Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"
презентация урока для интерактивной доски (7 класс) по теме
Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы дигәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап күрсәтәбез, һәм алар и с е м сүз төркеменә карый. Эшли, көрәшә, йоклый дисәк, эш-хәл хәрәкәттә, үтәлештә белдерелә, һәм аның үтәүчесе, субъекты булу күздә тотыла. Фигыль лексик-семантик аспектта исем сүз төркеменә генә түгел, башка сүз төркемнәренә дә капма-каршы куела. Сүзләрне төркемләүдә фигыльне б и л г е б е л д е р ү ч е сүз төркемнәре рәтеннән санау да бар (Д.Ә.Сәлимова), ягъни фигыль предметны яки затны эш яки хәлгә мөнәсәбәтле рәвештә ачыклый. Әмма фигыль бу очракта да эш-хәл, хәрәкәткә бәйле билгене белдерүе белән башка билге белдерә торган сүз төркемнәренә, ягъни сыйфатка һәм рәвешкә капма-каршы куела. Мәсәлән:
Авылга керсәм, исләрем китте. Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән (Ф.Хөсни). Табигать үз өстенә килгән дәһшәттән курыккан кебек, сагаеп калды. Яңа гына күңелле шаулап утырган агачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар (И.Гази).
М о р ф о л о г и к яктан фигыль сөйләмдә күптөрле грамматик формаларда кулланыла ала, һәм ул телдә иң бай һәм катлаулы сүз төркеме булып санала. Фигыльгә морфологик яктан б а р л ы к-ю к л ы к, з а т – с а н, з а м а н, н а к л о н ен и е, ю н ә л еш, д ә р ә җ ә категорияләре хас.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
figyl_temasyna_esbaplar.ppt | 992 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....
Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"
боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...
Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"
боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1. Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык формасын, кушымчаларын, сорав...
4нче сыйныф "Фигыльнең юклык формасы" (Хәйдәрова Р.З.)
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча дәреснең план-конспекты....