2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа на тему

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2kl_tatar_tele_novyy_.sentyabr.doc271 КБ

Предварительный просмотр:

1.Аңлатма язуы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган  культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

Эш программасы “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законы. 2013. (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12), Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы (ТРЗ-68 22.07.2013 ел), гомуми башлангыч белем бирүнең  федераль дәүләт  стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009, үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде), МГББУ “Лицей №159“ның башлангыч  гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”н((татар балалары өчен). 1-11 класслар. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,     В.А.Гарипова.   Казан : Татарстан китап  нәшрияты, 2011) исәпкә алып төзелде:

Укытуга каралган сәгатьләр саны

Татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 105 сәгатькә төзелде.

Уку-укыту методик комплекты

Дәреслек: Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) /Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова А.К.Җәләлиева. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012, -95 бит: рәс.белән.

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-4 сыйныфлар: методик кулланма/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2015, -175б.

2. Предметны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә,нәтиҗәсенә ориетлашу тора. Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләренә түбәндәге төгәл билгеләнгән таләпләр куелды:

Шәхси нәтиҗәләр:

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасыз һәм грамоталы язу  кешенең гомуми культурасы күрсәткече  булуын аңлау; туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән  горурлану хисләре формалаштыру; укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру; әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү.

Метапредмет нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдырала.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү  нәтиҗәләре:Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру; объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү; төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив  нәтиҗәләр:

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Предмет нәтиҗәләре:

Орфограммалы сүзләр кергән текстларны дөрес күчереп язу жөмләләрне әйтелү максатына карап аеру, тиешле интонация белән уку; жөмләнең баш кисәкләрен таба һәм аера белү; 8-13 сүзле текстны жөмлә ахырына тиешле тыныш билгесе куеп күчереп язу; 20-25  сүзле текстны диктант итеп язу; рәсем буенча бәйләнешле сөйләм төзү; язу гигиенасы күнекмәләрен үзләштерү; язылышы истә калырга тиешле сүзләрне үзләштерү; текстны аңлап уку, аны логик тәмамланган кисәкләргә бүлү.          

3. Укыту предметының эчтәлеге

Укыту материалының эчтәлеге

Темага караган төп төшенчәләр

Сәг саны

БСҮ

1

1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр,сүзтезмәләр  һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

Сүзлек диктанты, тикшерү  диктанты, хикәя язу. Монологик сөйләм үстерү.  Контроль диктант язу.

8

1

2

Авазлар һәм хәрефләр

Алфавитны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү.Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә], [ө], [ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.[а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Аңлатмалы һәм сүзлек  диктантлары язу. Кабатлау.

37

4

3

Сүз

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

 7

2

4

Морфология

Исем. Аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Рус һәм татар телләрендә  сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.Сүзлек диктанты. Мөстәкыйль эш. Рәсем буенча хикәя төзү. Монологик сөйләм үстерү. Диалог өстендә эш. Тест.

28

4

5

Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр  һәм җөмләләр төзү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.Сүзлек диктантлары, контроль диктант. Хикәя язу. монологик сөйләм үстерү. Күчереп язу. Диалогик сөйләм үстерү. Тест. Мөстәкыйль эш.

13

-

6

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Еллык контроль диктант язу. Диалогик сөйләм оештыру

12

2

Барлыгы

105

13

Сөйләм үстерү өчен темалар:

Уку-язу әсбаплары

Яшелчә бакчасында.

Якын дусларым.

Шәһәр транспортында.

Яраткан ризыгым .

Милли ризыклар

Хоккей уйнаганда.

Туган көнем

Әниемә булышам.

Татар теле дәресендә.

Укыган мәктәбем.

Җәйге ял.

Туган як табигате

Программаның практик өлеше үтәлешен контрольдә тотуга каралган сәгатьләр саны

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

еллык

Изложение

-

-

1

-

1

Диктант

2(1 контроль)

1-контроль

1

1

5

Сочинение

-

1

-

-

1

Контроль күчереп язу

-

1

1

1

3

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Тест

-

3

1

4

Сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

4. Календарь- тематик план

Дәрес

Дәрес темасы

Төп эшчәнлек төрләре

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1.

1нче  сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр

Җәйге истәлекләр белән танышу, күнегүләрне эшләү, рәсем буенча хикәя төзү

1

2.

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

Күнегүләр эшләү, сүзләрне иҗеккә бүлеп язу

1

3.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне ныгыту

Күнегүләр эшләү, сүзләрне иҗеккә бүлеп язу

1

4.

Исем һәм фамилиядә баш хәреф

Күнегүләр эшләү, шигырьне татарчага тәрҗемә итү, диалог төзү.

1

5.

Шәһәр,елга, авыл исемнәренең язылышы.

Ребуслар чишү, җөмләләр төзү,төшеп калган хәрефләрне куеп язу.

1

6.

Җөмлә.

Күнегүләр эшләү, хаталы җөмләләрне төзәтү

1

7.

Б.С.Ү. Уку – язу әсбаплары.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

8.

Кереш диктант. “Тиен”.

Диктант язу

1

9.

Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит. Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү, сүзләрне алфавит тәртибендә язу

1

10

Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре

Күнегүләр, биремнәр үтәү, эш дәфтәрләрнедә эш

1

11.

Калын һәм нечкә сузык авазлар.

Тиешле хәрефләрне куеп язу, җөмләләр төзү

1

12.

Б.С.Ү. Яшелчә бакчасында.

Рәсем буенча

терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

13.

[а] авазы. А хәрефе

Күнегүләр, татарчага тәрҗемә итү, сүзләрне аваз ягыннан тикшерү

1

14.

[ә] авазы. Ә хәрефе. Сүзлек диктанты.

 Ә хәрефе кергән сүзләрне табып язу, аларны аваз ягыннан тикшерү.

1

15.

 [о] авазы. О хәрефе.

Күнегүләр , сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

1

16.

[ө] авазы. Ө хәрефе

Күнегүләр, хаталы җөмләләрне төзәтү, презентация

1

17.

Б.с.ү. Җәйге ял.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

18.

[у] [ү] авазлары.      Ү ,У хәрефләре.

Күнегүләр, тиешле хәрефләрне куеп язу, сүзләр уйлап, шакмакларга тутыру, эш  дәфтәрләрендә эш

1

19.

[ы] авазы. Ы хәрефе

Күнегүләр, тиешле хәрефләрне куеп язу, җөмләләр төзү

1

20.

[э] авазы. Э хәрефе.

Күнегүләр, тиешле хәрефләрне куеп язу

1

21.

Сузык авазларны кабатлау.

Биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрләрендә эш

1

22.

Сузык авазлар темасы буенча контроль диктант.

“Авылда.”

Ишетеп яза белү

1

23.

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре. Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр, тәрҗемә итү, сүзләр белән  җөмләләр төзү

1

24.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

Күнегүләр, башваткыч чишү, яңгырау тартыкларның астына сызу, эш дәфтәрләрендә эш

1

25.

[к] [къ]авазлары.    К хәрефе.

Сүзләргә аваз-хәреф һәм иҗек анализы ясау күнекмәләрен ныгыту

1

26.

[г] [гъ]авазлары.     Г хәрефе.

Җөмләләрне дәвам итү, табышмаклар чишү, карточкалар

1

27.

[в] [w]авазлары.     В хәрефе.

Тәрҗемә итү, сүзләр белән  җөмләләр төзү

1

28.

 [һ] [х]авазлары  Х,Һ хәрефләре  

Тиешле хәрефләрне куеп язу, рәсем буенча  җөмләләр төзү, эш дәфтәрләрнедә эш

1

29.

Б.С.Ү. .Яраткан ризыгым .

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

30.

[җ] авазы.               Җ хәрефе.

Рәсем буенча  җөмләләр төзү, презентация

1

31.

[ң] авазы. Ң хәрефе.

Тиешле хәрефләрне куеп язу, сүзләрне тәрҗемә итеп, шакмакларга язу, биремнәр эшләү

1

32.

Контроль күчереп язу.”Шаян”.

Текстны күчереп язу

1

33.

Й хәрефе. Хаталар өстендә эш

Сүзләр белән  җөмләләр төзү таблица  

1

34.

[йа] [йә]аваз кушылмалары.       Я хәрефе.

текстны дәвам итү, сүзләрне аваз ягыннан тикшерү

1

35.

[йу] [йү]аваз кушылмалары.       Ю хәрефе.

Күнегүләр эшләү

1

36.

[йы] [йэ]аваз кушылмалары.        Е хәрефе.

Презентация,

күнегүләр, тиешле хәрефләрне куеп язу

1

37.

Б.С.Ү. Якын дусларым

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

38.

Өйрәтү характерындагы сочинение “Якын дустым”.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

39.

ь хәрефе. Хат.өстендә эш.                

Хаталы сүзләрне төзәтү, җөмләләр төзү

1

40.

ъ  хәрефе

Тиешле хәреф-ләрне куеп язу, эш дәфтәрләрендә эш

1

41.

[ц] ,[щ]авазлары. Ц,Щ хәрефләре Сүзлек диктанты.

Ц, Щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү

1

42.

Тартык авазларны кабатлау.

Биремнәр үтәү

1

43.

Тартык авазлар темасы буенча контроль диктант. “Кыш”.

Сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, карточкалар белән эш

1

44.

Тартык авазларны  кабатлау. Хаталар өстендә эш.

Ишетеп яза белү

1

45.

Авазлар һәм хәрефләр темасын  кабатлау.

Күнегүләр эшләү

1

46.

Сүз һәм җөмлә.

Сүз һәм җөмләнең аермаларын табу, эш дәфтәрләрендә эш

1

47.

Иҗек калыплары.

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу

1

48.

БСҮ Укыган мәктәбем.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

49.

Сүз басымы.

Биремнәрне үтәү

1

50.

“Сүз һәм җөмлә” темасын кабатлау

Күнегүләр эшләү

1

51.

“Сүз һәм җөмлә” темасын кабатлау һәм ныгыту.

Күнегүләр эшләү

1

52.

БСҮ “ Татар теле дәресендә”

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

53.

Исем.

Презентация, башваткыч чишү, исемнәрне табып язу

1

54.

Нәрсә? Нәрсәләр? соравына җавап бирүче исемнәр.

Таблицага мисаллар язу

1

55.

Кем? Кемнәр? соравына җавап бирүче исемнәр.

Берлек һәм күплек саннарын аерып язу, эш дәфтәрләрендә эш

1

56.

Рәсем буенча хикәя төзү. “Хоккей уйнаганда”.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

57.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Нокталар урынына күплек сан кушымчасын кую

1

58.

Күплек сан формалары. Сүзлек диктанты.

Биремле күнегүләр эшләү

1

59.

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы

Нокталар урынына күплек сан кушымчасын кую, карточкалар белән эш

1

60.

Күплек сандагы исемнәрне куллану.  

Төшеп калган җөмләләрне өстәп сөйләргә өйрәнү

1

61.

“Исем” темасын кабатлау.

Тексттан исемнәрне табып язу, җөмләләр  төзү

1

62.

Контроль күчереп язу. “Юлбарыс”.

Текстны күчереп язу

1

63.

Фигыль. Хат.өстендә эш

Башваткычны чишү, нишли? соравына җавап биргән сүзләрне табу

1

64.

Фигыльләрнең заман формалары

Күнегүләр эшләү,  телдән җавап бирү, диалог уйлау

1

65.

Хәзерге заман

Сораулар буенча җөмләләр  төзү, тексттан фигыльләрне табу

1

66.

Үткән заман.

Кушымчалар белән таныштыру, фигыльләрдән җөмләләр  төзү

1

67.

Киләчәк заман

Нокталар урынына хәрефләр кую, рус теленнән тәрҗемә итү

1

68.

“Фигыль” темасын кабатлау.

Тексттан фигыльләрне табып язу, фигыльләрдән җөмләләр  төзү

1

69.

Өйрәтү характерындагы изложение «Йомран”.

Бирелгән план буенча изложение язарга өйрәнү

1

70.

Сыйфат. Хаталар өстендә эш

Нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләрне табу, аларга исемнәр уйлап язу

1

71

Предметның төрле билгеләрен белдерүче сүзләр

Мәкальләрдән сыйфатларны күчереп табу, дуслык турында мәкальләр язу

1

72.

Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге

Нокталар урынына сыйфатларны куеп язу, табышмакларның җавапларын табу

1

73

Сүз төркемнәре темасы буенча аңлатмалы диктант.  “Аю”.

Ишетеп яза белү

1

74

“Сыйфат” темасын кабатлау.хаталар өстендә эш

Хәрефләрдән сыйфатлар уйлау,  алар белән җөмләләр  төзү

1

75

БСҮ Шәһәр транспортында.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

76.

Сыйфатлар  кулланып җөмләләр төзү.

Биремнәрне үтәү

1

77.

БСҮ Туган көнем.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

78.

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп  кабатлау.

Күнегүләр эшләү

1

79.

Сүз төркемнәрен  кабатлау һәм ныгыту. Диалог төзү.

Үрнәктән файдаланып диалог төзү.

1

80.

БСҮ Туган як табигате.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

81.

Сүзтезмә.

Сүзләрдән сүзтезмәләр ясау, җөмләләрне язып бетерү

1

82.

Җөмлә.

Сүзләрдән сүзтезмәләр ясау, җөмләләрне язып бетерү

1

83.

Җөмләнең баш кисәкләре.

Ия.

Тексттан җөмләнең баш кисәкләрен табу, әкиятне дәвам итү, эш дәфтәрләрендә эш;

1

84.

Хәбәр.

Рәсем буенча җөмләләр уйлау, табышмакларның җавапларын табу

1

85.

Җөмләнең баш кисәкләре.Сүзлек диктанты.

Рус һәм татар телендәге текстлардан баш кисәкләрне табу, аларны чагыштыру

1

86.

Ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе

Шигырьләрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, баш кисәкләрне табу, эш дәфтәрләрендә эш

1

87.

Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау һәм ныгыту

Җөмлә ахырына кирәкле тыныш билгеләрен куеп, биремне эшләү

1

88.

Хикәя җөмлә

Күнегүләр, биремнәр үтәү, эш дәфтәрләрендә эш

1

89.

Сорау җөмлә

Күнегүләр, биремнәр үтәү, эш дәфтәрләрендә эш

1

90

Хикәя һәм сорау җөмләне кабатлау

Күнегүләр, биремнәр үтәү, эш дәфтәрләрендә эш

1

91.

“Җөмлә.Җөмләнең баш кисәкләре”темасын кабатлау.

Бирелгән сүзләр һәм сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү.

1

92.

Контроль күчереп язу. “Шәһәр”

Текстны күчереп язу

1

93.

Җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау. Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү

1

94.

Исем сүз төркемен кабатлау.

Биремнәрне үтәү

1

95.

Сыйфат сүз төркемен кабатлау.

Күнегүләр эшләү

1

96.

Фигыльләрнең барлык, юклык формасын кабатлау.

Биремнәр эшләү, эш дәфтәрләрендә эш

1

97.

Фигыльләрнең заман формасын кабатлау.

Күнегүләр эшләү

1

98.

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Күнегүләр эшләү

1

99.

Еллык контроль диктант. “Җәй”.

Ишетеп яза белү

1

100.

БСҮ Милли ризыклар. Хаталар өстендә эш.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

101.

Кабатлау,ныгыту дәресе.

Күнегүләр эшләү

1

102.

БСҮӘниемә булышам.

Терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр уйлау, хикәя төзү

1

103.

Кабатлау,ныгыту дәресе.

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү.

1

104.

Гомумиләштереп кабатлау.

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү.

1

105.

Йомгаклау.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

сорауларга җавап язу;

сүзлек яки контроль диктантлар язу;

изложение язу;

сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 2 нче сыйныфта  кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 2 нче сыйныфларда 2 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

2

4

4

1

1

Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

2

8-13

4-5

Күчереп язуны бәяләү

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1—2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, «5» ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1—2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, «4» ле куела.

Язуда 3—5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, «3»ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, «2» ле куела.

        

2 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

2

7-10

20-25

15-20

10-15

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә «5» ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә «4» ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып барылгач уздырыла.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, «5» ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2—3 хата булса, «4» ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4—6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4—5 төгәлсезлек китсә, «3» ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7—10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6—7 хата китсә, «2» ле куела.

Хаталарны классификацияләү (тупас, тупас булмаган хаталар) милли мәктәпләр өчен эшләнгән нормаларга туры килә.

Грамматик күнекмәләрне бәяләү

Грамматик форма һәм җөмләләрне гамәлдә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала. Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.

Грамматик белемнәрне бәяләү

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1—2 хата җибәрсә, укытучыга 1—2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, «5» ле куела.

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, «4» ле куела.

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4—5 грамматик хата җибәрсә, «3» ле куела.

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә, «2» ле куела.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

                            УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен укыту программасы(татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар [төзүче-авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова ]. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

Дәреслек . Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.А.К.Җәләлиева  Татар теле.2 нче сыйныф. Казан, Тат кит  нәшрияты,2012

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-4 сыйныфлар: методик кулланма/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2015, -175б.

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2010 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

4 Гыймадиева Н., Нуруллина Р .Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2010.

5 «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2010.

2. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләре

Мәгълүмат чыганаклары

http://www.ed.gov.ru

һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://. belem.ru

http://. Tat. Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on-line русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки-татар дөньясы

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

Татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада сораулары...

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре...