Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау
методическая разработка по химии (9 класс) по теме

Мухамадиева Равиля Валиевна

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл azot_torkemchse_temasy_buencha_kabatlau.docx43.51 КБ

Предварительный просмотр:

"Азот төркемчәсе " темасы буенча йомгаклау дәресе.

Дәреснең максаты.

  1. Белем бирү: "Азот төркемчәсе " темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту һәм системалаш тыру, азот һәм фосфор атомнарының электрон төзе леше; азот, фосфор, аммиак, нитрат кислотасының үз лекләре турындагы белемнәрнең үзләштерү дәрәҗә
    сен; ионлы тигезләмәләр төзү; оксидлашу- кайтарылу реакция-ләренең тигезләмәләрен язу күнекмәләрен тикшерү.
  2. Күнекмәләрне үстерү: системалаштыру, гомуми ләштерү алымнарын куллана белү күнекмәләрен ка милләштерүне дәвам иттерү; укучыларның индиви дуаль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.
  3. Тәрбия бирү: укучыларда белем алуга кызыксы ну тәрбияләү; үз хезмәтеңә намуслы карашта бул ганда укуда уңышка ирешергә омтылыш тәрбияләү;дәрестә укучыларның сәләтен тулысынча ачу өчен уңай психологик халәт булдыру, үзара ярдәмләшү,бер- береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Дәрес төре: уен-дәрес.

Дәрес методлары: фронталь сорау, тактада эшләү, мөстәкыйль язма эш, компьютер ярдәмендә тест уз дыру.

Җиһазлау: элементларның Д.И.Менделеев таблица сы; тозлар, кислоталар һәм нигезләрнең суда эрүчәнлеге таблицасы; дифференцияле биремнәр белән кар точкалар; компьютерлар; кызыл, яшел, сары фишка лар; ком сәгате, тест биремнәре язылган карточка лар.

Дәрес барышы.

I.        Оештыру өлеше (2 минут).

Укучылар, без бүгенге дәресне " Азот төркемчәсе " те масы буенча йомгаклау дәресе итеп уздырабыз. Укучылар "Азот " һәм " Фосфор " командаларына бүленде.Командалар белән без "Фронталь сорау", "Химик алан" , "Уен" , "Индивидуаль" , "Табигый әйләнеш" "Йом гаклау" станцияләре буйлап сәяхәткә кузгалабыз.

II.        Белемнәрне актуальләштерү.

1. "Фронталь сорау" станциясе (7 минут) Сораулар.

  1. Азот төркемчәсенә нинди элементлар керә?
  2. Азот һәм фосфор атомнары   төзелешендә нинди ур таклык бар?

Җавап: тышкы валентлык катлавында 5 әр валентлык электроны бар.

3.        Азот һәм фосфор элементларның   кайсы семьялыгына керә?

Җавап: "р - элементлар" , чөнки р - кече дәрәҗәсен ту тыру бара.

  1. Азот һәм фосфор атомнарының электрон формулала рын язарга. (тактада 2 укучы яза).
  2. Химик кушылмалардагы атомнарның оксидлашу дәрә җәләрен билгеләргә:

NH3, N2, N2O , NO , N2O3, NO2, HNO3

РНз, Р , Р2О5 (тактада 2 укучы яза)

6.        Азот нинди физик үзлекләргә ия?

Җавап: төссез, иссез газ, һавадан аз гына җиңелрәк. Су да эрүчәнлеге бик аз. Каты хәлдә азот молекуляр крис таллик челтәр хасил итә, шуңа күрә аның эретелү һәм кайнау t- сы түбән.

7.Нитрат кислотасының тозлары ничек атала?

 Җавап: нитратлар. Селтеле металларның , кальций һәм аммоний-ның   нитратларын селитралар дип тә атыйлар).

  1. Минераль ашламалар нинди төркемнәргә бүленә?
    Җавап: азотлы, фосфорлы, калийлы.

  1. Аммиакка нинди физик үзлекләр хас?

Җавап: зәһәр исле, төссез агулы газ, һавадан 2 тапкыр җиңелрәк, суда бик яхшы эри).

10.        Ни өчен табигатьтә фосфор химик кушылмалар хә лендә генә очрый?

Җавап: химик активлыгы зур.

11.        Фосфорның нинди аллотропик төрләре билгеле? Аллотропия нәрсә ул?

Җавап: ак, кызыл, кара. Бер үк химик элементның бер ничә гади матдә хасил итә алу күренешен аллотропия дип атыйлар.

II. "Химик алан" станциясе (10 минут).

Һәр командадан берәр укучы компьютерда тест эшли. Башка укучылар төркемнәрдә язма бирем үтиләр. Бирем нәр ромашка чәчәге рәвешендәге карточкаларга язылган. Чәчәк уртасына нитрат кислотасының формуласы, ә чә чәк таҗларына матдәләрнең формулалары бирелгән:

CuO, C О2, HCI, NaOH, Си, Fe(OH)3, H 2O, К 2СО3 

Реакция тигезләмәләрен язарга.һәр дөрес язылган тигез ләмәгә командаларга 1  әр балл куела.

Җавап:

2HNO3+ CuO = Cu (N O3)2 + H2O

HNO3 + NaOH = NaNO3 +  H2O

4HN O3( к.) + Си = Си (N O3)2+ 2NO2 + 2H2O

3HN O3  + Fe(OH)3 = Fe(N O3)3+ ЗН2О

2 HNO3 + К2СО3 = 2KNO3 + Н2СО3

III. "Химик сүзләр уены" станциясе (3 минут). Түбәндә бирелгән 12 хәрефтән иң озын сүз төзеп язарга. Ул сүз мөмкин кадәр химик мәгънәгә (химик элемент яисә химик термин) ия булсын. Бер минут ва кыт бирелә.

  1. нче командага:    НЕАДЭОТМИКЛР
  2. нче командага:     ПЕМСКНЭОТРИА

Иң озын сүзне... команда төзеде. Уен шарты буенча ул командага балл өстәлә.

IV.  "Индивидуаль" станциясе (15 минут). Укучыларга материалны үзләштерү дәрәҗәсе буенча карточкалар бирелә. Биремнәр белән танышыгыз.Тозлар таркалу реакиясе тигезләмәсен башкаручы укучыларга схема тактага куела.

N1.    Р + O 2          химик реакция тигезләмәсен язып бете рергә, барлыкка килгән матдәнең исемен билгеләргә.

N2.    Р2 O5 +?       Н3РO4

химик реакция тигезләмәсен язып бетерергә, бар лыкка килгән матдәнең исемен билгеләргә.

N3.    НзРO4 + КОН  

         химик реакциянең молекуляр һәм ионлы тигезлә мәләрен язарга.

N4.    N2 + Н 2        химик реакциянең  тигезләмәсен язарга, барлыкка килгән матдәнең исемен бил геләргә.

V.        " Табигый әйләнеш" станциясе (5 минут).

"Азот"   командасыннан 1 укучы табигатьтә азот әйләне шен аңлата (таблица эленә).

"Фосфор" командасыннан   1 укучы табигатьтә фосфор әйләнешен аңлата (таблица эленә).

Укучылар чыгышыннан соң һәр командага да баллар куела.

VI.        " Йомгаклау " станциясе (3 минут).
Уенга йомгак ясала. Укучыларга билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Дәрес эшкәртмәсе "Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне кабатлау"

Фигылҗ төркемчәләре буенча алган белемнәрне кабатлау. ДЙА енә әзерләнү....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе

“Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына,  яңгырашына иг...

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

“Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе.

2 нче сыйныф өчен "Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе....

"Исем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау дәресе)

Исем. (Кабатлау дәресе)  Укучыларның исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту;алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләр...