2 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан программа
рабочая программа по теме

Науметова Гөлназ Рәис кызы

Программа рус мәктәбенең рус төркемнәре өчен Литвинов И.Л.,Садыйкова Э.Р., Гарипова Л.И..дәреслеге буенча төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

2нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәби укудан    

            эш программасы

                                              Төзеде: Науметова Г. Р., - татар теле һәм әдәбияты укытучыcы

                                                                              2016 – 2017  уку елы

 

       

 Эш программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән:( “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)” авторлары:К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хәйдарова ,Казан:”Мәгариф” нәшрияты ,2011) үрнәк программага таянып төзелде.      

      Эш программасын төзү өчен чыганаклар:

1.Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы законы,

2.Татарстан Республикасының Мәгариф турындагы законы,

3.Федераль Дәүләт белем бирү стандарты,

4.Мәктәпнең укыту планы.

Уку-укыту әсбабы : И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку китабы. 2 нче сыйныф. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Укыту планында атнасына 3 сәгать бирелә. Уку елына 102 сәгать каралган. Эш программасы 102 сәгатькә төзелгән.

 

 

                                                                                                 

                                                                                                    Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Төп һәм (урта)гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап башкару; дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап, төшенеп баруга hәм аралаша алуга ирешү; 0,5-1минутлык текстны тыңлап,аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Диалогик сөйләм Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (hәр укучының репликалар саны 4 тән ким булмаска тиеш); тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү; укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя hәм җавап бирә белү.

 Монологик сөйләм Бирелгән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш); хикәянең ахырын уйлап бетерү; укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору; укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләү;

Уку Текстларны аңлап эчтән уку; Шигырләрне яттан сөйләү. сүзлектән файдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау; татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый hәм аңлый белү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1 – 0,2 минут

0,2 – 0,4 минут

0,3 – 0,5 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Уку.

15-25 сүз

25 – 35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

5.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

6.

Язу:

Күчереп язу.

1 – 2 җөмлә

3 – 4 җөмлә

4-5 җөмлә 

5-6 җөмлә

Сүзлек диктанты.

5 – 6 сүз

7 – 8 сүз

8 – 9 сүз

Диктант.

25 – 30 сүз

30 – 35 сүз

35 – 40 сүз

Сочинение (өйрәтү характерында).

4 – 5 җөмлә

 5 – 6 җөмлә

Уку.

Аралашу темалары.

1.        Мәктәп. Кабатлау.

     2.  Өйдә.

     3.  Көндәлек режим.

     4.  Ашамлыклар кибетендә.

     5.  Табигатьтә үзгәрешләр.

     6.  Дусларыбыз

     7.  Казан — Татарстанның башкаласы.

     8.  Бәйрәмнәр.

     9.  Сәламәтлек.

    10. Үсемлекләр белән танышабыз.

    11.  Ел фасыллары.

    12.  Хайваннарга һәм кошларга булышабыз.

                             

 Уку өчен текстлар.

  •        Мәктәп тексты

•        Гимназиядә тексты

•        Мин әнигә булышам.

•        Энем авырый.

•        Такмаклар

•        Р. Миңнуллин “Тәмлетамаклар” шигыре

•        Минем апам- сатучы.

•        Маратның көн режимы.

•        Ш. Маннур “Яратам” шигыре

•        Куяннар гаиләсе.(1,2 нче бүлек)

•        Р.  Корбан “Куркак куян” шигыре

•        Х.Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр!” шигыре.

•        Дусларга хат язабыз.(1,2 нче бүлек)

•        Б.Рәхмәт “Килегез, карагыз!” шигыре.

•        Р.Фәйзуллин “Җир өстендә ниләр бар?”

•        Без Татарстанда яшибез.

•        Бу нәрсә? Күр әле син! шигыре.

•        Бәйрәмнәр тексты.(1,2 нче бүлек)

•        Г.Зәйнәшева “ Бер атнада ничә көн?” шигыре.

•        Сеңлемнең бер иртәсе.

•        Безнең әни.

•        М. Мазунов “ Күрәсезме бакчада”

•        Ел фасыллары тексты.(1,2 нче бүлек)

•        Р. Вәлиева “ Без – бакчачылар” шигыре.

•        Без ничек кошларга булыштык.

•        

Өстәмә әдәбият.

•        Г.Тукай “Гали белән кәҗә”

•        Н.Исәнбәт”Өч матур сүз”

•        “Аю белән бабай”татар х.әкияте

.           Ш.Галиев”Яз”

                                                                                тематик план

Дә-

рес

Дәрес темасы

Дәрес саны

Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

төрләре

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

1 чирек – 18 сәгать

1 - 2

Кереш дәрес. Мәктәп (текст өстендә эш)

2

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганны аңлауга ирешү

Балаларда белемгә омтылыш  тәрбияләү.

Татарча авазларны дөрес әйтеп укырга ирешү

3 - 4

“Гимназиядә”-тексты.

 Уку техникасын тикшерү

2

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Сәнгатьле уку, аңлап уку                  төп фикерне әйтергә өйрәтү

укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

Текстны  матур итеп уку, тәрҗемә итү.Уку техникасын тикшерү.

5 -6

“Мин әнигә булышам” тексты.

2

Әсәр буенча сорау бирә белү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү.

Балаларда белемгә омтылыш  тәрбияләү

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

7-8

“ Энем авырый”тексты.

2

         дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Текстны матур итеп уку, тәрҗемә итү, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү

9-10

Р. Миңнуллин «Тәмлетамаклар».

2

Яңа сүзләр белән таныштыру. Сораулар һәм биремнәр үтәү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү Шигырьне ятлау.

Сөйләм телен камилләштерү..

Шигырьне  матур итеп уку, тәрҗемә итү, ятлау

11-12

“Минем апам –сатучы”тексты.

2

аралаша белү сәләтен үстерү

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Сөйләм телен камилләштерү..

Текстны сәнгатьле уку, тәрҗемә итү

13-14

Марат турында(текст өстендә эш).

2

Аралаша белү сәләтен үстерү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Текстны тәрҗемә итү, текстның эчтәлеген аңлап уку, сорау бирү күнекмәләрен үстерү

15

Монологик сөйләм телен үстерү ”Көндәлек режим”

1

парларда һәм күмәк эшли белү;

Хикәя төзү. Үзең турында сөйләү.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык  хисе тәрбияләү

Терәк сүзләр ярдәмендә монологик сөйләмне камилләштерү

16-17

Ш. Маннур. «Яратам»

2

Укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштару.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

18

Г.Тукай “Гали белән кәҗә”

1нче чирекне йомгаклау

1

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.Биремнәрне башкару

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү

Шигырьне  матур итеп уку, тәрҗемә итү, Укыган текстлар буенча әңгәмә оештыру

2 чирек – 14 сәгать

1

«Минем гаиләм». Рәсем буенча хикәя төзү

1

Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту.

Укучыларда әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

2-3

«Куяннар гаиләсе» әкияте (1 бүлек)

2

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Укучыларда табигатькә,хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү

Текстны матур итеп уку, тәрҗемә итү, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү

4-5

«Куяннар гаиләсе» әкияте (2 бүлек)

2

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

 Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Текстны  матур итеп уку, тәрҗемә итү

6

Рәсем буенча хайваннар турында сөйләү

1

Нәтиҗәләр формалаштыру.

Биремнәрне башкару

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Хикәя төзү

7

Х. Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр!”

1

Укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Укучыларда олыларга  карата ихтирам тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

8-9

“Дусларга хат язабыз”тексты (1нче бүлек)

2

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

Әсәрне уку, план төзү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштару.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

10

Б.Рәхмәт «Килегез, карагыз!»

1

Укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Текстны матур итеп уку, тәрҗемә итү, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү

11-12

“Дусларга хат язабыз”-тексты

(2нче бүлек)

2

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

Хикәяне уку,план төзү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштару.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

13-14

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Биремнәрне башкару Тәрҗемә итү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Тәрҗемә итү, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү

3 чирек – 20 сәгать

 1

Р. Фәйзуллин “Җир өстендә ниләр бар?”

1

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

2

Р.Миңнуллин «Туган илнең улы мин»

1

        уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

3-4

“Без Татарстанда яшибез”тексты.

2

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

Текст белән танышу. . Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу

Туган җиргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

5

“Казан” шигыре

1

Яңа лексика. Биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Туган шәһәребез белән горурлану хисләре тәрбияләү

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

6-7

“Аю белән бабай”әкияте.

2

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү.

 Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

 

8-9

“Бәйрәмнәр” тексты(1нче бүлек)

2

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;Яңа лексика.

Текст белән танышу. . Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Сәнгатьле сөйләмне үстерү. укучыларда бер-берләренә карата ихтирам,дуслык хисләре тәрбияләү

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

10

С.Сабирова «Мин Кыш бабай …» шигыре

1

Сорауларга җавап бирү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү,

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

11

Монологик сөйләм телен үстерү .Н.Исәнбәт“Өч матур сүз”шигыре.

1

парларда һәм күмәк эшли белү;

Биремнәрне башкару

Сәнгатьле сөйләмне үстерү Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Монолог төзү

12

Г.Зәйнәшева

«Бер атнада ничә көн»

1

Сорауларга җавап бирү.

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Укучыларда сөйләм культурасын камилләштерү..

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

13

“Атнаның бер көне”. Диалогик сөйләм телен үстерү

1

Парларда һәм күмәк эшли белү

Биремнәрне башкару. Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Уку, тәрҗемә итү .диалогик  сөйләм оештыру.

                                                                                                                                             

14

Әниләрне котлау (открыткалар язу)

1

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Тәрҗемә итү.

 Балаларда ата-анага  карата хөрмәт тәрбияләү.

Яңа лексика, котлау сүзләре белән открытка язу.

15

Әниләр турында җыр “Иң матур җыр”

1

Парларда һәм күмәк эшли белү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү .

Балаларда ата-анага  карата хөрмәт тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

16

“Яз” тексты өстендә эш

1

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

 Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

17

Диалогик сөйләм телен үстерү

“Кунаклар килә”

1

 Парларда һәм күмәк эшли белү

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Сөйләм телен камилләштерү.

Диалог төзү

18-19

“Бәйрәмнәр”тексты. (2 нче бүлек)

2

        Текст буенча сораулар куя белү.

Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

20

3нче чирекне йомгаклау.Үзең турында сөйләү

1

Нәтиҗәләр чыгару.

Белемнәрне системалаштыру.

Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү

 Үткәннәрне кабатлау

4 чирек – 16 сәгать

1-2

“Сеңлемнең бер иртәсе”тексты.

2

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

төп фикерне әйтергә өйрәтү

Балаларда чисталык, пөхтәлек, вакытны дөрес бүлә белергә өйрәтү

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

3

Диалогик сөйләм. “Табиб кабинетында”

1

Парларда һәм күмәк эшли белү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Сөйләм телен үстерү .Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү

Диалог төзү

4

«Безнең әни» тексты

 1

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

5

Агач исемнәре белән танышу

 1

Яңа лексика. Биремнәрне үтәү.

Агач исемнәре белән танышу

Балаларда  табигатькә ихтирам тәрбияләү.

Яңа сүзләрне истә калдыру

6

М.Мазунов «Бакчада» шигыре

 1

Яңа лексика белән таныштыру Биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку. Тәрҗемә итү, яңа лексика белән танышу

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

7-8

«Ел фасыллары» тексты(1нче бүлек)

 2

Укылган текст буенча сораулар куя белү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

9-10

«Ел фасыллары» тексты(2нче бүлек)

 2

Аралаша белү сәләтен үстерү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

11-12

Монологик сөйләм телен үстерү “Минем яраткан ел фасылым”

Ш.Галиев “Яз”шигыре.

  2

Парларда һәм күмәк эшли белү

Диалогик, монологик сөйләм , әңгәмә

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану уяту.

Монолог төзү

13

Р.Вәлиева

«Без - бакчачылар»

 1

Аралаша белү сәләтен үстерү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү .

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Шигырьне матур итеп уку, тәрҗемә итү

14

“Без ничек кошларга булыштык?”

 1

Укылган текст буенча сораулар куя белү.

төп фикерне әйтергә өйрәтү

Сөйләм телен камилләштерү. Укучыларда табигатькә,хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү

Текстның эчтәлеген аңлап уку, тәрҗемә итү

15

Уку техникасын тикшерү

 1

Нәтиҗәләр чыгару.

Белемнәрне системалаштыру.

Йөгерек сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру.

Текст уку, сорауларга җавап бирү

16

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау. Йомгаклау дәресе

 1

Нәтиҗәләр чыгару. Парларда һәм күмәк эшли белү

Белемнәрне системалаштыру.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану уяту

Үткәннәрне кабатлау,йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация  биремнәре...

3 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тест

3 нче сыйныф рус төркеме өчен әдәби укудан тестлар программа материалы буенча төзелде....

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы...

2 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән программа

2 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән  программа Литвинов И.Л.,Садыйкова Э.Р.,Гарипова Л.И дәреслеге буенча төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан эш программасы Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....