Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.
план-конспект урока на тему

Зарипова Зульфия Мубаракзяновна

Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга  төп төшенчә бирү; укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә   шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру.  Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен   урынлы  куллана белергә күнектерү. Мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын  өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт   тудыру.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл antonim_syyfatlar_zaripova_z.m.rar157.29 КБ

Предварительный просмотр:

                       Дәрес темасы: Антоним сыйфатлар.

Максат: 1) дидактик: сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга      

                 төп төшенчә бирү;

    2) үстереш: укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә    

      шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;      

      Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен    

     урынлы  куллана белергә күнектерү. 
   3) тәрбияви: мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын  

     өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт  

      тудыру. 

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату 
Дәреснең методы: өлешчә танып белү 
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, күнегү, тест, Сингапур методикасының структуралары.

Кулланылган структуралар :  Релли Робин, Куиз-куиз-трейд, Континиус  Раунд Робин, Сингл Раунд Робин,

Җиһаз:  ноутбук белән экран, карточкалар, презентация.

                                                                                  “Берәү башка телне өйрәнмәк булса,

иң элек үз теленең грамматикасын яхшы белсен”

(К.Насыйри)

                                                                 Дәрес барышы.

Дәреснең этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

I.Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар, хәлләрегез ничек?
  • Яхшы.
  • Тагын ничек әйтергә була?
  • Әйбәт.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

II.Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

1) -Укучылар, сез җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?

- сыйфатлар,(нинди? кайсы?)

- сыйфатлар нәрсәне  ачыклап килә?(исемне) (предметны)

-сыйфатлар предметның нинди билгеләрен  белдерә?

( төсне, тәмне,күләм –форма, характерны, табиггать күренешен, физик хәлне)

- сыйфат ачыклаган исемне нәрсә дибез?(сыйфатланмыш)

- безнең җавабыбыздагы сыйфатлар  нинди мәгънәле? (бертөрле)

-   нинди сыйфатлар дидек?

-Синонимнар.

Нәрсә соң ул синонимнар?

 -Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр. Мәсәлән: матур-гүзәл,чибәр. 

2) - Балалар, сезгә  өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

(акыллы сүзенең охшаш мәгънәләрен табып язарга  һәм шул сыйфатларны кертеп җөмлә төзергә  иде) 

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

2) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы   белән тикшерү

 

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

3)Укытучы: Балалар, шулай итеп без уебызны, фикеребезне анык, төгәл чагылдырырга ярдәм итүче  һәм  сөйләмебезне образлы итүче  синоним  сыйфатлар белән танышкан идек. Бүген дә татар әдәби теленең гаять бай сүзлек хәзинәсен өйрәнүебезне дәвам итәбез. Башта экранда бирелгән мәкальләрне  укып үтик.

1 нче слайд ачыла.(Мәкальләр укыла,  мәгънәләре,  ачыклана.)

1)Яхшы сүз- җанга дару,

Яман сүз-тәнгә яра. 2.Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. 3. Юмарт кулга байлык күбрәк керә. Саран  кеше ишеген кунак какмас. 4.Батыр кеше үлсә дә, исеме үлмәс.

 Куркак   кеше үз күләгәсеннән дә курка

Укытучы:Укучылар, ничек уйлыйсыз,биредә яхшы-яман,  ачы – татлы, юмарт- саран, батыр- куркак сүзләре нинди мәгънәгә ия? Нинди сорауга җавап бирәләр? ( Бу сүзләр капма – каршы мәгънәгә ия.)

Укучылардан нәтиҗә ясату.         

Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. (Антоним грек сүзе, каршы мәгънәсендә). Дәрес максатын ачыклау. Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәнәбез.

-антоним сыйфатлар.

 

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

4) Укытучы: Антонимнар кулланылган тагын нинди мәкаль һәм табышмаклар әйтә аласыз? (Җаваплар тыңланыла)

Укытучы: Укучылар, шулай итеп антонимнар нинди әсәрләрдә киң кулланыла?           ( Җавап алына)

Б) Нинди антоним сыйфатлар әйтә аласыз?        

5) 2 нче слайд.Җөмләләр төзергә:

Зур – кечкенә, авыр – җиңел, эшчән – ялкау.

6)(3 нче слайд) Сыйфатларда  мәкаль һәм табышмаклар күп кулланыла дидек, мин укыйм, ә сез нинди сыйфатлар табарсыз.

а)Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

б )Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

в )Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

г )Теле озынның акылы кыска.(м)

д) Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

7) (4 нче слайд) Дәреслек белән эш: № 245, нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, табышмакларны күчереп яз, антоним сыйфатларны билгелә.

8) (5 нче слайд. ) “Ахырын тап” уены. Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн ... . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен ... . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .(белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр ... . (юка)

Алма баллы, ә лимон ... . (ачы)

Кар йомшак, ә боз ... . (каты)

Шикәр ак, ә күмер ... .(кара)

9) 6 нчы слайд. Татарчага тәрҗемә ит.

 № 247,113 нче бит, дәреслек.

 Сыйфатларны тап, рус телендә сыйфатларга кушымчалар ничек ялганган?Аңлат,нәтиҗә яса.

(рус телендә сыйфатларга кушымчалар сыйфатланмышка,аның нинди родта килүенә карап ялгана)

10) 7нче слайд.Тиешле кушымчалар куеп укы.

Маленьк... проворн... белка.  Кечкенә җитез тиен

Зл… сер…волк.                       Усал  соры бүре.

Летн...тёпл... день.                 Җәйге җылы көн.

Интересн...нов...книги.        Кызыклы яңа китаплар.

Нәтиҗә:

Укытучы: а)татарча сүзтезмәләрдә сыйфатлар кушымча белән кулланылганмы?

б)Русча сүзтезмәләрдә сыйфат кушымчалары нәрсәгә бәйле?

11) Тест (биремле карточкалар)

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

           а) предметны

           ә) эшне, хәрәкәтне

           б) предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

           а) кем? нәрсә?

           ә) нинди? кайсы?

           б) кайда? кайчан?

3. Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала? 
а) сыйфатланмыш; 
ә) саналмыш; 
б) аныкланмыш. 
4.
 Предметның төсен, күләмен, тәмен белдергән сүзләр кайсы сүз төркеме була? 
а) сыйфат

 ә) алмашлык

 б) исем 

5. Биек сүзенең антонимы: 

 а)зур

 ә)тәбәнәк

 б) югары

 12) Ә хәзер сыйфат моделен ясыйк. (8 нче слайд)

                           

4) Куиз-куиз-трейд

Укучылар билгеле вакыт эчендә дәфтәрдә (кәгазьләрдә) тема буенча белгән антоним сыйфатларны     язалар, сигнал буенча 1 нче укучы  иптәшен                   ( “партнер по плечу”) тикшерә башлый. Сигнал буенча 2 нче укучы иптәшен тикшерә.

5 ) Континиус  Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрне уку,  булмаганын язу.

6 ) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы   белән тикшерү

Сингл Раунд Робин

  алымы һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә)

Континиус  Раунд Робин   (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә тикшерү.

 

Слайдта җаваплар чыгарыла, укучылар, эшләрен тикшереп, билгеләрен куялар. (Үзбәя). 

IV.Йомгаклау.

1)Укытучы:  -Укучылар, без бүген  дәрестә нәрсә белән таныштык?

-Әйе,татар әдәби теленең гаять  бай сүзлек хәзинәсенең тагын бер өлешен –антоним сыйфатларны өйрәндек.       - Антоним сыйфатлар сөйләмдә сәнгатьлелекне көчәйтү, вакыйгаларны капма- каршы куеп, чагыштырып карау өчен әдәби һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә актив кулланылуын күрдек.

VI. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

 

(9 нчы слайд)

1)Антоним сыйфатлар  кулланып, 5 җөмлә төзергә,  

2)Антоним сыйфатлар  кулланылган 5 мәкаль язып карагыз..

Минем сезгә теләкләрем: (10 нчы слайд)

Сәламәт булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Кояш кебек балкыгыз!

Йолдыз кебек яныгыз!

Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!

Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!

Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!

Зур үсегез, чын кеше булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Дәрес программа буенча "Сыйфат" бүлегенә керә.Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе. Эш формасы:  Дәрес барышында укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган группалап (Син...

Антоним сыйфатлар.Пезентация.

  3 нче  сыйныфның татар  төркеме өчен  татар  теленнән “Антоним сыйфатлар”  темасына презентация ...

Синоним һәм антоним сыйфатлар

6 нчы сыйныфлар өчен дәрес планы...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

Антоним сыйфатлар

Антоним сыйфатлар темасы буенча дәрес планы һәм презентация...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...