11 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
методическая разработка (11 класс) на тему

Хасанова Гульшат Нашатовна

11 нче сыйныф өчен татар теле  буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 11_syynyfka_tatar_telennn_esh_programmasy.docx36.74 КБ

Предварительный просмотр:

                                               

                                                                                                                                                   

                                                                                                   

                               11 нче сыйныф өчен татар теле  буенча эш программасы 

                                                             (сәгатьләр күләме атнага 1сәгать, елга 34 сәгать) 

Төзүче:  1квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хасанова Гөлшат Нәшәт кызы

                                                                                                                                           Аңлатма язуы

                                    Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

1) Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

 2) ”Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә  укыту программасы”. 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел. Ав.Р,З,Хайдарова,Р.Л.Малафеева

3) “Татар теле һәм әдәбияттан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгари   министрлыгы,Казан,2008.

         4)    ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгының 09.07.2012 нче ел 4154/112санлы “ТР белем бирү учреждениеләре өчен урта (тулы) гомуми                                                                   белем        бирүне тормышка ашыручы 2012-2013 нче уку елына базис укыту планын раслау турында” боерыгы;

         5)   Рус телендә  урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен),  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле  11 класс” дәреслеге,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

   

    Эш программасы структурасы

  Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

     Эш программасының эчтәлеге

    Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

        Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белембирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

    Уку елы башында укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика.

11 нче “Б” сыйныфының рус төркемендә 12 укучы. Шуларның икесе “5”легә , алтысы  “4”легә, дүртесе 3”легә укый. Класста татар телендә төрле темалар буенча иркен аралашучы җиде укучы,  диалогик сөйләм оештыра белүче сигез укучы бар.Барлык  укучылар  бирелгән сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирә ала. Ун укучының язма эшләре уңай бәяләнә.     Газизов Руслан,  Газизов Рөстәм  фәнне  авыррак үзләштерүче укучылар саналалар.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

     

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 11 нче класста морфология, синтаксис өйрәнелә , грамматик категорияләр, материал тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Укучылар 11 нче класста татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итәләр; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру, татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү өстендә эшлиләр.

Грамматикадан укучылар составы буенча җөмлә төрләрен ( бер составлы җөмлә төрләрен аера белү, төзи белү, кулланышка кертү), затланышлы, затланышсыз фигыльләрне аңлап аеру; тезмә фигыльләрне сөйләмгә кертү; сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа исемнәр, рәвешләр ясау; сөйләмдә алмашлыкларның төрле төркемчәләрен дөрес куллану өстендә эшлиләр. Бәйлекләрнең төрле килештәге исемнәр белән кулланышын үзләштерәләр, бәйлек сүзләрне төрләндереп җөмләләр төзиләр.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында килүен, иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера, тыныш билгеләрен дөрес куя, бәйләүче чараларны куллана беләләр.

 

Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр:

Укыту процессын коммуникатив методика кулланып, инновацион технологиягә таянып эшлим (эшемдә компьютер, проектор,  магнитофон кулланам).

Эш программасына кертелгән үзгәрешләр:

              Элек үтелгән фигыль төрләре тагын кабатланып кителә: сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, теләкне белдерүнең төрле формалары, Кисәкчәләрнең, саннарның төркемчәләре, фигыльнең заман формалары үтелә.Грамматик материал мисалларда ныгытылып, иркен сөйләм теленә барып җителә.

     УМК: 1) Дәреслек:Р.З.Хәйдарова ,Р.Л.Малафеева  “Татар теле 11 нче сыйныф” Казан, 2010 ел,

   2) Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел,

     3)    Р.З. Хәйдәрова, РЛ.Малафеева,Татар теле дәресләре – 10, укытучылар өчен кулланма, Казан,2009 ел,

     4)    Д.Ф.Заһидуллина, Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, К. 2004 ел,

    5)    Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Татар әдәбияты, Казан.2004 ел,

    6)   Р.З.Хәйдарова “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Р Т “

    7)“ Фән һәм мәктәп”, “ Мәгариф”, “ Мәйдан” журналлары, “ Мәгърифәт”, “ Ачык дәрес” газеталары

     8)Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Ә.Г.Әхәтова, Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 11 сыйныф, Яр Чаллы, 2009 ел

                                         Программаның эчтәлеге  

                                     

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Сүз төркемнәре

  12

Исем, аның килеш һәм тартым белән төрләнеше,сан һәм сыйфат белән бәйләнеше,алмашлык, рәвеш, исем һәм сыйфат ясаучы кушымчалар

2

Җөмлә кисәкләре

   7

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу, хәл төркемнәрен кулланып җөмләләр төзү

3

Затланышлы фигыльләр

   8

Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары, шарт фигыль, теләк фигыль, теләк белдерү формалары; боерык фигыльнең барлык-юклык формасы

4

Затланышсыз фигыльләр

   4

Хәл фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль, инфинитивның җөмләдә тоткан урыны

5

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр

   2

Бәйлекләрнең нинди килештәге исемнәр белән килүен белү, бәйлек сүзләрнең төрләнеше

6

Теркәгечләр, кисәкчәләр

   1

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр, кушма җөмләдә теркәгечләрне куллану.Кисәкчәләрнең төркемнәрен аеру

                                                                                                                                                                                                                  

                                                  Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.

  2. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү һәм аерым грамматик формалардагы сүзләргә басымны дөрес куя белү.

  3. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу: күк-күге, кунак-кунагым, тап-таба, тек әле- /тэгәлэ/ 

  4. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлә һәм логик басымның җөмләдәге урынын билгели белү.

  5.  Кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү.

  6.  Антоним, синоним, омонимнарны аера белү һәм сөйләмдә урынлы куллана алу.

  7.  Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төрле сүзлекләрдән файдалана белү.

  8.  Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен,башкасүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.

  9.  Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү.

 10.  Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.

 11.  Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә.)

 12.  Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү.

 13.  Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу.

 14.  Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, кушма җөмләдә тыныш билгеләре     (өтер, ике  нокта, сызык ).

                                                                  Календарь-тематик планы 

План түбәндәге программага нигезләнеп төзелде: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

       5

Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

      11А

      11Б

     34

       1

1 ч

2 к/э

1к 1

     4

   4

 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле  11 кл” 2010 ел.

 

                                       

                                                                                                                                                                                                                         

                                                                                                                                 

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать

саны

Дәреслек бите

    Үткәрү

   вакыты                    

            Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

План

буенча

фактта

Махсус белем һәм  күнекмәләр

Гомумкүнекмәләр

Һәм уку эшчәнлеге ысуллары

Аңлый белү

Куллана белү

1бүлек

   

 1.

             Исем.  

Татар телендә авазлар системасы

(4сәг)

1

3-5

05.09.

15

Татар авазларының язылыштагы хәрефләр белән туры килмәвен , үзенчәлекләрен аңлау

Сүзләрнең транскрипциясен дөрес язу

Таблица белән

эшләүне камилләштерүне дәвам итү

2

Старт контроль эш “Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнеше”

1

12.09.

15

Булган белемнәрне практикада куллану

Үзалдына эшләүне күнектерү

Контр. эш

 №1

3

Хаталар өстендә эш.

Хикәя фигыльнең заман формалары

1

5-7

19.09.

15

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес аңлап куллана белү

Үткән һәм киләчәк заманның төрле форма ларын сөйлә мдә куллану

4

БСҮ.Исемнең килешләр функциясе

1

12-14

26.09.

15

Исемнәрнең килешенә карап җөмлә кисәкләрен аеру

Төрле килештә иркен рәвештә җөмлә төзү

Дәреслектәге кагыйдәне мөстәкыйль үзләштерү

5

Сүзлек диктанты

1

03.10.

15

Дөрес язу күнекмәләренең булды рылуын күзәтү

Сүз дик                        №1

6

Хаталар өстендә эш.

Теләк белдерү формалары.Сыйфат фигыль.

1

15-17

10.10

15

“килә” сүзе ярдәмендә теләк белдерүне аңлау; сыйфат фигыльнең заманнарын ясый белү

Үз теләгеңне төрлечә белдерә алу; сөйләмдә сыйфат фиг. куллану

Төркемнәрдә эшләү

7

Шарт фигыльнең барлык, юклык формасы

1

22-25

17.10.

15

Шарт ф.нең ясалышын аңлап, дөрес төрләндерү

Сөйләмдә шарт фигыль куллану

8

Контроль эш “Затланышсыз фигыльләр. Зат алмашлыклары”

1

24.10.

15

Практик эшне башкаруны тәэмин итү

Конт.эш №2

9

Хаталар өстендә эш

Хәл фигыль.

1

46-48

07.11.

15

Хәл фигыльнең формалары кайчан кулланылуын аңлау

Хәл фигыльнең төрле формаларын дөрес куллану

таблица

белән эшләүне күзәтү

10

Бәйлек сүзләрнең ясалышы

1

50-52

14.11.

15

Бәйлек сүзләрнең нинди тамырдан ясалуын төшенү

Дөрес куллану

Үз эшеңне бәяләү белү

11

БСҮ.Социолог профессиясе турында сөйләшү

1

54-56

21.11.

15

Кирәкле лексиканы сайлый белү

Исем фигыльнең төрләнешен сөйләмдә(хикәядә куллану

Группада эшләүне

тәэмин итү

12

БСҮ.Рекламаның тормыштагы роле турында әңгәмә

1

56-58

28.11.

15

Тормыш тәҗрибәсен

куллана белү

Заман проблемаларына якын килүне оештыру

13

Сан төркемчәләре

70,73

05.12.

15

Сан төркемчәләренең исемнәрен белү

Саннарны диалогта куллану

Иптәшең

нең эшен анализларга өйрәтү

14

Сүзлек диктанты

№2

1

12.12.

15

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

Сүз.д№2

15

Хаталар өстендә эш

Исем ясагыч кушым чалар  

1

81-84

19.12.

15

Киң таралган сүзләрнең ясалышын аңлау

Билгеле кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясау

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

16

Диктант “Табигать һәм кеше”

1

09.01.

16

Төрле кагыйдәләрне практикада куллану

Граммоталы яза белүне тикшерү

Дикт.№1

17

Хаталар өстендә эш.  

Исемнең 2нче төрләнеше

1

87-88

16.01.

16

Тартымлы исемнәрнең кулланыш сферасын аңлау

Практикада тартымлы исемнәрне хатасыз куллану

Таблица белән эшләү не камил ләштерү

18

Билгесез киләчәк заманның зат-сан белән төрләнеше

1

94-95

23.01.

16

Төрләнешне аңлап истә калдыру

Диалогта куллану

Дәреслек белән мөстәкыйль эшләү

19

Рәвеш төркемчәләре

 

1

104

30.01.

16

Рәвеш төркемчәләрен аңлау, тәрҗемә итү, рус телендәге рәвешләр белән чагыштыру

Җөмләләрдә иркен куллану

20

БСҮ.Изложение «Китап тарихы»  (178сүз)

1

06.02.

16

Хәтерне үстерү өстендә эшләү

Изл.№1

21

Хаталар өстендә эш.

Иярченле кушма җөмләләр

 1

115

13.02.

16

Кушма җөмләләрнең кагыйләләрен истә калдырып дөрес итеп җөмләләр төзүгә ирешү

Сөйләмдә кушма җөмлә куллану

22

Кисәкчәләрнең төрләре

1

119- 120

20.02.

16

Кисәкчәләрнең язылышын, үзләре бәйләнгән сүздән кайда килүләрен аңлау

Һәр төркемдәге кисәкчәне куллана белү

23

Исем фигыльне җөмләләрдә кулану

1

125- 126

27.02.

16

Исем фигыльнең баш килешенең кулланышын аңлау

Исем фигыль формаларын  аңлап куллану

24

Сүзлек диктанты

1

05.03.

16

Сүз.д№3

25

Хаталар өстендә эш.

Инфинитив

1

130- 131

12.03.

16

Инфинитивның ясалышын төркемгә бүлеп истә калдыру

Модаль сүзләр һәм аерым фигыльләр белән инфинитивны куллану

Киңәш бирү сәләтен үстерү

26

 Контроль эш “Җөмлә кисәкләре”

1

19.03.

16

.

Грамматик кагыйдәләр

не дөрес куллану

Кон.эш № 3

27

Хаталар өстендә эш.

1

02.04.

16

Үз хатаңны башка булдырмаслык итеп төзәтүне күзәтү

28

Боерык фигыльнең төрләнеше

1

136- 137

09.04.

16

3нче затта боерык фигыльнең ясалышын, мәгънәсен аңлау

Сөйләмдә куллану

29

Бәйлек сүзләр

1

140- 141

16.04.

16

Ч.к.,Ю.к., У-в.к.дә бәйлек сүзләрне куллану

30

Теркәгечләрне куллану

1

144

23.04.

16

Теркәгечле һәм теркәгечсез җөмләләрне аеру, сөйләмгә чыгару

Сүзлек запасын баету өстендә эшләүне дәвам итү

31

Сүзлек диктанты

1

30.04.

16

Сүзлек дик №4

32

Хаталар өстендә эш.

Үткән заман хикәя фиг. Төрләре

1

148

07.05.

16

33

Еллык контроль эш

“Иярчен кушма җөмләләр”

1

14.05.

16

 Иярченле кушма җөмләләрне ике юл белән төзү

Кон.эш № 4

34.

Хаталар өстендә эш.

Эшлисе бар конструкциясе

1

150

21.05.

16

Пландагы эшләреңне дөрес әйтергә өйрәнү

Татар теленнән  практик эшләр

                              Эш төре

1чирек

2чирек

3чирек

4чирек

 еллык  сәгать саны

1

контроль эш

1

1

1

3

2

 диктант

1

1

3

 сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

4

 тест

1

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

4

- диалогик сөйләм

- изложение

2

1

2

1

- монологик сөйләм

1

1

                       Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

                УМК

Укытучы өчен методик  

         әдәбият    

Укучылар өчен әдәбият

Р.З.Хәйдәрова,     Р.Л.Малафеева                       “ Татар теле-11”     Казан,                      

 “Мәгариф” нәшрияты, 2010ел  

Р.Р.Нигъматуллина, Лингва – 1 Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.Н.Челны, 1999,

  кассеталар, таблицалар, индивидуаль карточкалар, татар язучыларының портретлары, магнитофон һ.б.

Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе “Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү” Яр Чаллы, 2004

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел

Д.Т.Гыйльманова, Укыту-методик кулланма, Яр Чаллы, 2006

Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов “Татар әдәбияты” Казан, 2007

Д.Ф.Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” Казан, 2007

Р.З.Хәйдарова “ Научно- педаго гические аспекты билингвального образования в РТ”  Н Челны, 2007

Ф.Ф.Харисов “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре” Казан, 2006

Хәсәнова Н.М.”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы” 1-2 нче кисәк, Яр Чаллы, 2003

Ф.С.Сафиуллина “ Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников”Казань,ТаРИХ, 2007

Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

“ Татарстан яшьләре”, Шәһри Чаллы” газеталары, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналлары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...