Бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.
план-конспект урока по теме

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру. 3 нче сыйныф  рус төркеме.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.(Слайд №1)

Максат: бәйлек сүзләрне һәм аларның кулланылышын искә төшерү, сөйләмдә активлаштыру;                                                                                                                             яңа сүзләр (эленеп тора, бернәрсә дә) белән таныштыру;                                                 шәхси әйберләргә сакчыл караш, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.(Слайд №2)

Материал: И.Л. Литвинов “Татарский язык в русской школе” (3нче класс өчен дәрес эшкәртмәләре), дәреслек.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, терәк сүзләр, смарт такта, слайдларда рәсемнәр.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

I.Оештыру өлеше.

1.Укучыларны сәламләү.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бүген дәресебездә кунаклар да бар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген кем дежур?

-Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?

-Хәзер елның кайсы фасылы?

-Бүген көн нинди?

-Дәрестә кем юк?

II. Фонетик зарядка.

  • Ә  хәзер кайбер авазларның дөрес әйтелешен искә төшерәбез.Ә һәм Ө авазларын дөрес әйтегез. Минем арттан кабатлагыз: тәрәзә янында, өстәл өстендә, җир өстендә
  • Мы с вами недавно выучили стихотворение Р. Файзуллина “Җир өстендә ниләр бар?” Давайте вспомним и вместе расскажем. Звуки произносим правильно.
  • Яхшы, рәхмәт! Укучылар, без узган дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру.

- Укучылар, без узган дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

- Без бүген дә шул сүзләрне сөйләмдә активлаштыру өстендә эшлибез һәм яңа сүзләр белән танышабыз.

- Тыңлагыз! Укыйм. Эленеп тора.

- Кабатлагыз! Эленеп тора.

- Маша , кабатла! Эленеп тора.

- Кирилл, кабатла! Эленеп тора.

- Бу сүз русча ничек була? Кем белә?

- Стенада стенд эленеп тора.  Кием элгечендә күлмәк эленеп тора.

а. Русча әйтегез:(Слайд №3. Эленеп тора сүзен сөйләмдә активлаштыру)

- Стенада картина эленеп тора (келәм , гөлләр эленеп тора)

- Элгечтә чалбар(күлмәк, кепка, куртка...) эленеп тора.

- Стенада сәгать эленеп тормый.

б. Татарча әйтегез:

 -Цветы висят.

- Телевизор весит.

- Платье весит.

- Над доской ничего не весит.

- Бик яхшы! Дәвам итәбез.

а. Русча әйтегез.(Слайд№4. Укытучы сүзтезмә һәм җөмләләрне башта татарча әйтә, укучылар русча әйтәләр. Интер актив тактада  җөләләрнең бер өлеше анимаиция кулланылып яшерелә. Башта сүзтезмәләр генә күренә. Балаларның җаваплары тыңланганнан соң, бетергеч  кулланып. үзләре үк җавапларның дөреслеген тикшерәләр)

- Парта өстендә.

- Парта(өстәл) өстендә көндәлек (линейка, пенал, каләм) ята.

- Яна янында.

- Яна янында Кирилл утыра.

- Өстәл астында.

- Өстәл астында карандаш (зур туп, кечкенә туп) ята.

- Ишек янында.

- Ишек янында кем басып тора?

-Өстәл янында.

-Өстәл янында портфель ята.(Өстәл янында урындык тора)

- Ишек янында беркем дә басып тормый.

б. Татарча әйтегез.(Слайд №5,6)

- На столе.

-На столе лежит тетрадь(ручка, линейка, пенал)

- Под стулом.

 -Под стулом лежит карандаш (большой  мяч, маленький мяч)

- Около доски (стоит учитель)

- На столе.

-На столе стоит ваза.

- Под водой (плавает рыба)

- Около Оли (кто сидит?)

- Над доской (ничего не весит)

- Бик яхшы! Булдырдыгыз.

IV. Физкультминут. Слайд №7 (Җитез хәрәкәтләр белән “Без биибез” җырын җырлау.

-Ә хәзер, укучылар, ял итеп алыйк.

V. Дәреслек белән эшлибез. Дәреслекләрегезне ачыгыз. 21 нче бит, 2 нче күнегүне табыгыз. Тыңла һәм тәрҗемә ит. Тыңлагыз мин укыйм.   ..... ....... ...... .

- Русча ничек була? Кем әйтә?

VI. Дәвам итәбез. 21 нче бит, 3 нче күнегүгә карагыз. Мин укыйм. ... ... ... .

-Татарча ничек була? Кем әйтә?

VII. Уен. Слайд №8 (I вариант-укучылар интер актив тактадагы рәсемнәрне тиешле урыннарга урнаштыралар.

II вариант- укучылар төркемнәргә бүленеп бер-берсенә биремнәр әйтәләр. Мәсәлән:

-Алсу, урындыкны өстәл янына куй.

-Марат, вазаны өстәл өстенә куй.

Бер үк дәрестә II вариант та кулланылырга мөмкин.

-Тыңлагыз, мин, рәсем буенча,җөмләләр әйтәм. Бу җөмләләр дөресме, дөрес түгелме?

VIII. Яхшы, булдырдыгыз. Дәвам итәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Хәзер сезгә индивидуаль карточкалар өләшәм. Биремнәр рәсем буенча. Төшеп  калган сүзләрне өстәп җөмләләрне языгыз.

-Кем язып бетерде? Кем укый?

IX. – Ә хәзер,укучылар, сез укытучы буласыз. Кем укытучы була?

... сезгә рәсем буенча сораулар бирә, ә сез җавап бирәсез.

X.  Дәресне йомгаклау.

-Дәрестә нишләдегез?

-Нинди яңалык белдегез?

XI. Билгеләр кую. Укучылар белән саубуллашу.

3 нче сыйныф рус төркемендә

“Бәйлек сүзләрне сөйләмдә активлаштыру”

дигән темага республика укытучылары

өчен үткәрелгән дәрес конспекты

Казан шәһәре Совет районы

141 нче урта мәктәпнең татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Салихҗанова И.Л.

Казан 2010 ел

                                                                                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

"Бәйлек һәм бәйлек сүзләр" темасына презентация....

6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес.

Дәрес Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде....

Презентация. "Бәйлек сүзләр".

Презентация 6 нчы сыйныфның рус төркеменә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча төзелде....

Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләреТип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерүӨйрәтү максаты:  бәйлек һ...

Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. )

Рустелле (удмурт ) мәктәбенең 10 нчы сыйныфлары өчен Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) темасы буенча актив эш алымнарына нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе....

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...