Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.
план-конспект урока по теме

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tychkan_belshchn_chypchyk_shchkiyatenshch_analiz.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:»Тычкан белән  чыпчык “әкияте.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Төп максатлар: 

1) Әсәрнең эчтәлеген  мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.                      

 2) Әсәрне үз сүзләре белән сюжетен сөйләү күнекмәсен камилләштерү,            яңа белем бирүдә иң мөһимен      аерып чыгару күнекмәләрен үстерү .

3)Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек  сыйфатларын    тәрбияләү.  

Дәрестә кулланылган материал    

1. Күрсәтү материалы: 1) белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр; 2)язучының портреты,  тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат; 3)уку эшчәнлеген оештыру буенча план;  4) белемнәрен тигезләү буенча рәсемнәр, схемалар, төрле кошлар тавышы; 5) эталон

2. Тарату материалы: 1) уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; 2)укучыларның белемнәрен беренче тапкыр ныгыту өчен биремнәр(во внешней речи);3) белемнәрен тикшерү буенча карточкалар; 4) өй эшен бирү өчен таблица.

Дәрес барышы.

 1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

      Исәнмесез, саумысыз!

      Хәерле көн, дисәм мин.

      Хәерле көн диябез.

      Кәефләрегез ничек соң?

      Матур кышкы көн кебек,

      Тукай телен,анам телен

      Өйрәнергә дип килдек.

Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Бүген безнең яңа тема ,  сез, һәрвакыттагыча, үзегез теманы китереп чыгаракчаксыз.Тема бик кызыклы, матур күренешләргә бай һәм алдагы дәресләрдә дә алган белемнәрне куллана алачаксыз.

-Шулай итеп, сез бүген яңа белемне нәрсәгә нигезләнеп ачасыз?(Мин нәрсә беләм?, Мин нәрсәне белмим?, Мин нәрсә белергә телим?, Үзем чишү юлын табам, Үзем эшлим!)

-Булдырдыгыз! Сезгә уңышлар телим!

2.Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.

- Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз?(Яңа белемне ачу өчен, үтелгән темаларны кабатлаудан.)

-Укучылар,дуслык турында иҗади эш биргән идем.Кем яза алды.(Укучылар язган эшләрен кыйлар).

    Сюжетлы рәсемнәр буенча үтелгән теманың эчтәлеген ачалар.

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.

 Укучылар,  төп эшчәнлегебез нигезле булсын өчен эшне оештыра белергә кирәк.Уку эшчәнлеген оештыру өчен төркем җитәкчеләрен сайлап куябыз. Һәр төркем үзенә җитәкче сайлый.

Өй эше нәрсә биргән идем?

  1. Әкиятне  сәнгатьле укырга; 2)әкият буенча кечкенә күләмле хикәя төзергә ; 3) рәсем ясарга.

Төркемнәрдән кем сөйли? Бик матур итеп хикәяләр төзеп килгәнсез. Әкиятне дә бик дөрес һәм матур итеп укыдыгыз.Булдырдыгыз!

Өй эше буенча үзегезгә нинди нәтиҗә чыгардыгыз?

Дус- тату уйнарга кирәк.Табигатькә карап сокланырга кирәк. Бик дөрес фикер йөртәсез.

-Укучылар,

-Әйе, бик дөрес.

-Хәзер без нәрсә эшләячәкбеә?(Авырлыктан чыгу юлы өчен проект төзибез)

4. Проектны төзү һәм авырлыктан чыгу юллары.

-Сезнең эшчәнлекнең максаты нәрсәдә? (“Тычкан белән чыпчык” хикәясен укып чыгу, төп геройлар белән танышу)

-Әйе, “Тычкан белән песнәк” әкиятен  укыйбыз.

Кем язган? Халык язган. Бу әкият турында  нәрсә беләбез? Бернәрсәдә белмибез.Каян белергә була? (интернеттан, китапханәдән, укытучыдан).

5.Проектны тормышка ашыру.

Сезнеңчә,без хәзер нәрсә эшлибез?

“Тычкан белән чыпчык” әкиятен укыйбыз”.Сюжетын үз сүзләребез белән сөйлибез. Әсәрнең ни турында булуын ачыклыйбыз.Төп геройларны табабыз.Аларга характеристика бирәбез.

-Бик дөрес фикер йөртәсез.Булдырдыгыз!

Әкиятне укып чыгу.

Сүзлек өстендә эш. Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була?(аңлатмалы сүзлекләрдән, тәрҗемә сүзлекләреннән, укытучы аркылы, интернеттан)

Төркемнәрдә эшләү. Һәр төркемнән бер укучы эчтәлеген үз сүзләре белән сөйли.

- Сезнеңчә, хикәянең төп геройлары кемнәр?

-Тычкан белән чыпчык. Бик дөрес.

-Сезнеңчә, чыпчык белән тычкан нинди нинди? Ә җәй турында нәрсә әйтә аласыз?

Чыпчык нинди?

Акыллы, ярдәмчел, тәрбияле, эшчән, дусларын югалтмый.

Тычкан  нинди?

Кечкенә, матур, сары түшле, чиста, эшчән, комсыз.

Табигать  нинди?

Кояшлы, җылы,матур .

Әйе, бик дөрес сөйләдегез.Сез, булдырдыгыз!

6.Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.

-Хәзер без нәрсә эшлибез?(Хикәянең төп темасын табабыз.)

Хикәянең төп темасы нинди ?  Дуслык турында.   Нәрсәләр

арасында дуслыкны күрәсез? Чыпчык  белән тычкан арасында.

Аларның дуслыгын нәрсәдә күрергә була?

-Алар көн саен бергә.

7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.

  • Укучылар, сез бу хикәяне өлешләргә бүлеп, һәр өлешкә исем куеп карый аласызмы? Төркемнәрдә эшлибез.Һәр төркем үзләренең биремнәрен укый.Биремнәр түбәндәгечә :

Биремнәр эталон буенча тикшерелә.Эталон буенча җаваплар экранга чыгарыла.

Хикәяне өлешләргә бүлеп , исемнәр куйганда авырлыклар тудымы?

-Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен сезнең алда кыенлыклар туды?

-Ә кемгә бирем буенча кыенлыклар тумады?

Булдырдыгыз, укучылар! Сез бирем буенча үзегезгә билге куя аласыз.Һәр укучы үзенә билге куя.

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Әйтегез әле, сез , дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? Безгә бу тема бик кирәкме?(Табигатьне ярату , дуслыкны саклау өчен кирәк.)

- Укучылар, сез, бу әкиятне дәвам итә алыр идегезме?(Әйе, дәвам итә алыр идек.)

 - Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем әкиятне дәвам итеп карый һәм үзенең проектын яклаячак.

Беренче төркем үзенең проектын яклый. Чыпчык кайтып тычканнан гафу үтенә.

Икенче төркем үзенең проектын яклый. Тычкан чыпчыкны эзләп юлга чыга.

Өченче төркем үз проектын яклый. Тычкан икенче елны да ашлык чәчә һәм кошларга өләшә.

-Укучылар, сез,  һәрберегез үз проектыгызны бик матур итеп якладыгыз.

Хәзер безнең дәресебез ахырына якынлаша. Сез, һәрберегез теманы аңлап, дөрес һәм файдалы фикер йөрттегез. Булдырдыгыз!

9.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.

Һәр төркемгә кечкенә генә бирем.

Сюжетлы рәсемнәр буенча әкиятне сөйләргә. Әкиятнең төрле өлешләренә рәсемнәр куела.

Һәр төркем биремне дөрес эшләде.Булдырдыгыз!

- Дәресне бетерер алдыннан безгә нәрсә эшләргә кирәк?(Эшебезгә нәтиҗә ясарга кирәк)

- Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек?

(“Тычкан белән чыпчык”әкияте белән

таныштык,

- Без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?(Әйе, без үзебез куйган максатларга ирештек)

- Безнең кыенлык нәрсәдә иде?(

-  Сез бу хикәя буенча үзегезгә берәр файдалы киңәш ала алдыгызмы?(Әйе, без бу хикәя аркылы дус- тату яшәргә  кирәклеген, чын дуслыкның кадерен белергә кирәклеген белдек)

Укучылар, сез,  барыгызда бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз.Сез, барыгызда булдырдыгыз!

Өй эше.

  • 1.Мәҗбүри.Тексны укырга.110-111 бит. Сорауларга җавап бирергә.
  • 2.Хикәя язарга”Дуслык – авырлыкта беленә”
  • 3.Иң ошаган өлешенә рәсем ясарга.

Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

-Дәрес бетте.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...