Гидросфера темасына кабатлау дәресе.
методическая разработка по географии (6 класс) по теме

Дәрес гидросфера темасын кабатлау өчен төзелде. Дәрес Идел елгасы буенча сәяхәт формасында алып барылды. Өстәмә материал сыйфатында презентация кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.Гидросфера.Кабатлау.

Максат. 1. Коры җир сулыклары, аларның урнашу закончалыкларытурындагы белемнәрне, географик номенклатураны кабатларга, ныгытырга.

2. Идел елгасы, аның янындагы порт-шәһәрләр белән таныштырырга.

3. укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерергә.

Җиһазлау:  ярымшарлар картасы, Россиянең физик картасы, сәяхәт-карта, тест.

Дәрес барышы.

1. Оештыру. Максатны әйтү, эш тәртибен аңлату.

2. Уен-сәяхәт. Төп өлеш. (Слайд 1)

   Укытучы:

        - Балалар, без сезнең белән бүген “Гидросфера” бүлеген кабатлау дәресенә җыелдык һәм без бергәләп бер елга буенча сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәт пароходта узачак. Сәяхәтнең маршруты белән экскурсовод таныштырыр. Ә хәзер пароходка утырабыз. Анда утырыр өчен нәрсә кирәк? Билет. Билетка түләү – ярымшарлар картасы ярдәмендә географик атамаларны табу булыр.

1.Мәйданы буенча иң зур күл  Каспий

2.Иң тирән күл Байкал

3.Байкалның сеңлесе  Танганика

4.Иң тозлы диңгез  Кызыл

5. Иң мул сулы елга  Амозонка

6.Иң биек тау күле Титикака

7.Иң биек шарлавык    Анхель

8.Ике күл арасына урнашкан шарлавык, ул бүген яклауга мохтаҗ    Ниагара

9.Иң озын елга  Нил

10 Тын океандагы иң тирән урын  Марианской желоб

 

2) Барыбыз да пароходка утырдык. ә хәзер монда карыйбыз һәм билгелик әле – Без нинди елга буенча хәрәкәт итәчәкбез соң? (Идел) (слайд 2)

- Әйе, без Идел елгасы буйлап хәрәкәт итәчәкбез.

Экскурсовод. Волга-Идел. Европадагы иң зур елга, аның озынлыгы 3530 км, бассейнының мәйданы 1360 мең км кв. Идел елгасының яр буенда 4 миллионер шәһәр: Түбән Новгород, Казан, Самара, Волгоград. Безнең эраның беренче гасырында Идел “Ра” дип аталагн, Урта гасырда “Итиль”. Идел Валдай калкулыгыннан башлана, калкулыкның биеклеге 229 м, Каспий диңгезенә коя. Аңа 151 мең су юллары кушыла.

Үзегезнең атласлардан елганы табыгыз. Ул каян башлана? Кая коя? Идел ничек туена? Нинди төр елгалар бар? Елганың төзелеше турында сөйләргә.  (Укучылар чыгышы)

Елга Валдай калкулыгыннан башлана.  (слайд 3)

Экскурсовод.  Идел елгасының башланган урыны өч ягыннан куе чыршы урманы белән әйләндереп алынган, наратбаш үләннәре үскән кечкенә генә сазлык. Сазлык төбеннән идел елгасына башлангыч бирүче чишмәләр тибә. Идел башланган чишмә янына”Бөек рус елгасы Иделнең башы” дип язылган.

Экскурсовод.Твер Идел елгасы башындагы зур шәһәрләрнең беренчесе. Шәһәргә 1135 елда нигез салына. Ул эре промышленность, фән һәм мәдәният үзәге.. (Слайд 4)

3) Тверцы елгасы Иделнең нинди кушылдыгы?(уң)

Ничек билгеләдегез?

4)Экскурсовод.Без Мәскәү каналы янына якынлашабыз. (слайд 5)

Менә шул урында тукталып ял итеп алыйк әле.

Мәскәү каналы турында ниләр беләсез?

Нәрсә ул канал?

 Ул елгадан ничек аерыла? Каналның әһәмияте нәрсәдә?

Сез тагын нинди каналлар беләсез?

Экскурсовод. Без Ярославль шәһәренә якынлашабыз. Ярославль – Иделдәге порт- шәһәр, аның сул ярында урнашкан. Шәһәргә нигез Ярослав Мудрый тарафыннан салына, 1071 елдагы язмаларда шәһәр исеме телгә алына.(слайд 6)

5) Менә бу портта тукталып тестлар чишеп алабыз.

Экскурсовод. Казан шәһәренә якынлашабыз. Ул Идел елгасының сул ярына урнашкан, Шул урында аңа Казанка елгасы да килеп кушыла. Ул Россиядәге зур икътисади, политик, мәдәни, мәгариф , фән һәм спорт үзәге. 2005 елда шәһәрнең мең еллыгы билгеләп үтелде. 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада булачак. Казанның географик урыны уңайлы булганга көнбатыш белән көнчыгыш арасында сәүдә өчен арадашчы булган. Шәһәрнең мәйданы 425,3 кв. км, халкы 1 млн 143 мең 500. Шәһәрдә 115 милләт халкы яши. Руслар 48.9%, татарлар 47.5% тәшкил итә.

6) Шәһәр янында Иделгә Казанка килеп кушыла. Бу Иделнең нинди кушылдыгы?

Казанка ничек туена?

Каян башлана?

7)Экскурсовод. Безнең пароход Куйбышев сусаклагычына килеп керде.(слайд 7)

Нәрсә ул сусаклагыч?

Ул күлдән ничек аерыла?

Сусаклагычның нинди әһәмияте бар?

Сусаклагычларның нинди төрләре бар?

Экскурсовод. Без Ульяновск шәһәренә якынлашабыз. Бу Владимир Ильич Ленинның туган ягы. 1924 елга кадәр Симбирск булган.(слайд 8)

Шушы урында тагын тукталып җир асты сулары турында сөйләшеп алабыз.

8) Җир асты сулары дип нинди суларны атыйлар?

Аларның нинди ике төрен беләсез?

Грунт сулары кайда хасил була?

Ни өчен чишмә сулары чиста һәм салкын?  Катламара су дип ничек хасил булган суларны атыйлар?

Экскурсовод. Алда Волгоград шәһәре. Шәһәрнең төп өлеше Иделнең уң ярында. 1589-1925 нче елларда Царицын исемен йөртә. Бу шәһәр 1925 елдан Сталинград, 1961 елдан Волгоград дип йөртелә башлый. Бу шәһәрнең зур тарихи үткәнен билгели. Географик урынының уңайлы булуы Россиянең көньягының социаль-икьтисади үсеше өчен зур йогынты ясый.(слайд 9)

9)  Менә шушы урында бу суларның халык хуҗалыгында кулланылышы, сулыкларны саклау турында чыгыш тыңлап  китәрбез..

   

Экскурсовод. Астрахань шәһәре Иделдәге иң зур порт. Каспийга 100 км калды. Менә без Каспийда.(слад 10)

10) Каспийга сорау куелган Ни өчен? Ул ничек атала? Ни өчен? Күлләрнең нинди төрләре була? Аны ничек билгелиләр? Каспий нинди күл? Байкал нинди күл? Ни өчен? Агымлы күл тозсыз, агымсыз күл тозлы була. Ни өчен? Байкал күле ничек хасил булган?

3. Йомгаклау.

 – Без нинди бүлекне тәмамладык?

-Нәрсә ул гидросфера?

 - гидросфера өлешләрен атарга.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

11нче сыйныфта топонимиканы кабатлау дәресе

11нче сыйныфта топонимиканы кабатлау өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе

“Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына,  яңгырашына иг...

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

8 сыйныф "Охшашлык" темасына кабатлау дәресе

Дәрес конспектын "Охшашлык" темасын кабатлаганда һәм ОГЭ га хәзерләгәндә дә кулланырга була...


 

Комментарии

Дәрес гидросфера темасын кабатлау өчен төзелде. Дәрес Идел елгасы буенча сәяхәт формасында алып барылды. Өстәмә материал сыйфатында презентация кулланыла