2 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән программа
календарно-тематическое планирование на тему

Науметова Гөлназ Рәис кызы

2 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән  программа Литвинов И.Л.,Садыйкова Э.Р.,Гарипова Л.И дәреслеге буенча төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

                                                                     Эш программасы

                                                 «Татар теле» фәненнән   2 нче сыйныф (рус төркеме)

                                                 Төзеде: Науметова Г. Р.татар теле һәм әдәбияты укытучыcы

                                                                                                               

                                                                                               2016 – 2017  уку елы


Эш программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән:( “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)” авторлары:К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хәйдарова ,Казан:”Мәгариф” нәшрияты ,2011) үрнәк программага таянып төзелде.

 Эш программасын төзү өчен чыганаклар:

1.Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы законы,

2.Татарстан Республикасының Мәгариф турындагы законы,

3.Федераль дәүләт белем бирү стандарты,

4.Мәктәпнең укыту планы.

     

Уку-укыту әсбабы : И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле һәм уку китабы. 2 нче сыйныф. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Укыту планында атнасына 3 сәгать бирелә. Уку елына 102 сәгать каралган. Эш программасы 102 сәгатькә төзелгән.

Төп максатлар:

  1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү.
  2. Аларны ирекле аралашырга өйрәтү.
  3. Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.

         Бурычлар:

1. Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү.

2. Татар халкы мәдәнияте, тарихы, әдәбиятына нигезләнеп бирелгән төрле ситуацияләр буенча диалогик һәм монологик сөйләм төзергә өйрәтү.

3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү.

4. Өйрәнелгән фонетик, лексик- грамматик күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

                                                                                        Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле  юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Төп һәм (урта)гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның  предмет нәтиҗәләре.

            Сөйләшү.

            Диалогик сөйләм.

  • сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  •  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

            Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

            Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  •  нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;
  •  сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  •  ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

             Язу.

  • 2 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.
  • Иптәшеңә яки әниеңә  төрле бәйрәмнәр белән котлау, , үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.
  • Программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру
  • Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укытуның предмет нәтиҗәләре:

  • коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле ” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус                                                                         күнекмәләр  формалаштыру.
  • Яңа сүзләрне дөрес язу, дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү
  • Сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү
  • Бирелгән терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзи белү.
  • Теманы мисаллар ярдәмендә аңлата алу
  • Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1 – 0,2 минут

0,2 – 0,4 минут

0,3 – 0,5 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Уку.

15-25 сүз

25 – 35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

5.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

6.

Язу:

Күчереп язу.

1 – 2 җөмлә

3 – 4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

Сүзлек диктанты.

5 – 6 сүз

7 – 8 сүз

8 – 9 сүз

Диктант.

25 – 30 сүз

30 – 35 сүз

35 – 40 сүз

Сочинение (өйрәтү характерында).

4 – 5 җөмлә

 5 – 6 җөмлә

ГРАММАТИК МИНИМУМ

  1. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.
  2. Тамыр, ясалма, кушма исемнәрне грамматик бәйләнешкә дөрес кертү эшен көчәйтү.
  3. Актив үзләштерелгән сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.
  4. Фигыльнең өйрәнелгән(хәзерге,үткән) заман формаларын аңлап аера белү һәм фикерне дөрес белдерү өчен кирәкле форманы сайлап кулланырга күнектерү.
  5. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.
  6. Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү.
  7. Вакыт рәвешләрен дөрес куллануга ирешү ..
  8. Үзләштерелгән бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең кулланышын камилләштерү; өчен, турында, шуңа күрә бәйлек  сүзләре белән таныштыру.
  9. Хәзерге һәм үткән  заман хикәя фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерүгә өйрәтү һәм гамәли куллану өстендә эшләү.
  10. Җөмләләрдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сораулар куя белү.
  11. Татар җөмләсендә сөйләм предметы һәм сөйләм яңалыгының урынын гамәли белү.
  12. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аера һәм аңлый белүгә гадәтләндерү.
  13. Грамматик белемнәрне гомумиләштерү нигезендә укучыларның сөйләм осталыгын һәм күнекмәләрен системалаштыру.

ОРФОЭПИК   ҺӘМ   ОРФОГРАФИК   МИНИМУМ

1. Авазларның, сүзләрнең, интонацион калыпларның әйтелешен даими рәвештә кабатлап тору.

2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3. Басымның үзенчәлекле очракларын гамәли белү.

4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6. Исемнәрнең килеш кушымчаларын, фигыльләрнең барлык-юклык, зат-сан, заман кушымчаларын дөрес ялгап язуга ирешү.

7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп,   язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән яза белүгә күнектерү.

9. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен системалаштыру.

10.  Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне дөрес оештыру эшен   тирәнәйтү.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕН ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

Тыңлап аңлау

  • Авазларны тыңлап, аларны белдергән хәрефләрне күрсәтә белү;
  • укытучы яки диктор әйткән сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
  • 1,5 - 2  минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле һәм сәнгатьле   итеп телдән яки язмача сөйләү;
  • дәрестә   катнашучыларның   җанлы   сөйләмен   тыңлап аңлый белү һәм аралаша алу.

Диалогик сөйләм

  • Төрле типтагы сорау һәм җавап репликаларын кулланып, көндәлек тормыш белән бәйле ситуацияләргә диалог төзү (һәр укучының репликалар саны 6 дан ким булмаска тиеш);
  • татар сөйләм этикетына караган танышу, исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, котлау сүзләрен урынлы куллана белү;
  • укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм

  • Тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйли белү (җөмләләр саны 7 дән ким булмаска тиеш);
  • укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү;
  • текстның эчтәлеген сөйләгәндә, өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алу.

Уку

  • Хикәяләү һәм тасвирлау элементларын үз эченә алган җөмләле текстларны тулысынча аңлап һәм тиешле интонация белән уку;
  • укылган тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен сүзлектән таба белү;
  • укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Язу

  • Укучыларның гаилә-көнкүрешенә, уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу;
  • тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
  • аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп күчереп язу

                                                                                                     

                                                                                                             

                                                                                     

                                                                                         тематик план                                                                                                      

                         

Дәрес темасы

Дәрес саны

                   Көтелгән нәтиҗәләр

Уку эшчәнлегенең

 төрләре

Контроль төре

       

 

метапредмет

предмет

шәхси

1 чирек – 27 сәгать

1

Кереш дәрес.Татар алфавиты.

1

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Яңа уку елына уңай эмоциональ әзерлек булдыру.

Үткәннәрне кабатлау

2

Хикәя фигыльсез килгән раслау, сорау, инкарь җөмләләр

1

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру

Сорау кисәкчәләрен кулланып дөрес җөмләләр төзи белү.

 Белемгә омтылыш хисләре булдыру

Яңа сүзләр өйрәнү.

3

Тартым кушымчалары.

1

Предметларны берлек санда тартым белән төрләндерә белү. Максатка ирешү юлларын билгеләү;

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту. Тартым төшенчәсен аңлату

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Яңа сүзләр өйрәнү.

4

Тартым кушымчалары. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу Парларда һәм күмәк эшли белү;

Тартым төшенчәсен аңлату. җөмләләр төзи белү.

 Чиста, матур һәм дөрес язу кунекмәләрен камилләштерү

Яңа сүзләр өйрәнү.

5

1,2,3 нче зат берлек сандагы һәм 3 зат күплек сандагы фигыльләр.

1

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Зат кушымчаларының үзенчәлеген күрсәтү.

Татар телен өйрәнү теләге формалаштыруны дәвам итү.

Күнегүләр эшләү.

6

1, 2, 3 заттагы фигыльләр

1

        Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү һәм алар белән дөрес эш итә белү;.

Фигыльләрне дөрес затта куллана белү.

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Күнегүләр эшләү.

7

Исемнең урын-вакыт килеше

1

Укучыларның сөйләм телен

үстерү, баету.        аралаша белү сәләтен үстерү

Исемнең урын-вакыт килешен искә төшерү.

Кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү. 

Сорау-җавап күнегүләре

8

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.Ике тартык янәшә килгән сүзләр

1

Укучыларның сөйләм телен

үстерү, баету

Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү.

Сөйләм телен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

9

Исемнең юнәлеш килеше

1

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү.

Кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләре булдыру.

Фонетик күнегү

Парларда лексик-грамматик материалны ныгыту

10

Исемнең юнәлеш килешен ныгыту

1

Аралаша белү сәләтен үстерү

Исемнең юнәлеш килешен искә төшерү

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Сорауларга җавап бирү

11

«Белән» бәйлеге

1

Балаларның мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Бәйлек сүзләрне дөрес кулланып, җөмләләр төзи белү

Кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләре булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

12

Исемнең чыгыш килеше

1

Парларда һәм күмәк эшли белү;

Исемнең чыгыш килешен кабатлау.

 Белемгә омтылыш хисләре булдыру

Диалог төзү

13

Контроль эшкә әзерлек

1

Балаларның мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Кабатлау күнегүләрен  башкару

Укучыларның  сүз байлыгын арттыру.

Биремнәрне үтәү.

14

Кереш контроль эш.

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Укучыларның белемнәрен

тикшерү

Чиста, матур һәм дөрес язу кунекмәләрен камилләштерү

Контроль эш

Контроль эш

15

Хаталар өстендә эш

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Хаталарны төзәтү.

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру .Дөрес язу мөмкинлекләрен

үстерү.

Күнегүләр башкару.

16

Тартык авазга беткән хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы («калын» сүзләрдә)

1

Максатка ирешү юлларын билгеләү;

-мый; -ми формасының бирелешен аңлату.

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Сүзлек эше.

17

Фигыльнең  юклык формасында  төрләнеше

1

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык юклык формасын сөйләмгә кертү.

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Биремнәрне үтәү.

18

Фигыльнең юклык формасында төрләнеше

1

 Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык юклык формасын сөйләмгә кертү.

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү

19

Фигыльнең юклык формасында төрләнеше Яңа теманы ныгыту.

1

Аралаша белү сәләтен үстерү

эшне эшләмәвеңне(эшләмәвен) әйтә белү.

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Күнегүләр эшләү

20

Фигыльнең юклык формасында төрләнеше. Сүзлек диктанты.

1

Җөмләдә юклык кушымчаларын дөрес куллану.

эшне эшләмәвеңне(эшләмәвен) әйтә белү.

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү, сүзлек диктанты

21

Тартык авазга беткән хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы («нечкә» сүзләрдә)

1

Парларда һәм күмәк эшли белү;

хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә актив куллану

укытучы хезмәтенә ихтирамлылык хисләре булдыру

Күнегүләр эшләү

22-23

Фигыльнең юклык формасын төрле  затларда куллану

2

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

-мый; -ми формасының бирелешен аңлату.

белемгә омтылыш хисләре булдыру

Күнегүләр эшләү

24

Контроль эшкә әзерлек

1

Балаларның мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Кабатлау күнегүләрен  башкару

белемгә омтылыш хисләре булдыру

Биремнәрне үтәү.

25

Контроль тест

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Укучыларның белемнәрен

тикшерү

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

контроль эш.

Контроль эш

26

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Хаталарны төзәтү. сорауларга дөрес җаваплар бирү

Дөрес язу мөмкинлекләрен

формалаштыру.

Күнегүләр башкару.

27

Үткәннәрне кабатлау . Йомгаклау

1

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Диалогик, монологик сөйләм үстерү.

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

2 чирек - 21 сәгать

1-2

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Фигыльнең юклык кушымчаларын дөрес куллану.

Юклык формасын күнегүләр өстендә ныгыту.

Укучыларның  сүз байлыгын камилләштерү

Кагыйдә чыгару

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

Грамматик уен

3-4

Сузык һәм тартык авазга беткән фигыльнең юклык формасы

2

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү.

Юклык формасын күнегүләр өстендә ныгыту.

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

5

Сузык һәм тартык авазга беткән фигыльнең юклык формасы .Мөстәкыйль эш

1

Үз фикереңне язма һәм телдән җиткерә белү.

Белемнәрне практикада куллана белү.

Олыларга карата ихтирамлылык хисләре булдыру.

мөстәкыйль эш

мөстәкыйль эш

6-7

Саннар (11-15)

2

Сорый һәм җавап бирә белү.

Саннарны кабатлау, искә төшерү,  ничә?соравы.

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

8-9

Саннар (16-20).

2

Сорый һәм җавап бирә белү.

Саннарны аңлап сөйләмдә куллану

Укучыларның сөйләм телен

үстерү, баету

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

10-11

Ул алмашлыгының юнәлеш килешендә кулланылуы

2

Материалны формалаштыру.

-га;-гә;-ка;-кә аффиксларының куллалышы. Мисалларда чагылышы.

 Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Дәреслек белән эш

Сорауларга җавап бирү

12-13

Ул алмашлыгының чыгыш килешендә кулланылуы

2

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Кемнән? нәрсәдән? Соравына җавап бирә белү

Мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Дәреслек белән эш

Грамматик уен

Лексиканы ныгыту

14

Вакыт  рәвешләре.

1

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Туган якка мәхәббәт хисләре булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

Кагыйдәне кабатлау

15-16

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? конструкцияләре

2

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру

Кагыйдәләрне, яңа сүзләрне сөйләмдә

куллана белү.

Телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Дәреслек белән эш

Сорауларга җавап бирү

17-18

Исемнәрнең төшем килеше

2

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Кемне? нәрсәне? Соравына җавап бирә белү

Ризыкка хөрмәт хисләре булдыру.

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

Кагыйдәне кабатлау

19

Контроль эшкә әзерлек

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Алган белем-

нәрне системалаштыру Язма сөйләм

Чиста, матур язу тәрбиясе телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Күнегүләр

Ситуатицияләр

Грамматик уеннар

20

2 нче чирекне йомгаклау контроль эше.

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Алган белем

нәрне гомумиләштерү, тикшерү

Чиста, матур язу тәрбиясе.телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

контроль эш.

контроль эш.

21

Хаталар өстендә эш.Уку һәм язу кагыйдәләре.

1

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Диалогик, монологик сөйләм үстерү.

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

3чирек – 30 сәгать

1-2

Кая? Кайдан? сораулары белән исемнәрнең төшем килешендә кулланылуы.

2

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү

Пөхтәлек турында әңгәмә. Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Парлап эш.

Дәреслек белән эш.

3-4

Исемнең сорау җөмләләрдә төшем килешендә кулланылуы

2

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Кемне? нәрсәне? Соравына җавап бирә белү

Туган якка мәхәббәт хисләре булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

5-6

Кемгә? Кемнән? сораулары белән исемнең төшем килешендә кулланылуы.

2

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Белемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

7

Кабатлау.Сүзлек диктанты.

1

Үз фикереңне язма һәм телдән җиткерә белү.

Тема буенча үткән материалны ныгыту

телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Сүзлек диктанты язу

8

Зат алмашлыкларының төшем килешендә кулланылуы

1

        Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү һәм алар белән дөрес эш итә белү;

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Чиста, матур язу тәрбиясе.телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

 9

Без, сез алмашлыклары

1

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Сорау-җавап күнегүләре

10

Фигыльнең күплек санда төрләнеше (без, сез)

1

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

Чиста, матур язу тәрбиясе.телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

11

Фигыльнең күплек санда төрләнеше (без, сез).Мөстәкыйль эш

1

Балаларның мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Тема буенча үткән материалны ныгыту

Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Мөстәкыйль эш

Мөстәкыйль эш

12

Без, сез алмашлыкларын юнәлеш һәм чыгыш килешләрендә куллану

1

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру.

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

13

1нче зат күплек сан тартым кушымчалары .

1

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту.

телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

14

2нче зат күплек сан тартым кушымчалары

1

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

сүзләрне тартым белән төрләндерә белү

Укуга хөрмәт тәрбияләү

Сорау-җавап күнегүләре

15

Монологик сөйләм үстерү. «Бакчада».

1

Үз фикереңне җиткерә белү.

Сүзләрне дөрес кушымчалар белән куллана белү

Хезмәткә карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

Монолог төзү

16

Бәйлекләр

1

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сүзләрне дөрес кушымчалар белән куллана белү

Милли горурлык хисләре булдыру

Әңгәмә

Дәреслек белән эш

Җөмләләр төзү

17

Бәйлекләрне  сүзтезмәләрдә куллану

1

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сүзләрне дөрес кушымчалар белән куллана белү

Белемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Сорау-җавап күнегүләре

18

Бәйлекләрне  сүзтезмәләрдә куллану Үткәннәрне кабатлау  

1

Парларда һәм күмәк эшли белү.

 сорауларга җавап бирә алу

Укучыларның сүз байлыгын арттыру Укуга хөрмәт хисләре

Күнегүләр эшләү

19

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре.Диалогик сөйләм үстерү

1

Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе.

парларда эшли белү

Милли горурлык хисләре булдыру

Диалог төзү

20

Исемнең иялек килеше

1

Максатка ирешү юлларын билгеләү

теманы аңлау

Укучыларның сүз байлыгын арттыру Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

21

Иялек килеше сораулары

1

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Укучыларның сүз байлыгын камилләштерү.

Сорау-җавап күнегүләре

22

Я,ю,е хәрефле сүзләр.

1

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сорауларга җавап бирү өчен кирәкле кушымчаларны аера, ялгый белү

Укучыларның сүз байлыгын камилләштерү

Җөмләләр төзү, дәреслек белән эш

23

Исемнең иялек килеше Диалогик сөйләм үстерү.

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү. үрнәк буенча диалог төзи белү

Кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләре булдыру.

Диалог төзү

24

Исемнең иялек килеше

1

Максатка ирешү юлларын билгеләү                Максатка ирешү юлларын билгеләү;Максатка ирешү юлларын билгеләү;

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Укучыларның сүз байлыгын камилләштерү.

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

25-26

Тәртип саннары

2

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру

Саннарны аңлап сөйләмдә куллану

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

27

Тәртип саннары Контроль эшкә әзерләнү

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Алган белем

нәрне системалаштыру

Милли горурлык хисләре булдыру

Күнегүләр эшләү

28

3нче чирекне йомгаклау контроль эше .

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Алган белем

нәрне системалаштыру, тикшерү

Чиста, матур язу. Укучыларның сүз байлыгын камилләштерү.

контроль эш

29

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау

1

 Парларда һәм күмәк эшли белү.

Диалогик, монологик сөйләм үстерү. сорауларга дөрес җаваплар бирү

Укуга хөрмәт тәрбияләү

Күнегүләр эшләү

30

Татар телендә сүз тәртибе.Үткәннәрне кабатлау . Йомгаклау

1

Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Диалогик, монологик сөйләм үстерү.

Укуга хөрмәт тәрбияләү

Күнегүләр эшләү

4 чирек – 24 сәгать

1-2

Татар халык ашлары.

Яңа сүзләрне  җөмләләрдә куллану.

2

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Яңа сүзләрне истә калдыру, сөйләмгә кертү

Ризыкка хөрмәт хисләре булдыру

Тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

3-4

Фигыльләрне  барлыкта һәм юклыкта куллану

2

Максатка ирешү юлларын билгеләү

Грамматик форманы сөйләмдә куллануны активлаштыру

Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү

Кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү

5

Диалогик сөйләмне үстерү

“Бәйрәмнәр”

1

Максатка ирешү юлларын билгеләү

Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү. үрнәк буенча диалог төзи белү

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү

Терәк сүзләр ярдәмендә диалог  төзү

6-7

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 3нче зат берлек санда кулланылуы

2

 Парларда һәм күмәк эшли белү.

Яңа лексиканы истә калдыру

Укучыларның сүз байлыгын

камилләштерү

Кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү

8-9

Сүз басымы,фраза басымы,аның үзенчәлекләре.

2

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Грамматик форманы сөйләмдә куллануны активлаштыру

Сөйләм телен камилләштерү.

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

10

Яңа сүзләр җөмләләрдә. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 3нче зат берлек санда кулланылуы

1

Максатка ирешү юлларын билгеләү

Яңа лексиканы истә калдыру

һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

11-12

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Кабатлау.

2

Сорауларга җавап бирү.

Грамматик форманы сөйләмдә куллануны активлаштыру

 телләр өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

Кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү

13

Билгеле үткән заман хикәя фигыль .Мөстәкыйль эш

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Алган белем

нәрне системалаштыру, тикшерү

Чиста, матур язу тәрбиясе формалаштыру.

Мөстәкыйль эш эшләү

Мөстәкыйль эш

14

Хаталар өстендә эш.Гади һәм җәенке җөмләләр.

1

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Алган белем

нәрне системалаштыру

Мөстәкыйль булырга өйрәтү Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү

15

Сөйләм этикеты үрнәкләрендә интонация.

1

        Текст буенча сораулар куя белү.

Яңа лексиканы истә калдыру

Сөйләм телен камилләштерү. Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

16

Белемнәрне ныгыту. Сүзлек диктанты

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Дөрес язу, сөйләү күнекмәләрен үстерү

Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе формалаштыру.

Кагыйдәләрне искә төшерү, сүзлек диктанты

17-18

Билгеле үткән заманның 1,2,3 зат берлек санда кулланылуы.

2

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

Грамматик форманы сөйләмдә куллануны активлаштыру

Сөйләм телен камилләштерү.

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

19

Хикәя фигыльнең билгеле үткән һәм хәзерге заманда кулланылуы

1

Рус теле белән чагыштырып күрсәтү

Җөмләләр уйлау

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Сөйләм телен камилләштерү. Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Күнегүләр

Дәреслек белән эш

20

Монологик сөйләмне үстерү «Яраткан ел фасылым»

1

Сорауларга җавап бирү.

Монологик, диалогик сөйләм- нәрен үстерү. күмәк эшли белү

Балаларда таб-нең матурлыгына соклану,рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Терәк сүзләр ярдәмендә монолог  төзү

21

Билгеле үткән заманның 1,2,3 зат күплек санда кулланылуы.

1

Аралаша белү сәләтен үстерү

Сорауларга җавап бирү өчен кирәклк кушымчаларны аера, ялгый белү

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

Кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү

22

Кабатлау дәресе. Контроль эшкә әзерлек

1

Мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәтү.

Дөрес язу, сөйләү күнекмәләрен үстерү

Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе формалаштыру.

Кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү

23

Еллык йомгаклау контроль эше

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Алган белем

нәрне системалаштыру, тикшерү

Укуга хөрмәт хисләре булдыру

контроль эш

контроль эш

24

Хаталар өстендә эш. Гомумиләштереп кабатлау

1

Укытучы белән бергәләп үз эшен, иптәшләреннең җавапларын бәяләү

Алган белем

нәрне системалаштыру, тикшерү

Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе формалаштыру.

Хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү,кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

8-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән контроль эшләр

8 б сыйныфында Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева дәреслеге буенча укытучыларга эш программасына кушымта....

3 нче сыйныф, рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан биремнәр

3 нче сыйныф, рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан биремнәр...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән тест

Татар теленнән 2 нче сыйныфның рус төркеме өчен 2 нче чиреккә тест...

"Кышкы уеннар" темасына 1нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

"Кышкы уеннар" темасына 1нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе...