9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
методическая разработка (9 класс) по теме

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 9 нчы класс. М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов “Татар теле”, 2008 ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_kl._tat._t._esh_prgammasy.doc136.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                            9 нчы сыйныф өчен

татар теле  буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать)

   Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 9 нчы класс. М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов “Татар теле”, 2008 ел.

Гимназиядә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

9 нчы сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләре

Башлангыч һәм 5-8 нче сыйныфларда өйрәнелгән осталык һәм күнекмәләрнең һәммәсе дә 9 нчы сыйныф укучылары өчен зарури, шулар янына түбәндәгеләре дә таләп ителә:

  • әдәби әсәрнең жанрын тану (әдәбияттан алган мәгълүматлар күз алдында тотыла), әсәрнең төп идеясен аңлау, аны мисаллар белән раслау;
  • сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. Аларны тулыландыру һәм стилистик яктан шомарту;
  • әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерләү. Аерым бер кешегә (үзенең сыйныфташына да булырга мөмкин) характеристика язу;
  • эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –35-40 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 140 сүз,  ел ахырында 150 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 450-475 сүз (220-240 –язма күләме)

ел ахырында 475-500 сүз (240-250- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.        Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар теленнән  практик эшләр 

                                             Эш төре

             Саны

1

Контроль эш (диктант, сочинение, изложение)

14(2/1/4)

2

Диктант

4(2)

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

-сочинение

-изложение

-эш кәгазьләре язу

-рецензия язу

-хаталар өстендә эш

-конспект һәм тезис төзү

8(4)

2(1)

6

2

3

3

3

Тест биремнәре

10

                                                       Календарь план

Т/с

Бүлекләр һәм

темалар

Сәг.

Вак.

Белем һәм күнекмәләр

Контроль

төре

1.

Аваз һәм аларның кулланылышы

2

Аваз, фонема. Авазларның охшашлануы, чиратлашуы, йотылуы. Авазлар үзгәрү – чиратлашуның  мәгънә үзгәрешенә китерүе.

Миниатюр сочинение.

2.

Дөрес сөйләү һәм дөрес язу

2

Сузык һәм тартык авазларны  дөрес итеп әйтү һәм язуда күрсәтү.

3.

Татар теленең сүзлек составы

3

Телнең сүзлек составының лексика дип йөртелүе. Лексика турындагы фәннең лексикология дип аталуы.

4.

Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирү.

2

Сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексокография дип аталуы. Аңлатмалы, телара сүзлекләр.

5.

Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше

3

Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше мәсъәләләрен өйрәнә торган бүлекнең сүз ясалышы дип аталуы.

Диктант – 10 мин.

6.

Сочинение.

1

Сочинение № 1

7.

Сүз төркемнәре.

2

Тел гыйлеменең аерым тармагы буларак морфологиянең сүз төркемнәрен, аларның грамматик билгеләрен һәм төрләнешен өйрәнүе.

Диктант – 10 мин.

8.

Диктант.

1

Диктант № 1

9.

Кушымчалар һәм аларның язылышы.

1

Төрләндергеч кушымчалар-ның морфологиягә каравы.

10.

Синтаксик берәмлекләр.

1

Тел гыйлеменең бер тармагы буларак, синтаксисның сөйләм төзелешен өйрәнүе.

11.

Гади җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Тыныш билгеләре куюның нигезләре: тел төзелеше, мәгънәви нигез.

12.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.

1

Ия белән хәбәр арасына сызык куюның 6 очрагы.

13.

Аерымланган кисәкләр һәм аныклагыч янында тыныш билгеләре.

1

Ярым хәбәрлеккә ия булган хәл кисәкләр ияртүче сүздән ераклаштырылган булсалар, аларның өтер белән аерылулары.

Диктант – 7мин.

14.

Изложение.

1

Изложение № 1

15.

Өстәлмәләр, күзал-лаулы баш килеш-тәге сүзләр янында тыныш билгеләре

1

Өстәлмәләр.Күзаллаулы баш килештәге сүздән соң тыныш билгеләре.

16.

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгесе куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында өтер, сызык, ике нокта куелу очраклары.

Диктант – 7 мин.

17.

Кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Кушма җ-дә тыныш билгеләре куелышының җөмләләрнең бәйләнеш төренә һәм синтетик һәм аналитик төренә бәйлелеге.

18.

Синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Синтетик иярченле кушма җөмләдә өтер, сызык куелу очраклары.

19.

Аналитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Аналитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре куюда бәйләүче чараларның нинди булуына, җөмлә төзелешенә таянып эш итү.

20.

Сочинение.

1

Контроль сочинение №1

21.

Кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләренә күнегүләр.

1

Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләре куелуны кабатлау.

Диктант-10 мин.

22.

Диктант.

1

Контроль диктант №1

23.

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.

1

Билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, төгәл итеп сөйләүләренә әдәби сөйләм дип әйтү. Стилистика.

24.

Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре.

2

Әдәби һәм публицистик стильләр.

Мәкалә язу.

25.

Фәнни, рәсми һәм сөйләмә стильләр.

2

Фәнни стильдә гыйльми мәкалә, китаплар, белешмә, дәреслекләр, диссертацияләр язылуы.

26.

Шартнамә язу.

1

Рәсми эш кәгазе буларак шартнамә язу.

27.

Изложение.

1

Контроль изложение №1

28.

Стилистиканың нигезе буларак синонимия.

2

Төп мәгънәләре охшаш булган сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмләләрнең синоним дип аталуы.

29.

Синтаксик синонимнар.

3

Мәгънәләре һәм функцияләре белән бер-беренә якын, бәйләүче чаралар белән генә аерыла торган сүзтезмә һәм җөмләләрнең синтаксик синоним дип аталуы.

30.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү.

1

31.

Конспект, тезис.

1

Конспект, тезис турында башлангыч төшенчә бирү.

32.

Сочинение.

1

Сочинение №2

33.

Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. Сөйләм төгәл булсын.

1

Сөйләм культурасының кешедә культураның бер билгесе булуы.

34.

Сөйләм аңлаешлы булсын. Сөйләм җыйнак булсын.

1

Сөйләм аңлаешлы булсын өчен җөмләнең төзек булуы, кабатлауларның булмавы һ.б.

Биремле диктант-10мин.

35.

Сөйләм саф булсын.

1

Сөйләм сафлыгына ирешү өчен туган телне аның байлыгын яхшы үзләштерү һәм шул байлыктан файдалана белү кирәк.

36.

Сөйләм аһәңле булсын.

1

Укучыны җәлеп итәр өчен сәйләмнең аһәңле, матур яңгырашлы булуы кирәклеге.

Ирекле темага сочинение яки шигырь язу.

37.

Диктант.

1

Диктант №2

38.

Тел – иҗтимагый күренеш. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат.

1

Иҗтимагый мөнәсәбәтләр, җәмгыять, телнең функци-ональ, структур үсеше.

39.

Татар әдәби теленең үсеше.

2

Әдәби тел, борынгы төрки тел, иске төрки тел.

40.

Татар милли әдәби теленең формала-шуы .

1

Татар милли әдәби теленең хәзерге татар әдәби теле дип йөртелүе.

41.

Хәзерге татар әдәби теленең төп диа-лектлары, аларның язмышы.

1

Үзенчәлекле җирле сйләмнең    диалект дип аталуы. Диалект төрләре.

42.

Конспект, тезис төзү күнегүләре.

1

43.

Ике теллелек.

1

Ике теллелек, тулы һәм өлешчә ике теллелек.

44.

Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре.

1

Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлеге.

45.

Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре.

1

Тел гыйлеме, лингвистика.

46.

Сочинение.

2

Контроль сочинение №2

47.

Контроль сочинениене тикшерү.

1

48.

Үткәннәрне кабатлау.

1

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

49.

Контроль диктант.

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

Контроль диктант №2

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

            5. Дәреслек: Татар теле , 9 нчы класс. М.З., С.М.Ибраһимов “Татар теле”, 2008

            6.  Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

            7.  Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

            8.  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

            9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

11. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

12. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

13. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

14. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

15. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

16. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

17. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

18. Лингвистик анализ үрнәкләре.

19. Татар телендә тыныш билгеләре.

20. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

3 сыйныф татар теле эш программасы.

3 сыйныф эш программасы....

3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

3 нче сыйныф өчен эш программасы Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова дәреслекләре буенча тәзелде....

1 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Эш программасы И.Л.Литвинов дәреслеге буенча төзелде....