4 сыйныф Татар теле Р.З. Хайдарова Г.М.Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Отрицательная форма глагола настоящего времени./Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  Метапредмет – сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру; уку эшчәнлеген оештыра һәм контрольгә ала белү, укытучы күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Предмет – Фигыльләрне хәзерге заманда юклык формасында куллана белү.

 Шәхескә кагылышлы  – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою;

Материал: Күңелле татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф. Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. 1 нче кисәк 43 нче бит, Казан: “Татармультфильм” 2019,  нче битләр.

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту Р.З. Хәйдарова, Л. Ә. Гыйниятуллина 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.

Электрон ресурслар

Җиһазлау: Презентация

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру
  • Исәнмесез! Кәефләрегез,  хәлләрегез ничек?
  • Елмай! Бу дәрес бүген сиңа да, миңа да, дустыңа да шатлык китерсен! (1 слайд)

http://selam.tatar/1/zhyr/

  • Шушы сылтаманы копировать итеп, “Поисковик” ка куегыз. “Сәлам” җырына кушылып җырлагыз.
  1. Актуальләштерү

Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. (2 слайд)

Малай Акбай белән уйный. Эт әле кечкенә. Этнең уйныйсы килә. Малай эткә таяк ыргыта.

  • Кем Акбай белән уйный? (3 слайд)
  • Эт нинди?
  • Этнең уйныйсы киләме?  
  • Малай эткә нәрсә ыргыта?
  1. Уку мәсьәләсен кую (4 слайд)

утыр+а

утыр

утыр+мый

бас+а

бас

бас+мый

аш+ый

аша

аша+мый

яз+а

яз

яз+мый

кил+ә

кил

кил+ми

өйрән+ә

өйрән

өйрән+ми

  • Беренче баганадагы сүзләрне укыгыз.
  • Өченче баганадагы сүзләрне укыгыз. Нинди аерма бар?
  • Беренче баганада сүзләргә –а,-ә, -ый аффикслары , ә өченче баганада

-мый,-ми аффикслары ялганган.

  • Эшнең үтәлүен белдергән фигыльләргә –а, -ә, -ый аффикслары ялгана, нишли? соравына җавап бирә. Эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә –мый, -ми аффикслары ялгана, нишләми? соравына җавап бирә. (5 слайд)
  • Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
  • Фигыльләр турында.
  • Әйе, без бүген хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык формасы турында сөйләшәбез. (6, 7 слайдлар)
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  1. Менә сезгә текстлардан өзекләр. Сез шул өзекләрдән эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләрне табыгыз. (8 слайд)

Ә бер мәлне, нигәдер,

Яратмый да башлады,

Ашатмый да башлады.

 Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.

- Әйе, яратмый, ашатмый, өйрәнмим фигыльләре.

- Ничек белдегез?

- Фигыльләрдә –мый, -ми аффикслары бар. Эш үтәлми.

      2.  Эш үтәлмәсә, бу фигыльләр ничек үзгәрер иде? Биремне дәфтәрләрдә эшләгез. (9 слайд)

Ярата, ашата, уйный, ята, ауный, бирә.

 3. - Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасына нинди кушымчалар ялгана?

- мый, - ми кушымчалары.

- мый кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?

- Калын сүзләргә.

- -ми кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?

- Нечкә сүзләргә.

- Нинди сорауга җавап бирә?

- Нишләми?

- Әйе, эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә –мый, -ми аффикслары ялгана, нишләми? соравына җавап бирә.

4. http://tatarschool.ru/media/ktt4  Шушы сылтаманы копировать итеп, “Поисковик” ка куегыз. Темалар “Дүрт аяклы дусларыбыз” – грамматика – 8 нче  биремне эшләгез.

  1. Рефлексив бәяләү

1. Нәрсәләр белдегез? Нәрсә авыр булды? ! (12 слайд)

2. Өй эше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын  кулланып 2 җөмлә төзеп язарга. ! (13 слайд)

3. –Сау булыгыз. Сез акыллы, яхшы балалар! (14 слайд)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресебезне башлыйбыз! Елмай! Бу дәрес бүген сиңа да, миңа да, дустыңа да шатлык китерсен!

Слайд 2

Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Малай Акбай белән уйный. Эт әле кечкенә. Этнең уйныйсы килә. Малай эткә таяк ыргыта.

Слайд 3

Сорауларга җавап бирегез. Кем Акбай белән уйный? Эт нинди? Этнең уйныйсы киләме? Малай эткә нәрсә ыргыта?

Слайд 4

Сүзләрне укыгыз. Нинди аерма бар? утыр+а бас+а аш+ый яз+а кил+ә өйрән+ә утыр+мый бас+мый аша+мый яз+мый кил+ми өйрән+ми

Слайд 5

Эшнең үтәлүен белдергән фигыльләргә -а, -ә, -ый, -и аффикслары ялгана. Нишли? соравына җавап бирә. Эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә –мый, -ми аффикслары ялгана. Нишләми? соравына җавап бирә.

Слайд 6

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Слайд 7

Отрицательная форма глагола настоящего времени.

Слайд 8

Өзекләрдән эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләрне табыгыз. 1. Ә бер мәлне, нигәдер, Яратмый да башлады, Ашатмый да башлады. 2. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә.

Слайд 9

Эш үтәлмәсә, бу фигыльләр ничек үзгәрер иде? Ярата, ашата, уйный, ята, ауный, бирә.

Слайд 10

Сорауларга җавап бирегез. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасына нинди кушымчалар ялгана? - мый кушымчасы нинди сүзләргә ялгана? -ми кушымчасы нинди сүзләргә ялгана? Нинди сорауга җавап бирә?

Слайд 11

Нәтиҗә Эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә –мый, -ми аффикслары ялгана, нишләми? соравына җавап бирә.

Слайд 12

- Нәрсәләр белдегез? Нәрсә авыр булды?

Слайд 13

Өй эше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын кулланып 2 җөмлә төзеп язарга.

Слайд 14

- Сез яхшы, акыллы балалар! Көннәрегез уңышлы үтсен! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"...

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"...