Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )
материал

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balachak_-_bhetle_chak_dbi-muzykal_kich_2.doc83.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

III ТӨБӘКАРА ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

Сценарий эшкәртмәсе

 “Балачак – бәхетле чак”

 

(3-4нче сыйныф татар укучылары өчен

Р.Миңнуллин иҗатына багышланган

 әдәби-музыкаль кичә )

 

                                                                       

                                                                        Башкарды: Казан  шәһәре    

                                                                        Идел буе “21нче гимназия”

           туган тел һәм әдәбияты укытучысы

                                                                        Мортазина Ләйсән Рөстәм кызы

                                                                         

2020 нче ел

Максат: укучыларга күренекле шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, тәҗрибәле журналист Роберт Миңнуллин иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү;

Бурычлары:

- балаларда Р. Миңнуллин шигырьләре аша туган якка, туган як табигатенә һәм әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү;

- балаларның сөйләм телен үстерү;

- Р. Миңнуллинның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Кичәнең барышы

(Укучылар  ярым түгәрәк ясап басалар. Балалар шигырьләр сөйләп кичәне башлап җибәрәләр)

1. Балачак бәйрәмнәре (Роберт Миңнуллин)

Бәйрәмсез бик күңелсез бит —

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

2.Бәйрәмнәр бетмәс бер чакта

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм — «бишле» алсак та,

Кырларда эшләп арсак та,

Зоопаркка барсак та!

Зур бәйрәм — җырлап алсак та,

Җәйге кояшта янсак та,

Походларга барсак та!

3. Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.

Үзе бәйрәм — балачак!

Балачакның шат җырлары,

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм — балачак!

1 нче алып баручы: Хәерле көн, безне якын итеп килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән “Балачак – бәхетле чак” дип аталган шигъри – музыкаль кичәгә җыелыштык. Кичәбездә Татарстанның халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин шигырьләре һәм җырлары яңгырар. Бу безнең балаларыбызның аны яратуы, аңа олы ихтирамы булсын, аны яңадан-яңа иҗат уңышларына канатландырсын иде.

2 нче алып баручы: Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була. (Балалар тел турында шигырьләр сөйлиләр)

Туган телем. Р.Миңнуллин

1.Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы төсле саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

2.Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә.

Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле – ул сүзләрдән

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне

                         

Татар. Р.Миңнуллин

3.Татар белән изгән Рәсәй,

Татар белән баскан.

Татардан башка булалмый, —

Татар баштан ашкан!

Татар күчмә кошлар кебек —

Ул туктаусыз күчә.

4.Күпме милләт карап тора

Татар күзе белән,

Күпме милләт балкып тора

Татар йөзе белән!

Татарларны үлчи алмый

Бернинди дә бизмән…

Татар белән баскан Рәсәй,

Татар белән изгән!

1 нче алып баручы: Адәм баласы гомере буе балачак тойгы – тәэсирләре белән “туенып” яши. Балалар! Роберт Миңнуллинның  “Без айга оча яздык” шигырен тыңлап китийк.

(“Без айга оча яздык” шигырен сәхнәләштерү. 5укучы ракета макеты эчендә. Күңелле музыка уйный.)

“Без айга оча яздык”

1. Беләсезме, нишләдек

Без ракета эшләдек.

Эшләгәч, көчкә-көчкә

Кереп утырдык эчкә.

Эчтә берни күренми,

Ракетабыз дерелди.

2. Гел очып китәр кебек,

Айга ук җитәр кебек.

Чыннан да җитүе бар,

Ни дисәң дә, кораб бит.

Очып китсә әгәр дә,

Безнең эшләр харап бит.

Әле генә аңладык —

Ашарга да алмадык.

3. Күлмәк кенә

Өстә дә.

Галәмгә очу безнең

Юк иде бит истә дә.

Чыннан да очып китсә?

Айга ук барып җитсә?

Юлларыбыз уңмаса?

Җиргә төшеп булмаса?

4. Шуларны уйлыйм һаман —

Безнең эшләр бик яман...

Әле ярый ракета

Айга җитә алмады —

Очып китә алмады.

Очып китсә, әлбәттә,

Нишләргә белә идек —

Айга ук менә идек.

5. Без бит куркып торырга

Түгел малай-шалайлар.

Шулай да космонавт булу

Авыр икән, малайлар.

1 нче алып баручы. Роберт Миңнуллин – ихлас лирик та. Бу аның туган як, туган җир, туган авылга багышланган шигырьләрендә, җырларында ачык чагыла.

2 нче алып баручы. Роберт Миңнуллинның балалар өчен язган җырларын санап чыгу да күп. Мәсәлән, « Күңелле тәнәфес»( Р.Яхин муз.), «Әйлән-бәйлән», «Яңгыр җыры»( Ф.Әбүбәкиров муз.), «Әни кирәк», «Кызыл тавык»( М. Шәмсетдинова муз.), «Әйдәгез, дуслашабыз»( Р.Абдуллин муз.), «Сандугач»(И.Якупов муз.), «Зоопаркта»(Л.Хәйретдинова муз.), «Светофор»(Т.Вәлиев муз.) , «Әйдәгез, биибез! » (Тали Ильясов муз.)

1 нче алып баручы . Хәзер “Әйдәгез, биибез!”җырын җырлап алыйк.

“Әйдәгез, биибез!”Тали Ильясов көе Роберт Миңнуллин сүзләре (Укучылар ярым  түгәрәк ясап басалар)

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Көлешәбез дә.

Җырласак та, биесәк тә

Килешә безгә.

Кушымта:

Бии кызлар һәм егетләр,

Иярми күз дә!

Кушылыйк әле аларга,

Әйдәгез, без дә!

Куанычлар һәм бәхетләр

Сыймый күңелгә.

Биемичә утырырга

Без карт түгел лә!

Кушымта.

Буыннар әле катмаган,

Без биеп калыйк.

Хәтта бии белмәсәк тә,

Бер биеп карыйк!

Кушымта.

Биемичә ничек инде

Түзсен җаныбыз?!

И-и-их, биибез! Безнең әле

Шундый чагыбыз!

Кушымта.

1 нче алып баручы. Урамда елның иң нәфис, дөньяга наз салып килә торган фасылы – яз. Балалар, хәтерегезгә төшерегез әле, язның иң беренче бәйрәме күңелле, шатлыклы, ягымлы бәйрәме кемнәргә багышлана ?

(Бергә): - .... (дөрес җавап -Әниләргә! )

2 нче алып баручы. Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз! “ Әнкәй!”- дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше- АНА! Юкка гына Җир –ана, Ватан- ана димибез бит. Хәтта туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез.

1. нче алып баручы. “ Әнкәйләр турында сүз чыкканда, мин элек үземнең Әнкәмне- Сөн буендагы Шәммәт авылында яшәүче гади бер татар хатынын искә алам. Ул үзе Гөлҗәүһәр исемле. Балалар йортында үскән. Шуннан калган микән, әткәй аны Галя дип кенә йөртә иде. Ә авылдашлар исә аңа Гөлҗәүһәр дип тә, ни өчендер, Җәүһәрия, Гәүһәрия дип тә, Җәүһәр, Гәүһәр, хәтта Миңнуллина дип тә дәшәләр. Безнең өчен аның иң матур исеме-ӘНКӘЙ!  Ул бер ялгызы биш бала тәрбияләп үстерде. Япь- яшь килеш тол калды. Минем әни ни тотса, шуны булдыра торган кеше. Мин белгәннән бирле бухгалтер, ясле мөдире, сатучы, китапханәче, клуб мөдире, тегүче, чөгендер үстерүчеләр звеносы җитәкчесе, ындыр табагы мөдире булып эшләде. Ләкин  аның иң төп һөнәре барыбер Ана булып калды.” - менә ничек матур итеп Р.Миңнуллин әнисе турында искә төшерә.

2 нче алып баручы. Әниләргә карата ул шигырьләр, җырлар иҗат иткән. Ул  шигырьләрне тыңлап үтик әле. (Кызлар зал уртасына чыгып сөйлиләр)

“Әни кирәк”, Р.Миңнуллин

1.Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

 

2. Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Мәңге дөрлә, җылыт

Әнине сайлап алмыйлар, Р.Миңнуллин

3. Әнкәсен, бик теләсә дә,

Сайлап алалмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, -

Газиз генә булала!

Безнең өчен ул – Илаһи,

Безнең өчен ул – Алла!

4.Әнкәй ул гади булалмый, -

Гүзәл генә булала!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер –

Барсын да белә бит ул…

Әнкәйне сайлап алмыйлар –

Бердәнбер генә бит ул!

“Әнием” шигыре.    Роберт Миңнуллин.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит,

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

1 нче алып баручы. Хәзер без сезнең белән Р. Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән тагын бер җырын тыңлап үтәрбез. “ Әнкәмнең догалары” Р.Миннуллин сүз., Илгиз Закиров көе. (Салават Фәтхетдинов башкаруында “Әнкәмнең догалары” )

1 нче алып баручы. Роберт Миңнуллин туган ягы белән Башкортстан Республика якларыннан.

2 нче алып баручы:

Матур җырлар тыңлаганда

Күңелегез мөлдерәп тулсын,

Ә башкорт биюен карагач

Кәефләрегез күтәрелсен! 

(Башкорт биюе. Бию көе: Башкорт халык көйләреннән тезмә)

1 нче алып баручы:

Башкорт халкы белән татар халкы

Ут күршеләр бит алар.

Башкортлар да, татарлар да

Биергә бик яраталар.

(Татар биюе. Бию көе: Флера Хөрмәтова)

1нче алып баручы. Дөресрәген әйткәндә Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган Шәммәт авылында уза. Хәзерге көндә Казанда яшәсә дә, ул үз туган ягын онытмый.

2 нче алып баручы. Туган ягы, Сөн елгасы... Язын кошлар үз ояларына әйләнеп кайткан кебек, шагыйрь җаны, аның канатлы хыялы шул Сөненә әйләнә дә кайта. Гаҗәпләнеп тә куясың: күпме язарга була инде кечкенә генә бер елга турында?! Р. Миңнуллин бертуктаусыз язып тора, язган саен яңара, матурлана бара аның туган ягы. Әйдәгез, укучылар, без дә Р. Миңнуллинның туган ягына барып кайтыйк әле. (Туган як турындагы шигырьләрен сөйләү)

“Шундый минем туган ягым” Р.Миңнуллин

1.Ак чәчәкләр чыңлап тора,

Җырлап тора әйләнәдә.

Ак каеннар сылу-сылу

Яшь кызларга әйләнә дә,

Җыйнаулашып, тезелешеп

Төшеп китә Сөн буена.

Яп-ялангач калып кына

Су керергә төн буена.

Ә малайлар шундый монда:

Хикмәт кенә уйлап йөри,

Япь-яшь кенә яшеннәрне

Камчы итеп уйнап йөри.

2. Шул камчыны шаяртып бер

Шартлатсалар болгый-болгый,

Баш очында утлар уйный,

Күкләр күкри ургый-ургый...

Тайлар монда бер урында

Чыдый алмый биеп тора.

Ә басулар шундый биек –

Офыкка ук тиеп тора...

Менә шундый инде минем

Туган җирем, туган ягым.

Мин төзәлә алмам ахры –

Мактанылды менә тагын.

“Җырлыйм туган якта”Р.Миңнуллин

3. Ничек ташлап китим,

Ничек ялгыз итим

Сөн буенда үскән талларны?

Кала чишмәләр дә,

Белмим нишләргә дә—

Ташлап китә алмыйм аларны.

Китсәм туган яктан

Читтә бәхет тапмам —

Яшәрмен гел җанны телгәләп.

Җырлыйм туган якта,

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп.

4.Җырлашырлар иде,

Елашырлар иде —

Таллар миңа туган диярлек.

Әгәр китсәм, алар —

Өянкеләр, таллар

Китәчәкләр миңа ияреп.

Туып үскән шушы

Җирнең мин бер кошы,

Китәргә дип ләкин кагынам.

Кайгы-шатлыкларым,

Шатлык-сагышларым

Җибәрмәсләр туган ягымнан.

1 нче алып баручы. Укучылар  Роберт абый шигырьләрен отып алып сәхнәләрдә сөйлиләр.

2 нче алып баручы.  Ә хәзер Роберт Миңнуллинның тагын бер шигырен сөйләп үтик. “Малайлар сөйләшә”.(Малайлар зал уртасына чыгып келәмгә утыралар)

1. Мин үскәч абый булам

Аннары бабай булам!

Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

Мин үзем әти булам!

Ә мин Дәү әти булам!

Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

2.Мин батыр солдат булам!

Ә мин космонавт булам!

Ә мин Третьяк булам,

Капкада сакта торам!

Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

Ә мин бик озын булам

Үсәм әле тагын да!

3.Ә мин начальник булам,

Йөрим “Волга” да гына.

Ә мин кибетче булам!

Ә мин бик көчле булам

Әтием төсле булам!

Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

Ә миңа әни үскәч

Куша КЕШЕ булырга!

1укучы.Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

2укучы. Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

3укучы.Сүрелмәсен дә сунмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә

Шигырь укыгыз

1 нче алып баручы. Кичәбезне Р.Миңнуллин сүзләренә язылган  “Бәхетле булыгыз!”җыры белән тәмамлыйбыз.

“Бәхетле булыгыз!” Резеда Ахиярова көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

1. Әгәр сез ир-егет икән.

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

Кушымта:

Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

2. Арагызда, зинһар өчен,

Булмасын толыгыз.

Матур булсын, батыр булсын

Кызыгыз, улыгыз.

Кушымта.

3.Онытмасын әнкәйләрне

Кечегез, олыгыз.

Озын гомер кичерегез,

Чәчегез, урыгыз.

Кушымта.

4.Торган саен хикмәтлерәк

Көнебез, елыбыз.

Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Бәхеткә — юлыбыз.

Кушымта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

М.Җәлил иҗатына багышланган иҗади музыкаль кичә

М.Җәлилнең тормыш юлы,аның иҗаты...

“Гасырларны тоташтыручы шәхес”Хатыйп абый Миңнегулов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

quot;Гасырларны тоташтыручы шәхес" Хатыйп абый Миннегулов иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичщ...

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"...


 

Комментарии

3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә