4 сыйныф Татар теле Р.З. Хайдарова Г.М.Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Татар алфавиты. Транскрипция.
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

Татар алфавиты. Транскрипция.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Моя республика. Родина. Государственные символы России и Татарстана. / Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү; өлешләрдән бербөтенне төзи белү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Предмет – Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символларын әйтә, сурәтли белү;

яңа сүзләрне җөмләдә куллана белү;

текст буенча эшли белү.

Шәхескә кагылышлы  –

Материал: Күңелле татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф. Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. 2 нче кисәк Казан: “Татармультфильм” 2017,  нче битләр.

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту Р.З. Хәйдарова, Л. Ә. Гыйниятуллина 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.

Электрон ресурслар, интернет ресурслар.

Җиһазлау: презентация

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру

- Исәнмесез! Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

        - Елмай! Бу дәрес сиңа да, миңа да, дустыңа да шатлыклар китерсен!  

  1. слайд)

 http://selam.tatar/1/zhyr/

  • Шушы сылтаманы копировать итеп, “Поисковик” ка куегыз. “Сәлам” җырына кушылып җырлагыз.
  1. Актуальләштерү

Сүзләрнең тәрҗемәләрен исеңә төшер. (2 слайд)

туган як – родной край

туган ил – родная земля

Ватан – Родина

дәүләт – государство

милләт – нация, национальность

тел – язык

бөркет – орел

башкала - столица

  1. Уку мәсьәләсен кую

81 нче бит 2 нче күнегүдәге Зәкия Туфайлова язган шигырьне укыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында? (3 слайд)

                  Туган ил

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар,

Туган ил ул – зәңгәр нигезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

  • Бу шигырь туган ил, туган як турында!
  • Әйе, бу шигырь безнең туган илебез, туган ягыбыз матурлыгы турында. Безнең дәресебез дә туган ил турында. (4 слайд)

https://yandex.ru/video/search?text=%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%20%D1%80%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B%D0%BD%D1%8B%D2%A3%20%D1%81%D0%B8%D0%BC%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B%20%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%20%D0%B2%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BE&path=wizard&parent-reqid=1599124716856617-1491029076263335210800114-production-app-host-man-web-yp-133&wiz_type=v4thumbs&filmId=308600987404251834

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Сорауларга телдән җавап бирегез.
  • Укучылар, без кайда, нинди республикада яшибез?
  • Зеленодол районы, Татарстан республикасы.
  • Слайдта Татарстан картасы. Карагыз. (5 слайд) Безнең республикабыз нинди зур! Татарстан республикасы Россия дәүләтендә урнашкан. Россиянең дә, Татарстанның да үз дәүләт символлары бар. Ул нинди символлар?
  • Ул герб һәм флаг.
  • Россиянең дәүләт флагында нинди төсләр бар? (7 слайд)
  •     Россиянең дәүләт флагында зәңгәр, ак, кызыл төсләр бар.
  • Россиянең дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?
  • Россиянең дәүләт гербында ике башлы бөркет сурәтләнгән.
  •  Татарстан дәүләт флагында нинди төсләр бар? (8 слайд)
  •  Татарстан дәүләт флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.
  •  Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?
  •  Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән.
  •  Татарстанның беренче президенты кем? (9 слайд)
  •  Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев.
  •  Татарстанның хәзерге президенты кем? (10 слайд)
  •  Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов.
  •  Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (11 слайд)
  •  Татарстанның башкаласы Казан шәһәре.
  1. Ә хәзер шушы сылтаманы “Поисковик” ка куегыз һәм видеороликны карагыз. Ул рус телендә. Видеороликта Россия һәм Татарстан символлары турында сөйләнелә. Рәхим итеп карагыз! (4:43)

https://yandex.ru/video/search?text=%D1%80%D0%BE%D1%81%D1%81%D0%B8%D1%8F%20%D0%B4%D3%99%D2%AF%D0%BB%D3%99%D1%82%20%D1%81%D0%B8%D0%BC%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B%20%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%20%D0%B2%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BE&path=wizard&parent-reqid=1599125258161988-634328168646840581600280-production-app-host-sas-web-yp-113&wiz_type=vital&filmId=5216815223525406948 

  1. Бу сылтаманы “ Поисковик” ка куегыз һәм ТНВ каналында күрсәтелгән видеорепортажны карагыз!

https://yandex.ru/video/search?text=%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%20%D1%80%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B0%D1%81%D1%8B%D0%BD%D1%8B%D2%A3%20%D1%81%D0%B8%D0%BC%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B%20%D1%82%D1%83%D1%80%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D0%B0%20%D0%B2%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BE&path=wizard&parent-reqid=1599124716856617-1491029076263335210800114-production-app-host-man-web-yp-133&wiz_type=v4thumbs&filmId=308600987404251834

  • Уйлагыз әле, видеорепотажны караганнан соң, Татарстан республикасының тагын нинди символларын әйтер идең? (12 слайд)
  • Әйе, ул Казан Федераль университеты, Кабан күле, Камал театры, Кремль, Сөембикә манарасы, Кукмара итекләре, “Туган тел” җыры, “Туган як” җыры, Сабантуй бәйрәме, чәк-чәк, өчпочмак татар ашлары. (13 слайд)

Рефлексив бәяләү

  1. – Нәрсәләр белдең? Син бүген нинди яңалык алдың?

  1. Өй эше. 81 нче бит 3 нче күнегүне укырга. (14 слайд)

  1. - Сау булыгыз! Сез акыллы, яхшы балалар! Көннәрегез уңышлы үтсен! (15 слайд)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕН БАШЛЫЙБЫЗ ! Елмай! Бу дәрес сиңа да, дустыңа да шатлыклар китерсен!

Слайд 2

Сүзләрнең тәрҗемәләрен исеңә төшер! туган як – родной край туган ил – родная земля Ватан – Родина дәүләт – государство милләт – нация, национальность тел – язык бөркет – орел башкала - столица

Слайд 3

Туган ил Туган ил ул – алтын арышлар, Туган ил ул – зифа камышлар. Туган ил ул – иркен болыннар, Болыннарда нәни колыннар, Туган ил ул – зәңгәр нигезләр, Туган туфрак, үскән нигезләр. Туган илдә барыбыз бертуган, Бик кадерле безгә ул шуңа. Туган ил ул була бер генә, Туган илнең кадерен бел генә . Зәкия Туфайлова.

Слайд 4

Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары. Моя республика. Родина. Государственные символы России и Татарстана.

Слайд 5

Татарстан

Слайд 6

Татарстан республикасы Россия д әүләтендә урнашкан. Россиянең дә, Татарстанның да үз дәүләт символлары бар.

Слайд 7

Россиянең дәүләт символлары Герб Флаг

Слайд 8

Татарстанның дәүләт символлары Герб Флаг

Слайд 9

Татарстанның беренче президенты- Минтимер Шәрипович Шәймиев

Слайд 10

Татарстанның хәзерге президенты – Рөстәм Нургалиевич Минниханов

Слайд 11

Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре

Слайд 12

Татарстан республикасының тагын нинди символларын әйтер идең?

Слайд 13

Казан Федераль университеты, Кабан күле, Камал театры, Кремль, Сөембикә манарасы, Кукмара итекләре, “Туган тел” җыры, “Туган як” җыры, С абантуй бәйрәме, чәк-чәк, өчпочмак татар ашлары.

Слайд 14

Өй эше. 81 нче бит 3 нче күнегүне укырга.

Слайд 15

Сау булыгыз! Сез акыллы, яхшы балалар! Көннәрегез уңышлы үтсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"...

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"...