Антоним сыйфатлар
план-конспект урока (5 класс)

Гыйлванова Рәмилә Рафаил кызы

Антоним сыйфатлар темасы буенча дәрес планы һәм презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ачык дәрес планы14.3 КБ
Файл Антоним сыйфатлар.79.44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антоним сыйфатлар

Максат: 1.  Сыйфат, синоним сыйфатлар темаларын кабатлау. Сыйфатларның антоним булуларын аңлату

                2. Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү.

                 3.  Туган тел турында сөйләшү, фикер алышу.Татар теленә карата ихтирам тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: Дәреслек, такты

Техник чаралар: проектор, экран, ноутбук.

Таратма материал:  карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ : Яңа материал үзләштерү, белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

 МЕТОД  ҺӘМ  АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

                                           Дәрес барышы

I. Оештыру. 

 1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 2.Шигырь-сәлам. (Исәнмесез, исәнмесез!)

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 II. Актуальләштерү:

Числога игътибар итү. Бүген нинди көн? Туган тел көне турында кыскача мәгълумәт бирү. Лексик теманы ачыклау. 1 слайд 

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

                                                                     Габдулла Тукай

Нинди телгә без Туган тел дибез? Ни өчен бу бәйрәм барысы өчен дә зур вакыйга булып тора?

 Сыйфатларны табу. Нәрсә ул сыйфат?

 

 III. Уен уйнау. Сүзне бигеләләре аша табу. 2 слайд

 Нинди билгеләрне белдерә? (төс, форма,холык һ.б.)

 IV. Шигырьне уку. Эчтәлеген ачыклау.

              Уңган да син, тырыш та син,

              И туган тел, туган тел,

              Әткәм нигез ташы куйган,

              Әнкәм бишек корган тел.

                                                  М. Галиев

Сыйфатларны язып алу. Бу нинди сыйфатлар? Нәрсә ул синоним сыйфатлар?

V. Тел турында мәкальләр уку. Сыйфатларны табу. (Татлы-ачы)

Бу нинди сүзләр? Димәк безнең тема ничек яңгырар? (Антоним сыйфатлар)

                                              Физминутка

 

VI. Дәреслектән 237нче күнегүне тактада эшләү.Бирем буенча. Тикшерү, йомгаклау.

VI I. Карточкалар буенча парлы эш. Мәгънәсе буенча антонимнарны табу.

 VI I I.  Туган телдә бик күп шигырьләр,  мәкальләр, җырлар бар. Шулай ук бик матур, кызыклы газета-журналлар чыга .Алар сезгә таныш “Әллүки” журнал белән танышу.  

 ЗАПАС: 239 нчы күнегү. Тәрҗемә эше.

Йомгаклау. Нәтиҗәләр.

Кем үзенә “5”ле куя? Кем “4”ле куя?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Габдулла Тукай

Слайд 2

Шундый предметны тап: *Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. *Йомшак, соры, мыеклы, сөт ярата. *Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. *Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле . *Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. *Сары, озынча, әче, файдалы

Слайд 3

Уңган да син, тырыш та син, И туган тел, туган тел, Әткәм нигез ташы куйган, Әнкәм бишек корган тел. М. Галиев

Слайд 4

Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, Иң ачы нәрсә дә - тел. Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын . Дөрес сүзгә җавап юк , ялган сүздән дәва юк. Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт . Акыллы кешегә әйтсәң белә, надан кешегә әйтсәң көлә.

Слайд 5

Тема: Антоним сыйфатлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак сыйфатлары.

Әхлак сыйфатларын безнең борынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Андый кешеләргә киңәшкә килгәннәр , балаларын да шуңа охшатырга тырышканнар...

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Дәрес программа буенча "Сыйфат" бүлегенә керә.Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе. Эш формасы:  Дәрес барышында укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган группалап (Син...

Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.

Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга  төп төшенчә бирү; укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә   шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләре...

Антоним сыйфатлар.Пезентация.

  3 нче  сыйныфның татар  төркеме өчен  татар  теленнән “Антоним сыйфатлар”  темасына презентация ...

Синоним һәм антоним сыйфатлар

6 нчы сыйныфлар өчен дәрес планы...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....