2 нче сыйныф (рус төркеме) өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rp_2kl._literaturnoe_chtenie.docx314.55 КБ

Предварительный просмотр:

                                               

C:\Users\Фирюза\Desktop\2кл.родн.(тат.гос.)лит.чт..jpeg

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде:

I.Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Законы (№273, 29.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы ( ТРЗ-68, 22.07.2013 ел).

3. Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты (РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән, 17нче декабрь, 2010нчы ел). 

II. Мәктәпнең локаль документлары.

1. Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем   учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2018-2019 нче елга укыту  планы.

2. Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең  “Эш программасы турында нигезләмә”се.

III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:

1.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н. Хәбибуллина җаваплы ].- Казан: Тат. кит. нәшр.,2011.- 239 б.

2 .Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы   тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан, 2014.

IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:

Татарский язык.2 класс: учебник для четырёхл. нач. шк. /Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева, Г.М. Ахметзянова .-Казань:Татармультфильм, 2013.-144 с.: ил.- (Күңелле татар теле).

    Рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби уку дәресләре укытуның төп максаты һәм бурычлары

Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1)​ татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)​ татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)​ программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)​ карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)​ татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

6)​ татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә​сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш​тыруны дәвам итү;

7)​ халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Татар исемнәрен, Татарстан топонимикасын дөрес әйтә белү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру; укучыларның логик, индуктив, дедуктив фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, аралаша белү сәләтен үстерү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү; татар теленең лексик, грамматик нигезләрен, филологик белемнәрен системалы рәвештә үзләштерү, укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

 Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

 Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Универсаль уку күнекмәләре

Әдәби уку буенча төзелгән эш программасы укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндегеләр санала:

-гомуми кулланыш нормалары һәм кыйммәтләре күзлегеннән кешеләрнең эш- гамәлләрен, тормыш ситуацияләрен бәяләү;

-текстны “эмоциональ кичерү”, үз фикереңне белдерү;

-башка кешеләрнең хисләрен аңлау, кешенең хәленә керү, аңа теләктәшлек белдерү;

-укылган әсәр геройларына карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

Предмет нәтиҗәләре 

булып әдәби уку курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен 

формалаштыру чарасы булып – продуктив уку технологиясе; т

анып-белү универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;

коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.

Предмет нәтиҗәләре:

-укытучы, укучы укыган текстны ишетеп аңлау;

-бөтен сүзләрне аңлап, дөрес уку;

-текстны тулысынча сөйләү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне ятлау;

-рәсем буенча телдән хикәя төзү;

-автор, текст исеме һәм текстның эчтәлеген билгеләү;

-хикәя, шигырьне аера белү.

Ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшләү өчен универсаль уку гамәлләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр        

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белүне мөмкин кадәр гади итеп аңлату;

- туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану хисләре булдыруны өстәмә материалларга нигезләнеп тәкъдим итү;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү юлларын укучыга шәхси якын килү методикасы нигезендә хәл итү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирүне тагын да гади юллар нигезендә аңлату;

Предмет нәтиҗәләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- эшчәнлек өчен уңай шартлары булган эш урынын әзерләү.

- укытучы ярдәме белән эшне планлаштыруның тагын да уңайрак юлларын өйрәнү.

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү өчен кулланма схема материаллардан файдалану.

- эш сыйфатына бәя бирә белү алымнарының схематик ысулына таяну.

- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү өчен уңайлыклар тудыру ( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек белән эш итә белү өчен өстәмә уңайлыклар тудыру.

- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп укый алырга ирешерлек мотивлаштыру юлларына таяну.

- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку өчен уңай шартлар тудыру.

- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү өчен сүзлекләрдән файдалану, ул сүзләрне шәхси сүзлек дәфтәренә теркәп бару.

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, эчтәлекне өлешләргә бүлеп гадиләштерү, сорауларга җавап бирү өчен план-схемадан файдалану.

- укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү өчен алдан тәкъдим ителгән план нигезендә эш алып бару.

- предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү өчен уңайлы чыганак кулланмалардан файдалану.

- укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белүнең гади ысулларыннан файдалану, планлы эш алып бару.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү өчен укучыда уңай мотивация булдыру.

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү өчен укучыда кыенсыну, читенсенү кебек хисләрне җиңәрлек ярдәм ысулларыннан файдалану.

- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 - парларда эшли белүнең әһәмиятле булуын аңлата алырдай ысуллар куллану, укучыда әлеге эш төре белән кызыксынырдай сыйфатлар тәрбияләү.

Әдәби уку предметын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучы өйрәнә:

 Сөйләмнең фонетик ягы

-лексик темаларга караган үзенчәлекле авазлы сүзләрне  дөрес әйтә белү;

-аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

-әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

-ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.

-актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;

-текстны үзгәртмичә күчереп язу;

-татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

Сөйләмнең лексик ягы

-аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

-өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстанның һәм Казанның тарихы, истәлекле урыннары, театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре, бәйрәмнәр, милли ашлар турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблицаада бирелгән белешмә материалдан файдалану; мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

Сөйләү

-сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

-укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү;

-лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

-сөйләм  ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

-хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;

-укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Тыңлап аңлау

-аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;

-укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;

-0,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

-төрле жанрлардагы текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;

-укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

-татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;

-шигырьләрне яттан сөйләү.

           

                           

                    Укыту планының  эчтәлеге

  1. Без мәктәпкә барабыз. (6 сәгать)

    Беренче сентябрь -  Белем бәйрәме. Укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлау.  

          Х.Гардановның “Исәнмесез,иптәшләр!” шигырендә тылсымлы сүзләр. “Бүген беренче

          сентябрь” текстындагы лексик материал. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорау,  

          җавап бирү. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге; үзеңә сорап алу,  

          иптәшеңә тәкдим итү. Мәктәптәге уку хезмәте.Дәрестә нәрсә эшләгәнне, нәрсә  

         эшләмәгәнне сорау, әйтү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирү. “Очты, очты...”

         уены.“Күмәч” әкияте лексикасы.

  1. Көзге уңыш. Базарда 4 ( сәгать)

Көз темасы лексикасы.  Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәре, төсе, тәме.Син нәрсә яратасың?Базарга барырга чакыру, кем белән барганыңны әйтү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып алу сөйләм үрнәкләре. Ничә сум тора? соравы. “Базарда” тексты. 11-20гә кадәр саннар. “Яшелчәләр кибетендә” темасы буенча диалогик сөйләм.Көз билгеләре. Көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтү.Урамга уйнарга чакыру. “Алтын көз” текстында чагыштырулар.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен әйтә белү.Аларның тәмен әйтү,аларны сүрәтли белү. Базарга барырга чакыра белү. Сатып ала белү.

    3)   Мин чисталык яратам ( 5 сәгать)

Шәхси гигиена предметларының исемнәре, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтү,  

сорау. Тән әгъзаларын атау. Мин чисталык яратам. ” Алсу – пөхтә кыз” хикәясендәге

лексик материал.Табибка кайсы җирең авыртуын әйтү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа

дару, чәй тәкъдим итү.“Марат авырый” тексты. Кайсы җирең авырта?- диалогик сөйләм.

   5) Кыш. (3 сәгать)

Кыш айлары.Кыш билгеләре. “Кыш килә” текстында һава торышы. “Яңа ел бәйрәме”

хикәясе. Яңа ел бәйрәме. Яңа ел бәйрәме белән котлау. Яңа ел бәйрәменә чакыру. Кышкы

уеннарның төрләре, уенга чакыру.“Тауда” хикәясе буенча эш:  тауга барганыңны,

кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны хәбәр итү.“Без кошларга булышабыз” темасына

әңгәмә, проект эше.

   6) Безнең гаилә.(3 сәгать)

Гаилә. Гаилә әгъзаларының исемнәре. “Безнең гаилә” тексты. Кем кайда эшли?

Ш.Маннур.”Яратам” шигырендә горурлык хисе.Татар халык ашлары. Табынга чакыру,

кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү. “Айдар бездә кунакта” текстында әдәплелек

кагыйдәләре.Өй хезмәтендә катнашуны хәбәр итү. Без табын әзерлибез. “Безгә кунаклар

килде”тексты буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.  “Майны кем ашады?” тексты.

   7) Яз. (3 сәгать)

Яз билгеләре. Ф.Кәрим. “Яз җитә” шигыре.Бу киемнәрне кайчан кияләр? Урамга уйнарга

чакыру.Көннең нинди икәнен сорау, әйтү. 8нче Март -әниләр бәйрәме.Бәйрәмдә нинди

 бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтү.

    8) Мин Татарстанда яшим. (4 сәгать)

“Туган ягым” хикәясендә туган як табигате. Татарстан Республикасы.  Татарстан

шәһәрләренең, елгаларының атамалары. Ә. Рәшитовның “Кояшлы ил” шигырендә туган

ил белән горурлану хисе. Без шәһәрдә яшибез. Кайда яшәгәнеңне әйтү. Нинди

транспортта  барганыңны әйтү. Кайсы шәһәргә барганны сорау. Светофорда нинди төсләр

бар?  “Юлда” хикәясе. Юл йөрү кагыйдәләре. “Мин авылда яшим” хикәясендә авыл

табигате. Җәйге уен төрләре.Йорт хайваннары. М. Җәлил иҗаты  белән танышу.“Әтәч”

шигыре.

   9) Кибеттә. (4 сәгать)

Кибеттә.Кием исемнәре. Кием сатып алу, бәяләрен сорау. “Минем күлмәгем кызыл”

төзелмәсе. Бер-береңнең киеменә комплимент. “Матур киемнәр” хикәясе. Ашамлыклар

 кибетендә. Ашамлык исемнәре. Кибеткә бару һәм ашамлыклар сатып алу лексикасы.

Бирегез әле төзелмәсе.

   10) Җәй. (3 сәг)

Җәй билгеләре. “Җәй җитте” хикәясендә җәйге табигать.Б.Рәхмәтнең “Матур җәй, кил

безгә!” шигыре. М. Газизовның “Балан” шигыре.Җәй турында сөйлибез.”Җәй көне

рәхәт”... кебек төзелмәләр. Син Сабантуйга барасыңмы? Сабантуй – күңелле бәйрәм.

“Мин каникулны ничек үткәрәм” темасына сөйләшү.

   Барлыгы: 35 сәг.

                         

                         


Календарь – тематик  план

Сыйныф:  2 нче

Сәгатьләр саны: 35

Атнага  1сәг.

Ятлау- 2

Практик дәресләр ( БСҮ)- 6

   

Дәреснең темасы

Сәг.

са-ны

Планлаштырыла  торган  нәтиҗәләр

                                                  (УУГ үсеше)

Үткәрү

вакыты

предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

план

факт

Без мәктәпкә барабыз (6 сәг.)

Лексика: кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел, куя, өй эше,җөмлә, нокта, кичә, кабатлый, билге, “дүртле”(“бишле”),күңелле, шигырь, дөрес, хәреф,мисал, мәсьәлә,тырыш, яхшы

1.

Х. Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр!” шигыре

1

Дөрес итеп исәнләшә, саубуллаша белергә өйрәтү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Башка кешеләргә карата ихтирамлылык, хөрмәт хисе тәрбияләү

04.09

2.

Уку- язу әсбаплары

1

Уку-язу әсбапларын үзеңә сорап ала белү

Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Предметларны саклап тоту хисләре  тудыру

11.09

3

А. Алиш ”Беренче дәрес”

1

Хикәянең эчтәлеге белән танышу

Тәрҗемә белән укый белү

Укуга кызыксыну уяту

18.09

4

Саналмыш-лар.Ятлау №1

1

Эчтәлеген  аңлый белү

Саный белү

Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту

2509

5

Син кайда яшисең? БСҮ

1

Син кайда яшисең? соравына                җавап бирә белү

Диалог төзи белү, шәһәрләр турында әңгәмә

Башкаларны тыңлый белү

0210

6

Рус халык әкияте “Күмәч”

1

Әкият һәм лексик катлам белән таныштыру

Яңа сүзләр белән  танышу

Әкият жанрына кызыксыну уяту

09

10

Көзге уңыш.  Базарда( 4 сәг)

Лексика:Көз,көз көне, көн, төн, җил, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын, ай, җылы як, елга, китә, 11-20 гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге, карбыз

7

Көзге уңыш.

1

Лексик берәмлекләрне үзләштерә

Башкаларны тыңлый белү

Укучыларда “хезмәт, тырышлык” төшенчәләрен кабул итү

1611

8

Л.Лерон”Яфрак бәйрәме” (Көз)

1

Тәрҗемә белән укый.

Сәнгатьле  укый белә

Тәкъдим ителгән текст   ны кычкырып, эчтән ге нә аңлап укый белү

Татар теленә уңай караш булдыру

2311

9

“Базарда” тексты

1

Эчтәлеген аңлый, раслый һәм инкарь итә белә

Парлап эшли белү, үз-үзеңне һәм башкаларны бәяләү

Сөйләм телен үстерү

30.11

10

“Алтын көз” тексты

1

Текстны дөрес укый белү

Текстны дөрес укый белү

Табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү

04.12

Мин чисталык яратам( 5 сәг)

Лексика: Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта

11

Шәхси гигиена предметлары

1

Шәхси гигиена предметларыны   ң исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнне әйтә, сорый белү

Предметның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирә белү

Бер-береңә комплимент әйтә белү

11.12

12

“Алсу – пөхтә кыз” хикәясе

1

Шәхси гигиена турында сөйли белү

Укылган текст буенча сораулар куя белү

“Шәхси гигиена” төшенчәсен кабул итү

18.12

13.

 Тән әгъзалары исемнәре

БСҮ

1

Тән әгъзалары исемнәрен; аларны лексикада  куллана белү

Текстны аңлап  укый белү

“Шәхси гигиена” төшенчәсен кабул итү

25.12

14

Җ.Тәрҗема-нов.”Йомшак су, йөгерек су”

1

Шигырьне аңлый

Тәрҗемә белән укый.Сәнгатьле  укый белү.

Татар теленә уңай караш булдыру

11.01

15.

Табибта. “Марат авырый” тексты

1

Табибка кайсы җире авыртканны әйтә беләДустының кайс ы җире авыртканы турында хәбәр итә белә

Тәрҗемә белән укый

Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту

15.01

Кыш (3 сәг)

Лексика: Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай, Кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле

16

Ә.Бикчәнтә-ева.”Салкын  саф һава”

1

Шигырьне аңлап уку

Тәрҗемә белән укый.Сәнгатьле  укый белү.

Татар теленә уңай караш булдыру

22.01

17

“Яңа ел бәйрәме” хикәясе

1

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү

Мультфильм карау

Сөйләм телен үстерү

29.01

18

“Тауда” хикәясе

1

Текста туры җавап булмаган сораулар куя белә

Аңлап,сәнгатьле укый белү

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу

05.02

Безнең гаилә (3 сәг)

Лексика: дәү әни, (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый, әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су сибә

19.

Гаиләдә.БСҮ  

1

Гаилә әгъзаларының исемнәр н атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш сүзләрен сөйләм   гә кертү

Җөмләләр төзи белү

Татар теленә, традицияләренә ихтирамлы караш тудыру

12.02

20

Ш. Маннур. “Яратам”  

1

Бер береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Татар теленә уңай караш булдыру

19.02

21

“Айдар бездә кунакта” тексты

1

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү,рәхмәт әйтү.

Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллана белү

Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллана белү

26.02

Яз (3 сәг)

Лексика:яз,кояш, балкый, күңелле, ямьле, тамчы тама, кар эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, җылы як, елгада боз ага, озын, кыска, бәйрәм, бүләк, котлый, бүләк итә, бәхет тели

22

Ф.Кәрим. “Яз җитә” шигыре Ятлау№3

1

Сүзлек ярдәмендә эчтәлеген аңлый .Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белә

Тәрҗемә белән укый белү

Туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү

05.03

23

Яз билгеләре.БСҮ

1

Яз билгеләрен, урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белә

Рәсемнәр ярдәмендә хикәя төзү

Туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү

12.03

24

8 нче Март – әниләр бәйрәме

1

Бәйрәмдә нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлавыңны әйтә белү

Бәйрәм белән котлый белү

Ата-аналарга хөрмәт хисе тәрбияләү

16.03

                                                                                        Мин Татарстанда яшим.(4 сәг)

Лексика: Туган як, озын, киң, аз, Идел, нократ, Ык, Агыйдел, Кама, ут яна, туктый, аша, чыга, бара, йорт, буенда, поши, күңелле

25

“Туган ягым” хикәясе

1

Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнне әйтә. Текст белән таныш-тыру, дөр  ес уку күнекмәләре булдыру

Тексттан тиешле информацияне таба белү

Туган ягың белән горурлану хисе тәрбияләү

26.03

26

БСҮ.Без шәһәрдә яшибез

1

Нинди транспортта барганны әйтә белә, кайсы шәһәргә барганны сорый белә

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камиләштерү

Туган телгә,илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү

09.04

27

“Мин авылда яшим” хикәясе

1

Авыл табигате турында сөйли белә. Транскрипция ясый

Хикәягә исем бирә

Туган телгә,илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү

16.04

28

Йорт хайваннары.  М. Җәлил “Әтәч”    

1

Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү,. Аңлап уку

Сәнгатьле укый белә, көйгә салып җырлый

Матур әдәбиятка мәхәббәт  тәрбияләү

23.04

Кибеттә (4 сәг)

Лексика: калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча

29

“Матур киемнәр” хикәясе

1

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңә комплимент әйтә белү. Роль ләргә бүлеп укый

Текст буенча сораулар бирә

Бер-береңә комплимент әйтә бәлү

30.04

30

Ашамлыклар кибетендә .БСҮ

1

Ашамлык  исемнәрен әйтә, нинди ашамлыклар кирәген әйтә, сорый белә. Рольләп укый

Кушымчаларны дөрес куллану

Сөйләм телен үстерүгә омтылыш

07.05

 

31

Р.Миңнуллин “Тәмлетамаклар”

1

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый

Раслый һәм инкарь итә

Татар теленә уңай караш булдыру

14.

05

32

“Кибеттә” тексты  

1

Тема буенча сөйли

Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык үстерү

21.

05

Җәй (3 сәг)

Лексика: Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен, чүлмәк. көрәшә

33

“Җәй җитте” хикәясе

1

“Җәй” темасы буенча лексика кертү

Текст буенча сораулар бирә

Туган телгә,илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү

28.05

34

Б.Рәхмәт “Матур җәй” М. Газизов “Балан” шигыре

1

Җәй көне турында сөйли белү

Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Татар теленә уңай караш булдыру

30.05

35

Йомгаклау дәресе

1

Үткәннәрне искә төшерү

Тулы җаваплар бирә, сораулар төзи

Татар теленә уңай караш булдыру

31.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы

Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән эш программасы...

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация  биремнәре...

3 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тест

3 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тестлар программа материалы буенча төзелде....

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

Татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...