3нче сыйныф (рус төркеме) "Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы"
план-конспект урока на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3kl.rus_tat_t.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Нотфуллина Г.И. .

Предмет

Татар  теле

3 сыйныф рус төркеме.

Тема

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: үзбәя куя белү.Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылы, хөрмәт хисе тәрбияләү. 

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:  Сорауларга тулы җавап бирә белү.Тыңлап аңлау,аңлап уку.Гомумиләштерүләр ясый белү. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.Логик фикерләүне үстерү.

Коммуникатив УУГ:  Үз фикереңне тулы әйтә белү.Диалог төзи белү.

Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя белү.Эшне планлаштыру.Үзбәя.

Предмет буенча:  үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын билгели белү

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәтү дәресе.

Төп төшенчәләр

үткән заман, фигыль, юклык  формасы

Предметара  бәй-ш

әдәби уку, рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек, “Күңелле татар теле” (рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 3нче сыйныфы өчен дәреслек(рус балалары өчен), Р.З..Хайдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина-Казан:Татармультфильм,2013 

Җиһаздау

 проектор, ноутбук, электрон презентация, карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

1 этап.Оештыру.

Талгын  гына музыка уйный.

Хәерле көн укучылар.Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

-Исәнмесез.

-Хәерле көн.

 -Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт.Яхшы

ШУУГ:

ТБУУГ: тыңлап аңлау,нәтиҗә чыгару.

КУУГ: диалогта катнашу,фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү.Хезмәттәшлек булдыру.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү,җавапларны бәяли белү.

Белемнәрне актуальләштерү

Алдагы дәрестә алган белемнәрне  искә төшерү.Өй эшен тикшерү.

- Карагыз әле экранга. Шигырьне

...укый.Кара  шрифт белән язылган сүзләр нинди сүзләр? Как называются  слова –действия? Как будет глагол по-татарски? Какие формы глагола мы знаем?

Фикерләрне дәллилләү.Сорауларга җавап бирү.

Укучылар җавабы

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау.

КУУГ: диалогта катнашу,фикерләрне ачык җиткерә белү.

РУУГ: җавапларны дөресли һәм дәллилли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен әйттерү.

Экрандагы сүзләрне укыйлар.

чиште- чишмәде

барды-бармады

язды-язмады

ашады- ашамады

Икенче баганадагы сүзләрне тәрҗемә итегез.

Действие происходит?

Как вы думаете, какая у нас тема?

Тема буенча фаразлар ясыйлар.Уку мәсьәләсен чишәләр.

РУУГ:фаразлау,уку  мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

Уку  мәсьәләсен адымлап чишү.

Дәреснең темасын формалаштыру. 

 26бит.Кагыйдә белән таныштыра

- ма,-мә кушымчалары

Экрандагы сүзләрне юклык формасында әйттерү.

В каких случаях применяются эти слова?

Вместе составим  маленький диалог с этими словами.

Укучыларны активлаштыру.Әң-гәмәдә катнашу,нәтиҗә чыгаралар,биремнәрне эшлиләр,диалог төзиләр.

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау.

ТБУУГ:.Нәтиҗә чыгару.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу; фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерү.

РУУГ: анализ барышын төзү,җавапларны бәяли белү

Ял минуты .

Яңа теманы ныгыту

Дәреслектән (27бит) 2күнегү

телдән эшлибез

 Төркемнәрдә эш.Дәфтәргә 3 җөмлә төзеп языгыз.

- Эшегезне тикшерик. Беренче җөмләне ничек төзедегез? (Һәр төркемнән берәр җөмләне укытам)

Парларда эш. Сейчас раздам карточки.Вставьте  пропущенные окончания.

Дәреслек белән эшлиләр.

Сорау-җавап бирүдә катнашалар.

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен булдыру.

ТБУУГ:нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр булдыру.

КУУГ:парларда эшли белү,фикерләрне җиткерү, әҗгәмәдә катнашу, диалог төзү.

Өй эше

Өй эше биремен аңлату

1.26нчы  бит.Кагыйдәне укырга.

2. 27бит,4нче күнегүне  язарга

Өй эше биременең аңлашып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. Өй эшен язып куялар.

ТБУУГ: биремне аңлау.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.

Рефлексия

Һәр укучының максатка ирешә белүен билгеләү. Укучының дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

Мин нәрсә белдем?

Ничек бәяләдем?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

 

Сорауларга җавап бирәләр.Әңгәмәдә катнашалар.Нәтиҗә ясап үзбәяләү.

ШУУГ: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек кебек сыйфатлар булдырырга өйрәнүен аңлау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу,фикерләүне дәллилләп  җиткерә белү.

РУУГ: үзбәя


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1.        Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык  формасын, кушымчаларын, сорав...

4нче сыйныф "Фигыльнең юклык формасы" (Хәйдәрова Р.З.)

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча дәреснең план-конспекты....