үстерү”. Педагогик эш стажым - 24 ел. Педагогик эшчәнлегемне төрле юнәлештә алып барам:

I. Үземнең белем дәрәҗәмне арттыру һәм  эш тәҗрибәмне уртаклашу:

- “Дәрес һәм дәрестән соңгы чараларда заманча технологияләр куллану” юнәлешендә эшләүче

 К.Д. Ушинский исемендәге педагогик инновацияләр үзәгенең актив әгъзасы.

-  ФДББСын тормышка ашыру буенча Федераль инновацияләр мәйданчыгы булып торган «Механизмы внедрения системно-деятельностного подхода с позицией непрерывности образования» федераль пилот мәйданчыгы әгъзасы.

-татар әдәбиятыннан авторлык программаларын төзү һәм шул программалар нигезендә эшләү;

- квалификация күтәрү курсларын узу;

- укытучылар өчен үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге фәнни – гамәли конференцияләрендә, иҗади бәйгеләрдә катнашу;

- гәҗит-журналларда, методик җыентыкларда  публикацияләр, мәкаләләр белән чыгыш ясау;

- массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау.

II.   Укыту процессын оештыру: 

-  заманча технологияләр кулланып укыту;

-  дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирү;

-  татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытканда дидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эш итү;

- 2015 – 2020 нче еллар өчен төзелгән шәхси планым буенча эзлекле эш алып бару.

III. Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшен алып бару: 

-  татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп,  Р.Фәхреддин, К. Насыйри кебек бөек мәгърифәтчеләребез нәсыйхәтләренә таянып тәрбия бирү;

- сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия сәгатьләре, сыйныф сәгатьләре  уздыру; әти – әниләр белән бер юнәлештә эш алып бару;

- татар халкының билгеле кешеләре белән очрашулар оештыру;

- әдәби-музыкаль кичәләр уздыру;

IV. Сәләтле балалар белән эшләү:

- укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә  катнашуга әзерләү;

V. Әти – әниләр белән эш:

- әти – әниләр җыелышларын системалы рәвештә уздыру;

- әти – әниләр өчен түгәрәк өстәлләр,  конференцияләр оештыру;  

- мәктәп психологы белән очрашулар оештыру.

 

Мои достижения

"Учитель года 2008".

Благодарственное письмо ИРО РТ 2009.

Грамота отдела образования по Советскому району 2009 Исполнительного комитета муниципального образования г. Казани Городской  меттодический центр 2010 г.

Диплом министерства образования и науки РТ 2011г.

Диплом отдела образования по Советскому району 2012 г.

Грамота отдела образования по Советскому району 2012 г.

Грамота райкома профсоюза работников  народного образования и науки Советского района г. Казани 2012 г.

Обладатель гранта "Наш лучший учитель"2012 г

Почетная грамота райком профсоюза работников народного образования и науки Советского района города Казани 2014 г

Благодарственное письмо КГТУ 2016 г.

Благодарственное письмо Управления образования исполнительного комитета г. Казани Городской методический центр 2016 г.

Диплом I степени центра педагогических инноваций имени К.Д. Ушинского "Новое образование" международного педагогического конкурса "Интернет - технологии в обучении

Диплом за подготовку призеров городских олимпиад 2017 г.

Почетная грамота Министерства образования и науки РТ 2017 г.

Благодарственное письмо родителей учеников 9 Б класса 2017 г.

Благодарственное письмо за подготовку победителя  IV научно - практической конференции "Алиш эзләреннән" 2017 ел

 

Моё портфолио

...

Мои публикации:
Внеклассная работа
Дополнительное образование
Классное руководство
Краеведение
Материалы для родителей
Материалы методических объединений
Общепедагогические технологии
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио