Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"
план-конспект урока (5 класс) на тему

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәсен булдыру, укучыларга тәртипле булу кагыйдәләрен искәртү 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар теле дәресе32.32 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы

Мәгълүмати – методик үзәк

Татарстан Республикасы Кукмара

муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учре ждениясе

 шәһәр тибындагы Кукмара посёлогы

3 нче номерлы урта гомуми белем                 бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җаббарова Миләүшә Равил кызының татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең технологик картасы Укытучының нсем, фамилиясе - Яппарова Миләүшә Равил кызы

Сыйныф - 5нче сыйныфның рус төркеме

Үткәрү вакыты-

Фән- татар теле

Тема - Боерык фигыльнең юклык формасы

Максат: боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәсен булдыру, укучыларга тәртипле булу кагыйдәләрен искәртү

Дәреснең тибы: катнаш

Җиһазлау - дәреслек, карточкалар, презентация


Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру (Менедж мэт)

-Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә. Укытучының сөйләме

  1. Фонетик зарядка:

{Ә}-әтәч,чәчәк, чәч; {ө}- көмеш,өлеш, көт;{ ү}-үрмәкүч,күлмәк, үс, {җ}- җиләк,җавап, җибәр,{ ң}-сиңа, яңак, аңлат; {һ}-һәйкәл, һәм.

  1. Кереш әңгәмә.

 -Укучылар, өйдәгеләрегез мәктәпкә озатканда үзегезгә нинди теләкләр әйттеләр?

-Бу сүзләр кәефегезгә ничек тәэсир итте? Ни өчен?

Укытучы фикере.

-Дөрес, укучылыр, әти-әни, әби- бабайларның теләге көн башланганда бик мөһим.

 Сыйныфны эшкә     әзерләү.

1. Дәрескә әзерләнә.

Укучылар авазларны, сүзләрне кабатлыйлар

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.

-Кызым, әйбәт укы!

 - Исән- сау укып кайт, улым!

-Өйдән күтәренке кәеф белән чыгып китәсең!

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

«

Белем дәрәҗәсен тикшерү.

1.-Өйдәгеләр сезне озатканда җөмлә ахырында кайсы сүзләрне әйтәләр?

 - Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

 - Нишлә соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә?

2. 1нче слайдта фигыльләр.  Боерык фигыльләрне аерып әйтегез. Яза, укый, кил, укыгыз, җыештыр, рөхсәт итегез, сөйләде, яз.

Тик-Тэк-Тоу структурасы(өлешчә)

Вакыт  (3м.)

китап

укы

өй

син

акбур

яз

ач

яп

ул

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

- Укы, кайт.

   - Нишлә?

    - Боерык фигыль

 

   - Кил,укыгыз,җыештыр,яз. (җөмләләр уйлап әйтү)

        Җөмләләр төзеп әйтергә

Коммуникатив:'

укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

 1.14бит, 5 күнегү. Шигырьне укырга,боерык фигыльләрне табарга (сүзлек эше: ау-падай, тор-встань)

Әйдәле, Акбай!Өйрән син, арт аягың берлән тор.

Аума-аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

-Укучылар, аума-аума сүзләрен ничек тәрҗемә итәрсез?

Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

-Өйрән,тор,утыр,

-Не падай ( русча, татарча вариантлары белән җөмлә төзетү)

Регулятив: максат кую чишү юлларын билгеләү; коммуникатив: сораулар кую; танып белү:

гомумуку - танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик- проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

Ситуатив күнегү (2нче слайдта):

-Катя, скажи Диме, чтобы он встал, а Ленар не вставал.

-Самат, скажи Анвару, чтобы Снежана подпрыгнула, а Диляра не подпрыгивала.

-Снежана, скажи Владиславу, чтобы он начал писать, а Ильмир не писал.

-Укучылар эшләнергә тиеш булмаган эшне хәбәр итү өчен боерык фигыльгә нинди кушымча өстәлә?

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасындагы вариантлары белән җөмләләрнең аермасын билгеләргә тәкъдим итү

Шулай итеп, укучылар, ә бу эшләрне эшләргә кирәкмәсә, без боерык фигыльләрне ничек үзгәртеп әйтер идек? Мәсәлән:

-Катя,урынны хәзер җыештырасы түгел.

- Укучылар, әкиятне экраннан карыйбыз, укыйсы түгел.

-Дима, бүген мәктәпкә киләсе түгел.

-Боерык фигыльгә нинди кушымча

 кушылган?

-ма кисәкчәсе рус теленә ничек тәрҗемә ителгән?

 -Частица не нәрсәне белдерә?

 -Без бүгенге дәрестә боерык фигыльнең нинди формасын карыйбыз инде?(3нче слайдта тема)

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.)

-Дима бас, Ленар, син басма.

- Снежана, син сикер, Диләрә, син сикермә.

-Владислав, син яза башла, ә Илмир язмасын.

-ма, -мә кушымчалары

-Җыештырма (не убирай)

-Укымагыз (не читайте)

-- Килмә (не приходи)

-ма,-мә кушымчасы (кабатлана)

- Частица не

- Отрицание (юклык)

-Боерык фигыльнең юклык формасын

(Дәфтәргә число, тема языла)

Регулятив: эффектив юлны сайлап алу, куелган мәсьәләне чишү, куелган планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тээмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

1.13бит,3күнегү. Юклык формасындагы боерык фигыльне зат-сан белән төрләндереп күрсәткән күнегүне карап чыгу

-Боерык фигыльнең юклык формасы нәрсә белән төрләнә?

2.Кайтма, китмә фигыльләрен зат-сан белән төрләндерергә (язып)

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Укучылар кычкырып укыйлар, русчага тәрҗемә итәләр

-Боерык фигыльнең юклык формасы зат-сан белән төрләнә.

Б.с                             К.с.

 2з.китмә                 китмәгез

 З.китмәсен             китмәсеннәр

(укучылар тактада 2 фигыльне дә  төрләндерә)

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне

структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз- узеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру

1.13 бит, 4 күнегү. Боерык фигыльнең

юклык формасы булган вариантны

билгеләргә

А)укый

Б)әзерләмә

В)утыра

Г)кайта

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру. Дәфтәрләрдә эш (язарга тиеш )

-Әзерләмә – не готовь (сүзне тәрҗемә итә, кушымчаны аерып күрсәтә, җөмлә төзеп яза)

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси эшчәнлек.

2.Әзерләмә боерык фигылен зат-сан белән төрләндерергә (телдән)

  1. 15бит, 9күнегү. 

Куиз-куиз-трейд структурасы 

(укучылар җаваплы карточкалар белән үзара тәрҗемә итәләр, карточка алыштыралар)

Телдән сорау:

-не бегай в классе

-не кричи в коридоре

-не шуми на уроке

-не пиши на парте

-Шулай итеп, мәктәптә үзеңне ничек

тотарга кирәк икән?

Б.с                                 К.с

2.әзерләмә                әзерләмәгез 3.әзерләмәсен        әзерләмәсеннәр

-сыйныфта йөгермә

 -коридорда кычкырма

-дәрестә шаулама

 -партага язма

-Үзеңне мәктәптә тәртипле тотарга кирәк

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру. Финк-райт-раунд робин алымы

5нче слайд (укучылар җавапны кәгазь битенә язалар, җавапны үзара әйтешәләр)

Вакыт( 2минут, 20шәр сек.)

-Укучылар, без бүген нинди тема үттек?

- Боерык фигыльнең юклык формасы

нинди сорауга җавап бирә?

 -Боерык фигыльнең юклык формасы ничек ясала?

 - Боерык фигыльнең юклык формасы нәрсә белән төрләнә?

-Кайсыгыз әйтелгән җаваплардан кагыйдә китереп чыгарыр?

-Кагыйдәне каршыда утыручы иптәшеңә сөйлә

Өй эше: боерык фигыльнең юклык формасын кулланып, 5 җөмлә төзергә

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

(командада эш:)

-Боерык фигыльнең юклык формасы барын белдек,

 -ма, -мә кушымчасы ярдәмендә

-Зат-сан белән төрләнә

- Боерык фигыльнең юклык формасы ма, -мә кушымчасы ярдәмендә ясала, зат-сан белән төрләнә

Коммуникатив: үз

фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси:

нәтиҗәләр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1.        Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык  формасын, кушымчаларын, сорав...