Синоним һәм антоним сыйфатлар.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Мусина Гульгена Мунирзяновна

Дәрес программа буенча "Сыйфат" бүлегенә керә.

Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

 Эш формасы:  Дәрес барышында укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган группалап (Сингапур методикасы буенча) утыру (йөзгә-йөз партнерлар, җилкәдәш партнерлар булып, бер өстәлдә 4 укучы утыра, өстәлдә Manage Mat ята). Ул укучыларны бер командада партнерлар булып эшләргә ярдәм итә торган табличка.

         Дәрестә мин универсаль уку гамәлләренең төрле формаларын кулланырга тырыштым. Элеге гамәлләр төркемнәр белән, мөстәкыйль рәвештә, фронталь эш башкарганда тормышка ашырылды. Укучыларны мотивлаштыру өчен  үзенчәлекле сәламләү формасын керттем, хат күрсәтеп, проблемалы сорау куйдым. Укучыларның эшчәнлегенең нәтиҗәлеген яхшыртыр өчен белемнәрне бәяләү критерийларын төзедем. Мондый гамәл укучыларны кызыксындыру чарасы буларак кулланылды. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре белән таныштырдым.

         Дәреснең оештыру этабыннан йомгаклау өлешенә кадәр эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару тәэмин ителде. Укучыларга үз эшләрен бәяләп барырга җиңел булсын өчен, эш төрләре язылган дәфтәр булдырылды. 

         Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Укучыларның иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен сынап карау максатыннан  “Ялкын”, ”Салават күпере” җурналларына язылырга киңәш иттем.Үз укучыларымның язмалары белән таныштырдым, шулай итеп вакытлы матбугатка кызыксыну уяттым, дип уйлыйм.

         Сингапур методикасы структуралары дәрестә алар уңай халәт тудырырга, балаларны бергә тупларга,  белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Балалар бу эш төрләре  ярдәмендә укучылар сыйфатлар турында  үз фикерләрен җиткерделәр. Һәрбер эш төреннән соң рәхмәт әйтә белергә өйрәтү, шулай ук тәрбияви максатны күздә тотып оештырылды.

         Эш төркемнәрдә, парларда оештырылды. Мондый эш формасы дәрестә барлык укучыларның   да катнашуын тәэмин итте, эш төрләрен, биремнәр санын арттырырга ярдәм итте.  Дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөмкинлеге булдырылды. Бу укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.

   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musina_g.m._antonim_hm_sinonim_syyfatlar.docx29.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат: 1. Белем бирү максаты – сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

 Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, слайдлар,  индивидуаль эш дәфтәрләре, конвертта биремнәр.

Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА-ШЭА (Mix Pair Share), СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ ТЭБЛ (Simultaneos Rally Table), СИНГЛ РАУНД РОБИН (Singl Round Robin), КОНТИНИУС РАУНД  РОБИН (Continuous Round Robin ).

Дәрес барышы.

I. Оештыру . Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Уңай психологик халәт тудыру. 3 мин.

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

       Балалар, бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Минем исемем Гөлгенә Мөнировна. Ә сезнең белән мин дәрес барышында танышырмын. Без бүген сезнең белән төркемләп эшләрбез. Өстәлләрдә мэнэдж мэт. Ул сезне бер командада партнерлар булып эшләргә ярдәм итә торган табличка. Минем кулымда хат бар. Бу хатны сезгә минем укучыларым җибәрде. Әйдәгез әле аны укып карыйк.

  II. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы сорау кую. 5 мин.

          Кадерле Азнакай гимназиясе укучылары! Без, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары  татар телен бик тырышып өйрәнәбез. Дәресләрдә без төрле биремнәр үтәп, яңа белемнәр ачабыз. Күптән түгел өйрәнгән сүз төркеме безгә аеруча кызыклы булып тоелды. Ул сүз төркеме булмаса, безнең тормышыбыз шулкадәр кызыксыз, төссез, күңелсез, ямьсез, ә телебез ярлы булыр иде. Бу сүз төркеменә карата без сезгә биремнәр җибәрәбез. Аларны үтәгәндә, сез дә үзегезнең белемнәрегезне тикшерерсез һәм тулыландырырсыз дип ышанып калабыз. Сезгә уңышлар телибез.

      Биремне сез экранда күрәсез. Рәсем дәресләреннән сез төсләрнең җылы һәм салкын булуын беләсез. Җылы төсләргә язылган хәрефләрне генә калдырырсагыз, бер сүз килеп чыгар. Ул нинди сүз?

 (Парлап эшләү. “Яхшылык” сүзен китереп чыгару). Укучылар нәрсә соң ул яхшылык? Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре). Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык турында болай диелгән. Бер укучыдан укыту.  Сүзнең тамырын табыйк. (Яхшы). Нинди сүз төркеменә карый. (Сыйфат).  Димәк, Актүбәнең алтынчы сыйныф укучылары кайсы сүз төркемен аеруча кызыклы дип тапканнар?(Сыйфатларны). Укучылар, яхшы сүзен икенче төрле ничек әйтеп була? (Әйбәт, шәп).  Бу сүзләрнең ничек аталганын бәлки берәр укучы беләдер? (Синонимнар). Дәреснең темасы нинди булыр икән? Без бүген нишләячәкбез?  Максатыбызга ничек ирешербез икән? (Төрле биремнәр эшләрбез). Яңа темага кереп китәр өчен, сыйфат турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерик.

III. Актуальләштерү. 5 мин. МИКС ПЭА-ШЭА структурасы (Mix Pair Share). Җыр астында укучылар төрле тәртиптә класс бүлмәсе буйлар баралар. Музыка туктагач, бер-берсенә якын булган укучылар парлашалар. Кулларын өстә тоташтырып,  бер-берсен сәламлиләр.

1 нче сорау. Сыйфатка билгеләмә бирегез. Һәр укучыга башта 5 сек. уйларга, аннан парларда 15 әр секунд фикер алышырга вакыт бирелә. Кем беренче башлавын укытучы әйтә. Мәсәлән, чәче озынрак (кемнең энесе бар, кемнәр әбиләре белән бергә яши) укучы башлый. Икесе дә мисаллар китерә. Музыка дәвам итә. Туктый.

2 нче сорау. Сыйфат дәрәҗәләре. Мисаллар китерү.

3 нче сорау. Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре. Мисаллар китерү. Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

Нәтиҗә. Сигнал карточкалары белән үзләренә бәя бирәләр.

      Текст белән эшләү. 2 нче конвертка биремнәрне балалар  матбугат битләреннән сайлап алдылар. Алар үзләре дә газетаның актив хәбәрчеләре. (Слайдта Актүбә 2 нче урта мәктәбе  укучыларының “Сабантуй” һәм башка газета-журналларда басылган бик күп мәкаләләрен күрсәтелә. Сезгә тәкъдим ителәсе текст “Сабантуй” газетасыннан. Авторы - безнең мәктәп укучысы. (Бер укучы кычкырып укый). Текст махсус ясалган эш дәфтәрендә дә бар.

   Кешеләрне нинди итеп күрәсең килә, алардан шул сыйфатларны эзләргә тырышасың. Тик бар кешегә дә уңай сыйфатлар гына хас түгел шул. Кемгә яшәү җиңелрәк? Яхшы күңелле кешегәме яки явызгамы? Игелекле кешегә дуслар табуы, гаилә коруы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты. Мәрхәмәтле кешенең яхшылыгы икеләтә үзенә  әйләнеп кайтачак. Әйе, игелекле, шәфкатьле булу хәзер дә актуаль.

  Бу өзеккә нинди бирем уйлап чыгырырга була? (Тәкъдимнәр тыңлана). Димәк, бирем шундый: текстны тагын бер кат игътибар белән укыгыз һәм уку барышында сыйфатларны табыгыз астына бер сызык сызыгыз. Кем эшләп бетерә, шул кул күтәрә. Булдырдыгыз! Нәтиҗә. Сигнал карточкаларын күтәреп эшегезне бәяләгез. Ә хәзер санагыз. Ничә сыйфат таптыгыз?  Кем 11 сыйфат тапты, басыгыз. Ә хәзер тикшереп карыйк. (Иң күп сыйфат тапкан укучы сыйфатларны әйтә бара, калганнар ул сүз булса+ куя, булмаса астына сыза.

Нәтиҗә. Ә хәзер эшегезне ничек бәяләләгез. Сигнал карточкаларын күтәрегез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү. 10 мин. 

     Дәфтәрегезгә соңгы ике җөмләдәге сыйфатларны язып алыгыз. Артык сүзне табыгыз. (Актуаль).

СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ ТЭБЛ структурасы (Simultaneos Rally Table). Җилкәдәш партнерлар 10сек. уйлап җавапны язалар, берьюлы дәфтәрләрен алышалар.

Сорау. 3 нче өстәл, 3 нче укучы, синең иптәшең нинди сүз сайлаган? Калган сыйфатларны нәрсә берләштерә? (Төркемнәрдә 10 сек. фикер алышабыз). Аларны мәгънәләре ягыннан охшаш дип әйтеп буламы? Нәрсә белән аерылалар? (Язылышы белән). Мондый сүзләр ничек атала? (Синонимнар).

    Тактада: Яхшы - яхшы күңелле, мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле. Мәгънәләре белән охшаш, язылышлары төрле булган сыйфатлар синонимнар дип атала. Сез нинди кешеләр белән гел очрашмас идегез, аралашырга теләмәс идегез? (Начар). Тексттан тагын нинди сүз табарга була? (Явыз).

 Тактада: Яхшы – начар, явыз, әшәке.

Аларның мәгънәләре нинди? (Аларның мәгънәләре капма-каршы). Андый сүзләр антонимнар дип атала. Димәк, безгә бүген тагын нинди сыйфатлар турында белергә кирәк? (Синоним һәм антоним сыйфатлар). Кагыйдәләр эш дәфтәрләренә язып куелган.

 СИНГЛ РАУНД РОБИН (Singl Round Robin) алымы белән кагыйдәне ныгыту. (Антоним һәм синоним сыйфатлар турында һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә). Вакыт башланды 1 мин (Таймер куела). 3 нче номерлы укучы яттан җавап бирә.

Нәтиҗә.

V. Ныгыту. Өченче конверт.  Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез. КОНТИНИУС РАУНД  РОБИН (Continuous Round Robin ). Төркемнәрдә һәр укучы чиратлашып мәртәбә җавап бирә. 5 мин. Вакыт башланды. Вакыт бетте. 4 номер җавап бирә.

Кышын көн кыска, ә төн ...

Җәен көн аяз, ә көзен ... .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .

Китап калын, ә дәфтәр ...

Алма баллы, ә лимон ... .

Кар йомшак, ә боз ...

Шикәр ак, ә күмер ...

Теле озынның акылы кыска.

Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.

Батыр бер үләр, ... мең үләр.

Яхшы сүз- җанга дару,

Яман сүз-канга агу.

             Вөҗданы пакъ- йөзе ак.

             Нәтиҗә.

Белемнәрне бәяләү.

    Укучылар, алдагы дәресләрдә сез сыйфат турында белемнәрегезне тагын да тулыландырысыз. Ә хәзергә кадәр булган белемнәргә бәя бирер өчен мин сезгә сораулар тәкъдим итәм. Алар сезнең эш дәфтәрегездә  бирелгән. Сораулар янына + яки -  куясыз. 5 мин.

  1. Тексттан  бөтен сыйфатларны да таба аласыңмы?
  2. Антонимнар һәм синонимнар турында кагыйдәне сөйли беләсеңме?
  3. Дәрестә тырышып бар көчемне биреп эшләдем дип уйлыйсыңмы?
  4. Киләсе дәрескә антонимнар кергән мәкаль буенча иҗади эш эшли аласыңмы?

Өлкәннәргә, әти- әниләрегезгә, иптәшләрегезгә мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле кешеләр булып үсәрсез дип ышанып калам.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Что такое «Синоним» и что такое «Антоним» ?

Познакомить  с понятиями «синонимы» и «антонимы», учить подбирать слова сходные и противоположные по смыслу. Продолжать учить составлять предложения с заданными словами....

Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.

Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга  төп төшенчә бирү; укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә   шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләре...

Антоним сыйфатлар.Пезентация.

  3 нче  сыйныфның татар  төркеме өчен  татар  теленнән “Антоним сыйфатлар”  темасына презентация ...

Синоним һәм антоним сыйфатлар

6 нчы сыйныфлар өчен дәрес планы...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

Антоним сыйфатлар

Антоним сыйфатлар темасы буенча дәрес планы һәм презентация...