"Исем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау дәресе)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Исем. (Кабатлау дәресе)

  Укучыларның исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту;

алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләрен  

үстерү; туган якка, туган җиргә карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isem.doc156 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль  районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Кукмара ш.т.п. 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Исем.

 (6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Исем. (Кабатлау дәресе)

Максат:  исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту;

алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләрен  

үстерү; туган якка, туган җиргә карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү

Җиһаз: биремле карточкалар, төбәк күренеше рәсемнәре

Материал: дәреслек, компьютер

Дәрес барышы:

  1.   Оештыру моменты.

              Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

  1.  Актуальләштерү. Әңгәмә.
  • Укучылар, сез сәяхәткә йөрергә яратасызмы?
  • Әле генә үткән матур җәйдә кайларда булдыгыз?
  • Әйдәгез әле, укучылар, хыял дөньясына чумып алыйк әле. Мин сезгә шигырь укып китәм, ә сез шул вакытта үзегезне кайда итеп хис итәрсез икән.

Яшел нарат чайкалган

Ак томанлы үрләрем,

Мәмрәп пешкән җиләкле

Туган үскән җирләрем. (Р.Бәшәр)

  • Я, әйтеп карагыз әле, үзегезне кайда итеп хис иттегез.

(Укучыларның җаваплары тыңланыла)

  • Сез үзегезне табигатьнең бик матур почмагында итеп хис иткәнсез. Әйе, безнең Кукмара тауларга, елга-урманнарга бик бай. Аның табигате бик матур. Ләкин шулардан тыш, үзләренә җәлеп итеп торучы бик матур биналарыбыз да бар бит әле.Әйдәгез, шулар буенча сәяхәткә чыгабызмы?
  • Сәяхәткә кузгалыр өчен түбәндәге биремнәрне үтәргә һәм сәяхәтебезнең темасын, максатын билгеләргә кирәк.

Бирем:

Бирелгән хәрефләр арасыннан уегыз белән яңгырау тартыкларны алып ташлагыз һәм сез үзегезгә таныш булган сүз төркемен укырсыз.(Искәртелә: “ М “ хәрефен борын авазы буларак сүздән төшереп калдырмыйбыз)

ВГИЖЗСЛЕДМР

  • Нинди сүз килеп чыкты? (исем)
  • Димәк, сәяхәтебезнең темасы нинди була? Максаты ?

(Дәфтәргә число, тема язу)

  1. Практик күнекмәләр формалаштыру.
  1. Сайланма диктант.

Исем сүз төркеменә кергән сүзләрне генә сайлап язарга.

Күл, ага, урман, кабак, ява, үсә, мәк,зәңгәр, кара, арба,тәгәри, тама, ризык, шакмаклы,алма.

Бирем: Сайланган сүзләрнең беренче хәрефләрен генә укырга. Нинди сүз килеп чыга? (КУКМАРА)

  • Тиешле биремнәр үтәлде, сәяхәткә кузгалсак була.

Укучылар, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Быел аның 80 еллык юбилее да. Күргәнегезчә, Кукмарабызда  матур-матур йортлар, биналар күп. Без сезнең белән кайберләренә кереп чыгарбыз. Шул ук вакытта исем сүз төркеме турында алган белемнәребезне дә искә төшерербез.

1нче тукталышыбыз –Элемтә бүлеге

Безгә хат җибәрергә кирәк. Ә хат язылып бетмәгән, анда төшеп калган кушымчалар бар. Сезгә тиешле килеш кушымчаларын ялгап, хатны язып бетерергә кирәк. 

Бирем: (укучылар экраннан карап, тиешле кушымчалар куеп күчереп язалар)

Һәр кеше(?) туган ягы була. Минем туган ягым - Кукмара. Безнең Кукмара(?) бик матур. Кукмара(?) быел 80 яшь тула.  Кукмара(?), аның халкын һәр җирдә  мактыйлар.  Шушы төбәк(?) чыккан күренекле шәхесләребез дә бик күп. Кукмара(?) яшәвем белән мин бик горурланам.

Нәтиҗә: Татар телендә ничә килеш бар? Килешләрне, килешләрнең сорауларын искә төшерү.

  • Сез әлеге хатыгызны кемгә һәм кайда җибәрер идегез? Хәзер шуны билгелибез.

Бирем: һәр төркемгә өчәр мисал языгыз.

Шәһәр исеме:                                 Авыл исеме:

Урам исеме:

Кеше исеме:

Журнал исеме:

-Әлеге исемнәрне нинди хәрефтән яздыгыз? Ни өчен? (Ялгызлык исемнәр)

2нче тукталыш – “Ак барс” банкы

Монда күпчелек саннар белән эш йөртәләр. Без дә исемнең саннар белән төрләнешен искә төшереп китик.

Бирем: 38 нче бит, 85 нче күнегү. Берлек, күплек сандагы исемнәрне аерып язарга.

Нәтиҗә: Күплек сан кушымчалары ?

- нар,-нәр  ялгану үзенчәлеге ?

3нче тукталыш – Кибеттә

Сез кайсы кибеткә йөрергә яратасыз?

Бүген уку өчен кирәк –ярак булган концтовар кибетенә тукталырбыз.

Бирем: Һәркайсыгыз үзенә кирәк ярак бер концтовар ала һәм аның иясен билгели алырлык итеп җөмләләр төзи. Предметның кемгә караганлыгын белү өчен нәрсә кушымчасын ялгыйбыз әле? (Тартым таблицасы өстендә эш)

Бер уенчыкның исемен тартым белән төрләндерергә

Сәләтле балага эш:  Тартым белән төрләнгә исемнәр кулланып,

 “Кибеттә” исемле хикәя төзеп язарга.

4нче тукталыш - Китапханә

Карточка өстендә эш.

Бирем: Тиешле мәгънәгә ия булган сүзләрне куеп язарга.

а)Олылырны хөрмәт ит

    ................. шәфкать ит.

б) Яшьлегең тырыш булса,

   .................... тыныч булыр.

в) Аһ, оят, .............., ................. иренгәннә килер.

Нәтиҗә: - Күп нокалар урынына кайсы сүз төркеменә кергән сүзләрне куйдыгыз?

        -Әлеге сүзләрне икенче төрле ничек атарга була? (антони, синоним исемнәр)

-Антоним, синоним исемнәр ни өчен кирәк?

  1. Йомгаклау.

1.Ә хәзер яраткан мәктәбебезгә кайтыйк. Сәяхәтебездә нәрсә күрдек, нәрсә турында сөйләштек?

Сорулар ярдәмендә исем сүз төркеменең моделе төзелә.


2.Тест эшләү.

Исем темасын кабатлау

А1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

    б) сыйфат;

в) фигыль;

г) сан.

А2. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәтегез:

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметны яки затны белдерә;

в) эш яки хәлнең билгесен белдерә;

г) хәрәкәтне белдерә;

А3. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:        

а) кем? нәрсә?

           б) нишли? нишләде?

в) нинди? кайсы?

г) ничек? кайчан?

А4. Ялгызлык исемнәрен тап.        

        а) урман, агач;

        б) китап, дәфтәр;

в) Казан, Идел;

г) казан, савыт.

А5. Күплек сандагы исемнәр:

        а) -да, -дә, -та, -тә;

        б) -лар, -ләр, -нар, -нәр;

        в) -а, -ә, -ды, -де;

        г) -ның, -нең кушымчалары белән ясала.

А6. Борын авазына беткән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

а)– лар, - ләр

б)- нар, - нәр

   в)– лар, - ләр, – нар, - нәр

г) җаваплар дөрес түгел

А7. Татар телендә ничә килеш бар?        

а) 5

б) 8

     в) 6

     г)7

А8. Иялек килешендәге сүзне тап:

        а) агачка;

        б) урманны;

в) китапның;

г) дәфтәрдән.

А9. Предметның кайсы затка караганлыгын белдергән  кушымчалар:

        а) килеш кушымчалары;

        б) тартым кушымчалары;

        в) сан кушымчалары;

        г) кушымчалар белән белдерелми.

А10. Тартым кушымчасы булган сүз:

а) китаплар

б) дусты

в) эшнең

г) кулны

Б1. Антоним исемнәрне табып яз.

Көн озаймый, төн кыскармас.

Аз сөйлә, күп бел.

Б2. Синонимнар өстәп яз.

Саулык (..., ...)

Азык (..., ...)

Б3. Тартым белән төрләнгән исем кергән җөмләнең санын яз.                                  

       1.Кукмараның йөзе көннән- көн матурлана. 2. Яңа биналар калкып чыга. 3.Элек төзегән биналар яңартыла. 4. Соңгы вакытта  яшь гаиләләр өчен ике фатир төзелде. 5. Ветераннар өчен дә йорт калкып чыкты.

5.Өй эше

Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрне кертеп “Туган як” дигән темага хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Гидросфера темасына кабатлау дәресе.

Дәрес гидросфера темасын кабатлау өчен төзелде. Дәрес Идел елгасы буенча сәяхәт формасында алып барылды. Өстәмә материал сыйфатында презентация кулланыла....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

“Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе.

2 нче сыйныф өчен "Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...