3 сыйныф татар теле эш программасы.
тест по теме

Ахатова Алия Салиховна

3 сыйныф эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_syynyf_tatar_tele.docx28.96 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. -  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2010.

  2 .  Рус телендә  урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә  татар теле  укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Төз. Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. -   Казан: Мәгариф,  2009. – 60 б.

   3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы «Закон об образовании» (2007 ел, 1 декабрь).

   4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

   5. МОУ “Мало-Лызинской СОШ” эш программасы нигезләмәсе.

    Дәреслек.  Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /  Р. З. Хәйдәрова. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан:  Мәгариф, 2009. – 159 б.

Эш программасы түбәндәге сәгатькә каралган:

Атнага 1 сәгать.

Елга 34 сәгатъ.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең  максатлары:

  1. укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;
  2. балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
  3. укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;
  4. балаларның рухи дөньясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм  дуслык хисе тәрбияләү.

Эчтәлек һәм тематик планлаштыру.

Темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Белем бәйрәме.

6

- ләкин теркәгече;

- үзе күрсәтү алмашлыгы;

- саннарның атрибутив функциядә төрләнмәве;

- инфинитив+кирәк конструкциясе;

- синоним, антоним сыйфатлар;

- инфинитив+яратам төзелмәсе;

- хайваннар турында төзелмәсе.

2

Ашханәдә.

5

- алдында, артында, янында сүзләре;

- башладым сүзе;

- янында, астында, өстендә бәйлек сүзләре.

3

Көзге уңыш.

4

- бу, теге күрсәтү алмашлыклары;

- актив үзләштерелгән сыйфатларны сөйләмдә куллану.

4

Без әти-әниләргә булышабыз.

4

- сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану;

- парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү.

5

Туган якка кыш килде.

2

- сүзләрнең антоним парлары;

-раслау, инкарь, сорау, боерык җөмләләрне куллануны камилләштерү.

6

Шәһәрдә һәм авылда.

2

- сүзләрнең антоним парлары;

- алдында, янында, артында бәйлек сүзләре;

- -чы, -че сүз ясагыч кушымчалары.

7

Татарстан республикасы.

2

-диалог төзеп сөйләү.

8

Яз килә, яз көлә!

2

- исемнәрнең чыгыш килешендә төрләнеше;

- сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез.

- агач башында, агач астында төзелмәләре.

9

Әдәпле булыйк!

2

- аның әбисе төзелмәсе;

- исемнәрнең иялек, төшем килешендә төрләнеше.

10

Кечкенә дусларыбыз.

2

-3 нче зат алмашлыгының төшем һәм юнәлеш килешләрендә   төрләнеше.

11

Күңелле җәй, ямьле җәй!

3

- ал, арт, ян бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану;

- сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

34

Календарь тематик план.

Дәрес темасы

Сәгать саны

Планлаштырган вакыт

Үтелгән вакыт

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ.

1

Беренче сентябрь – Белем бәйрәме. Син, сине, сиңа алмашлыклары.

1

2

Минем, синең, аның сүзләре.

1

3

Фигыль.

1

4

Нокта, өтер, сорау.

1

5

Чөнки, ләкин, бар иде.

1

6

Сан.

1

АШХАНӘДӘ.

7

Диктант.

1

8

Хаталар өстендә эш. Сәгать ничә?

1

9

Алдында, артында, янында сүзләре.

1

10

Диалог төзү.

1

11

Кабатлау. Яңа сүзләр.

1

КӨЗГЕ УҢЫШ.

12

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

1

13

Сөйләм телен үстерү “Базарда.”

1

14

Диктант.

1

15

Хаталар өстендә эш. Кабатлау.

1

БЕЗ ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ БУЛЫШАБЫЗ.

16

-мы, -ме кушымчалары.

1

17

-кәй, -кай кушымчалары.

1

18

Парлы сүзләр.

1

19

Кушымчалар.

1

ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ.

20

Антонимнар.

1

21

Раслау, инкарь, сорау, боерык җөмлә.

1

ШӘҺӘРДӘ ҺӘМ АВЫЛДА.

22

Янында, алдында, артында бәйлек сүзләре.

1

23

-чы, -че сүз ясагыч кушымчалары.

1

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ.

24

Диктант.

1

25

Хаталар өстендә эш. Сөйләм телен үстерү “Татарстан.”

1

ЯЗ КИЛӘ, ЯЗ КӨЛӘ!

26

“8 нче Март – әниләр бәйрәме!”

1

27

Котлау язу.

1

ӘДӘПЛЕ БУЛЫЙК!

28

Исемнәрнең төрләнеше.

1

29

Үзенең алмашлыгы.

1

КЕЧКЕНӘ ДУСЛАРЫБЫЗ.

30

Килә, кебек сүзләре.

1

31

Чөнки теркәгече.

1

КҮҢЕЛЛЕ ҖӘЙ, ЯМЬЛЕ ҖӘЙ!

32

Сыйфат.

1

33

Диктант.

1

34

Хаталар өстендә эш. Кабатлау.

1

3 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

            Белергә/аңларга:

  1. татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын белеп, сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес оештыра белү;
  2. актив үзләштерелгән исемнәрне сан, килеш, тартым белән төрләндереп, телдән һәм язмача сөйләмдә куллана белү;
  3. татар телендә сыйфат һәм исем, сан һәм исем төзелмәләренең кулланылыш үзенчәлекләрен белү;
  4. фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын сөйләмдә куллануга ирешү;
  5. сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә кора алу.

Эшли белергә:

  1. татар сөйләм этикетына хас булган танышу, исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм башка калыпларны урынлы куллана алу;
  2. актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын тыңлап яки укып аңлый белү һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллануга ирешү;
  3. тасвирлау яки хикәяләү төрендәге бәйләнешле текст төзи алу;
  4. телдән һәм язмача диалогик яки монологик формада аралаша алу;
  5. бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлеген аңлап укый алу.

Әдәбият исемлеге.

1.  В мире слов и предложений: Картинно-ситуативный татарско-русский словарь / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – 2=е изд., стереотип. – Казань: Магариф, 2009. – 223 с.: ил.

2. Газизова А. Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). – Казан:   Яңалиф, 2007. – 56 б.

3. Гыймадиева Н. С., Галләмова Р. В., Сафина С. Р. Үзебез язабыз: Башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. – 104 б.

4. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. -  ТР Мәгариф һәм фән    министрлыгы, Казан, 2010.

  1. Рус телендә  урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә  татар теле  укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Төз. Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. -   Казан: Мәгариф,  2009. – 60 б.
  2. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /  Р. З. Хәйдәрова. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан:  Мәгариф, 2009. – 159 б.
  3. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р. Н. Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...