4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"
план-конспект урока

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kondlek_rezhim.docx22.99 КБ
Файл kondlek_rezhim_prezentatsiya.pptx747.97 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ТАТАР ТЕЛЕ

Тема:”Көндәлек режим”.

Дәрес максаты.

Дидактик максат :

вакытны әйтә, сорый; кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү күнекмәләрен ныгыту ;

көндәлек режим турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Үстерү максаты :

чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашырга, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү.

Материал: Дәреслек:86 нчы бит;

Җиһазлау: сәгать,презентация, карточкалар, сәгать, компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!

Укучылар , бүген көн нинди? (Бүген көн җылы, яңгыр ява, җил исә, кояшлы). Димәк ,кайсы ел фасылы?(Яз.) Әйдәгез әле ,яз турындагы җырыбызны җырлап үтик. (Балалар “Яз җитте” җырын җырлыйлар.)

  II.Актуальләштерү

1.Өй эшләрен тикшерү. 82нче бит,1нче күнегүдәге сорауларга җавап бирделәр.

III.Уку мәсьәләсен кую.

1.Укучылар бу нәрсә тавышы?(качырып куелган будильник тавышы яңгырый)

Будильник безгә нәрсә өчен кирәк?(Иртә белән вакытында тору өчен)

Укучылар минем кулымда нәрсә?

- Сәгать.

- Сәгать безгә ни өчен кирәк?

- Вакытны белү өчен.

- Ни өчен безгә вакытны белү кирәк соң?

- Вакытында мәктәпкә бару өчен... (Укучыларның җаваплары)

- Сәгать безгә вакытны дөрес бүләргә, көнебезне файдалы, матур үткәрергә ярдәм итә.

Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез, нәрсәләр эшләрбез?(Вакыт,сәгать,режим турында)

Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?(Көндәлек режим)

2.–Экрандагы яңа сүзләр белән танышу.(Балалар укытучы артыннан яңа сүзләрне кабатлыйлар.)Ә хәзер сүзлек дәфтәрләренә язып куябыз.

көндәлек режим –режим дня

сәгать-часы

иртә-утро

көн – день

кич -вечер

төн- ночь

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Яңа сүзләр белән күнегү эшләү.(Укучыларга җөмләләр язылган карточкалар таратыла һәм укучы җөмләнең кайсы вакытка туры килүен әйтеп тактага беркетеп куя.) 

Кайсы вакытка туры килә?

ИРТӘ        

Мин мәктәпкә барам.

Мин юынам.

Мин тешне чистартам.

Мин зарядка ясыйм.

Мин иттәнге ашны ашыйм.

КӨН 

Мин мәктәптән кайтам.

Мин әнигә булышам . 

Мин дәрес әзерлим.

Мин урамда уйныйм.

КИЧ

Мин телевизор карыйм.

Мин китап укыйм.

Мин йокларга ятам

2.Физминут.

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал каптык,

Кап та коп, авызыңны ач та йом!

3.Интерактив тактада эшләү. Эш дәфтәре: 79нчы бит ,1нче күнегү. Бирем:Өлгермешнең көн тәртибен төзергә.(Балалар такта янына чыгып дөрес тәртиптә номерларны куялар. )

V.Рефлексив бәяләү

1.Дәреснең темасы нинди булды?

2.Сез дәрес темасын аңладыгызмы?

3.Сезгә дәрес ошадымы?

Өй эше : - Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйләргә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Х әерле көн, укучылар!

Слайд 2

-

Слайд 3

Көндәлек ре жим

Слайд 4

Көндәлек режим-режим дня Сәгат ь – часы Иртә – утро Кич –вечер Төн-ноч ь Иртән-утром Кичен-вечером

Слайд 5

Кайсы вакытка туры килә? ИРТӘ Мин м әктәпкә барам. Мин юынам. Мин тешне чистартам. Мин мәктәптән кайтам. КӨН Мин мәктәптән кайтам. Мин әнигә булышам . Мин мәктәптән кайтам. Мин урамда уйныйм. КИЧ Мин телевизор карыйм. Мин китап укыйм. Мин йокларга ятам .

Слайд 6

Без зарядка ясыйбыз Без,без , без идек , Без унике кыз идек . Базга төштек май ашадык , Келәткә кердек бал каптык , Кап та коп, авызыңны ач та йом !

Слайд 7

Өй эше Сүзләрне ятлап килергә. 2. Көндәлек ре жимы ңны рәсемдә ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"...