8 сыйныф "Охшашлык" темасына кабатлау дәресе
план-конспект урока по геометрии (8 класс) на тему

Ахметханова Гульзида Камилевна

Дәрес конспектын "Охшашлык" темасын кабатлаганда һәм ОГЭ га хәзерләгәндә дә кулланырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл http://nsportal.ru/node/234569223.78 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы.

    I.Оештыру өлеше. 

    Укытучы. Исәнмесез, укучылар, дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә бездә кунаклар бар, әйдәгез исәнләшик әле.

    Узган дәресләрдә без ниләр өйрәндек әле?

    Әйе, укучылар, узган дәресләрдә без охшаш өчпочмаклар, аларның охшашлык билгеләрен өйрәндек. Өчпочмаклар дөньясы бик кызыклы дөнья. Без шул өчпочмаклар  дөньясында белемнәребезне ныгытырбыз, яңа ачышлар ясарбыз. Дәрес ахырында эшебезгә бергәләп нәтиҗә ясарбыз. Кәефләрегез ничек, укучылар? Сезнең алдыгызда 3 карточка, хәзерге моментта шул карточкаларның кайсысы сезнең күңел халәтегезгә туры килә, шул карточканы миңа күтәреп күрсәтегез әле. Бик яхшы. Алайса эшне башлыйбыз. (Беренче карточка – битараф кәефне, икенче карточка – яхшы кәефне, өченче карточка – начар кәефне сурәтли)

    II.Актуальләштерү.

    1.Укытучы. Укучылар, өйгә эш буенча сораулар юкмы, кыенлыклар очрамадымы? ( Телдән өйгә бирелгән  эшләре тикшерелә.Сораулар булса тактада аңлатып кителә)

    Яхшы, укучылар, хәзер белемнәребезне берникадәр тикшереп алыйк әле.

Һәр ике төркемгә дә мин карточкалар бирәм.(ФЭН –ЭН-ПИК) Беренче укучы карточкаларны җилпәзә рәвешендә тотып тора. Икенче укучы бер карточканы ала һәм сорауны кычкырып укый, уйларга 5 секунд вакыт бирә, эченнән генә саный. Өченче укучы сорауга җавап бирә. Дүртенче укучы җавапны бәяли, мактый(кул чаба) яки аңа булыша. МЭНЭДЖ МЭТ ярдәмендә укучылар рольләрне алышыналар. Укытучы кулында да шул ук карточкалар. Берәм – берәм карточкаларны ала һәм сорый. – 1 нче өстәл артында 3 нче номерлы сан астында утыручы укучы җавап бирсен әле. Шулай дәвам итә. 5 мин

                1 төркемгә

 -Нинди өчпочмаклар охшаш өчпочмаклар дип атала?

-Кысынкы почмакның синусы нәрсә ул?

- Өчпочмаклар охшашлыгының беренче билгесе?

-Кысынкы почмакның тангенсы.

-Өчпочмаклар охшашлыгының икенче билгесе.

-Өчпочмаклар охшашлыгының өченче билгесе.

-Өчпочмакның урта сызыгы нәрсә ул?

                2 төркемгә

 -Ксынкы почмакның косинусы нәрсә ул?

-Охшашлык коэффициенты нәрсә ул?

- Өчпочмаклар охшашлыгының икенче билгесе?

-Охшаш өчпочмакларның мәйданнар чагыштырмасы.

-Кысынкы почмакның котангенсы.

-Өчпочмаклар охшашлыгының өченче билгесе.

-Өчпочмакның урта сызыгы нәрсә ул?

   Ә хәзер диктант язып алыйк әле.   3 мин

  • Тигез өчпочмакларның мәйданнары тигез;
  • Өчпочмакның мәйданы формуласы S = a  h;
  • Өчпочмакның урта сызыгы нигезенә параллель һәм аның яртысына тигез;
  • Охшаш өчпочмакларның мәйданнар чагыштырмасы ;
  • Теләсә иниди турыпочмаклы өчпочмаклар охшаш;
  • Ике охшаш өчпочмакның периметрлар чагыштырмасы охшашлык коэффициентына тигез;
  • Ике тигезьяклы өчпочмак һәрвакыт охшаш була;

Дөреслеген тикшерәбез.

  ^-^^--^  

Укучылар, димәк бүгенге дәрестә без ни белән шөгыльләнербез? Әйе укучылар, без бүген өчпочмаклар охшашлыгы турында белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, системага салырбыз, ТДИ мәсьәләләрен чишәрбез, алдагы дәрестә контроль эш, аңа да хәзерләнербез.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Задание 17 (№ 132765)

Человек ростом 1,8 м стоит на расстоянии 12 м от столба, на котором висит фонарь на высоте 5,4 м. Найдите длину тени человека в метрах.

 2.Задание 17 (№ 313966)

Короткое плечо колодца с журавлём имеет длину 0,5 м, а длинное плечо — 5 м. На сколько метров опустится конец длинного плеча, когда конец короткого поднимется на 1 м?

  3.Задание 17 (№ 325015)

Проектор полностью освещает экран A высотой 80 см, расположенный на расстоянии 120 см от проектора. На каком наименьшем расстоянии (в сантиметрах) от проектора нужно расположить экран B высотой 330 см, чтобы он был полностью освещён, если настройки проектора остаются неизменными?

17.25.eps

 

   IV. Физкультминутка.

 

    V. Мөстәкыйль эш.           

Задание 17 (№ 313969)

Человек стоит на расстоянии 5,7 м от столба, на котором висит фонарь, расположенный на высоте 8 м. Тень человека равна 1,9 м. Какого роста человек (в метрах)?

Задание 17 (№ 313967)

Короткое плечо колодца с журавлём имеет длину 0,5 м, а длинное плечо — 5 м. На сколько метров поднимется конец короткого плеча, когда конец длинного опустится на 10 м?

Задание 17 (№ 313968)

На каком расстоянии (в метрах) от фонаря, расположенного на высоте 8 м, стоит человек ростом 2 м, если длина его тени равна 1,9 м?

-Кемнәрнең кайсы эшләрендә хаталар китте? Хаталы эшләр тактада аңлатыла.

    VI. Йомгаклау.

1. Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

2. Өй эше бирү. № 481, сызым буенча (өстәмә)

 

 

 

      Максат: “Күппочмаклар” темасы  буенча укучыларның белемнәрен ныгытырга, , “Трапеция мәйданы” формуласын чыгарырга, исәпләргә өйрәнергә, Укучыларны ОГЭ га хәзерләргә; укучыларның исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерергә; математика фәненә кызыксыну тәрбияләргә; мөстәкыйль эшләү, үзконтроль, иптәшеңнең җавабын тыңлау һәм бәяләү күнекмәләре булдырырга.

        

   

     Җиһазлау: карточкалар; таблица; проекционный аппарат, “Трапеция мәйданы”” презентациясе.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Гидросфера темасына кабатлау дәресе.

Дәрес гидросфера темасын кабатлау өчен төзелде. Дәрес Идел елгасы буенча сәяхәт формасында алып барылды. Өстәмә материал сыйфатында презентация кулланыла....

11нче сыйныфта топонимиканы кабатлау дәресе

11нче сыйныфта топонимиканы кабатлау өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

“Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе.

2 нче сыйныф өчен "Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе....

Җөмлә.Кабатлау дәресе (4 сыйныф)

1. Җөмлә турында алган белемнәребезне искә төшерү, кабатлау.2. Җөмләләрне дөрес итеп төзү, сөйләмебездә дөрес файдалана белергә өйрәнү.3. Аралашу культурасын үстерү....