4 сыйныф Татар теле Р.З. Хайдарова Г.М.Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Порядок присоединения аффиксов к существительным./ Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – эш тәртибен аңлап, уку эшчәлеген оештыра белү, уку максатын мөстәкыйль билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыра белү.

Предмет – исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен әйтә белү, сөйләмдә куллана белү.

Шәхескә кагылышлы  – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою.

Материал: Күңелле татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф. Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. 1 нче кисәк Казан: “Татармультфильм” 2017, 73-75 нче битләр.

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту Р.З. Хәйдарова, Л. Ә. Гыйниятуллина 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.

Электрон ресурслар, интернет ресурслар.

Җиһазлау: презентация.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  • Дәресне оештыру 
  • Исәнмесез! (1 слайд)
  • Исәнмесез!
  • Хәлләр ничек?
  • Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек?
  • Бик яхшы рәхмәт!

http://selam.tatar/1/zhyr/

Шушы сылтаманы копировать итеп, “Поисковик” ка куегыз. “Сәлам” җырына кушылып җырлагыз.

  1. Актуальләштерү

Күгәрчен, мәтрүшкә, чыршы, аккош, керпе, кычыткан, кәҗә, каен сүзләрен төркемнәргә аерыгыз. Ничә төркем булыр? Уйлагыз. Үзегезне тикшерү өчен: һәрбер төркемдә 2 шәр сүз булыр.

  1. Уку мәсьәләсен кую
  • Сүзләрне укыгыз. Нәрсә үзгәрде?
  • җәй, җәй+ләр, җәй+ләр+ем, җәй+ләр+ем+не
  • көз, көз+ләр, көз+ләр+ем, көз+ләр+ем+нең
  • үлән, үлән+нәр, үлән+нәр+ем, үлән+нәр+ем+не
  • курчак, курчак+лар, курчак+лар+ым, курчак+лар+ым+ны
  • Сүзләргә кушымчалар кушылды.  
  • Әйе, сүзләргә кушымчалар ялганды. Ә җәй, көз, үлән, курчак алар нинди сүзләр?
  • Алар исемнәр. Нәрсә? соравына җавап бирәләр.
  • Без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
  • Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе турында сөйләшәбез.

Күзләрне ял иттерегез.

Күзләр белән уңга, сулга, өскә, аска карагыз.

Күзләр белән түгәрәк, өчпочмак, квадрат ясагыз.

Күзләр белән тәрәзәгә еракка, якындагы предметка карагыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Сүзләнең кушымчаларын ачыклыйк әле.

-  Беренче юлдагы сүзләрне укыгыз. (җәй, җәй+ләр, җәй+ләр+ем, җәй+ләр+ем+не)

  • -ләр кушымчасы нинди кушымча? (күплек сан кушымчасы)
  • -ем кушымчасы нинди кушымча? (1 зат тартым кушымчасы минем җәйләрем
  • -не кушымчасы нинди кушымча? (килеш кушымчасы)
  • Икенче юлдагы сүзләрне укыгыз. (көз, көз+ләр, көз+ләр+ем, көз+ләр+ем+нең)
  • -ләр кушымчасы нинди кушымча? (күплек сан кушымчасы)
  • -ем кушымчасы нинди кушымча? (1 зат тартым кушымчасы минем җәйләрем)
  • -нең кушымчасы нинди кушымча? (килеш кушымчасы)
  • Өченче һәм дүртенче юллардагы сүзләрдә дә шундый кушымчалар ялганган.

2. Дәреслекнең 73 нче битендә 6 нчы күнегүне карагыз әле. Кагыйдәне укыгыз һәм исегездә калдырыгыз!

Аффиксы присоединяются к основе существительного в следующем порядке: сначала – аффикс числа, затем аффикс принадлежности и падежный аффикс:

 күз + ләр + ем + нең,

 курчак + лар + ым + ны.

3. Дәреслекнең 75 нче битендә 7 нче күнегүне укыгыз. Кушымчаларны әйтегез. Биш сүзне үрнәктәгечә аерып языгыз.

Сүзләрнең кушымчаларга дөрес аеруны тикшер. Хаталарың булса, төзәт.

Күлмәк, кошчыгым – кошчы(к)г-ым, чыпчыкларым – чыпчык-лар-ым, җилкәмә – җилкә-м-ә, җилкәмне – җилкә-м-не.

  1. Рефлексив бәяләү

1. Нәрсә белдегез? Нәрсәләр авыр булды? Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез? Ни өчен?

2. Өй эше. Дәреслекнең 75 нче биттәге 4 нче күнегүдәге 4 нче  җөмләне укыгыз һәм шарлар, курчагымны, һавага сүзләрен кушымчаларга аерып языгыз.

3. - Сез яхшы, акыллы балалар! Көннәрегез уңышлы үтсен! Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресебезне башлыйбыз ! Елмай! Бу дәрес сиңа шатлыклар китерсен !

Слайд 2

Түбәндәге сүзләрне төркемнәргә бүлеп языгыз. Сүзләрне нинди төркемнәргә бүлеп була ? Алар ничә ? Күгәрчен, мәтрүшкә, чыршы, аккош, керпе, кычыткан, кәҗә, каен.

Слайд 3

Үзеңне тикшер! Кошлар: күгәрчен, аккош. Дару үләннәре: мәтрүшкә, кычыткан. Агачлар: чыршы, каен. Хайваннар: керпе, кәҗә.

Слайд 4

С үзләрне укыгыз. Нәрсә үзгәрде? җәй , җәй+ләр, җәй+ләр+ем, җәй+ләр+ем+не көз, көз+ләр, көз+ләр+ем, көз+ләр+ем+нең үлән , үлән+нәр, үлән+нәр+ем, үлән+нәр+ем+не курчак , курчак+лар, курчак+лар+ым, курчак+лар+ым+ны

Слайд 5

Порядок присоединения аффиксов к существительным./ Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Слайд 6

Күзләрне ял иттерегез. Күзләр белән уңга, сулга, өскә, аска карагыз. Күзләр белән түгәрәк, өчпочмак, квадрат ясагыз. Тәрәзәгә еракка, якындагы предметка карагыз .

Слайд 7

Кушымчаларның исемнәргә ялгану тәртибе. Җәй+ләр Күплек сан кушымчасы -ем 1 зат тартым кушымчасы - минем җәйләрем -не килеш кушымчасы

Слайд 8

Аффиксы присоединяются к основе существительного в следующем порядке: сначала – аффикс числа, затем аффикс принадлежности и падежный аффикс: күз + ләр + ем + нең , курчак + лар + ым + ны .

Слайд 9

Сүзләрнең кушымчаларга дөрес аеруны тикшер. Хаталарың булса, төзәт. Күлмәк, кошчыгым – кошчы(к)г-ым, чыпчыкларым – чыпчык-лар-ым, җилкәмә – җилкә-м-ә, җилкәмне – җилкә-м-не.

Слайд 10

Йомгаклау. Нәрсәләр белдегез ? Нәрсә авыр булды ?

Слайд 11

Өй эше. Дәреслекнең 75 нче биттәге 4 нче күнегүдәге 4 нче җөмләне укыгыз һәм шарлар, курчагымны, һавага сүзләрен кушымчаларга аерып языгыз.

Слайд 12

- Сез яхшы, акыллы балалар! Көннәрегез уңышлы үтсен! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"...

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"...