4нче сыйныф,Татар теле "Синоним, антоним, омонимнар"
план-конспект урока на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl_tatar_sinonim.docx23.3 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Нотфуллина Г.И.

Сыйныф

4нче (татар төркеме)

Предмет

Татар теле

Тема

Синоним, антоним һәм омонимнар

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  Предмет буенча: Синоним, антоним һәм омонимнар  турында  алган  белемнәрне ныгыту, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен  үстерү.

Танып-белү УУГ:  - белемнәрне  чагыштыра белү,

      - фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау,

                                      –диалог төзүдә катнашу,

                                       - фикерне дәлилли итеп җиткерә белү,

                                     -  мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару.

Регулятив УУГ: -    дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру,

  • ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру,
  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,
  • эш сыйфатына бәя бирә белү,
  • нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
  • билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Шәхескә кагылышлы:

                              уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, белем  алуга  омтылыш булу.

Дәреснең тибы

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе (ныгыту дәресе)

Төп төшенчәләр

Синоним, антоним, омонимнар

Предметара  бәйләнеш

рус теле, әдәби уку

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

4 нче сыйныф. "Татар теле" . Ф.Ф.Харисов,  Ч.М.Харисова. Презентация.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.Укучыларны барлау.

  - Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

Дәрес уңышлы үтсен өчен укучыларда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Укытучы, иптәшең белән сөйләшү

Укучы җавабы (игътибарлы, бер-береңә ярдәмчел, укытучыга һәм иптәшләреңә хөрмәт)

РУУГ: дәрескә эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

 ШУУГ: татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

        экран.Укыйлар

 Иң татлы тел — туган тел (мәкаль)

          Тел сүзенә игътибар итегез.- Аның тагын нинди мәгънәсе бар?

Аз сөйлә, күп эшлә.

Ул тиз, кызу сөйли.

Бу нинди сүзләр?

Укучы җавабы.

ШУУГ: уку хезмәтенең кирәклеген аңлау

ТБУУГ: исем турында мәгълүматны файдалана белү.

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру  

 Слайд

- Җөмләләрне укыгыз.

Игьтибар белән карагыз әле. Болар нинди сүзләр,әйдәгез тикшереп алыйк.  

    Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар (конкретлаштыралар)

Дәреснең моделен төзиләр.

Укучы җавабы

РУУГ: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу.

Беренчел ныгыту:

-таныш ситуациядә (типлаштырылган)

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

(Ситуатив күнегүләр эшләү).

 1.Кирәкле грамматик формаларны кабатлау

 Өстәлләрегездәге  кәгазьдә парлап сүзләр язылган.Бу нинди сүзләр?Кайсы төркем бетерде?

Дөресме? Килешәсезме?

- Әйдәгез, тикшереп алыйк, укыйбыз. шәсезме?

-Җаваплар дөресме? Сез килешәсезме?
2.Кагыйдәләрне кабатлау

     1 төркем-  синоним , 2 төркем –антоним,3 төркем омоним  сүзләрнен кагыйдәсен яза.Укыйбыз. Дөресме,килешәсезме? Бик яхшы!

Бу сүзләр ни өчен кирәк?

1.Текст  белән эш . Экранда

-Текстта сүзләр төшереп калдырылган .Тиешле сүзләрне куеп укыгыз. Нинди сүзләр куйдыгыз?

Карточкадагы сүзләрне укыйлар.Бер төркемдә-синоним парлар,икенче- антоним, өченче- омоним

Кагыйдәләрне  язалар,укыйлар.

Укытучы  соравына  җавап бирәләр

Текстны укыйлар. Сорауга җавап бирәләр.

ТБУУГ: дәрестә алган мәгълүматны  кулланып, укытучының сорауларына җаваплар табып, үз тәҗрибәләренә таянып яңа белемнәр туплау.

КУУГ: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү, парларда, төркемнәрдә эшли белү.

ТБУУГ: дәрестә алган мәгълүматны  кулланып, укытучының сорауларына җаваплар табып, үз тәҗрибәләренә таянып яңа белемнәр туплау.

Ял минуты

2.Бирелгән кәгазьләрдә эш. Парларда Бирем: синоним,антоним, омоним парларны язарга - Кемнәрнең хаталары бар, ярдәм итәбез.

 

Парларда эш.

Укучы җавабы.

КУУГ: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү;  башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда, төркемнәрдә эшли белү.

ШУУГ: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата  кызыксыну хисе булу.

Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

Уен . Тэк оф тач доун.

Синонимнарны гына укып бара укыйлар. (1 төркем)

Антонимнарны гына  укыйлар. (2 төркем)

Омонимнарны табып укый(3 төркем)

ТБУУГ:фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: кагыйдә буенча гамәлләр кылу

Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя

Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

Проект эшен эшләп бетерү.

-Дәрестә кыенлыклар тудымы?

-Кемгә ярдәм  кирәк булды ?

-Сезгә иптәшегезнең җаваплары ошадымы?

Үзбәя

Укучы җавабы

Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар.

ШУУГ: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата  кызыксыну хисе булу.

Өй эше

Өй эше биремен аңлата.

1)Синоним,антоним,омоним-нарга өчәр мисал язарга.

2)  нче күнегү.(Дәреслек)

3)  Синоним,антоним,омонимнар кертеп кечкенә хикәя язарга.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. Билге куя.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар.

Өй эшен сайлап алалар.Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.

Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга  төп төшенчә бирү; укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә   шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләре...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"...