Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока по теме

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгаралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres._syyfat_drzhlre.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Төп максатлар:

1.Сыйфат дәрәҗәләрен  мөстәкыйль рәвештә үзләштерү.

2.Сыйфат дәрәҗәләрен биремнәрдә куллану күнекмәләрен бирү.

3.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрестә кулланылган материал

Күрсәтү материалы: Г.Тукай”Бала белән күбәләк”шигыре буенча мультфильм, эталон буенча үрнәк текст, тарату материалы, яшелчәләр, күбәләкләр

Тарату материалы:укыту эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; белемнәрен тикшерү өчен биремнәр.

Дәрес барышы.

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.Мотивация к учебной деятельности

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле көн, дисәм мин.

Хәерле көн диябез.

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы көн кебек,

Тукай телен , анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Минем дә кәефләрем бик яхшы.Мин сезгә бугенге дәрестә уңышлар телим

2.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.Актуализация знаний и фиксирование инд.затруднения в пробном действии.

-Укучылар, бүген безгә кунак килде.Бу кем?

-Бу “Бала белән күбәләк”шигыре геройлары

- Сез,ничек уйлыйсыйсыз?.Аның кәефе ничек?(бик начар)

-Ни өчен начар?(Чөнки аның дусты озак яшәми.Ул шуңа борчыла)

-Укучылар, хәзер безгә нишләргә кирәк?

-Малайның кәефен күтәрергә.

-Менә, укучылар, бер тартма. Бу тартма эчендә күбәләкләр.Сезнең  нинди күбәләкләр күргәнегез бар?

*Нинди төсле күбәләкләр  була?(зур, кечкенә,матур, тигез, кызыл, ак, кара)

*Күбәләкләр бер- берсеннән нәрсә   белән аерыла?( төсләре, зурлыгы)

-Укучылар, сорау биреп карыйк әле.Без санап киткән сүзләргә  сорау куеп карыйк әле?( Бу сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр).

-Әйдәгез әле,  парлап эшлибез.Бу нинди (кызыл, кара, тар, киң)

-Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карыйлар?(сыйфат).

-Димәк сыйфат нәрсә ул?(Предметның билгесен белдерә, нинди , кайсы сорауларына җавап булып килә).

-Укучылар, сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?(Предметның төсен, тәмен, формасын,характерын, табигать күренешләрен, физик хәлне)

-Әйе, бик дөрес, булдырдыгыз.

-Укучылар бу күбәләкләр  арасында нинди аерма бар?(төсләре. Формасы, зурлыгы). Аерманы табу өчен безгә нишләргә кирәк?(чагыштырырга).

-Ә сез чагыштыра беләсезме?(Юк, белмибез)

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.Выявление затруднение и причины затруднения.

-Что вы не смогли сделать?(Мы не умеем сравнивать прилагательные)

-Ә ни өчен белмисез?(Без кушымчаларны куя  белмибез)

4.Проектны төзү һәм аннан чыгу юллары.Построение проекта выхода из затруднения.

-Хәзер безгә нәрсә эшләргә кирәк?.Надо поставить цель, отобрать средства и составить план действия.Хәзер безгә максат куярга,план төзергә кирәк.

-Хәзер без сыйфатларны чагыштырырга өйрәнәбез

-Укучылар,  теманы әйтеп карагыз.(Бүгенге дәреснең темасы”Сыйфатларны чагыштыру”

-Хәзер алдагы эшебезнең планын төзибез.Тактада план киселгән кәгазьләр.Сез тактада планыбызның адымнарын күрәсез.Алар буталып беткән.Бу сүзләрне билгеле бер тәртипкә керергә кирәк.

1.Сыйфатларны            өйрәнү          чагыштырырга

2.Чагыштыру                  табу           ысулын

3.Эталон (үрнәк) төзү

-Укучылар , без план буенча беренче нәрсә эшлибез?

1адым:Сыйфатларны табабыз

2 адым:Әйтелеше буенча билгелибез

3адым:Кушымчалар куярга өйрәнәбез.

5.Проектны тормышка ашыру.Реализация построенного проекта

-Укучылар, план буенча, сез үзегез яңа белемне үзләштерәсез.Эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен төркемнәрдә эшлисез.

-Төркемнәрдә бу алмаларны чагыштырып карагыз.Уртак фикергә килеп миңа әйтегез.1 төркем.Бу алма кызыл-кызылрак, озын-озынчарак, түгәрәк-түгәрәгрәк.

2 төркем.Бу алма яшел-яшелрәк, зур-зуррак.(кишер, чөгендер, лимон)

-Төркемнәрдә сөйләү.Сез ничек китереп чыгардыгыз? (Без чагыштырып карадык.

-Сыйфатлар нәрсә белән аерыла?(экранга чыгару)

Кызыл- кызылрак       Ак – аграк

Кара –карарак              Матур -матуррак

Сары –сарырак              Ал -алрак

Яшел –яшелрәк һ.б       Гүзәл_ гүзәлрәк

Алар нәрсә белән аерыла?(Кушымча белән)

Нинди сүзгә –рак кушымчасы ялгана, ә нинди сүзгә – рәк кушымчасы ялгана.

-Калын сүзләргә –рак кушымчасы, ә нечкә әйтелешле сүзләргә – рәк кушымчасы ялгана.

6. Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.Первичное закрепление с проговариванием во внешней речи.

-Укучылар. Сез нинди нәтиҗәгә килдегез?(Сыйфатларны чагыштырып карарга була

-Әйе, сыйфатларга кушымчалар ялгап чагыштырып була.

-Ә нинди кушымчалар ярдәмендә?(-рак/-рәк)

-Хәзер нишлибез?(күнегүләрдә ныгытабыз)

-Ял итү.

7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.Самостоятельная работа с самопрверкой по эталону.

-Балалар , барыгызда эшли алдымы?

-Әйе,барыбызда эшли алды. Нинди кыенлыклар туды?

-Калын сүз белән нечкә сүзләрне аера алмадык.Ни өчен? Сез нинди нәтиҗә ясый аласыз?Ә кемнең бер авырлыкта тумады.

Тактада эталон куела.Билгеләр куйдыру.

-Укучылар, булдырдыгыз.

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Укучылар, хәзер без “Су анасына””Минем туган ягым” дигән тема буенча хат язабыз.Хатыгызда сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсен кертеп язарга кирәк.Түбәндәге сүзләр керсен:матуррак, чистарак, яшелрәк.(Әйтеп китәм тарагы табылганын).Төркемнәрдә эшлибез.

-Һәр төркемнән бер укучы үзләренең эшләрен укыйлар.

9.Уку эшчәнлеге буенча  рефлексия.Рефлексия учебной деятельности на уроке.

-Бүген без дәрестә нәрсә эшләдек?

-Сыйфатларга кушымчалар куярга өйрәндек.

Нинди максат куйдык?

-Сыйфатларны чагыштырырга өйрәнү.Эталон буенча эшләү.

Максатка ирештекме?

-Әйе , без максатыбызга ирештек.

-Кем үзе өчен яңа белем ала алды?.Барыбыз да үзебез өчен яңабелемалдык.Нинди авырлыклар булды? Баштан сыйфатларны чагыштыра белмәдек.Аннан соң кушымчалар ярдәмендә сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен таба алдык.

-Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.

*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым, эталон буенча эңшли алам “4”ле куела.

*Мин аңладым, тик сорауларым калды “3” ле куела.

Өй эше.

1.Иҗади эш.”Кышкы мизгелләр”сыйфат дәрәҗәләрен кулланып хикәя язу   язу.

2. Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып 3-4 җөмлә төзеп язарга

3.Дәреслектән 228 күнегүне язарга

Дәрес өчен  рәхмәт.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

Татар теле буенча таблицалар

Татар теле укытучыларына ярдәмлек - таблицалар...

11 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

11 нче сыйныф өчен татар теле  буенча эш программасы...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...