8-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән контроль эшләр
рабочая программа (8 класс) на тему

Гайсина Гульфия Габделзуфаровна

8 б сыйныфында Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева дәреслеге буенча укытучыларга эш программасына кушымта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8b.docx26.17 КБ

Предварительный просмотр:

8б сыйныфы өчен(рус төркеме)  татар теленнән контроль эшләр

(Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча)

Изложение текстлары

Изложение язу №1

Канатлы дусларыбызны онытмыйк

      Менә ак тунлы кыш килеп җитте. Бер-ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга өлгерде. Бөтен  тирә-як ап-ак.

     Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушты.

     Без моңа бик шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек.

    Мин дә тактадан бер кечкенә өстәл һәм җимлек ясадым. Җимлек әйбәт булып чыкты. Ул тәрәзәдән үк күренеп тора.

     Якшәмбе көн иде. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән икмәк валчыкларын туйганчы чүпләделәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Рәхәтлнеп миләш ашадылар. Кинәт җимлек өстендәге ботакка тиен сикереп менде. Ул да ачыккан булса кирәк. (115 сүз)

Вакытлы матбугаттан

Изложение №2

Табигать һәм кеше

     Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.

Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган.

   Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.(130 сүз)

Вакытлы матбугаттан

Изложение Текстның күләме: ел башы 110-120, ел ахыры- 120-130

Бәяләү

«5»

Текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата

«4»

Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1 -2 эчтәлек ялгышы; 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата

«3»

Эчтәлек өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата

«2»

Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата

 “Күп укыган-күп белер” темасы буенча контроль эш №1

1. Тәрҗемә итегез.

Любимые предметы,  интересные произведения, образованный человек, татарско-русский словарь, трудная задача, опаздывать на урок, рано встать,  рабочее место, прошлый год, конец четверти

2. Сораулар урынына 1 нче биремнән тиешле сүзтезмәләрне куеп языгыз.

1) Текстны тәрҗемә итәгә (нәрсә?) кирәк.

2) Әдәбият дәресләрендә (нәрсәләр?) укыйбыз.

3) (кайчан?) конроль эшләр башлана.

4) Энем (нишләргә?) яратмый.

5) (нәрсәне?) һәрвакыт тәртиптә тотарга кирәк.

3.  Бирелгән фигыльләрне таблицага урнаштырыгыз

Хәзерге заман хикәя фигыль , 1 зат, берлек сан

Үткән заман хикәя фигыль, 3 зат, берлек сан

Сүзләр: калдырма, башла, кара, кайт, әзерлә, өлгермә.

4. Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәп языгыз.

   ...?

  • Мин өй эшен күчермәдем, үзем эшләдем.

       ...?

     -  Кичен кино карагач эшләдем.

5. Яхшы уку кагыйдәләрен исегезгә төшерегез. Фикерләрегезне дәвам итегез.

Яхшы уку өчен.........

Контроль эш №2

1вариант                                                          

1.Сүзләрне килешләр белән төрләндерегез:

Дәресең, дәресебез, дәресе                          

2. Кайт, сөйлә фигыльләрен   кирәкле формаларга куеп яз.  

Хәзерге заман хикәя фигыль

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

Шарт фигыль

Инфинитив

Хәл фигыльнең барлык төрләре

Исем фигыль

 3.  Җөмләләрне тәрҗемә итегез

После 4 уроков они  пошли в библиотеку. Мы с мамой вернемся до пятницы. Под столом лежит моя любимая кошка. Возле нашего дома растет большое  дерево.

4.  Җөмләләр төзегез

 1)  Күп , китапханәдә, татарча, китаплар;

  2) Безгә, өйрәнү, өчен, кирәк, татарча , алар;

  3) Татарча ,өйрәнәбез, фикерләргә, без;

  5. Бер составлы җөмләләр кулланып, дустыңны яки әти-әниеңне яңа ел бәйрәме белән котла.

Кадерле әтием һәм әнием! Якын дустым! Сыйныфташларым!

2 вариант

1. Сүзләрне килешләр белән төрләндерегез

мәктәбем, мәктәбегез, мәктәпләре

2. күр, уйла фигыльләрен   кирәкле формаларга куеп яз.  

Хәзерге заман хикәя фигыль

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

Шарт фигыль

Инфинитив

Хәл фигыльнең барлык төрләре

Исем фигыль

3.  Җөмләләрне тәрҗемә итегез

Ученики будут отдыхать до 8 января. До урока я Марине рассказывала о Бакый Урманче. Около школы есть маленький парк. За нашим домом расположен магазин “Магнит”.

4.  Җөмләләр төзегез

1) Бик, китаплар, китапханәдә, күп;

 2) Анда, бик, йөрибез теләп, без;

 3)  Укыйбыз, китаплар, залында, уку;

5. Бер составлы җөмләләр кулланып, дустыңны яки әти-әниеңне яңа ел бәйрәме белән котла.

Кадерле әтием һәм әнием! Якын дустым! Сыйныфташларым

3 чирек өчен контроль эш. №3 (Сүз төркемнәре буенча)

1 вариант

1. Җөмләләрдән рәвешләрне табыгыз, асларына сызыгыз.

   1) Якты кояш туры карый.

  2) Күчмә кошлар озакка кайттылар.

  3) Югарыда аларның тавышы ишетелә.

  4) Төн көзгедәй салкын булды.

2. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз, тәрҗемә итегез.

Үрнәк: яратып-яратмыйча (любя-не любя)

Ватып, сугып, онытып, булышып.

3. Бирелгән сүзләрдән сыйфат фигыльнең барлык заманнарын да ясап  яз

...әби; ... малай; ... дус;  ...эт

4. Бирелгән алмашлыкларны таблицага урнаштырыгыз

Билгесезлек алмашлыклары

Билгеләү алмашлыклары

Алмашлыклар:  һәр, кемдер, әллә кем, бөтен, никтер, үз, һәммә, нәрсәдер, кайдадыр, барлык, ниндидер, барча

5. Бирелгән бәйлек сүзләрне тәрҗемә итегез һәм алар белән җөмләләр төзегез.

Буенча, алдына, эченә, өстенә, башына, урынына.

2 вариант

1. Җөмләләрдән рәвешләрне табыгыз, асларына сызыгыз.

1). Еракта офык күренә.

2). Быел кыш салкын килде.

3) .Күрше кызы Гөлнара кояштай балкып тора.

4) Көн бүген җылытып җибәрде

2. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз, тәрҗемә итегез.

Үрнәк: яратып-яратмыйча (любя-не любя)

Хәтерләп, бетереп, теләп, әзерләп.

3. Бирелгән сүзләрдән сыйфат фигыльнең барлык заманнарын да ясап  яз

... кеше; ...кыз; ...машина; ...бала; ...

 4. Бирелгән алмашлыкларны таблицага урнаштырыгыз

Билгесезлек алмашлыклары

Билгеләү алмашлыклары

 

Алмашлыклар:  һәр, кемдер, әллә кем, бөтен, никтер, үз, һәммә, нәрсәдер, кайдадыр, барлык, ниндидер, барча

5. Бирелгән бәйлек сүзләрне тәрҗемә итегез һәм алар белән җөмләләр төзегез.

Буенча, алдына, эченә, өстенә, башына, артына.

Еллык  контроль эш (диктант)№4

Шигырь бәйрәме

26 апрель. Бүген зур бәйрәм- Шигырь бәйрәме, Шагыйрь бәйрәме.

Бу көнне, татар халкының бөтен дөньяга билгеле булган күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, казанлылар Тукай һәйкәле янына җыелалар. Кунаклар үзләренең шигырьләрен укыйлар, артистлар Тукай сүзләренә язылган җырлар җырлыйлар, Тукай турында истәлекләр сөйлиләр.

Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтә. Тантана “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Татар халкы Габдулла Тукай белән горурлана.

Аның бай әдәби мирасы татар әдәбиятында гына түгел, илебездәге милләт әдәбиятларының да уртак, кадерле хәзинәсенә әйләнгәнен бөтен дөнья белә. (80 сүз)

“Ялкын” журналыннан

Контроль диктант күләме : ел башы 65-75, ел ахыры- 75-80

Бәяләү

Мәктәп тибы билге

рус телле балалар

«5»

0/0, 1/0,0/1

«4»

2/2, 3/2, 2/3

«3»

4/4, 3/6

«2»

6/5, 5/8

Контроль тест  “Мин һәм минем яшьтәшләрем”

1 вариант

1. Дөрес вариантны табыгыз: грубый-

  1. тупас
  2. әдәпле
  3. киң җилкәле
  4. тәрбияле

2. Сез бу фикернең кайсы белән килешәсезме?

1. Әдәп кагыйдәләрен дуслар янында үтәмәсәң була.

2. Әдәп кагыйдәләрен өлкәннәр каршында үтәсәң ярый.

3. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк

3. Сүзләрне тиешле тәртиптә куеп җөмлә төзегез.

1) оялчан, 2) дустым, 3) бик, 4) минем,5) бар

1. 12354

2. 43125

3. 12543

4. 52431

4. Тиешле сүзне сайлап языгыз.

 ....кеше бервакытта да өлкәннәрне рәнҗетми.

  1. тупас
  2. әдәпле
  3. тәрбиясез
  1.  “Болын патшасы” хикәясенең авторы
  1. Ш.Галиев
  2. К.Насыйри
  3. Н.Гыйматдинова

6. Баш килешен сораучы бәйлекләр

1. таба, кадәр, чаклы

2. кебек, белән, төсле

3. сыман, башка, таба

  1. Әнфисә кемгә елмая?
  1. Малайларга
  2. Беркемгә дә
  3. Кызларга
  1. Әйтү максаты буенча җөмләләр
  1. Бер составлы, ике составлы
  2. Җыйнак һәм җәенке
  3. Хикәя, сорау, боерык, тойгылы
  1. Җәенке җөмлә дип...
  1. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә
  2. Иярчен  кисәкләрдән генә торган җөмлә
  3. Баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмлә атала
  1. Яшьтәшләреңне  сурәтләп 5 -6 җөмлә яз.

2 вариант

1. Сез бу фикернең кайсы белән килешәсез

1. Әдәп кагыйдәләрен дуслар янында үтәмәсәң була.

2. Әдәп кагыйдәләрен өлкәннәр каршында үтәсәң ярый.

3. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк

2. Дөрес вариантны табыгыз: грубый-

1.тупас

2.әдәпле

3.киң җилкәле

4.тәрбияле

3. Сүзләрне тиешле тәртиптә куеп җөмлә төзегез.1 )хөрмәт итәргә, 2) яшьтәшләреңне, 3) кирәк, 4) һәрвакыт

1. 1234

2. 4132

3. 1243

4. 2413

4. “Болын патшасы” хикәясенең авторы

  1. Ш.Галиев
  2. К.Насыйри
  3. Н.Гыйматдинова

5.  Тиешле сүзне сайлап языгыз.

 ....кеше бервакытта да өлкәннәрне рәнҗетми.

  1. тупас
  2. әдәпле
  3. тәрбиясез

6. Баш килешен сораучы бәйлекләр

1. таба, кадәр, чаклы

2. кебек, белән, төсле

3. сыман, башка, таба

7. Әнфисә кемгә елмая?

  1. Малайларга
  2. Беркемгә дә
  3. Кызларга

8. Әйтү максаты буенча җөмләләр

  1. Бер составлы, ике составлы
  2. Җыйнак һәм җәенке
  3. Хикәя, сорау, боерык, тойгылы
  1. Җәенке җөмлә дип...
  1. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә
  2. Иярчен  кисәкләрдән генә торган җөмлә
  3. Баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмлә атала
  1. Яшьтәшләреңне  сурәтләп 5 -6 җөмлә яз.

Бәяләү

100%- 80% -“5”

80%-60%-“4”

60%-40%-“3”

40%--0%- “2”

Файдаланылган әдәбият

  1. Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә., Хәбирова Ф.Х. – Яр Чаллы, 2010.
  2. Р.Н. Фатыйхова Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-9 сыйныфлары өчен ярдәмлек. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. .-Казан “Гыйлем” нәшрияты, 2009


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Татар теленнән 2 нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш (тест)

Татар теленнән еллык контроль эш.Балаларның белемен тикшерү өчен төзелгән тест....

11 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән икенче яртыеллыкка контроль эш.

11 сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән икенче яртыеллыкка контроль эш....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...