Бәйлек һәм аның төркемчәләре
методическая разработка (11 класс) по теме

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Өйрәтү максаты:  бәйлек һәм аның төркемчәләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү,           камилләштерү.

Үстерү максаты:    укучыларда аларны гамәлдә куллана белү күнекмәләре булдыру.

Тәрбияви максат:  патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирүне дәвам итү.

Җиһазлау:   компьютер, мультимедиа проекторы, перфокарта, Муса Җәлил портреты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bylek_hm_anyn_torkemchlre.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Өйрәтү максаты:  бәйлек һәм аның төркемчәләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү,           камилләштерү.

Үстерү максаты:    укучыларда аларны гамәлдә куллана белү күнекмәләре булдыру.

Тәрбияви максат:  патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирүне дәвам итү.

Җиһазлау:   компьютер, мультимедиа проекторы, перфокарта, Муса Җәлил портреты

Дәрес барышы

I.Психологик халәт тудыру.

II.Актуальләштерү һәм шуңа бәйләп яңа теманы аңлату:

Теманы язарга урын калдырып, аңлатмалы диктант яздыру (һәрбер җөмләне язган саен, теркәгечләрне табу,төркемчәсен билгеләү, телдән аңлатма бирү)

     Муса Җәлил фашистлар ерткычлыгын үз тәнедә татыган, ләкин ул төшенкелеккә бирелмәгән, бәлки аның ихтияри көче чыныга гына барган. Ул туган ил һәм аның киләчәге, көрәш һәм иҗат, сугыш һәм тыныч төзелеш, халыкка хезмәт итү һәм якты эш калдырып яшәү турында яза. (Г.Кашшаф)     слайд

Шагыйрь Муса Җәлил турында сез нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана, Муса Җәлил турында язган шигырьләре укытыла)

Беренче җөмләдәге ләкин, бәлки, икенче җөмләдәге һәм теркәгечләренең бәйләнеп килгән сүзләрен күрсәтегез.

Әйе, беренче җөмләдәге ләкин теркәгече татыган һәм бирелмәгән хәбәрләрен, бәлки теркәгече ике гади җөмләне, һәм теркәгече аерым сүзләрне бәйли.

Аларның мөстәкыйль мәгънәләре бармы?

Сорауга җавап бирәләрме?

Җөмлә кисәге булалармы?

Аларны төшереп калдырырга да мөмкин.

Димәк, алар нинди сүз? (ярдәмлек)

Ярдәмлекләргә тагын нинди сүзләр керә?(бәйлек)

Шулай. Хәзер, укучылар, алдагы җөмләләрне укып, җөмлә кисәкләре ягынннан тикшерегез һәм, ярдәмлекләрне табып, аларның нәрсә өчен килгәнен әйтерсез. ( җөмләләр экранда күрсәтелә һәм укучылар алдына танып белү бурычы куела):

       Урып-җыюны вакытында төгәлләү өчен, авыл хезмәтчәннәре көчләрен кызганмадылар һәм көзге явым-төшемнәргә чаклы ашлыкларны җыеп алдылар. “Салкын чишмә” күмәк хуҗалыгы күп еллардан бирле ашлык сату планын арттырып үтәп килә.

Беренче җөмләне укыгыз һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. (экрандагы слайд белән чагыштырыла)

Җөмләдә ярдәмлек сүзләр бармы? (өчен, чаклы, һәм)

Өчен сүзе ни өчен килгән? (төгәлләү сүзен кызганмадылар сүзенә бәйләү өчен)

Ярдәмлек сүзнең кайсы төренә керер? (бәйлек)

Теркәгечтән нәрсә белән аерыла? (һәм теркәгечен төшереп калдырырга яки урынын алмаштырырга мөмкин, ә өчен бәйлеген төшереп калдырып булмый; төгәлләү кызганмыйлар дип сөйләнми, алай мәгънә аңлашылмый)

Бер сүзне икенче сүзгә бәйләүдән башка тагын ул нәрсә өчен килә? (җөмлә кисәген формалаштыралар, төгәлләү өчен дигән сүзләр икесе бергә хәл була, эш яки хәлнең максатын белдерә)

Өчен бәйлеге ияргән сүз? (төгәлләү) Ул кайсы килештә? (Баш килешендә)

Димәк, үзеннән алдагы сүзнең кайсы килештә килүен сорый?

Шул бәйлек алдыннан алмашлык куеп әйтеп карагыз әле. (синең өчен, минем өчен...)

Димәк, бу бәйлек тагын кайсы килешне сораган? (Иялек килешен)

Мондый бәйлекләрне нинди бәйлекләр дип әйтәбез? (Баш һәм Иялек килешен сораучы бәйлекләр)      слайд

Икенче җөмләдә чаклы бәйлеге явым-төшемнәргә сүзен җыеп алдылар хәбәренә бәйли, җөмләдә хәлне формалаштыра, үзеннән алдагы сүзнең Юнәлеш килешендә килүен сорый; өченче җөмләдә бирле бәйлеге еллардан дигән сүзне үтәп килә хәбәренә бәйли, хәлне формалаштыра, вакыт төшенчәсен биреп, үзеннән алдагы сүзнең Чыгыш килешендә килүен сораучы бәйлек.)     слайд

Димәк, укучылар, бүген без нәрсә турында өйрәнәбез? (тема дәфтәрләргә языла)

Бәйлек дип нәрсәгә әйтәбез? (җөмләдә иярчен кисәкләрне ияртүче кисәкләргә һәм иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек сүз)       слайд

Хәзер, укучылар, таблицага карагыз да бәйлекләрнең ничә һәм нинди төркемчәләргә бүленүе, ул төркемчәләргә нинди бәйлекләр керүе турында әйтергә әзерләнегез.    слайд

Димәк, үзләре бәйләнгән сүзнең нинди килештә килүенә карап, бәйлекләр ничәгә һәм нинди төркемчәләргә бүленәләр?

Баш һәм иялек килешен сораучы бәйлекләргә нинди бәйлекләр керә? (Чыгыш килешен? Юнәлеш килешен?)

       

 III. Төркемнәрдә эш.(  слайд)    Авырлык дәрәҗәләре төрлечә

1нче төркем. Башка,бүтән, аркылы сүзләрен бер җөмләдә – сыйфат, икенче җөмләдә бәйлек функциясендә кулланып, җөмләләр төзеп язарга һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

2нче төркем. Төсле, күрә, аркылы, бирле бәйлекләре белән җөмләләр төзеп язарга, нинди бәйлек икәнен әйтергә һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

3нче төркем. Күп нокталар урынына тиешле бәйлекләрне куеп күчереп язарга һәм нинди бәйлек булуын билгеләргә:

       Мин үз илемне, үз телемне яратам һәм аның ... горурланам. Шуңа ... аның киләчәге ... борчылам.

Ял минуты. Кроссворд чишү.  Слайд

                                                     1) к

                                               2) для

                                                   3) как, словно

                                                   4) до

                                                   5) о      

Җавплар: таба,өчен, төсле, кадәр, турында

Шул бәйлекләрне кертеп җөмләләр төзик һәм төркемчәләрен билгелик (җөмләләрне укыту)

Төркемнәрдә эш.        слайд

1төркем. Бәйлекләрне табып, төркемчәсен билгелә.  

Ирек сорый көрәш егеттән,

Ирешер өчен бөек өметкә.

Ирек китәр, качсаң иректән,

Ирлек белән иреш иреккә. (М.Җәлил)

2төркем. Урын мәгънәсен белдерүче исемнәрне табарга, аларның җөмләдә нәрсә өчен килүен әйтергә:

         Кызыл тасмалыларның берсе чыршы өстенә, ә Илсөяр аның янына утырды. Шомырт кара ат өстендә килгән бер кеше Илсөяргә таба атлады. Алар нарат агачлары арасыннан үттеләр. (Г.Гобәй

Алар бер сүзне икенче сүзгә бәйләү өчен хезмәт итәләр, шул ук вакытта җөмләкисәкләрен формалаштыралар. Андый урын мәгънәсен белдерүче исемнәр бәйлек сүзләр дип атала.

3 төркем. Синоним сүзләрне табарга:

Быел бит мин егерме биш колын

Тәрбияләп чыктым кыш буе ...

Шул малларга карап, күңел сөенә,

Канатланган төсле буласың.

Кайчагында, үзең дә сизмичә,

Шул тайлар күк кешнәп куясың. (Ш.Маннур)

Димәк, бәйлекләр дә синоним булып килә икән.

Тагын нинди бәйлекләр белән алмаштырып була? (сыман, шикелле, кебек) Шуның аркасында шигырь юллары сәнгатьчә яңгырый, сөйләмгә нәфислек өсти.

Тексттагы бәйлекләрне перфокарталарда билгеләү.  Слайд

Эшләр тиз генә тикшерелә.          Слайд

IV. Йомгаклау.         Слайд

Бәйлек дип нәрсәгә әйтәбез?

Бәйлекләрнең теркәгечтән аермасы нәрсәдә?

Бәйлекләр ничә һәм нинди төркемчәләргә бүленәләр?

Аңлатып билге кую.

V. Өй эше:  “Әгәр мин Муса Җәлилнең чордашы булсам....” темасына, бәйлекләр һәм теркәгечләр кертеп, миниатюр инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлекләрнең төркемчәләре

"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

"Бәйлек һәм бәйлек сүзләр" темасына презентация....

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

Бәйлек төркемчәләре

Урок татарского языка в 6 классе....

Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. )

Рустелле (удмурт ) мәктәбенең 10 нчы сыйныфлары өчен Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) темасы буенча актив эш алымнарына нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе....

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...