1 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)
рабочая программа на тему

Заляева Алсу Мансуровна

Эш программасы И.Л.Литвинов дәреслеге буенча төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1kl._rus_gr._uku.docx31.69 КБ

Предварительный просмотр:

  “Каралды”                                                                                                   “Килешенде”                                                                                              “Раслыйм”

МБ җитәкчесе                                                                                    ГББМУ директор урынбасары                                                       ГББМУ  120 нче мәктәп директоры

________/ _____________                                                                ________/ ______________                                                                      _______/ ______________

Беркетмә №______                                                                                                                                                                                                        Боерык№ ______

«     » __________2013 ел                                                                      «    » _______2013 ел                                                                        «    » ____________  2013 ел

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүгә нигезләнгән

120 урта гомуми белем бирү мәктәбе

укудан эш программасы

1 нче А сыйныфы ( рус төркеме)

Җәләева А.М. 2 нче квалификацион  категорияле укытучы

                                                            Педагогик киңәшмәнең _____нче  утырышында каралды

                                                            «       » __________________ 2013 ел

2013-2014 уку елы

Аңлатма язуы

Тәкъдим ителә торган рус телендә сөйләшүче 1 сыйныфта укучы балаларга татар телен укыту прогрмммасы гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты , гамәлдә рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле укыту программалары  нигезендә төзелде. Программа стандартның эчтәлеген ача Һәм конкретлаштыра, татар телен өйрәнүнең стандарт билгеләгән максатларыннан чыгып, укыту предметының чаралары ярдәмендә укучыларны өйрәтү, тәрбияләү һәм аларның үсешен тәэмин итүнең гомуми стратегиясен билгели.

Тел үзенең спецификасы һәм иҗтимагый әһәмияте буенча – уникаль күренеш: ул аралашу- аңлашу һәм мәгълүмат алу һәм тапшыру чарасы, белем алу һәм саклау чыганагы, шулай ук татар халкының рухи культурасының бер өлеше һәм милләтнең бай мәдәни һәм әдәби мирасы белән танышу чарасы да.

Татар теле – Татарстан республикасының дәүләт теле. Тарихи шартлар шундый ки, инде ничә гасырлар дәвамында рус һәм татар халкы бер - берсе белән якыннан аралашып, тыгыз сәяси, икътисади һәм мәдәни бәйләнештә яшиләр. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара тату, дус яшәвенә хезмәт итә. Ике телле дәүләттә яшәү һичшиксез һәр ике телне дә камил белү ихтыяҗын тудыра, күбрәк телләр белү зарурияте дә көн тәртибендә тора.

1 нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни, телне аралашу чарасы (коммуникатив компетенция) буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә – көн күрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән.

1 сыйныфта укучы рус телле балалар татар телен өйрәнү барышында түбәндәге белем һәм күнекмәләр формалашырга тиеш:

  • программа билгеләгән лексик минимумны үзләштерү;
  • фигыльнең хәзерге заман һәм билгеле үткән заман формаларын үзләштерү;
  • иркен рәвештә фигыльләрне барлык һәм юклык формада төрләндерү;
  • исемнең килеш кушымчаларын үзләштерү;
  • зат алмашлыкларын дөрес куллана белү;
  • тәртип санын үзләштерү;
  • татар теленең фонетик, орфоэпик нигезләрен гамәли үзләштерү;
  • татар сөйләмен тыңлап аңлау;
  • диалогик һәм монологик сөйләмне үзләштерү;
  • текстларны аңлап уку;
  • дөрес язу һәм язма күнекмәләре буулдыру;
  • татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә

Укудан

календарь- тематик планлаштыру

Сыйныф: 1нче А(рус төркеме)

Укытучы:  Җәләева А.М.

Сәгатьләр саны:

Барлыгы  33   сәг.; атнага  1 сәг.

 Практик өлеш:  

План түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

Программа: Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова.-Казан:Мәгариф , 2010

Дәреслек:

Литвинов И.Л.,Садыйкова Э.Р, Гарипова Л.И. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбе 1 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) .-Казан: Мәгариф ,2013

Өстәмә әдәбият:

  Газизова А.Н., Галлямова Р.В.Рабочая тетрадь по татарскому языку: для  класса четырёхлетней начальной школы (для русскоязычных  учащихся ).-Казань:Гыйлем,2013

1нче чирек (9 сәгать)

Дәрес саны

Программа бүленеше

Тема

Дәрес тибы

Сәгать саны

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

1.

Исәнме, мәктәп!

Яңа материалны өйрәнү дәресе

1

Мәктәп темасына кагылышлы сүзләрне белү.

6.09

2.

Гаилә

Белем, күнекмәләрне ныгыту дәресе.Дәрес-уен.

1

Гаилә темасына кагылышлы сүзләрне сөйләмдә куллана белү

13.09

3.

Сыйныфта

 Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Сыйныфта темасына кагылышлы сүзләрне сөйләмдә куллана белү

20.09

4.

Төсле карандашлар

 Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Яңа сүзләрне истә калдыру, рәсем буенча сорауларга җавап бирү .

27.09

5.

Бакчада

 Белем, күнекмәләрне ныгыту дәресе.

 Текстка таянып, җөмләләр төзи белү.

4.11

6.

Минем гаиләм

 Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

 Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итүңа сүзләрне истә калдыру, текст буенча сорауларга җавап бирү. Текстка таянып, җөмләләр төзү.

11.11

7.

Шәһәрдә

Катнаш дәрес

1

“Шәһәрдә”темасына диалог төзи белү.

18.11

8.

Без спорт яратабыз

 Яңа материалны өйрәнү дәресе

1

Сорауларга җавап бирә белү.

25.11

9.

Кибеттә

 Яңа материалны өйрәнү дәресе

1

“Кибеттә” темасына сораулар төзү

2нче чирек (7 сәгать)

Дәрес саны

Программа бүленеше

Тема

Дәрес тибы

Сәгать саны

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр.

Өй эше

Үткәрү вакыты

1.

Розаның туганнары

 Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

 Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итүңа сүзләрне истә калдыру, текст буенча сорауларга җавап бирү. Рәсемгә таянып диаләг  төзү.

15.11

2

Минем дустым

Катнаш дәрес.

Өйрәнелгән  лексиканы кулланып дустың турында сөйли белү.

22.11

3.

Бармак уены

Катнаш дәрес.

1

Халык аваз иҗаты әсәрләрен белү.

29.11

4.

Гаилә

 Катнаш дәрес.

1

 текстны тәрҗемә итү, яңа сүзләрне истә калдыру.Текстка таянып, монолог төзү.

6.12

5.

Көндәлек режим

Катнаш дәрес

1

Рәсем буенча җөмләләр төзү, яңа сүзләрне истә калдыру.

13.12

6.

БСҮ “Тату гаилә”

Белем, күнекмәләрне ныгыту дәресе.

1

Диологик,монологик сөйләм төзи белү.

20.12

7.

Кем нәрсә эшли?

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Нишли?соравына җавап бирә белү.

3нче чирек (9 сәгать)

Дәрес саны

Программа бүленеше

Тема

Дәрес тибы

Сәгать саны

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр.

Өй эше

Үткәрү вакыты

1.

Сәламәт бул.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру.

2.

БСҮ “Минем яраткан шөгылем”.

Белем, күнекмәләрне ныгыту дәресе.

1

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы файдаланып,әңгәмә кора белү.

3.

Саф һавада уйныйбыз.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Темага караган сүзләрне кулланнып предметларның эш-хәрәкәтен  тасвирлый белү.

4.

Алсуның гаиләсе

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Укылган текст буенча укытучының сорауларына җавап бирә белү.

5.

Акыллы укучы.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Тыңланылган текстның эчтәлегенә тулысынча төшенү.

6.

Минем уенчыкларым.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру.

7.

Син кайда яшисең

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы файдаланып,әңгәмә кора белү.

8.

Бакчада.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Сораулар куя белү.

9.

Минем гаиләм.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Үзең һәм гаиләң турында сөйли белү..

4нче чирек (8 сәгать)

Дәрес саны

Программа бүленеше

Тема

Дәрес тибы

Сәгать саны

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр.

Өй эше

Үткәрү вакыты

1.

Безнең гаилә. Г.Тукай.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Шигырьне яттан белү.

2.

Кем кая бара?.

Белем, күнекмәләрне ныгыту дәресе.

1

Хикәя төзеп сөйли белү.

3.

Цирк

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Тыңланылган текстның эчтәлегенә тулысынча төшенү.Сорауларга җавап бирә белү.

4.

Кыргый хәйваннар

 Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Тыңланылган текстның эчтәлегенә тулысынча төшенү.Сорауларга җавап бирә белү.

5.

Төремкәй.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Тыңланылган әкиятнең эчтәлегенә тулысынча төшенү Сорауларга җавап бирә белү.

6.

Шәһәрдә.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Диалог төзи белү.

7.

Йорт хәйваннары һәм кошлары.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

1

Яңа сүзләрне истә калдыру, текст буенча сорауларга җавап бирү.

8.

Кунакта

Катнаш

1

Диалог  төзи белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

3 нче сыйныф өчен эш программасы Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова дәреслекләре буенча тәзелде....

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

Рус мәктәбенең 1 сыйныфы өчен укудан эш программасы

Рус мәктәбенең 1 сыйныфы өчен укудан эш программасы...