Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле
рабочая программа по теме

Зарипова Зульфия Мубаракзяновна

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                        Аңлатма язуы.               

                  Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

         1.Федераль дәүләт белем бирү стандарты. (2010 нчы ел)      

         2.Рус телендә урта( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы.Харисов Ф.Ф;Харисова Ч.М.2011 нче ел.

         3.Татарстан  республикасы Әлмәт шәһәре 5 нче номерлы муниципаль автоном белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбенең төп    укыту программасы. (2011 нче ел)

         4.Әлмәт шәһәре муниципаль  автоном белем бирү учреждениесе – “ 5 нче номерлы гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү  

 мәктәбе”нең 2012- 2013 нче уку елына укыту планы.  

              Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары  :

       1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тшрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

       2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

          а)фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

          б)телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы,пунктуациясе буенча  күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм  

    сүзләр,сүзләрдән  сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

      3. Укучыларның дөрес һәм матур итеп укырга , укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел    чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

     4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

     5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

                  Уку елы дәвамында формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр:

     -  Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес итеп әйтү һәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан юлга күчерү.

     -   Калын һәм нечкә сузыкларны белдерә торган хәрефләрнең дәрес язылышы.

     - Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

- Сүз басымын дөрес кую.

- Татар телендәге исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәре белән таныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәрнең язылышындагы үзенчәлекне күрсәтү. Фигыльләрнең барлык-юклык формалары турында төшенчә бирү.

    - Җөмлә турында мәгълумат бирү. Сөйләмне барлыкка китерүдә җөмләнең әһәмиятен аңлату. Анда сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне күрсәтү. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату.

   - Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре белән таныштыру.

   - Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннары аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмэ һәм җөмләләр төзеп язу.

  - Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү.

                      1нче сыйныфта үзләштерелергә һәм ия булырга тиешле гомумкүнекмәләр:

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнегүләр

Телдән, язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Эчтәлекне аңлап, дөрес уку.

1. Танып белү активлыгын үстерү.

2. Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру.

1. Телдән сөйләм:

- кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-тәрҗемә итү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу- 6-8 сүз;

-сүзлек диктанты- 5-7 сүз;

- диктант- 15-20 сүз.

                                                       I сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Уку елы ахырында I сыйныф укучылары телдән әзерлек чоры өчен тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белү. (Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.)

            Хәрефләрдән — иҗекләр, иҗекләрдән — сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.

            Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

            Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

 Күләме якынча 5—7 сүздән торган сүзлек диктантлар, 15-20  сүздән торган  диктантлар язу.

                             

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

                                                                 Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Язма эш тәрләре:

1) туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бөйләнешле текстларны күчереп яки ишетеп язу;

2) сорауларга җавап язу;

3) сүзлек яки  диктантлар язу;

4)Матур язу күнегүләре 1 сыйныф- 1 юлдан

                           

                                             Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

1

8-9

1

-

-

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

1

6-8

2-3

                                                                                      Күчереп язуны бәяләү

      1. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

      2. Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса; 1-2 хата җибәрелсә; хәрефләрнең урыны алышынса, “4” ле куела.

      3. Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефнең урыны алышынса; текст пөхтә итеп язылмаса; төзәтүләр булса, “3”ле куела.

      4. Хаталар саны 5 тән артса; төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

                                          Диктанттагы сүзләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

1

5-7

15-20

-

-

                                     Эш программасына кертелгән үзгәреш:  

            Программада татар теле дәресләренә 66 сәгать вакыт бирелгән, 5 нче урта мәктәпнең дәресләр челтәре  

      буенча 09.05  бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән 1а ,1бсыйныфларында  татар теле дәресләре 65 сәгать үткәреләчәк. Программаны тыгызлау  

      хисабыннан темалар үтелеп бетереләчәк.  

                                         Уку материалының эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

Үткәрү вакыты

1

Әлифбага хәзерлек чоры

2

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау. Сөйләмне җөмләләргә, җөмләләрне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

2

Хәреф элементларын яздыру.

4

Озын туры сызык.Астан элмәкле туры сызыклар.Овал, ярымтүгәрәкләр язу.Хәреф элементларын яздыру.Юл хәреф элементларын яздыру.

3

Алфавит хәрефләрен яздыру.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

42

Баш һәм юл а,ә,и,ы, ү, у,л,т,н,с.к,р, е, э.г,д,б, ч, ш, м,й, о,п,з, ө, ң,я,ю,в,х,ф,ь,ж,җ, ц,һ,щ,ъ хәрефләрен язу. Хәреф элементларын дөрес итеп тоташтыру.Кушылмалар, сүзләр, җөмләләр язу. Алфавит. Басмачадан күчереп язу.Ишетеп язу күнегүләре.

Татар теле

(18 сәг.)

4

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Аваз һәм хәреф  төшенчәсен белдерү. .

5

 Сузык авазлар.  

1

Татар алфавитындагы аваз үзенчәлекләрен күрсәтү. Э-е хәрефләре.Ө-е хәрефләре. О-ы хәрефләре. Я хәрефе.

Ю хәрефе. Е,е хәрефләре.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

6.

Иҗек.

1

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

7.

Басым.

1

Сүз басымы,басым  тамгасы,басым урынына карап сүзнең мәгънәсе үзгәрүен аңлату.

8.

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү.

1

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре белән танышу,күчерү тамгасын күрсәтү.

9.

Тартык авазлар.

1

Әйтелеш үзенчәлекләре буенча тартык авазларның бүленешен күрсәтү. Й хәрефе. В хәрефе.К,г хәрефләре.М,н,ң хәрефләре.

10.

Алфавит.

1

Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә бирелгән җыелмасы –алфавит булуын аңлату.

11.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу һәм уку.

3

Э-е хәрефләре.Ө-е хәрефләре. О-ы хәрефләре. Я хәрефе.

Ю хәрефе. Е,е хәрефләре. Сузык һәм тартык авазлар.Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

12.

Сүз төркемнәре.

3

Кем?Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр.Нишли?Нишләде кебек сорауларга җавап булган сүзләр. Нинди? Кайсы сорауларына җавап булган сүзләр

13.

Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр.

1

Кеше исемнәре һәм фамилияләр.Хайван кушаматлары.Шәһәр, авыл, елга исемнәре.

14.

Сөйләм.Җөмлә.Текст.

1

Сөйләм.Җөмлә.Текст белән таныштыру.

15.

Җөмлә һәм сүз. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Предмет һәм сүз.Хәрәкәт һәм сүз.Билге һәм сүз. Аваз һәм сүз.Аваз һәм хәреф. Җөмлә.Җөмлә ахырында тыныш билгеләр .Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

16.

Контроль күчереп язу.

1

17.

Контроль диктант.

1

Еллык

66.

                                      Татар теленнән тикшерү эшләре

Сузык аваз хәрефләре диктанты.

Аа, Әә, Ии, Ыы, Уу, Үү.

        

Тартык аваз хәрефләре диктанты.

Лл, Дд, Тт, Нн, Мм, Сс, Кк, Рр, Пп.

Сүзлек диктанты.

Ау, уа, ал, ул, ата, ана, әнә, әни, әти, су, ак, ил, ир, ур, үр, эт, эл.  (Сүзләрне укытучы сайлап яздыра 4-6 сүз)

Хәреф диктанты

Гг, Пп, Тт, Ии, Шш, Йй, Лл, Мм, Оо, Өө, Дд, Бб, Чч, Зз, Нн, ң Яя, Юю, Вв, Хх, Фф, Жж, Җҗ, Һһ, ь, ъ.

Кушылмалар диктанты.

Са,сә, су, сы;

ка, кә, ку, кү, кы, ки;

ра, рә, ру, рү, ры, ри;

га, гә, гу, гү, гы, ги;

да, дә, ду, дү, ды, ди;

ба, бә, бу, бү, бы, би ,

 Хәреф өстәп язу диктанты.

 Ә.и, ә.и, и.ә, ө.ә, а.а, б.ш, т.ш, ч.ч, к.з, к.л, к.р, з.р, с.н, м.н.

 Искәртмәле диктантлар.

  Шәһәрдә зур кибет бар.Кибеттә күлмәкләр,чалбарлар,итәкләр,туннар күп.(10сүз)

 Контроль күчереп язу.

    Җәй көне урманда бик матур.Без урманда җиләк,гөмбә җыябыз.(10 сүз)

Аңлатмалы диктантлар.

        Кич.Тышта тын.Җәйге кич.Урман да йокыга әзерләнә.Тик агач яфраклары гына серләшүләрен дәвам итәләр.(13 сүз)

 Ел ахырында язу өчен контроль диктантлар.

 Таң ата.Теләр-теләмәс кенә таң ата башлады.Чулман елгасы буендагы таулар тезмәсе өстендә туктап калган ай да төссезләнде.(16сүз)

 Әнкәй.Әнкәй- ул изге зат.Фәритнең әнисе йомшак кына итеп башыннан сыйпар,Аркасыннан кагып сөяр.Шуннан да рәхәт нәрсә булмас иде.(20сүз)

 

                                   

                                                                                              Укыту – методик комплекты.

          1. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан.  

  “Мәгариф” нәшрияты, 2011 нче ел)

          2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х.,  

  Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2010.)

          3. 1 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” , 2012.)

          4. Язарга өйрәнү дәфтәре№ 1,№ 2. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.2012

                                                         1нче сыйныф өчен язудан календарь- тематик план

Дәрес темасы

Дәрес

тибы

Сәг.

саны

 Көтелгән нәтиҗәләр

Эчтәлек элементлары

Укучылар эшчәнлеге

Контроль төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

Фактта

1 нче чирек (17сәг.)

               1

Туры һәм ыргаклы туры сызыклар.  

ГКК

1

Язу дәфтәре, язу юлларын,      

Язу дәфтәре, язу юллары, авторучка белән таныштыру  

Дәфтәрләдә  туры сызыклар язу.

 

04.

09

04.

09.

2.

Җөмлә. Җөмлә башы һәм ахыры.  

ГКК

1

Җөмлә схемасы белән танышу. Җөмлә баш хәрефтән башлана, ахырында нокта куелуын белү.

Җөмлә схемасы,сызыклар сызу.

Дәфтәрләдә хәреф элементларын авыш сызыклар язу.

06.

09

06.

09

3.

    И ,г хәрефләре элементлары.  (4-6 б)

ГКК

1

И,г  хәрефләре элементларын язарга өйрәнү.

 И, г  хәрефләре элемент лары,иҗек.

И,г  хәрефләре элемен лары язу.

Рәсем нәрне буяу.

11.

09

11.

09

4.

Иҗек.В,д,у,з хәрефләре элементлары.(7-8б)

ГКК

1

В,д,у хәрефләре элементларын язарга өйрәнү.

В,д,у хәрефләре элементларын язуны камил-ү.

В,д,у хәрефләре элементларын язу.

Рәсем нәр буенча сүзләр әйтү.

13.

09

13.

09

5

 Аваз. Тартык һәм сузык авазлар. Аларның схемалары.

(9-10б)

ГКК

1

  Авазларның схемада бирелеше белән таныштыру.

Баш һәм юл хәреф  элементларын язуны камил-ү.

Баш һәм юл хәреф  элементларын язу

Рәсем нәрне буяу.

18.

09

18.

09

6.

Тартык һәм сузык авазлар. Аларның схемалары.(11-12б)

ГКК

1

Авазларның схемада бирелеше белән таныштыру.  

Баш һәм юл С,с,О,о,ь,9 элементларын язуны камил-ү.

11-12 нче биттәге  элементларын язу

Рәсем нәр буенча сүзләр, җөмләләр әйтү

20.

09

20.

09

1.

Юл а, баш А хәрефләрен язу.    

ГКК

1

А, а хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

А, а хәрефләренең язуны кам-ү

А, а хәрефләренең язу,рәсемнәр буенча сүзләр уйлау

Рәсем нәрне буяу.

25.

09

25.

09

2.

Юл ә, баш Ә хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ә, ә хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

А, а, Ә, ә хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү

А, а, Ә, ә хәрефләрен язу.схема буенча сүзләр уйлау.

Үрнәк буенча язу.

27.

09

27.

09

3.

Юл ы,  баш Ы хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ы, ы хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

И, и, Ы, ы хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

И, и, Ы, ы хәрефләрен язу.

02.

10

02.

10

4

Юл э һәм баш Э хәрефләрен язу.

ГКК

1

Юл эһәм баш Э хәрефләрен язуда күрсәтелешен белү.

Юл эһәм баш Э хәрефләрен язу,тоташ тыру ысулларын кам-ү.

Юл эһәм баш Э хәрефләрен язу,

04.

10

04.

10

5.

Юл и, баш И хәрефләрен язу.

ГКК

1

И, и хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү

И, и хәрефләренең язуда күрсәтелешен кам-ү

И, и хәрефләренең язу, схема буенча сүзләр уйлау.

Әйтү буенча А,а,Ә,ә хәр-н язу

09.

10

09.

10

6.

Юл у, баш У хәрефләрен язу.

ГКК

1

У, у хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

У, у хәрефләренең язуны кам-ү

У, у хәрефләренең язу

11.

10

11.

10

7.

Юл ү,  баш Ү хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ү,ү хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

У, у, Ү,ү хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары.

У, у, Ү,ү хәрефләрен язу.

16.

10

16.

10

8.

Юл ө, баш Ө ,О,о хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ө, ө хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Ө, ө хәрефләренең язуны кам-ү.

Ө, ө хәрефләренең язу.

Кушылмалар язу.

18.

10

18.

10

9.

Юл н,баш Н хәрефләрен язу.

ГКК

1

Н, н хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Н, н хәрефләренең язуны кам-ү

Н, н хәрефләрен    сүзләр язу.

Әйтү буенча   хәр-не язу

23.

10

23.

10

10.

Юл л, баш Л хәрефләрен язу.

ГКК

1

Л, л хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Л, л хәрефләренең язуны кам-ү

Л, л хәрефләренең язу. Сүзләр , җөмләләр язу.

Тартык аваз хәр.язу

30

10

30

10

 

 

11.

Юл м, баш М хәрефләрен язу.

ГКК

1

М, м хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

 М, м  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

М, м  хәрефләрен,кушылмалар,сүз ләр язу.

Сузык аваз хәр. Язу.

01. 11

01.

11

 

 

2 нче чирек.(15 сәг.)

12.

Юл р, баш Р хәрефләрен язу.

ГКК

1

Р, р хәрефләренең язуда күрсәтелешен белүМ,м, Р, р  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары

М,м Р, р  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү

Р, р  хәрефләрен, кушылмалар, сүзләр,җөмлә ләр язу.

Кушылмалар әйтү буенча язу.

13.

11

13.

11

13.

Ң хәрефен язу.  Кушылмалар язу.

ГКК

1

Ң хәрефенең язуда күрсәтелешен белү.

Ң хәрефенең сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү

Ң хәрефен, кушылмалар, сүзләр язу.

  Схема буенча  җөмләләр төзү.

15.

11

15.

11

14.

 Юл  й,баш Й хәрефен    язу

ГКК

1

й хәрефенең язуда күрсәтелешен белү.

Й хәрефенең язуда күрсәтелешен кам-ү

Й хәрефен,Май, тай сүзләрен язу.Айнур лимон ала.Менә малай җөмләләрен язу.

Схема буенча  җөмләләр,текст төзү.

20.

11

20.

11

15.

Юл я хәрефен язу.  Баш Я хәрефен язу.

ГКК

1

я хәрефенең язуда күрсәтелешен белү. Я хәрефенең язуда күрсәтелеше.

Я хәр-ң язуда     күрсәте лешен кам-ү.Кеше исемнәре нең баш хәр.белән языл.аңлат.

я хәрефен,кызлар исемнәрен язу.

Сузык авазлар дик-ы.

22.

11

22.

11

16.

Юл ю хәрефен язарга өйрәнү. Баш Ю хәрефен язу

ГКК

1

ю хәрефенең язуда күрсәтелеше.  

Ю хәрефенең язуда күр.форм-у

Ю хәрефен, кушылмалар, сүзләр,җөмлә ләр язу.

Баш хәреф ләр әйтеп язу.

27.

11

27.

11

17.

Ю хәрефе кергән сүзләр язуны ныгыту.

ГКК

1

Ю, ю хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын белү.

Ю, ю хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын фор-у

Юлия,аю,юри сүзләрен,Аю юына,Юлия юа. Җөмләләрен язу.

Кушылмалар әйтү буенча язу.

27.

11

27.

11

18.

Юл е, хәрефен язу. Баш Е хәрефен язу.

ГКК

1

Е, е хәрефләренең язуда күрсәтелеше. Кеше исемнәренең баш хәр.белән язылышын белү.

.  Е, е  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын фор-у.

Е,е хәрефен, кушылмалар, сүзләр язу

Әйтү буенча өйрән гән   хәр-не язу

29.

11

29.

11

19

Юл д, баш Д хәрефләрен язу.

ГКК

1

Д, д хәрефләренең язуда күрсәтелешен,  Кеше исемнәренең баш хәр.белән язылышын белү.

Д, д хәрефләрен Кеше исемнәренең баш хәр.белән язылышын белүне кам-ү.

Да,ди,диде,данлы,Динар,Дамир сүзләрен;ДанияӘдилә урамда уйный. Җөмләсен язу.

Рәсем һәм схема буенча текст төзү.

04.

12

04.

12

20.

Юл т, баш Т хәрефләрен язу.

ГКК

1

Т, т хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

. Л, л, Т, т  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары

Та,ит,тиен,төймә,дары,тары;Талия,Далия җөмләсен язу.

схема буенча сүзләр уйлау.

06.

12

06.

12

21.

Юл з, баш З хәрефләрен язу.

ГКК

1

З, з хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү

  З, з  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларынформ-у

Зонт,зәйтүн,Зилә,Азат сүзләрен;Зәри нә роза ала,Зилә йөзем ала.җөмләлә рен язу.

схема буенча сүзләр уйлау.

11.

12

11.

12

22.

Юл с, баш С хәрефләрен язу.

ГКК

1

С, с хәрефләренең язуда күрсәтелеше. Н, н, С, с  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары

З,з , С, с  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

Кушылмалар, сөт,сыр,Сәлимә сүзләрен;Әсма сөт сала.Сөмбел су сала.җөмләсен язу.

Кушылмалар дик-ы.

13.

12

13.

12

23.

Юл г, баш Г хәрефләрен язу.

ГКК

1

Г, г хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү..

Г, г хәрефләрен язуны   кам-ү

Кушылмалар, дага,гасыр Гали,Гүзәл, Гатасүзләрен;Өстәлдә гөл тора җөмләсен язу.

Язган җөмләләрне уку.

18.

12

18.

12

24.

Юл к, баш К хәрефләрен язу.

ГКК

1

К, к хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

К.к хәрефләрен язуны   кам-ү

Кушылмалар, кыяр,кияр,кул,күл,юка,юкә,Кама,Камилә,Кәрим сүзләрен язу.

схема буенча сүзләр уйлау.

20.

12

20.

12

25.

Юл һәм баш В, в хәрефләрен язу.

ГКК

1

В, в хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

В в хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары форм-у.

Ваза,вакыт,кавын,авыл,әвен, Вәсилә,Вил, Васил,Вилдан сүзләрен ;Вәсимә авылда тора җөмләсен язу.

Язган җөмләләрне уку.

25.

12

25.

12

26.

Юл ф, баш Ф хәрефләрен язу ь хәрефен язарга өйрәнү һәм аның үзенчәлеге.

ГКК

1

Ф, ф  хәрефләренең язуда күрсәтелеше.  

  Ф, ф  хәрефләренең язу күнекмәләрен кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,кеше исемнәрен, Фаяз Уфадан.Фәнис Казаннан җөмләләрен язу.

Баш хәреф ләр язу.

27.

12

27.

12

3 нче чирек.(18 сәг.)

27.

Юл б, баш Б хәрефләрен  язу.

ГКК

1

Б, б хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

  Б,б  хәрефләренең язу күнекмәләрен кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,кеше исемнәрен, Бану китап укый җөмләсен язу.

Ошаш баш хәр.язу

15.

01

15.

01

28.

Юл п. баш П хәрефләрен язу.

ГКК

1

П, п хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

П,п  хәрефләренең язу күнекмәләрен кам-ү

Кушылмалар, сүзләр,шәһәр исемнәрен,Басуда арпа үсә.Песи акыллы. Җөмләсен язу.

Баш хәреф ләрне әйтү буенча язу.

17.

01

17.

01

29.

Юл ж, баш Ж хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ж,ж хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү  Ж, ж, Җ, җ хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары.

Ж, ж,   хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,Бу- балалар журналы,Багаж авыр.Журналда жираф рәсеме бар.җөмләлә рен язу.

Язган җөмләләрне уку.

22.

01

22.

01

30.

Юл ш, баш Ш хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ш,ш хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Ш,ш   хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,кеше исемнәрен,Шәүкәт белән Шамил дуслар җөмләсен язу.

Дидактик материал белән эшләү.

24.

01

24.

01

31- 32.

Юл җ, баш Җ  хәрефләрен язу.

ГКК

2

Җ,җ хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Җ.,җ   хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,Җәй җиләкле,Җәй җылы.Җамал белән Җәмилә авылда яшиләр җөмләен язу.

Язган җөмләләрне уку.

29.

01.

31.

01

29.

01.

31.

01

33.

Юл ч, баш Ч хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ч, ч хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Ч,ч   хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,шәһәр исемнәрен,Мин агач утыртам.Казанда Чуйков урамыбар.җөмләсен язу.

Рәсем һәм схема буенча текст төзү.

05.

02

05.

02

34

Юл х, баш Х хәрефләрен язу

ГКК

1

Х, х хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Х,х   хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын кам-ү.

Кушылмалар, сүзләр,Китап – зур хәзинә.Хәмит Харьковка китә.Хөрмәт төбе –хәзинә.җөмләләрен язу.

Язган җөмләләрне уку

07.

02

07.

02

35.

Юл һ, баш Һ хәрефләрен язу.

ГКК

1

Һ,һ хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.  Һ, һ, Ц, ц  хәрефләрен сүздә тоташтыру ысуллары

Һ, һ,    хәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын формалаштыру.

Кушылмалар, сүзләр,Шәһәр зур һәм матур.Һава һәм Һади журнал карый.җөмләләрен язу.

Баш хәреф ләрне әйтү буенча язу.

12

02

12.

02

36.

Юл щ, баш Щ  хәрефләрен язу.

ГКК

1

Щ,щ хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Щ,щ    хәрефләрен  язу һәм сүздә тоташтыру ысулларын формалаштыру.

Кушылмалар, сүзләр, Әни щи пешерде.Щи бик тәмле җөмләләрен язу.

Рәсем һәм схема буенча текст төзү.

14

02

14

02

37.

Юл ц, баш Ц хәрефләрен язу.

ГКК

1

Ц,ц хәрефләренең язуда күрсәтелешен белү.

Ц,ц    хәрефләрен  язу һәм сүздә тоташтыру ысулларын формалаштыру

Кушылмалар, сүзләр,Женя,Цаплин –циркта җөмләләрен язу.

Хәрефләр дик-ы. Дидактик материал белән эшләү.

26

02

 

26.      

   02

38.- 39.

 Ь,ъхәрефен язу. щ,ьъ, хәрефләрен язуны ныгыту   

ГКК

2

ь хәрефенең язуда күрсәтелеше. щ,ьхәрефләрен сүздә тоташтыру ысулларын белү

ь    хәреф  ен  язу һәм сүздә тоташтыру ысулларын формалаштыру

Сүзләр һәм Без көньякта ял иттек.Табиать дөньясы серле җөмләләрен язу.

Язган җөмләләрне уку

28

02

05.

03

28

02

05.

    03

40

Текст күчереп язу.

ГКК

1

Язу күнекмәләрен ныгыту.

Текст күчереп язу күнекмә ләрен формалаш тыру.

“Күрше әбидә” текстын күчереп язу.”Мин кичә күрше әбигә булыштым.Щётка белән киемнәрен чистарттым”

07

03

07

03

41.

Үтелгәннәрне ныгыту,диктант язуга әзерлек.

ГКК

1

Яза белү күнекмәләрен ныгыту.

язу күнекмә ләрен кам-ү.

Сүзләр,җөмлә ләр язу.

Язган җөмләләрне анализ лау.

12.

03

12

03

42.

 Контроль  диктант.

К-ль

1

Яза белү күнекмәләрен ныгыту.ныгыту.

Яза белүләрен исәпкә алу.

14.

03

14.

03

1.

 Авазлар һәм хәрефләр.

ГКК

1

Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау булдыру.Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез. Хәрефләрне язабыз, күрәбез, укыйбыз. Сүзләр авазлардан ясала. авазлар язуда хәреф белән белдерелә.

Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлату.

Күнегүләр эшләү.табышмак җавабын язу.

Авазлар сүзеннән яңа сүзләр ясау,сүзләрдән аермалы авазларны билеләү.

Күнегүләрне анализ лау.

19.

03

19.

03

2.

Сузык авазлар

ГКК

1

Сузык авазларны таный һәм аера белү. Авазлар 2 төркемгә бүленә: сузык авазлар һәм тартык авазларикәне белү.

  Сузык авазлар көчле итеп, сузыбрак әйтелә. Калын сузык авазлар: [а], [о], [у], [ы]  Нечкә сузык авазлар: [ә], [ө], [ү], [э],[и].

Бирелгән иңекләрдән сүзләр ясап язу.Кроссворд чишү.Баш хәрефтән язылган сүзләрне анализлау.

Кросс ворд чишү.

21.

03

21.

03

4 нче чирек.(16 сәг.)

3.

Иҗек.

ГКК

1

Иҗек сузык аваз ярдәмендә төзелүен белү.

Һәр иҗектә бер сузык аваз була. Бер сузык аваздан гына торган иҗек тә була.

Сүзләрдән сузык авазларны билгеләү.Иҗекләрдән сүзләр төзү.

Тема буенча сорауларга җавап бирү.

02

04

02.

04

4.

Басым.

ГКК

1

Татар теленең басым куелышын белдерү.

Басымлы иҗекне билгеләү.

Котлау язу,Сүзләргә басым кую.Сүзләрне чагыштыру.

Кросс ворд чишү.

Җавап ларга басым кую

04.

04

04.

04

5.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

ГКК

1

Сүзләр юлдан- юлга иҗекләп күчүен белдерү.

күчерү тамгасы (-) белән күрсәтелә. Бер иҗекле сүзне икенче юлга күчерергә ярамый. Шулай ук аны юл ахырында калдырырга да ярамаганын төшендерү.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.Икенче юлга күчерелми торган сүзләрне билгеләү.Ъ,ь билгесе булган сүзләрне иҗекләрә бүлеп язу.

Тема буенча сорауларга җавап бирү.

09.

04

09.

04

6.

Тартык авазлар.

ГКК

1

Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы каршылыкларга очрый. Тартык авазлар әйтелешләре буенча яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленүен белдерү.

Яңгырау тартыклар: [б], [в], [гъ], [г], [д], [ж], [җ], [з], [й], [л], [м], [н], [ң], [р]. Саңгырау тартыклар: [къ], [к], [п], [с],[т], [ф], [х], [һ], [ц], [ч], [ш], [щ].

Рәсемнәр буенча сүзләр уйлап язу.Тартык авазларны билгеләү,тартык-сузыкларга аеру.Мәкальләр язу тартык авазларны билгеләү.

Дилог уку,әрнәк буенча үзеҗнекен язу.

11.

04

11.

04

7.

Алфавит.

ГКК

1

Алфавиттагы хәрефләрнең урынын белү.

Алфавитны белүнең әһәмиятен аңлату.

“Сүзне тап”уены.Сүзләрне алфвит тәртибендә язу.

Алфавитны ятлау

16.

04

16.

04

8.

Сузык аваз хәрефләрен дөрес язу һәм уку. Э,э,е; Ө,ө хәрефләре. О.о; Ы,ы хәрефләре.

ГКК

1

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә язылуын белү. Башка иҗекләрдә [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла.

  [э] авазы ике хәреф белән белдерелә. сүз башында-э хәрефе, сүз уртасында һәм ахырында е хәрефе языла. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә языла. Башка иҗекләрдә [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла.

Күнегүләр эшләү.Э-э,О-о,Ө-ө хәрефләренең язылу урынын билгеләү.Табышмак җавабын шакмакларга язу.Рәсем буенча сүзләр уйлау.

Рәсем буенча бирелгә шакмакларга сүзләр уйлау.

18.

04

18.

04

9.

Я.я; Ю,ю; Е.е хәрефләре.

ГКК

1

Я хәрефе ике авазга билге. Ул сүз башында килгәндә һәм сузык авазлардан соң калын әйтелешле сүзләрдә [йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укыла Ю хәрефе ике авазга билге. Ул сүз башында килгәндә һәм сузык авазлардан соң калын әйтелешле сүзләрдә [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укыла.

Е хәрефе ике авазга билге. Ул сүз башында килгәндә һәм сузык авазлардан соң калын әйтелешле сүзләрдә [йы], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йэ] дип укыла

Күнегүләр эшләү.Я.ю,е хәрефләрен билгеләү.Сүзләр уйлау. Табышмак җавабын шакмакларга язу.

“Яз җитте” хикәя язу.

23.

04

23.

04

10.

Й; В,в; К,к; Г.г хәрефләре.

ГКК

1

Й хәрефенең сүз башында о,ө хәрефләре алдыннан,һәм сузык аваз хәрефләреннән соң язылышы.К,Г хәрефләре калын сузыклар булган сүзләрдә каты;нечкә сузыклар булган сүзләрдә нечкә укыла.

К,Г хәрефләре калын сузыклар булган сүзләрдә каты;нечкә сузыклар булган сүзләрдә нечкә укыла.

Дәреслектәге  күнегүләр буенча эш. Й хәрефенең сүз башында о,ө хәрефләре алдыннан,һәм сузык аваз хәрефләреннән соң язылышын билгеләү.

К хәрефе кергән сүзләр язу,бирелгән шакмак ларга.

25.

04

25.

04

11.

Исем.

ГКК

1

 Исем сүз төркемен белдерү.

Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера белү.

Җөмләләрдән кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне табу.

Кросс ворд чишү.

 



30.

04

30.

04

12.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

ГКК

1

  Баш хәрефтән языла торган сүзләр турында белдерү.  

Кеше исемнәре һәм фамилияләре баш хәрефтән башлап языла. Авыл, район, шәһәр, урам, елга исемнәре баш хәрефтән башлап язылуын фор-у.

Дәреслектәге  күнегүләр буенча эш.

Йорт хайван нарына кушаматлар уйла.

0205

02.05

13.

Сыйфат.

ГКК

1

  Сыйфат турында төшенчә бирү.

Сыйфат темасын презентации буенча күрсәтү.

Җөмләләрдән нинди? кайсы? соравына җавап биргән сүзләрне табу.

Табыш маклар җавабы буенча кроссворд төзү.

07. 05

07.

05

14.

Фигыль.

ГКК

1

   Фигыльтурында төшенчә бирү. 

Җөмләләрдән нишләми? нишләмиләр? кебек сорауларга  җавап булган сүзләрне табу.

Җөмләләрдән нишли? нишләде? кебек сорауларга  җавап булган сүзләрне табу.

Кросс ворд чишү.

09.

05

09.

05

15.

Сөйләм.Җөмлә.Текст.Җөмлә һәм сүз.

ГКК

1

Сөйләм.Җөмлә.Текст.Җөмлә һәм сүз турында аңлату,белдерү.

Җөмләдә уй тәмамланган була. Җөмлә баш хәрефтән языла

  График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

Рәсем буенча хикәя төзү.

14.

05

14.

05

16.

Контроль күчереп язу.

Кон/ ль

1

Кон троль

16

05

16

05

17.

Контроль диктант.

Кон/ ль

1

Кон троль

21.

05

21.

05

18.

Хаталар өстендә эш.Җөмлә ахырында куела торган  тыныш  билгеләре . Кабатлау өчен биремнәр.

ГКК

1

  Җөмлә ахырында куела торган  тыныш  билгеләре  турында белү.

Тыныч итеп хәбәр ителгән җөмлә азагында нокта куела. Сорауларны белдергән җөмлә ахырында сорау билгесе куела. Хисле, эш кушу, боеруны белдергән җөмләләр азагынды өндәү билгесе куела.

Сораулар буенча хикәя төзү.

Дәрес лек,65 нче бит,130 нчы күнегү.

23.

05

23.

05

Еллык

66.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

3 сыйныф татар теле эш программасы.

3 сыйныф эш программасы....

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 2 нче сыйныф татар төркеме

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, ф...