11нче сыйныфта топонимиканы кабатлау дәресе
методическая разработка (11 класс) по теме

Арсланова Зульфия Замиловна

11нче сыйныфта топонимиканы кабатлау өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon toponimika_buencha_11syynyfta_dres.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе

 

Җылытып яшәр  гомер буе безне

 туган җирнең газиз учагы.

Татар теленнән 11 нче сыйныфта үткәрелгән

 дәрес – презентация.

Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова З.Җ.

Тема:
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы.
                                                                 /Р.Закиров/

Максат:

1.Татар телендә атамаларның килеп чыгышын күзәтү.

2. Иске Шәйморза авылына хас топонимнарга аңлатма бирү.Аларның халык тарихы белән бәйләнешен аңлату.

3.Этнонимика һәм топонимика бүлекләрен кабатлау.

4. Туган төбәкнең тарихы белән кызыксынуны үстерү,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең барышы.

 

Эпиграфны уку.

Туган өен белмәгән,

 Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән,

Туган илен белерме?

        (Татар халык мәкале)

  • II.Эпиграфны аңлату.

  Укытучы:

  -Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

   Укучы:

  -Туган авылын белмәгән кеше туган илен дә белми.

 Укытучы:

  -Ә туган авылны, туган илне белү нигә кирәк?

  Укучы:

  -Туган авылын, туган илен белмәгән кеше үзенең тарихын белми.Ә тарихын белмәгән кешенең, милләтнең киләчәге юк.

  • III.Эпиграф белән бәйләп, дәреснең темасын, максатын аңлату.

 Укытучы:

 -Безнең бүгенге дәресебез экскурсия формасында булачак. Туган авылыбыз, аның урамнары, табигатенә экскурсия оештырабыз.

  • IV.Экскурсиянең барышы.

 Укытучы:

 -Экскурсиябезне район үзәге булган Чүпрәледән башлыйбыз. Районга үтеп керү өчен түбәндәге тестны эшләргә кирәк.

1.Нәрсә ул этноним?
 а) кеше исемнәре
 ә) шәһәр, авыл,урам исемнәре
 б) билгеле бер ыруг, кабилә атамасы.
2.Нәрсә ул топонимика?
 а)топонимнар җыелмасы,
топонимнарны өйрәнүче фән.
 ә)тел тарихын өйрәнүче фән.
 б) сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнүче фән.
3. Топонимика өлкәсен тирәнтен өйрәнүче галим.
 а) Ф.Сафиуллина
 ә) Г.Саттаров
 б) Т. Галиуллин
V.Тестларны тикшерү.

 Укытучы:

 -Тестларны дөрес эшләдегез, димәк, без Чүпрәле районына үтеп кердек. Әйдәгез, Чүпрәле топонимын аңлатып китик.

 Укучы:

 -

 Укытучы:

 -Яхшы, Альберт, утыр. Укучылар, без Шәйморзага якынлашабыз. Аңа үтеп керү өчен берничә сорауга җавап бирергә кирәк.Иске Шәйморза турында нинди җырлар беләсез?

 Укучылар:

 -С. Садыйкованың М. Ногман сүзләренә язган “ Балкый Шәйморза утлары”, Л. Салиховның үзебезнең мәктәп укучысы Л. Алимова сүзләренә язган “Шәйморза” җырларын беләбез.

 Укытучы:

 -Берсен җырлап күрсәтәсезме? Юлыбыз күңеллерәк булыр.(Укучылар җырлыйлар. Экранда авылның ерактан күренеше күрсәтелә).

   

 Укытучы:

 -Шәйморзага килеп җиттек.( Шәйморзаның топографик картасын карау).Шәйморза топонимының, авылның килеп чыгышы, тарихы турында ниләр беләсез?

 

   Укучы:

          - Шәйморза топонимы Шаһи+морза компонентларыннан тора.Аның барлыкка килүе Сембер каласының сәүдә үзәге буларак алга китү чоры белән тәңгәл килә.Элек безнең авыл урынында Сембергә таба юл үткән,шул юл урман эчендә урнашкан.Урман агачларын кисеп юлдан Сембер каласына илткәннәр.

         Бу чорда хан үзенең улларын төрле төбәккә җибәрә башлаган, Шаһи морза шулай безнең җиребезгә эләгеп,монда тормыш корып җибәрә.Әкрен генә кешеләр килә бара,өйләр салына бара һәм безнең туган авылыбыз -Шәйморза авылы барлыкка килә.Димәк, ул беренче кешесе Шаһи морза исеменә багышланып аталган.

 Укытучы:

 -Шаһи морза белән бәйләнешле нинди истәлекләр бар?

 Укучы:

 -Шәйморза авылының борынгы каберлегендә Шаһи морза каберенә истәлек ташы куелды.

 Укытучы:

 -Авылыбызның бүгенгесе турында ниләр беләсез?

 Укучылар:

 -Авылыбызда ике катлы зур мәктәп, бай китапханә, мәдәният йорты, бөтен уңайлыклары булган хастаханә, даруханә, балалар бакчасы бар. Димәк, яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

 Укытучы:

 -Бик яхшы. Ә хәзер авылның эченә керәбез. Тау башыннан төшкәндә, Вәли тавы, Больниц тавы яныннан үтәбез. Бу тауларның атамалары турында ниләр беләсез?

 Укучы (тауларны картада күрсәтә):

 -Вәли тавының исеме кеше исеменнән барлыкка килгән. Бу тау итәгендә үзенең гаиләсе белән Вәли исемле кеше яшәгән, соңрак тау да аның исеме белән атала башлаган.

  Икенче тау итәгендә авыл хастаханәсе булган,шуңа күрә тауны да Больниц тавы дип атап йөртә башлаганнар.

 Укытучы:

 -Молодец, Гүзәл. Хәзер авылыбызның урамнары буенча сәяхәт итәбез. Сәяхәтебезне авылның көнчыгышыннан башлыйбыз. Халык телендә Чуваш урамы дип аталган урам топонимы турында ниләр беләсез?(Урам рәсеме экранда күрсәтелә).

 

 Укучы:

-Бу урамда башта чувашлар яшәгән, XIX гасырда поп үзенең иярченнәре белән авыл халкын чукындырырга килә. Авыл халкы чукынуга каршы тора. Бу урамда яшәүче чувашларның да кайберләре чукынмый. Чукынганнары авылны урталай бүлеп агучы елганың икенче ягына чыгып нигез кора, ә чукынмаганнары исә, татарлашып , шунда яшәп калалар. Шуңа бу урам Чуваш урамы дип атала. Авылда Совет власте урнашкач, аңа Киров исеме бирелә.

 Укытучы:

 -Хәзер бу урам ничек атала? Ни сәбәпле?

 Укучы:

 -Үткән ел урамның исемен Ә.Ш. Әбдриев урамы дип үзгәртелде.

  Ә. Ш. Әбдриев Иске Шәйморза авылында колхоз оештыруда катнашкан, аны озак еллар җитәкләгән.Аның исемен мәңгеләштерү максатында, аның туып-үскән урамына Әбдриев исеме бирелде.

 Укытучы:

 -Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Чираттагы урам Бохара дип атала. Ни өчен аны шулай атадылар икән?( Экранда Бохара урамы күрсәтелә).

 Укучы:

    -Бохара урамы җиде ел Бохара мәдрәсәсендә белем алган Әбдрәхмән бине Әмин бине Якуби хәзрәткә багышлап аталган .

 Укытучы:

 -Әйбәт. Без Купыш урамына килеп җиттек. Бу урам атамасы турында ниләр беләсез?(Экранда Купыш урамының рәсеме).

 Укучы:

   -Һәрбер урамның элеккеге исеме бар,тикшерүләр күрсәткәнчә,ул исемнәр беренче килеп утыручылар исеме белән бәйле. Хәзерге  Татарстан урамы элек   Купыш урамы дип атала иде. Бу беренче килеп утыручы Купыш бабай исеме белән бәйле.Ул шушы урамда 1615 елда тора башлый.

 Укытучы:

 -Авылыбызның иң кечкенә урамы булган Өч мунча урамына җиттек. Ни өчен ул шулай аталды икән? (Экранда Өч мунча урамы рәсеме).

 Укучы:

 -Элек авылда берничә урамга бер мунча булган. Ә бу урамда, кечкенә генә булуына карамастан, өч мунча булган. Шуңа күрә урамны Өч мунча урамы дип атаганнар. Бу урамда авылыбызның яме булып мәчет тора.

 Укытучы:

 -Авылыбызның уртасында Мостай күле бар. Мостай топонимы турында ниләр беләсез? (Экранда Мостай күленең рәсеме).

 Укучы:

 - Мостафа бабай иске нигездән(Уразбайдан) килеп утырган кешеләрнең берсе.Ул Чынлы елгасына коя торган кечкенә инеш буена утырган,шунда нигез төзи.Шунлыктан ул елгачык аның исеме белән 1670-1680 елларда “Мостай” елгасы дип йөртелә .

 Укытучы:

 -Мостай күленең икенче ягында Мулла урамы урнашкан. Бу урам атамасының килеп чыгышы турында нәрсә әйтә аласыз?( Экранда Мулла урамы рәсеме ).

 Укучы:

 -Революциягә кадәр бу урамда Әбүбәкер мулла яшәгән. Ул шул урамда урнашкан татар дөньясында шактый мәгълүм булган мәдрәсәнең имам-хатыйбы була. Аның хөрмәтенә урам Мулла урамы дип атала башлый.

 Укытучы:

 -Авыл урамнары буйлап сәяхәтебезне Чали урамы белән төгәллибез. Ни өчен урам шулай аталган?( Экранда Чали урамы рәсеме).

 Укучы:

 -Бу урам хәзер Яңа урам дип атала, чөнки ул чагыштырмача соңрак барлыкка килгән. Аңа беренче булып үзенең гаиләсе белән Чали кушаматлы кеше килеп утырган. Шуннан урам аның исеме белән аталып калган.

 Укытучы:

 -Урамнар буйлап сәяхәтебез тәмам. Урам атамалары турында мәгълүмат күп җыйгансыз, молодецлар. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,  урамнарның инкыйлабтан соң кушылган рәсми исемнәре мөһимме, әллә халык кушкан атамалары мөһимрәкме?

 Укучы:

 -Әлбәттә, халык кушкан атамалар мөһимрәк, чөнки алар авылыбызның тарихы белән бәйләнгән. Бу атамалар аша без бабаларыбызның тарихын, тормыш-көн күрешен өйрәнәбез.

 Укытучы:

 -Хәзер сәяхәтебезне авылыбызны чолгап алган тирәлектә дәвам итәбез. Анда да тарихыбыз белән бәйләнешле топонимнар күп. Шуларның берсе Чынлы елгасы. Бу топоним кайдан килеп чыккан дип уйлыйсыз?(Экранда Чынлы елгасының рәсеме).

    Укучы:

    - Чынлы авылына халык Мордовиядән күчеп  килә. Мордовиядә,белгәнебезчә, Цына елгасы бар һәм Кече Чынлы авылына күчеп килгәч, мордва халкы үз елгаларына багышлап, безнең елгага да Цына дип исем кушалар.Ләкин вакыт үтү белән,Цына сүзе шомара һәм Чынлы сүзенә әйләнә.

 Укытучы:

 -Авылыбызның көнчыгышында, кырда, Хәлим юлы дигән юл бар. Бу топонимның килеп чыгышы турында ниләр беләсез? ( Экранда Хәлим юлы рәсеме).

 Укучы:

 -Инкыйлабтан соң авылда Вахитов Хәлим исемле кеше яшәгән. Ул авылда колхоз оештыруда актив катнашкан, беренче колхоз рәисләренең берсе булган. Колхоз кырларын карап йөргәндә, 1 нче бригада җирендә сукмак салган. Ул сукмак әле дә саклана, кырда эшләүчеләр ул сукмактан йөриләр.

 VI. Нәтиҗә ясау. (Бу вакытта экранда Иске Шәйморза авылының ерактан күренеше күрсәтелә).

 Укытучы:

 -Укучылар, без туган авылыбыз, аның табигате буенча сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Топонимнарны белү, өйрәнү нигә кирәк?

 Укучылар:

 -Топонимнар билгеле бер җирдә яшәгән халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы белән бәйләнгән. Тарихыбызны тирәнрәк белү өчен без шул җир белән бәйләнешле атамаларны өйрәнәбез.

 Укытучы:

 -Ә тарихыбызны белү нигә кирәк?

 Укучы:

 -Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.

 VII. Өй эше бирү.

 I төркем-” Туган авылымда алган тәэсирләр “ темасына инша язарга.

 II төркем-Шул ук темага шигырь язып карарга.

VIII. Йомгаклау. Билгеләр кую.

 Укытучы:

 -Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Дәрескә бик әйбәт әзерләнгәнсез. Молодецлар, бүгенге билгеләр: Гүзәл, Гөлгенә, Резедә, Ләйсән- “5” ле, Альберт, Илмир- “4” ле.

Дәрес тәмам. Рәхмәт.

Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.

Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....