3 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тест
тест по теме

Шарафеева Рамия Анасовна

3 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тестлар программа материалы буенча төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әдәби укудан тест

3 нче сыйныф (рус төркеме)

  1. вариант

1. “Чын иптәш” хикәясендә кемнәр турында сүз бара?

А) Игорь һәм Федя

Б) Равил һәм Зөфәр

В) Айрат һәм Юра

2. Атна атамалары кайсы рәттә дөрес урнашкан?

А) шимбә, дүшәмбе, пәнҗешәмбе, якшәмбе, чәршәмбе, җомга, сишәмбе

Б) дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе

В) сишәмбе, пәнҗешәмбе, якшәмбе, чәршәмбе, җомга, дүшәмбе, шимбә

3. “Сәгать” шигыренең авторы кем? 

А) Габдулла Тукай

Б) Гөлшат Зәйнашева

В) Муса Җәлил

4. Ашханәдә Искәндәр үзен ничек тотты?

А) тәртипле

Б) әдәпле

В) әдәпсез

5. Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырендә  ничә кеше  турында сүз бара?

А) 6

Б) 8

В) 7

6. Татарстан нинди республика?

А) матур, кечкенә

Б) зур, бай

В) дөрес җавап бирелмәгән.

7. Очрашканда кайсы репликаларны әйтәләр?

А) Гафу итегез! Зинһар!

Б) Рәхим итегез! Ашыгыз тәмле булсын!

В) Исәнмесез! Хәерле көн!

8. Шигырьгә төшеп калган сүзне куегыз.

Минем бар бер ... ,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

             Муса Җәлил

А) песием

Б) этем

В) маэмаем

9. Кәримнең эте бар. Аның кушаматы – ...

А) Акмуен

Б) Караборын

В) Актырнак

10. Текстка кайсы исем туры килә? (1 балл)

  Тиздән мәктәптә укулар тәмамлана. Җәй җитә. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш кыздыра. Күбәләкләр чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Җәйге каникуллар башлана. Без каникулларны яратабыз, чөнки ял итәбез.

А) Кояш кыздыра

Б) Җәй җитә

В) Кошлар сайрый

  1. вариант

1. “Дуслар” хикәясендә кемнәр турында сүз бара?

А) Игорь һәм Федя

Б) Равил һәм Зөфәр

В) Айрат һәм Юра

2. Атна атамалары кайсы рәттә дөрес урнашкан?

А) дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе, чәршәмбе, җомга, сишәмбе

Б) дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе

В) шимбә, җомга, якшәмбе, чәршәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе

3. “Онытылган...” шигыренең авторы кем? 

А) Габдулла Тукай

Б) Шәүкәт Галиев

В) Муса Җәлил

4. Трамвайда Илдар үзенең нинди малай икәнен күрсәтте?

А) тәртипсез

Б) әдәпсез

В) тәрбияле

5. Х.Халиковның “Без ничәү” шигырендә  ничә кеше  турында сүз бара?

А) 6

Б) 8

В) 7

6. Татарстан шәһәрләре...

 А) Мәскәү, Саратов, Самара

Б) Казан, Әлмәт, Яр Чаллы

В) дөрес җавап бирелмәгән.

7. Өстәл янына чакырганда кайсы репликаларны әйтәләр?

А) Гафу итегез! Зинһар!

Б) Рәхим итегез! Ашыгыз тәмле булсын!

В) Исәнмесез! Хәерле көн!

8. Шигырьгә төшеп калган сүзне куегыз.

Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә ямь-яшел

… утыра.

                      Җәвад Тәрҗеман

А) гөл

Б) чыршы

В) агач

9. Минем песием бар. Аның кушаматы – ...

А) Актырнак

Б) Караборын

В) Акмуен

10. Текстка кайсы исем туры килә?

  Сабантуй – Татарстанда иң зур бәйрәм. Сабантуй бик матур урында була. Ул июньдә үтә. Сабантуйда бөтен кеше бәйрәмчә киенә. Бар кеше дә шат. Сабантуйда төрле кызык уеннар була: ат чабышы, чүлмәк вату, баганага менү.

А) Июнь

Б) Сабантуй

В) Кызык уеннар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация  биремнәре...

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан программа

Программа рус мәктәбенең рус төркемнәре өчен Литвинов И.Л.,Садыйкова Э.Р., Гарипова Л.И..дәреслеге буенча төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән тест

Татар теленнән 2 нче сыйныфның рус төркеме өчен 2 нче чиреккә тест...