1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа на тему

Шарафеева Рамия Анасовна

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программаны  түбәндәге документларга  нигезләнеп төзедем: 

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законына (Федеральный закон “ Об образовании в Российской  Федерации”, приказ №273/ФЗ от 29.12.12 г.);  
  •  Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандартына (Федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования ( в редакции приказов Минобрнауки России от 26.11. 2010 г. № 1241, от 22 декабря 2009 г., рег-ый № 2357, от 18.12.2012 №1060);
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законына. 22.06.2013 №68 – РТ;
  • Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр” турындагы законына; ( 8.07.1992 N 1560-XII (ред.3.03.2012)); 
  • Ф.Г.Галимуллина, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар”, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011;
  •  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының региональ базис укыту планы 09.07. 2012 №4154/12;
  • 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең гомуми белем бирү программасына (ООП МБОУ “СОШ №20”, утверждённой  01.09.2012г.);
  • еллык календарь укыту графигына;
  • Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015 – 2016 уку елына укыту планына;  
  •  Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандарты буенча эшләүче укытучының эш программасы торышына;
  • 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 уку елына дәресләр расписаниесенә;
  • “Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында” гы  боерыгына (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2015/2016 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар  телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хатына ( 13.08.12 ел №1291520/1);

   Укыту фәненә гомуми характеристика

   Әдәби уку, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук  укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта,  башка халыкларга карата  хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара  осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.“Әлифба” һәм “Уку китабы”ның эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу”га  һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итә. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын  формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.  

   Әдәби уку, кече яшьтәге мәктәп балаларын укырга өйрәтүче төп фәннәрнең берсе. Ул гомуми уку һәм текст өстендә эшләү күнекмәләре формалаштыра, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уята һәм баланың гомуми үсешенә, аның рухи-әхлакый һәм эстетик тәрбиясенә этәргеч ясый.

   Укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән рухи-әхлакый эчтәлекле әсәрләр белән таныштыру нәтиҗәсендә, балаларның хисләренә, аңына, ихтыяр көченә йогынты ясала һәм милли үзаң, гомумкешелек кыйммәтләре формалашуга этәргеч була.

   Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңелен, хисләрен баетуда, аларның  тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында, нәрсәнең яхшы һәм матур, ямьсез һәм начар булуын төшенүдә, зәвыгын тәрбияләүдә, туган халкының рухи дөньясы белән азыклануында бик тә үтемле көчле тәэсир итүче нигез булып тора. Чөнки әдәбият - сүз сәнгате. Аның шушы зур мөмкинлекләрен тиешенчә файдалану - әдәбият укытуның төп максаты.  Рус телендә укучы татар балаларына ана теленнән системалы фәнни, ныклы белем бирелә, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдырыла, ягъни танып белү, гамәли юнәлештәге эш тормышка ашырыла. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә нигез булып санала. 

  “ Әдәби уку” курсы түбәндәге максатларны һәм бурычларны күз алдында тота:

  • Кече яшьтәге мәктәп балаларын аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтү; төрле типтагы текстлар белән эшләүне тәэмин итүче барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү; китап укуга карата кызыксыну үстерү; китап укучының белем дәрәҗәсен (кругозор) формалаштыру; китап сайлау һәм мөстәкыйль китап уку тәҗрибәсе туплау;
  • Әдәби әсәрләр ярдәмендә балаларда әхлак тәрбиясе булдыру; яхшылык, дуслык, дөреслек һәм җаваплылык турында күзаллау формалаштыру; күпмилләтле Россия халыклары һәм татар халкы мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.  

   Татар халкының зур мирасын үзләштерү, халыкның тарихын, мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим  роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең аңа мөнәсәбәте, аны саклаудагы роле, кешеләр  арасындагы мөнәсәбәт кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст татар халык авыз иҗатыннан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. 

Курс эчтәлеге

Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм  җөмләләрне аңлау, аларны аера белү. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.

Телдән сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар, рәсем сюжетлары буенча әңгәмә кору.Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү, үзеңнең сөйләмеңә игътибарны җәлеп иттерү күнекмәләрен формалаштыру. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт белдерү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү) үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Беренче сыйныфта тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап, тыныш билгеләренә игътибар итеп укый белү. Текстның мәгънәсен аңлау. Текстның темасын билгели белү.

Язу. Хәрефләрне , кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне язу. Гигиена таләпләрен истә тотып, матур, грамматик  дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.        

Программа эчтәлеге

Әзерлек чоры

 Танышу. Аралашу.

 Иң күңелле көн. Безнең мәктәп.

 Әкиятләр тыңлыйбыз. А.Алиш “Куян кызы”, “Бикбатыр белән Биккуркак”.

 Спорт мәйданчыгында. Г.Гыйльманов “Универсиада авылы”. Г.Морат “Физкультура”.

 Гаилә. Татар халык әкияте “Өч кыз”. Ашамлыклар.

 Шәһәрдә. Р.Бәшәр “Светофор”. Авылда.

   Әлифбагача (әзерлек) чорда балалар сөйләм белән танышалар. Сөйләмнең җөмләләр белән бирелүен аңлыйлар. Текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак; икенчедән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдырыла. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү, конкрет җөмләләр белән график модель арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау эшчәнлеге үткәрелә. Текст төзү, тәкъдим ителгән график модель буенча хикәя эчтәлеген сөйләтү дә үзен аклый.

   Укытучы укыган текст буенча сорауларга җавап бирү, укучыларда коммуникатив компетенция формалашуга этәргеч ясый.

   Шулай ук бу чорда сүз турында башлангыч күзаллау булдырыла. Предмет, хәрәкәт, билгене белдергән сүзләр белән таныштырыла, укучыларда актив сүзлек запасы туплауга җирлек тудырыла.

Әлифба (укырга өйрәтү) чоры

Уку

   Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларның сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре.

   Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп, иҗекләргә бүлеп, салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

   Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный, аера һәм бу аваз кергән сүзләрне сайлый белергә өйрәнү.

   Басма юл һәм баш хәрефләр, аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру.

   Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.  

 

    Парсыз сонор тартык авазлар

   [м, н, л, р, й, ң] – сонор тартык авазлар. Бирелгән авазларның артикуляциясе: үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә бу авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

   Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын – калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге – уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

   Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

   Ябык иҗекләрне (ай), калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (ай, майлы, малай) уку.

   Сүзләрне иҗекләп уку һәм орфоэпик уку, әйтү алымы.

   Сүз башында һәм сүз уртасында [й] авазы

   Я, ю,е хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йэ], [йу], [йу]билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, тиен.

   Аваз-хәреф схемларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку.

   Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

   Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: яңгырау, саңгырау ([д-т] ,[з-с], [г-к],[гъ-къ]) һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау.

   Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

   Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (Дания – Талия).

   Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

   Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (имә – имән), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (кадак) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Ребуслар чишү. Тизәйткечләр, санамышлар, өйрәнелә торган аваз булган мәкальләрне уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

   Аваз, иҗек, сүз, җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

   Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын яңгырашлы булган сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә яңгырашлы булган сүзләргә (дөнья) ь билгесе куелуы аңлатыла.

   Бу билгеләрнең [гъ],[къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (Тәүфикъ, тәкъдим).

   Парсыз тартык авазлар

   Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклары артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр, сүзләр һәм текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү.

   Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

   Әлифбадан соңгы чор

   Уку

   Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Тексттагы “авыр” (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләдәге тыныш билгеләренә карап, җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү; бер өлешнең эчтәлеген сайлап сөйләү; текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

   Текстның а) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана), ә) төп өлеш (катнашучы геройлар белән нәрсә була), б) йомгаклауга (нәрсә, ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә алу.           

Бүлек исемнәре

Белем-күнекмәләр

1

Хәрефләр өйрәнәбез

Г.Тукай “Әлифба”

Дәрдемәнд “Балалар, әйдә мәктәпкә!”

Р.Вәлиева “Беренчеләр”

Ш.Галиев “Таяк”

Р.Миңнуллин “Кояш”

Э.Шәрифуллина “Күзең күргәч”

Х.Халиков “Сакчы  күркә”

Р.Бәшәр “Танышу”

Ш.Маннапов “Ат нигә  көлә?”

Мәктәп – белем йорты. Хәрефләрне һәм авазларны өйрәнү. Туган телне белү.

2

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

Г.Тукай “Гали белән кәҗә”, “Карлыгач”, “Бала белән күбәләк”

Р.Вәлиева “Күбәләк һәм кырмыска", “Керпе белән бала”

Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”

Р.Батулла “Әйлән-бәйлән уены”, “Аю Әппәс”

Г.Сабитов “Балага – балык”

Х.Халиков “Укытучыларым”

Хайваннар, кошларга хас характерлы сыйфатларны ачыклауга ирешү. Балаларда күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Текстларны уку барышында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белүләренә ирешү.

3

Әдәп-әхлак

Дәрдемәнд “Гали”

И.Туктар “Өлгер”

Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”

Р.Вәлиева “Дуслык”

Ф.Яруллин “Хикмәтле сүз”

Ш.Галиев  “Светофорның өч күзе”.

Л.Лерон “Супермалай”

Т.Әйди “Дачада”

Балаларда дуслык, юмартлык, шәфкатьлелек һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү. Һәр җирдә тәртипле булуны үрнәк итеп кую.

4

Ямьле яз

Г.Тукай “Яз”

Б.Рәхмәт “Яз килә”

Г.Галиев “Кояш”

Ш.Галиев “Яз”

Г.Хәсәнов “Ел шулай язга аяк атлады”.

Г.Сабитов “Кояшка да эш күбәйде”

Н.Каштанов “Болыт”

С.Муллагалиев “Яз иде”

Ел фасылларының үзенчәлекләрен билгели белү. Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу.

5

Халык авыз иҗаты

Бала үстергәндә әйтелә торган такмаклар. Тел шомарткычлар.

Татар халык әкиятләре

“Мактанчык Каз”,

“Кола ат”,

“Алдавыч әкият” “Шүрәле” әкияте

Мәзәкләр

Табышмаклар

Санамышлар

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви тәэсире. Аларда халкыбызның җор күңеллелеге, тапкырлыгы, тирән акылы, рухи байлыгы чагылуы.

 Ятлау өчен әсәрләр.        

Г.Тукай.  Әлифба. Гали белән кәҗә.

М.Әгъләмов. Бүләк.

Санамышлар.

Г.Зәйнашева. Бер атнада ничә көн?

 Әңгәмә кору өчен якынча темалар.

*Туган телне өйрәнәбез.

*Безнең гаилә.

*Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.

*Әдәпле сүзләр.

*Бүген Тукай туган көн.

   Базис укыту планында фәннең урыны

   Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасында (татар балалары өчен) әдәби укуга барлыгы 64 сәгать бирелгән, ә Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең укыту планы буенча әдәби укуга 66 сәгать (2 сәгать, 33 атна)  каралган. Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына үзгәрешләр кертелде. Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Укучылар өчен кызыклырак һәм кирәгрәк дип уйланган темаларның сәгать саны үзгәртелде

Эчтәлек

 Сәгатьләр саны

Телдән әзерлек чоры

6

Әлифба (укырга өйрәтү) чоры

36

Әлифбадан соң чор

24

Барлыгы

66

 Фәнне үзләштерү нәтиҗәләре

   Әдәби укуның төп нәтиҗәләреннән берсе булып, укучылар тарафыннан үзләштерелергә тиешле кыйммәтләр системасы санала. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Яшәү (тормыш кыйммәте). Тормышта кеше гомеренең  иң зур кыйммәт икәнен  аңлау.

Яхшылык кыйммәте. Башкаларга миһербанлы һәм шәфкатьле булып, кешеләрне яратып, тормышны саклау һәм үстерү. Синең белән ничек булуларын теләсәң, башкалар белән дә шулай бул.

Кешеләрнең  үзара аралашу тәртибе һәм принциплары нигезе буларак ирек, намус кыйммәте.

Табигый кыйммәт гомумкешелекнең  яшәү кыйммәтенә, үзеңне табигатьнең бер вәкиле буларак тоюга нигезләнә. Әдәби әсәр текстлары аша табигатькә карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. Табигатькә карата мәхәббәт ул – әйләнә-тирә мохитка сакчыл караш, табигатьнең матурлыгын тоя белү, аны камилләштерү.

Матурлык һәм гармония кыйммәте. Сәнгатьнең бер төре булган әдәбият аша эстетик тәрбия нигезе булдыру. Бу кыйммәт гармониягә, идеалга омтылышны аңлата.

Хакыйкать (дөреслек, хаклык) кыйммәте. Бу – кешелек культурасының бер өлеше булган фәнни танып-белү кыйммәте. Иҗтимагый күренешләрнең асылына үтеп керү, аның закончалыкларын аңлау.

Гаилә кыйммәте. Гаилә - үсеш өчен кирәкле беренче һәм иң мөһим иҗтимагый һәм белем бирүче мохит. Әдәби белем эчтәлеге гаиләгә, якыннарыңа карата эмоциональ -позитив караш, мәхәббәт, рәхмәтлелек, үзара ярдәмләшү хисе формалашуга этәргеч ясый.

Иҗат һәм хезмәт кыйммәте. Кешелекнең нормаль яшәеш рәвеше,яшәү шартлары булып торган хезмәт. Балада хезмәт сөючәнлек үстерүдә мөһим рольне аның уку эшчәнлеге алып тора. Уку предметы чаралары ярдәмендә бу эшчәнлекне булдыру балада максатчанлык, җаваплылык, мөстәкыйльлек, хезмәткә әһәмиятле караш формалаштыра.

Гражданлык кыйммәте , Үзеңне дәүләтнең , илеңнең , халкыңның бер вәкиле буларак тану.Әдәби  уку предметы аша  илеңә, халкыңа , аның тарихына,теленә, мәдәниятенә, халкына,карата кызыксыну, хезмәт итәргә әзерлек тәрбияләнә.

Кешелеклелек кыйммәте. Укучының  үзен Россиянең, Татарстанның гына вәкиле итеп түгел, ә җир шарының бер вәкиле итеп тануы. Дөньяда хезмәттәшлек, толерантлык, башка культураларның төрлелегенә ихтирам булганда гына прогресс булачагына инану.

Аралашу кыйммәте. Тормышта аралашу кыйммәтен аңлау. Әдәби уку буенча төзелгән эш программасы башлангыч сыйныф укучыларының  шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

   Әдәби уку буенча төзелгән эш программасы 1 сыйныф укучыларының  шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндәгеләр санала:

-гомуми кулланыш нормалары һәм кыйммәтләре күзлегеннән кешеләрнең эш-гамәлләрен, тормыш ситуцаияләрен бәяләү;

-текстны “эмоциональ кичерү”, үз фикереңне белдерү;

-укылган әсәр геройларына карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне  белдерү.

Предметара нәтиҗәләр булып әдәби уку  буенча универсаль уку гамәлләре формалашу санала (УУГ).

Шәхси универсаль уку гамәлләре (ШУУГ):

-түбәндәге кыйммәтләрне аңлый һәм бәяли белү: яхшылык, түземлелек, табигать, туган ил, гаилә һ.б. Үз гаиләңә, туганнарыңа, ата-анага хөрмәт.

-укучы ролен үзләштерү, укуга карата кызыксыну формалаштыру;

-гомумкешелек нормалары күзлегеннән чыгып тормыш ситуацияләрен, геройларның үз-үзләрен тотышларын бәяләү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

-укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру;

-эш сыйфатына бәя бирә белү;

-укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуцияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү;

- укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуцияләрендә биремнәрне үтәү планын  билгеләү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

-китап белән эшләү: бирелгән бүлекне өйрәнгәндә формалашучы белем-күнекмәләрне билгеләү;

-укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу;

-геройларны, аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу;

-укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

-дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу;

-укытучы,сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;

-сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу, рәхмәт белдерү һ.б.

-башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау;

-парлап һәм күмәк эшләү.

Предмет нәтиҗәләре:

-укытучы, укучы укыган текстны ишетеп аңлау;

-бөтен сүзләрне аңлап, дөрес уку;

-текстны тулысынча сөйләү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне ятлау;

-рәсем буенча телдән хикәя төзү;

-автор, текст исеме һәм текстның эчтәлеген билгеләү;

-хикәя, шигырьне аера белү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Диалогик сөйләм

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Монологик сөйләм

Укытучы тҽкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

хикәянең ахырын уйлап бетерү;

диалогик сөйләмне монологка әйләндерү;

укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

Текстны аңлап эчтән уку;

укылган текстның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга дөрес җавап бирә белү;

укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйләп бирү;

сүзлектән файдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;

татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый һәм аңлый белү.

1 нче сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр.

Уку техникасы

  Кыска сүзләрне иҗекләп уку. Уку елы ахырына эчтән уку күнекмәләрен формалаштыра башлау.

Әдәби текст белән эшләү

 1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучы:

  • текст буенча сорауларга җавап бирергә;
  • тексттагы сүзләрне кулланып, эчтәлеген сөйли белергә һәм кемнәр катнашуын әйтеп бирә белергә тиеш

     

 1 нче сыйныф укучыларының  белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

   Уку елы ахырында 1нче сыйныф укучылары хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп уку, сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.

    Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне уку, татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

   Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.


                           Тема

Дәрес тибы

Универсаль уку гамәлләренең көтелгән нәтиҗәләре          

    Укучы эшчәнлегенә          

      характеристика

Дата

план

факт

1

Уен-дәрес. Танышу. Аралашу.

Катнаш

Танышу. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. Укытучы һәм  укучы. Сыйныфташларың белән аралашу ысулларын үзләштерү. РУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Дәреслектә ориентлаша белү. Җәйге истәлекләр  турында әңгәмә. Әлифба белән танышалар. Сораулар буенча җөмләләр төзиләр. Сыйныфташлары  белән аралашу ысулларын үзләштерәләр.

1.09

2

Иң күңелле көн. Безнең мәктәп

Катнаш

Рәсем буенча сөйли, тыңлый белү. Үз фикереңне әйтү. Җөмләдә сүз тәртибе турында төшенчә бирү. РУУГ, ТБУУГ

Рәсем буенча сөйли, бер-берләрен тыңлый беләләр.Үз фикерләрен әйтәләр.

3.09

3

Уен-дәрес. Әкиятләр тыңлыйбыз. А.Алиш “Куян кызы”, “Бикбатыр белән Биккуркак”

Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Укучылар белгән әкиятләрне искә төшерү. Рәсемнәр буенча әкиятләр сөйләү. А.Алишның “Куян кызы”, “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятләре белән таныштыру. КУУГ, ШУУГ.

Рәсемнәр буенча әкиятләр сөйлиләр, “Куян кызы”, “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятләре белән танышалар, эчтәлекләрен сөйлиләр.

8.09

4

Спорт мәйданчыгында. Г.Гыйльманов “Универсиада авылы”,  Г.Морат “Физкультура”

Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Рәсем буенча сурәтләү  тексты төзергә, текстка исем бирергә, тестның төп фикерен таба белергә өйрәнү. Малайлар һәм кызлар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре тудыру.  Спортка уңай караш булдыру.           РУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Универсиада турында белешмә алу, сорауларга җавап. Шигырьләр өстендә эш, яңа сүзләр белән танышалар.

10.09

5

Уен-дәрес. Гаилә. Татар халык әкияте “Өч кыз”. Ашамлыклар

Катнаш

Әти-әни, туганнар. Бу темага караган атамаларны әйтә белү. РУУГ,ТБУУГ. Әкияттәге кызларның әниләренә карата мөнәсәбәте турында фикер алышу. Ризыкны әзерләүче турында хәбәр итү. КУУГ.

Әти-әни, туганнар  темасына  караган атамаларны әйтә беләләр. Әкияттәге кызларның әниләренә карата мөнәсәбәте турында фикер алышалар. Ризыкны әзерләүче турында хәбәр итә.

15.09

6

Шәһәрдә. Р.Бәшәр “Светофор”

Авылда

Рефлексия

Рәсем буенча җөмлә һәм сүрәтләү тексты төзергә, юл билгеләрен укырга, светофор төсләренең мәгънәсен аңлатырга, сорауларга җавап бирергә, юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү. ТБУУГ, КУУГ.

 Юл билгеләрен укыйлар, светофор төсләренең мәгънәсен аңлаталар, сорауларга җавап бирәләр, юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерәләр.

17.09

7

Уен-дәрес. Сузык [а] авазы.  Р. Миңнуллин “Ай”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Шигырьне өйрәнү. Үз фикереңне формалаштыру. ШУУГ, ТБУУГ

Шигырь эчтәлеге  буенча үз фикерләрен формалаштыралар.                              

22.09

8

Сузык  [ә] авазы. Г.Гыйльманов “Әтәч бии читәндә!”

Катнаш

Табышмаклар белән танышу. [ә] авазы кергән сүзләрне фонематик ишетеп аңлау. Уку күнекмәләрен ныгыту. РУУГ, ТБУУГ, КУУГ

[ә] авазы кергән сүзләрне

фонематик ишетеп аңлыйлар. Уку күнекмәләрен ныгыталар.

24.09

9

Уен-дәрес. Сузык  [ы] авазы. “Чыпчык"

Яңа белемнәрне өйрәнү

Рәсем буенча текст төзү. Өйрәнә торган авазларны табарга, санын билгеләргә өйрәнү. Уку күнекмәләрен ныгыту. ТБУУГ, КУУГ

Шигырьдәге [ы]  авазын дөрес итеп уку, уку күнемәләрен ныгыту.

29.09

10

Сузык  [э] авазы. “Без,без, без идек...”

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштыру.  РУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән танышу.

1.10

11

Уен-дәрес. Сузык  [и] авазы. Ишек алдында ишәк

Яңа белемнәрне өйрәнү

Рәсем буенча текст  төзергә өйрәтүне дәвам итү. Уку күнекмәләрен ныгыту. ТБУУГ, КУУГ

Рәсем буенча текст  төзергә өйрәнүне дәвам итү.

6.10

12

Сузык  [у] авазы.Урманда ”Тук-тук  тукран”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Уку күнекмәләрен ныгыту . РУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Шигырь  эчтәлегеннән чыгып,үз фикереңне белдереп сөйләм төзү

8.10

13

Уен-дәрес. Сузык  [ү] авазы Х.Сәлим “Күгәрчен авызыннан”

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. Уйларга өйрәтү . Өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне кулланырга өйрәтү. ТБУУГ, РУУГ

Өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне кулланырга өйрәнәләр.

13.10

14

Сузык  [о] авазы. М.Әгъләмов “Бүләк”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Уку күнекмәләрен ныгыту Укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Үз фикереңне әйтә белү. РУУГ, ТБУУГ

Үз фикереңне һәм позицияңне аңлау һәм яклау күнекмәләрен булдыру

15.10

15

Уен-дәрес. Сузык  [ө] авазы. Р.Миңнуллин “Өрек”,

Н.Арслан “Күгәрчен”

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. РУУГ,ТБУУГ, КУУГ

Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылуын аңлау, бу аваз кергән сүзләрне танып әйтәләр, ребус чишәләр.

20.10

16

Тартык  [н] авазы. Әни.

З. Туфайлова “Мин әбигә булыштым”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Анага карата мәхәббәт, әбиләргә хөрмәт тәрбиләү. Уку күнекмәләрен ныгыту. ТБУУГ, КУУГ

Тартык [н] авазы һәм Н, н хәрефләрен дөрес уку. Әниләрен һәм әбиләрен яратулары һәм хөрмәт итүләре турында сөйлиләр.

22.10

17

Уен-дәрес. Тартык  [л] авазы. Исемнәр.

Яңа белемнәрне өйрәнү

Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Уку күнекмәләрен булдыру. Рәсем  буенча хикәя төзергә, [л]  авазы кергән сүзләрне табып әйтә белү. ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Рәсем  буенча хикәя төзиләр, [л]  авазы кергән сүзләрне табып әйтәләр.

27.10

18

Тартык  [м] авазы. Әбиемдә кунакта

Катнаш

Рәсем буенча хикәя төзергә [м] авазы кергән сүзләрне кулланырга өйрәнү. Уку күнекмәләрен ныгыту. Уку күнекмәләрен ныгыту. Уйларга өйрәтү. Өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне кулланырга өйрәтү. ТБУУГ, РУУГ

[м] авазы кергән сүзләрне табып әйтә, сүзләр янындагы шартлы билгеләрне, ачык, ябык иҗекләрне, сүзләрне, җөмләләрне  дөрес итеп укыйлар.

29.10

19

Тартык  [р] авазы. Ш.Галиев “Салкын аваз”

Яңа белемнәрне өйрәнү

 Уку күнекмәләрен ныгыту. РУУГ, КУУГ. Рәсем  буенча хикәя төзергә, [р]  авазы кергән сүзләрне табып әйтә белү. ШУУГ, ТБУУГ

Шигырьдән  р хәрефе кергән сүзләрне таба, бәйләнешле текст төзи, фикереңне дөрес, төгәл әйтеп бирә белү күнекмәләре өстендә эшлиләр.

10.11

20

Тартык  [й] авазы. Айнур һәм курай

Яңа белемнәрне өйрәнү

Уку күнекмәләрен ныгыту. Рәсем  буенча сурәтләү төзергә өйрәнү. ШУУГ, ТБУУГ

Фикерне төгәл, дөрес, әзлекле итеп әйтә, авазларны дөрес әйтеп укый, сорауларга җавап бирә, укытучы биргән биремнәрне үти, сүз эченнән яңа сүзләр таба. Рәсем  буенча сурәтләү төзергә өйрәнәләр.

12.11

21

Тартык  [ң] авазы  Җ. Дәрзаман “Сәер хәреф”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Уку күнекмәләрен булдыру. ТБУУГ, КУУГ

ң хәрефенең баш хәрефе юклыгын аңлый, үз фикерләрен әйтә белә.Иҗекләп әйткәнне дөрес итеп кабатлыйлар.

17.11

22

Я,я хәрефләре һәм аларның ике аваз белдерүе. Г.Гыйльманов “Ябалак”

Катнаш

Я хәрефенең ике авазга билге булып килүен үзләштерү. Уку күнекмәләрен ныгыту. Уйларга өйрәтү. Өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне кулланырга өйрәтү. ТБУУГ, РУУГ

Я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп аңлау, сүзләр, җөмләләр уку, билгене белдергән сүзнең предмет исемен атау, текст эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү. Предметны, билгене белдерүче сүзләрне табу.

19.11

23

Ю,ю хәрефләре һәм аларның ике аваз белдерүе. Татар халык әкияте “Аю белән бабай”

Катнаш

Ю хәрефенең ике авазга билге булып килүен үзләштерү. Уку күнекмәләрен булдыру, татар халык авыз иҗаты әсәре икәнлеген төшендерү. Рәсемне текст белән тәңгәлләштерү. ТБУУГ, КУУГ

Әкиятне уку, аны тәрҗемә итү. Сәнгатьле уку, сөйләп карау, рәсемен ясау.

24.11

24

Е,е хәрефләре һәм аларның ике аваз белдерүе

Катнаш

Е хәрефенең ике авазга билге булып килүен үзләштерү. Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Уку күнекмәләрен булдыру. ТБУУГ, КУУГ

Сюжетлы рәсем эчтәлеген ачыклау. Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзү .Сюжет буенча бәйләнешле текст төзергә, е хәрефен укырга, үзеңнең фикереңне белдерү

26.11

25

Тартык  [д] авазы. Уен

Рефлексия

Рәсем буенча текст  төзергә өйрәтүне дәвам итү. Уку күнекмәләрен ныгыту. ТБУУГ, КУУГ

Уку күнекмәләрен ныгыту. Предметны белдергән сүз белән аның билгесен белдергән сүзне табу.

1.12

26

Тартык  [т] авазы. Татарлар

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту . Татар халкына хөрмәт тәрбияләү. РУУГ, ТБУУГ

Парлы тартык авазларны чагыштырып, аермалы якларын билгели белү. Татар халкы турында сөйләшү.

3.12

27

Тартык  [з] авазы. Йөзем

Катнаш

Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Уку күнекмәләрен булдыру. ТБУУГ, КУУГ

Сүз ясалыш ысулларын ныгыту, логик фикерләү булдыру.

8.12

28

Тартык  [с] авазы. Дусларым

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Рәсем буенча текст  төзергә өйрәтүне дәвам итү. Уку күнекмәләрен ныгыту, дуслык турында фикер алышу. ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Сүздән яңа сүзләр төзү алымын өйрәнү.  Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру. Сорауларга төгәл җавап бирә бирү. Сүздән яңа сүзләр төзү алымын өйрәнү. Дуслык турында  фикер алышу.

10.12

29

Тартык  [г] авазы. Минем гаиләм.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәлләрен ныгыту. Гаиләгә карата ихтирам, дуслык, хөрмәт кебек хисләр тәрбияләүне дәвам итү. ШУУГ, ТБУУГ

“Гаилә” төшенчәсенә аңлатма бирү. Гаилә турында, туганлык җепләре турында фикер алышу.

15.12

30

Тартык  [к] авазы.Казан

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәләрен булдыру. Татарстан турында сөйләшү Гражданлык хисе формалаштыру. ТБУУГ, ШУУГ

Татарстан турында сөйләшү. Казан шәһәренең матурлыгы, аның  бөек  кешеләре турында фикер алышу.

17.12

31

Тартык  [в] авазы. Б.Рәхмәт “Яңгыр”

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. Өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне кулланырга өйрәтү. ТБУУГ, РУУГ

“Ватан” төшенчәсен үзләштерү. Сүз эченнән яңа сүзләр таба белү. [в], [w] авазларын дөрес  итеп әйтә белү.

22.12

32

Тартык  [ф] авазы.Уфа – Казан. Флаг

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәләрен ныгыту.  “Туган туфрак “төшенчәсен, Ватан төшенчәсен үзләштерү. Дуслык хисе тәрбияләүне дәвам итү. ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ

«Туган туфрак» төшенчәсен ачыклау, Татарстан Республикасы атрибутлары турында мәгълүмат булдыру. Дөрес итеп укырга, куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

24.12

33

Тартык  [б] авазы. Сабантуй

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. Татар халкының  милли бәйрәмнәре турында күзаллау булдыру. ТБУУГ, РУУГ, ШУУГ

Авазларны дөрес әйтергә, яңгырау тартык авазны калынлыкта, нечкәлектә чагыштыра, текстларны укый, шәхси фикерне әйтә, сүзләрне, текстларны орфоэпик дөрес итеп укый. Татар халкының милли бәйрәмнәре турында күзаллау.

12.01

34

Тартык  [п] авазы. Урманда

Рефлексия

Рәсем буенча текст  төзергә өйрәтүне дәвам итү. Уку күнекмәләрен ныгыту. Табигатьне ярату хисе тәрбияләү. ТБУУГ, КУУГ

Текстны укырга, куелган тема буенча үз фикерен әйтергә өйрәнә, табигать  матурлыгына соклана белә.

14.01

35

Тартык  [ж] авазы. Журнал

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. Казанда балаларга атап чыгарыла торган журналлар турында мәгълүматлы булу. ШУУГ, ТБУУГ

Казанда балаларга атап чыгарыла торган журналлар турында мәгълүматлы булу. Авазларны дөрес әйтергә, саңгырау тартык авазны калынлыкта, нечкәлектә чагыштырырга, текстларны укырга, шәхси фикерне җиткерергә, сүзләрне, текстларны орфоэпик дөрес итеп укырга, куелган тема буенча үз фикереңне формалаштырырга өйрәнү.                                                                                                                                                                               

19.01

36

Тартык  [ш] авазы. Г.Тукай “Ташбака белән куян”

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәләрен ныгыту формалаштыру. Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру.  Текстның төп уен табарга өйрәтү. ТБУУГ, ШУУГ

[ш] авазы һәм Ш, ш хәрефләре белән таныша. Дөрес, аңлап уку Г. Тукайның “Ташбака һәм Куян” тексты эчтәлеген үзләштерә, текстның төп уен таба.

21.01

37

Тартык  [җ] авазы. Наҗия  җиләк җыя.

Тартык  [ч] авазы. М.Фәйзуллина “Чәчәкләрне ничек танырга?”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Уку күнекмәләрен ныгыту Туган як турында мәгълүматлылык булдыру, җиләк төрләрен ачыклау. ШУУГ,ТБУУГ. Уку күнекмәләрен ныгыту. Өйрәнелә торган аваз кергән сүзләрне кулланырга өйрәтү. Чәчәк төрләре белән таныштыру. ТБУУГ, РУУГ.

Уку күнекмәләрен ныгыту. Туган як турында мәгълүматлылык булдыру, җиләк төрләрен ачыклау. Чәчәк төрләрен үзләре санап чыгалар.

26.01

38

Тартык  [х] авазы. Хоккей. Тартык  [һ] авазы. Һәйкәлләр

Катнаш

Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Уку күнекмәләрен булдыру. Спорт төрләре турында мәгълүматлы булу. ТБУУГ, КУУГ. Казан шәһәрендәге һәйкәлләр турында мәгълүматлылык булдыру. ШУУГ, ТБУУГ

«Ак барс» хоккей командасы турында мәгълүмат туплыйлар, олыларга ярдәмчел булу теләге формалаштырыла. Казан шәһәрендәге һәйкәлләр турында фикер алышына.

28.01

39

Ё,ё хәрефләре һәм аларның ике аваз белдерүе

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Е хәрефенең ике авазга билге булып килүен үзләштерү. Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Уку күнекмәләрен булдыру. ТБУУГ, КУУГ

Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзиләр. Бирелгән сорауларга җавап бирәләр.

2.02

40

Тартык  [щ], [ц] авазлары. Күрше әбидә. Концертта.

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту, формалаштыру.Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру.  Текстның төп уен табарга өйрәтү. ТБУУГ, ШУУГ

Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдырыла.  Текстның төп уен табарга өйрәнәләр.

4.02

41

ь,ъ хәрефләре. Ел фасыллары

Яңа белемнәрне өйрәнү

Ъ,ь тавышсыз хәрефләр белән таныштыру. Бу хәрефләрнең аеру билгеләре булуларын аңлату. Ел фасылларын белү. ТБУУГ, КУУГ

Ел фасылларын  санап чыгалар. Ялгышмыйча  һәр айны әйтеп карыйлар.

9.02

42

Г.Тукай “Туган тел”,

Р. Вәлиев “Туган ягым”

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәләрен ныгыту. Туган тел, туган як  төшенчәләрен  үзләштерү. ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Туган якның матурлыгына сокланалар. Туган телебез турында кыска гына хикәя төзеп карыйлар.

11.02

Хәрефләр өйрәнәбез

43

Г.Тукай “Әлифба”, Дәрдемәнд “Балалар, әйдә мәктәпкә!”

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Әсәрләрдәге авазларны  дөрес итеп укырга өйрәтү. ТБУУГ

Сәнгатьле уку өстендә эш.

Шигырь  исемен аңлау.

23.02

44

Р.Вәлиева “Беренчеләр”,

Ш.Галиев “Таяк”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Шигырьләрне  тыныш билгеләренә тукталыш ясап, сәнгатьле итеп уку. ТБУУГ, КУУГ

Шигырьләрне сәнгатьле уку.

Шигырьләрне тыңлап аңлау.

25.02

45

Р.Миңнуллин “Кояш”,

Э.Шәрифуллина “Күзең күргәч”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Р. Миңнуллин иҗатын өйрәнү.

КУУГ. Уку күнекмәләрен ныгыту.  ШУУГ, ТБУУГ

Шигырьләргә  карата бирелгән сорауларга җавап бирә алу. Төп фикерне табу. Сәнгатьле укырга өйрәнү.

1.03

46

Х.Халиков “Сакчы  күркә”,

Р.Бәшәр “Танышу”

Катнаш

Уку  күнекмәләрен ныгыту. Сәнгатьле уку өстендә эш, парлап эшләргә өйрәнү. Укылган шигырьләр  буенча фикер алышу. ТБУУГ, КУУГ

Парлап эшләргә өйрәнү.

Укылган шигырьләр буенча фикер алышу. Шигырьләрдән автор хисләрен күрсәтүдә ярдәм итүче сүзләрне таба белү.

3.03

47

Ш.Маннапов “Ат ник  көлә?”

 

Катнаш

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. Укылган шигырь  буенча фикер алышу. ТБУУГ, КУУГ

Шигырьне  иҗекләргә бүлеп  һәм тулы сүзләр белән салмак итеп уку.

8.03

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

48

Г.Тукай “Гали белән кәҗә”, “Карлыгач”, “Бала белән күбәләк”

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәләрен ныгыту. ТБУУГ, КУУГ. Әсәрнең төп уен ачыклау.

Парлап эшлиләр. Сорауларга бер-берләре белән килешеп җавап бирәләр.

10.03

49

Р.Вәлиева “Күбәләк һәм кырмыска", “Керпе белән бала”, Ш.Галиев “Танышмак өчен табышмак”

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту. Сәнгатьле уку өстендә эш. ТБУУГ, КУУГ

Сәнгатьле уку өстендә эш. Укылган шигырьләр буенча фикер алышу.

15.03

50

Р.Батулла “Әйлән-бәйлән уены”, “Аю Әппәс”

Катнаш

Уку күнекмәләрен ныгыту Сәнгатьле уку өстендә эш. Әйлән-бәйлән уенын өйрәнү. ТБУУГ, КУУГ

Әйлән-бәйлән уенын өйрәнү. Аюның юмарт булуы мисалында кешелек сыйфатларын чагыштырып карыйлар.

17.03

51

Г.Сабитов “Балага – балык”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Уку күнекмәләрен ныгыту. Сәнгатьле уку өстендә эш. Парлап эшләргә өйрәнү.  ТБУУГ, КУУГ

Парларда эшлиләр. Рольләргә бүлеп укыйлар. Бер-берләренең сорауларына төгәл җавап бирергә өйрәнәләр.

31.03

52

Х.Халиков “Укытучыларым”

Катнаш

Сөйләм этикеты үрнәкләрен куллану, бер-береңә игътибарлылык тәрбияләү. ШУУГ, РУУГ, ТБУУГ

Рәсемнәргә таянып, эчтәлеген сөйлиләр. Автор әйтергә теләгән фикерне табалар.

5.03

Әдәп-әхлак

53

Дәрдемәнд “Гали”

И.Туктар “Өлгер”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Әсәрләрне тыңлап аңлау. Кешелеклелек сыйфатларын барлау. ШУУГ, КУУГ.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

7.04

54

Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”

Р.Вәлиева “Дуслык”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Сыйныфташлар белән нәрсә ул “чын дуслык”, кемне дус итеп санарга мөмкин булуы турында фикер алышу. ШУУГ

Укучылар үзләренең кем белән дус булуларын санап чыгалар, кемне дус итеп санарга мөмкин булуы турында фикер алышалар.

12.04

55

Ф.Яруллин “Хикмәтле сүз” Ш.Галиев  “Светофорның өч

күзе”.

Катнаш

Әсәрләрнең төп уен һәм темасын билгеләү.

Әсәрнең эчтәлегенә туры килгән мәкальләрне табу, аңлату. ТБУУГ, КУУГ

Сорауларга төгәл җавап бирәләр. төп фикерне таба беләләр, геройларга характеристика бирәләр.

14.04

56

Л.Лерон “Супермалай”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Уку күнекмәләрен ныгыту. Сәнгатьле уку өстендә эш. Хикәяне мәгънәле кисәкләргә бүлү. ШУУГ

Аваздаш сүзләрне табалар, әсәр буенча рәсем ясыйлар, хикәяне мәгънәле кисәкләргә бүләләр.

19.04

57

Т.Әйди “Дачада”

Рефлексия

Сәнгатьле уку өстендә эш. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. РУУГ

Әти-әниләргә, әбиләргә булышу аша хезмәт тәрбиясе алалар

21.04

Ямьле яз

58

Г.Тукай “Яз”

Б.Рәхмәт “Яз килә”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Әсәрләрне тыныш билгеләренә  игътибар итеп, тиешле интонация  белән уку, табигатьтәге язгы үзгәрешләргә игътибар итәргә өйрәтү. ТБУУГ

Шигырьне  сәнгатьле итеп  укый, сорауларга  җавап бирә, төп фикерне табалар. Яз темасына сөйләшү үткәрелә. Табигатьтәге язгы үзгәрешләргә игътибар итәргә өйрәнәләр.

26.04

59

Г.Галиев “Кояш”

Ш.Галиев “Яз”

Катнаш

Автор хисләрен күрсәтүдә ярдәм итүче сүзләрне таба белү. Бер-береңнең укуын бәяләү. Укыган әсәр буенча фикер алышу. ТБУУГ, КУУГ

Бер-берләренең  укуын бәялиләр. Укыган әсәр буенча фикер алышу үткәрелә. Автор хисләрен күрсәтүдә ярдәм итүче сүзләрне табалар.

28.04

60

Г.Хәсәнов “Ел шулай язга аяк атлады”.

Г.Сабитов “Кояшка да эш күбәйде”

Яңа белемнәрне өйрәнү

Бер-береңнең укуын бәяләү. Укыган әсәр буенча фикер алышу. ТБУУГ, КУУГ. Әсәрне  ишетеп кабул итү. Иҗекләргә бүлеп һәм тулы сүзләр белән салмак итеп уку; җөмлә тәмамланганны интонация белән күрсәтә белү. Әсәр исемен аңлату. ШУУГ.

Шигырьне ишетеп дөрес кабул итү күнекмәләре өстендә эшләнә, сәнгатьле итеп  укыйлар, сорауларга җавап бирәләр. Төрле шагыйрьләрнең бер үк темага язылган шигырьләрен чагыштыралар.

3.05

61

Н.Каштанов “Болыт” С.Муллагалиев “Яз иде”

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Әсәрләрнең төп уен, төп уй белән әсәр эчтәлегенең бәйләнешен ачыклау. КУУГ

Әсәрләргә карата рәсем ясыйлар, исем куялар. Төрле шагыйрьләрнең бер үк темага язылган шигырьләрен чагыштыралар.

5.05

Халык авыз иҗаты

62

Бала үстергәндә әйтелә торган такмаклар. Тел шомарткычлар

Катнаш

Халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләре белән таныштыру. Уку  күнекмәләрен ныгыту. РУУГ, ТБУУГ

Уку  күнекмәләрен ныгыту.

Бер-береңнең укуын тикшерү, бәяләү.

       

10.05

63

Татар халык әкиятләре

“Мактанчык Каз”

Рефлексия

Уку күнекмәләрен ныгыту. Әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлү. РУУГ, КУУГ, ШУУГ

Әкиятне рольләргә бүлеп, дөрес итеп укуга ирешү. Әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлү.

12.05

64

“Кола ат”,

“Алдавыч әкият”

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Уку күнекмәләрен ныгыту.Уңай сыйфатлар тәрбияләү. Әкияткә ясалган рәсемне текст эчтәлегенә тәңгәлләштерү. РУУГ, ТБУУГ

Әкияткә ясалган рәсемне текст эчтәлегенә тәңгәлләштерү.

Кешеләрдәге  уңай сыйфатларны санап чыгалар.

17.05

65

“Шүрәле” әкияте

Рефлексия

Әкият геройларын атау, аларның кылган гамәлләренә бәя  бирү, җавапны дәлилләү. Әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлү. РУУГ, КУУГ, ШУУГ

Әкият геройларын санап чыгалар, аларның кылган гамәлләренә бәя бирәләр.

19.05

66

Мәзәкләр. Табышмаклар.

Санамышлар

Катнаш

Мәзәкләрне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Табышмакның җавабын табарга ярдәм иткән сүзне аерып күрсәтү. ШУУГ, ТБУУГ, КУУГ

Санамыш, табышмак, мәзәк сүзләренә бирелгән аңлатма белән танышалар; дөрес, аңлап кабул итүгә ирешәләр, төп фикерне әйтә алалар.

24.05


Укыту-методик комплекты

Укытучы өчен

1. Дәреслек. Әлифба:  Рус телендә  башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) Ф. Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

2. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Р.Х.Ягъфәрова.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

3. Әлифба: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма /Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012.

Укучылар өчен

1. Дәреслек. Әлифба:  Рус телендә  башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) Ф. Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

2. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Р.Х.Ягъфәрова.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

Кушымта 1

Эш программасына төзәтмәләр кертү бите

Сыйныф

Бүлекнең, теманың исеме

План буенча үткәрү датасы

Төзәтмәләр керүнең сәбәпләре

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрелү датасы

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация  биремнәре...

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

Татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...