2 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа на тему

Татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl._dbi_uku_novyy_sentyabr.doc208 КБ

Предварительный просмотр:

1.Аңлатма язуы

Рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби уку программасы түбәндәге максатларны үз эченә ала: укучыда татарча укуга кызыксыну, омтылыш уяту; әдәби уку тәҗрибәсе булдыру; үз милләтең белән горурлану, татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; татар әдипләренең иң яхшы әдәби әсәрләре белән танышу; әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, уку тизлеге нормаларына сыешу; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллана белү; текстны аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, тема буенча әңгәмә кора белергә, аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белергә өйрәтү; әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү; халык әкиятләрен һәм фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәзәкләрне һ.б. әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү; төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Эш программасы “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон, 2013 (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12), Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, 2013 ел, гомуми башлангыч белем бирүнең  федераль дәүләт  стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009, үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде), МГББУ “Лицей №159“ның башлангыч  гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы”н ((татар балалары өчен). 1-11нче сыйныфлар  өчен Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хбибуллинаа, Х.Г.Фәрдиевалар авторлыгында, К а з а н  , Татар.кит.нәшр.,2011) исәпкә алып төзелде

Укытуга каралган сәгатьләр саны

Әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 (35 атна) сәгатькә төзелде.

Уку-укыту методик комплекты

Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы”.Рус телендә  башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Казан,Татарстан китап  нәшрияты, 2013.- 143б.рәс белән. 

Уку дәресләре.1-4 сыйныфлар: методик кулланма / Р.Х. Ягъфәрова. – Казан: Татар.кит.нәшр.,2015.- 64б

  1. Предметны  үзләштерүнең планлаштырылган  нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән  горурлану хисләре формалаштыру; табигать, халык, культура, дин  төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру; башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру; укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсәнмәгънәсен аңлауны формалаштыру; әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлегенүстерү; эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру; башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү; балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру; куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Метапредмет нәтиҗәләре укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру; укытучы ярдәме белән эшне планлаштырыргаөйрәнү; укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү; белешмә әдәбият һ.б. кулана белү;  эш сыйфатына бәя бирә белү;  уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: дәреслек белән эш итә белү; хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

этнокультура өлкәсенә караган сүзләр-булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку; текста очраган таныш сүзләргәтаянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;  текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү; укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү; предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;  укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү; уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау; уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, интернетны мөстәкыйль таба белү; уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү; фикерләүнең логик чылбырын төзи белү; алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү; текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү.

Коммуникатив универсальуку гамәлләре: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерә белү;

укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларынүтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлыйбелү; текстны укыганнан соң  «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).

Укытуның предмет нәтиҗәләре:

Сүз сәнгатенең образлы табигатен тою; өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау; әдипләрнең биографик белешмәләре белән танышу; өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру; әдәби текстны кабул итү; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү; геройларга характеристика бирү; әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

3. Укыту предметының эчтәлеге

Укыту материалының эчтәлеге

Сәг.саны

1. Кояш Жирне яктырта, уку- мине: Габдулла Тукай “Туган тел”. Х.Туфан ”Ял көнендә кырлар-болыннардан...”, Габдулла Тукай ”Иртә”. “Ташбака илә Куян”. А.Алиш “Мин дәү, син кечкенә”, М.Гафури “Ана белән кызы” Р.Низамова “Мәктәпкә барабыз, Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган”, Ә.Бикчәнтәева “Язарга өйрәнгәндә” А. Нигъмәтуллин. Рөстәм төгәл исәпли, И.Туктар “Тырышкан табар”, Г.Хөсәенов “Белү-белмәү.” З.Нури “Мең дә бер сорау”  

9

2. Күрәмсез,дусларым, көз килде тышта: Г.Тукай “Көз”, Н.Сладков “Көз”, М.Җәлил “Көз җитте” Б.Рәхмәт. “Кошлар киткәндә”, Г.Мөхәммәтшин “Бәрәңге алганда”, Г.Афзал. ”Көз  көне.” М.Әхмәтҗанов”Көз.”, Г.Галиев “Айлар алышынганда”

6

3. Әткәй, әнкәй һәм туганнарым: Г.Тукай “Безнең гаилә”, З.Туфайлова”Әни” сүзе А.Алиш “Әни ялга киткәч”, Р.Корбанов“Бүре диеп...”, Ә.Бикчәнтәева “Әтием белән бергә”, Р.Вәлиева “Дәү әни”, Х.Халиков “Дәү әти”, “Тату туганнар” корея әкияте, Ә.Фәйзи “...Чәй эчәбез ...” Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез , танышабыз:мин гап-гади Инсаф, Р.Миңнуллин “Әни”

10

4. Ак чәчәкләр ява .Тукай “Җир йокысы” , “Кыш”, З.Нури      “ Карга”  Ә. Бикчәнтәева “Карлар ява”, В.Монасыйпов “Кем белән кем”, Р.Батулла”Куян баласы Нуяк”, Н.Дәүли. “Календарьның соңгы бите.”З.Нури.” Кар яуган.”, И.Туктар “Җем-җем!..Чвик!..”, С.Урайски.”Чыршы” Г.Зәйнәшева “Тукран белән сөйләшү”, Д.Аппакова “Тагын урамга”, Р.Корбанов”Урак өсте”

9

5. Үзе яхшының эше дә яхшы И.Туктар “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” Р. Корбанов”Уйнап”, ”Р.Вәлиева  “Кыңгырау чәчәк”, И.Туктар “Борын”, И.Туктар “Ялкау өчен ботка суынган”, Т.Миңнуллин “Үзем белән үзем”, М.Хәсәнов “Оялчан Хаҗи”,

7

6.Туган җир, туган ил Р.Вәлиева “Иң матур җир” Т.Миңнуллин “Ватан”, З.Туфайлова “Туган ил”.“Татарстан тарихыннан хикәяләр”. Р.Фәйзуллин”. “Шагыйрь булсаң”., К.Әмири “Безнең авыл”.“Салават күпере журналы”.“Ике мең ел элек”

4

7.Яз җыры Н.Измайлова “Менә нинди икән яз!” Г.Хәсәнов “Кояш бүген иртәдән үк матур карады...” З.Мансур “Әниләр көнендә” Д.Аппакова “Март башы...”, .Лотфи “Сыерчык” Э.Касыймов “Боз кузгалды”, Г.Лотфи “Яз җыры” Л.Толстой “Көймә”, М.Җәлил“Күке”

5

8. Борын-борын заманда Татар әкияте. “Өч кыз “.,Татар әкияте.  “Хәйләгә каршы хәйлә”. Татар әкияте. “Кәҗә белән бүре”, Литва әкияте.“Итагатьле мәче”, Япон әкияте. “Кем янчыгы?”, Алдавыч әкиятләр, Ф.Яруллин “Урман әкияте”, Ф.Зыятдинов.” Карга белән шөпшә”

9

9.Саумы,җәй. Җ.Дәрзаман “Саумы, җәй!”Җ.Тәрҗеманов.”Кояш чыкты...” М.Гафури.”Җәй.”, А.Алиш ”Чуар тавык”, Г.Бәширов. “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре”, М.Хәсәнов “Менә без, Гали белән...”, Ш.Галиев “Рус казлары: га-га.” Ә.Бикчәнтәева. “Колын”, М.Миншин “Серле күл”, Әдәплелек әлифбасы.”Урманда әдәплелек дәресләре” Г.Хөсәенов”Агач.”, .Р, Миңнуллин. “Сабантуй бүген бездә!”, В.Бианки “Тургай, туган иленә кайткач, нәрсә күрде?

11

 Барлыгы

70

Ятлау өчен әсәрләр.

Г.Тукай. Туган тел., Җир йокысы, Кояш

Б.Рәхмәт. Кошлар киткәндә.

М. Җәлил. Көз җитте.

Г.Лотфи. Сыерчык.

З.Туфайлова. Туган ил.

 Р. Миңнуллин. Әни.

  1. Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Төп эшчәнлек төрләре

Дәрес саны

Үткәрүвакыты

Искәрмә

План

Фактик

1.

Б.С.Ү. “И туган тел, и матур тел!”            

Сөйләшү, уку, чагыштыру, сорау-җавап

1

2.

Габдулла Тукай “Туган тел”. Х.Туфан

”Ял көнендә кырлар-болыннардан...”.

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү.”Туган тел” шигырен өйрәнү.

1

3.

Габдулла Тукай ”Иртә”. “Ташбака илә Куян”

Әсәрдә уңай һәм тискәре образларны табу.

1

4.

А.Алиш “Мин дәү, син кечкенә”

Дәреслектә эш биремнәрен эшләп әсәрнең эчтәлегенә төшенү

1

5.

М.Гафури “Ана белән кызы” Р.Низамова “Мәктәпкә барабыз”

Кычкырып уку. Эчтән уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча фикер алышу.

1

6.

Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган”

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу,аларга хас сыйфатларны билгели белү

1

7

Ә.Бикчәнтәева “Язарга өйрәнгәндә” А. Нигъмәтуллин. Рөстәм төгәл исәпли

Хикәяне уку, сүзлек эше. Сайлап уку,сәнгатьле уку, сорауга җавап бирү

1

8

И.Туктар “Тырышкан табар”

И.Туктар “Тырышкан табар”әсәрен өйрәнү.

1

9

Г.Хөсәенов “Белү-белмәү.” З.Нури “Мең дә бер сорау”  

Әсәрне уку, сүзлек эше, сорауга җавап бирү

1

10.

 Г.Тукай “Көз”

Әсәрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку, сорауларга җавап бирү

1

11

Н.Сладков “Көз”

Сәнг.уку. Телдән табигать күренешен сурәтләү.

1

12

М.Җәлил “Көз җитте” Б.Рәхмәт. “Кошлар киткәндә”

Шигырьләрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку, сорауларга җавап бирү

1

13.

Г.Мөхәммәтшин “Бәрәңге алганда”

Әсәрне  уку, сүзлек эше. Сайлап уку,сәнгатьле уку, сорауга җавап бирү

1

14.

Г.Афзал. ”Көз көне.” М.Әхмәтҗанов ”Көз.”

Шигырьләрне уку, сүзлек эше. Сайлап уку,сәнгатьле уку, сорауга җавап бирү

1

15.

Г.Галиев “Айлар алышынганда”

Презентация, Хикәяне уку, сүзлек эше. Сайлап уку,сәнгатьле уку, сорауга җавап бирү

1

16.

Г.Тукай “Безнең гаилә”

Шигырьне уку, сүзлек эше, сорауга җавап бирү. Үз гаиләң турында сөйләү

1

17.

З.Туфайлова”Әни” сүзе А.Алиш “Әни ялга киткәч”

Уку, сорауга җавап.

1

18.

Б.С.Ү. “Минем кадерле әнием”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап, әңгәмә

1

19.

Р.Корбанов“Бүре диеп...”

Ә.Бикчәнтәева “Әтием белән бергә”

Әсәрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку, сорауларга җавап бирү.

1

20.

Р.Вәлиева “Дәү әни”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап, әңгәмә

1

21.

Х.Халиков “Дәү әти”

Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

22.

“Тату туганнар” корея әкияте  Ә.Фәйзи “...Чәй эчәбез ...”

Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

23.

Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез , танышабыз:мин гап-гади Инсаф”

Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

24.

Р.Миңнуллин “Әни”

Шигырьне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку, сорауларга җавап бирү

1

25

Б.С.Ү. Т.Хаҗиәхмәтов.  “Бишек җыры”иллюстрациясе буенча эш.

Рәсемне аңлау,төп детальләргә игътибар итеп,эчтәлеген сөйләтү.

1

26.

Г.Тукай “Җир йокысы” , “Кыш”

Шигырьләрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку, сорауларга җавап бирү

1

27

Табышмаклар. З.Нури      “ Карга”  Ә. Бикчәнтәева “Карлар ява”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап, әңгәмә

1

28.

В.Монасыйпов “Кем белән кем”

Әсәрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку

1

29.

Р.Батулла”Куян баласы Нуяк”

Әсәрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку.

1

30.

Н.Дәүли. “Календарьның соңгы бите.”З.Нури.” Кар яуган.”

Презентация карау. Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

31.

И.Туктар “Җем-җем!..Чвик!..”

Презентация карау. Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

32.

С.Урайски.”Чыршы” Г.Зәйнәшева “Тукран белән сөйләшү”

Әсәрне уку, сүзлек эше, эчтән уку, аңлауны тикшерү, тулысынча кабат уку

1

33.

Д.Аппакова “Тагын урамга”

 Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку

1

34.

Р.Корбанов”Урак өсте” Бүлекне йомгаклау.

Әңгәмә, сүзлек эше, эчтән һәм кычкырып уку, дөрес уку, сәнгатьле уку,  сорауларга җавап бирү.

1

35.

И.Туктар “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”

Р.Корбанов”Уйнап”

Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

36.

”Р.Вәлиева  “Кыңгырау чәчәк

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап, әңгәмә

1

37.

И.Туктар “Борын”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү.

1

38.

И.Туктар “Ялкау өчен ботка суынган”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү.

1

39

Т.Миңнуллин “Үзем белән үзем”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап, әңгәмә

1

40.

М.Хәсәнов “Оялчан Хаҗи”

Сүзлек эше, әсәрләрне эчтән уку, кычкырып уку, сайлап уку, сәнгатьле уку., рол-гә бүлеп уку.

1

41.

Б.С.Ү. “Күркәм, әдәпле сүзләр”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап, әңгәмә

1

42.

 Р.Вәлиева “Иң матур җир” Т.Миңнуллин “Ватан”

Парларда эшләү,сүзлек эше, сәнг.уку, рәсем буенча эш

1

43

З.Туфайлова “Туган ил”.“Татарстан тарихыннан хикәяләр”. Р.Фәйзуллин”. “Шагыйрь булсаң”.

Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

44.

К.Әмири “Безнең авыл”.“Салават күпере журналы”.“Ике мең ел элек”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү.

1

45.

Б.С.Ү. “Без Татарстанда яшибез”.Дәрес-проект.

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап.

1

46.

Н.Измайлова “Менә нинди икән яз!” Г.Хәсәнов “Кояш бүген иртәдән үк матур карады...”

Сүзлек эше,

шигырьләрне

 эчтән уку, чылбырлы уку, сорауга җавап бирү, шигырьләрне өлешләргә бүлү

1

47.

З.Мансур “Әниләр көнендә” Д.Аппакова “Март башы...”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү.

1

48.

Г.Лотфи “Сыерчык” Э.Касыймов “Боз кузгалды”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап

1

49.

Г.Лотфи “Яз җыры” Л.Толстой “Көймә”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү

1

50

Б.С.Ү. Л.Фәттахов “Әни күрмәгән чакта”(картина буенча эш) М.Җәлил“Күке”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап

1

51.

Татар әкияте. “Өч кыз “.

 Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

52.

Татар әкияте.  “Хәйләгә каршы хәйлә”.

 Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

53

Татар әкияте. “Кәҗә белән бүре”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү

1

54.

Литва әкияте. “Итагатьле мәче”

Әңгәмә,сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку, сорауларга җавап бирү.Парларда эшләү

1

55.

Япон әкияте. “Кем янчыгы?”

Презентация карау. Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку, сәнгатьле уку

1

56.

Алдавыч әкиятләр.

Сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку,

1

57

Ф.Яруллин “Урман әкияте”

Сүзлек эше, әкиятләрне эчтән уку, чылбырлы уку, сайлап уку,

1

58.

Ф.Зыятдинов.” Карга белән шөпшә”

Әңгәмә, сүзлек эше, эчтән һәм кычкырып уку, дөрес уку, сәнгатьле уку,  сорауларга җавап бирү.

1

59.

Җ.Дәрзаман “Саумы, җәй!”Җ.Тәрҗеманов.”Кояш чыкты...” М.Гафури.”Җәй.”

Әңгәмә, сүзлек эше, эчтән һәм кычкырып уку, дөрес уку, сәнгатьле уку,  сорауларга җавап бирү

1

60.

А.Алиш ”Чуар тавык”

Әңгәмә, сүзлек эше, эчтән һәм кычкырып уку, дөрес уку, сәнгатьле уку,  сорауларга җавап бирү

1

61.

БСҮ Әкияттә кунакта. Дәрес-проект.

Әңгәмә, сөйләү

1

62.

Г.Бәширов. “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре”

План буенча хикәяне өлешләргә бүлү,  Һәр өлешнең эчт .сөйләү.

1

63.

М.Хәсәнов “Менә без, Гали белән...”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап

1

64.

Ш.Галиев “Рус казлары: га-га.” Ә.Бикчәнтәева. “Колын”.

Шигырьләрне уку, сүзлек эше, сорауга җавап бирү

1

65.

М.Миншин “Серле күл”

Презентация карау. Сүзлек эше, әнгәмә, эчтән уку, кычкырып уку,

1

66.

Арадаш аттестация эше (Монологик сөйләм)

сөйләү

1

67.

Әдәплелек әлифбасы.”Урманда әдәплелек дәресләре” Г.Хөсәенов”Агач.”

Сүзлек эше, эчтән һәм кычкырып уку, дөрес уку, сәнгатьле уку,  сорауларга җавап бирү

1

68.

Р.Миңнуллин. “Сабантуй бүген бездә!”

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап

1

69.

В.Бианки “Тургай, туган иленә кайткач, нәрсәкүрде?”

Сүзлек эше, эчтән һәм кычкырып уку, дөрес уку, сәнгатьле уку,  сорауларга җавап бирү

1

70.

Ел буена өйрәнгәннәрне  кабатлау. Йомгаклау.

Мөстәкыйль эшчәнлек, сорау-җавап

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...