10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы
элективный курс (10 класс)

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын,  сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген күрсәтү, сөйләм телен үстерү  һәм камилләштерүгә ярдәм итү – бу курсның төп максаты.

Программаның төп бурычлары:

Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру.

Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату.

Телнең функциональ стильләре турында аңлату.

Матур әдәбият стиле һәм гади сөйләм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.

Әңгәмә һәм аның төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру.

Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Өченче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле  буенча

“Татар теленең стилистикасы”

 электив курсы программасы

тормышка ашыру вакыты: 2020-2021еллар

Төзүче-автор:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы  

Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы

I.Аңлатма язуы

Электив курс  программасының статусы

 Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” ТР һәм РФ Законы.

         2. Приказ  МО и НРТ №4154 /12 от 9 июля 2012 года «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

          3.  Учебный план МБОУ «Уруссинская средняя общеобразовательная школа №3» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан

        4. Письмо МиН РФ от 04.03.2010 № 03-413 «О методических рекомендациях по реализации элективных курсов».                 

Стилистика фәне ХХ гасыр башларында мөстәкыйль фән буларак формалашып җитә. Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве һәрвакыт кызыксындырган. Стилистика сөйләмнең дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.

Электив курсның төп максаты. Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын,  сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген күрсәтү, сөйләм телен үстерү  һәм камилләштерүгә ярдәм итү – бу курсның төп максаты.

Программаның төп бурычлары:

Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру.

Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату.

Телнең функциональ стильләре турында аңлату.

Матур әдәбият стиле һәм гади сөйләм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.

Әңгәмә һәм аның төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру.

Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.

Электив курсның актуальлеге: Телгә карата теоретик белемнәрне тирәнәйтү, телнең стилистикасын  өйрәнү, ныклы күнекмәләр булдыру, практик яктан сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү бу курсның нигезенә салынган.

Программаның билгеләнеше: 35 сәгатькә исәпләнгән “Татар теленең стилистикасы” электив курс программасы гомуми белем бирү мәктәпләренең  гуманитар профильле 10-11нче сыйныфларында кулланыла ала.

        Электив курсның төп дәрес формалары:

-  дәрес-лекция

- семинар-дәрес;

     - диспут;

     - лекция-презентация;

     - практик дәресләр.

II. “Татар теленең стилистикасы” электив курс программасының төзелеше һәм эчтәлеге

Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында. Библиографик чыганаклар белән танышу.

I бүлек. Стилистика фәне үзенчәлекләре. Телнең функциональ стильләренә характеристика бирү. Матур сөйләм сәнгатенә хас билгеләр, хәзерге сөйләм теле этикасы нормалары. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.

Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү.

II бүлек. Гади сөйләм теле лексикасы.

Матур әдәбият стиле, стилистик бизәкләр. Төшенчәләрне белдерүдә синонимнарның роле. Образлы сөйләмдә капма-каршылыкны белдерүнең махсус чарасы буларак – антоним. Төшенчә һәм образ. Сүзнең эчке формасы һәм образлылык.

III бүлек. Сәнгатьле сурәтләү чарасы буларак – троплар, аларның төрләре.

Метафора – кешенең эчке кичерешләрен, рухи дөньясын сурәтләүнең төп чарасы. Метафораның өч төре: 1) катып калган (үле); 2) образлы; 3) автор метафоралары.Фикерне җыйнакландырып бирүдә метонимия, синекдоханың ролеАллегория (киная) – тормыш күренешен читләтеп тасвирлауның иң үткен чарасы.

Читләтеп (астыртын) көлү аша кешене тиешенчә тәрбияләү чарасы буларак ирония.

Парадокс – катып калган искелекне җимерү, аннан көлү чарасы. Парадоксның үзенчәлекләре: кыскалык, фикернең логик төгәлләнгән һәм ачык булуы.

IV бүлек. Сөйләм фигуралары – синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.

Антитеза (төшенчәләрне капма-каршы куеп, фикер, фраза тудыру) һәм градация (төшенчәләрнең мәгънәләре үсә һәм кими бару тәртибендә урнашуы) үзенчәлекләре.

Оксюморон (образны капма-каршылыклы күренешләрнең бердәмлеге аша сурәтләү) – үткен мәгънәле фикерне оештыручы фигура.

Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар.Инверсия күренеше – иң киң таралган стилистик фигура, аның әһәмияте.

Анафора һәм эпифораның төп үзенчәлекләре.

V бүлек. Көнкүреш сөйләм теленең кулланылыш сферасы, лексика составы.

Дублет һәм күрсәткеч сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы һәм урыны. Гади сөйләм теленең синтаксик һәм морфологик төзелеше.

VI бүлек. Әңгәмә кора белүнең әһәмияте. Әңгәмә төрләре, аларның үзенчәлекләре, аның төп модельләре.

VII бүлек. Сөйләм этикасы нормалары. Аудиториядә чыгыш ясау үзенчәлекләр. Әңгәмә коруның төп юнәлешләре. Әзерлексез чыгыш ясауның үзенчәлекләре: үз-үзеңне тота белү (мимика), сөйләмнең төп фикерен җиткерә белү, кереш һәм йомгаклау сүзен формалаштыру.

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.

Матур әдәбият стиленең нигезен тәшкил итүче образлы сурәтләү чараларының аерым элементларын, троплар һәм стилистик фигураларның төрләрен аера белергә.

Сөйләм этикасы нормаларын белергә.

Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.

Курс ахырына укучылар “Стилистика” фәне буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.

Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, биш баллы билге кую системасы кулланыла.

III.Электив курсның укыту-тематик планы

Дәрес саны

Дәрес темасы

Эш формасы

1.

Кереш. “Татар теленең стилистикасы” электив курсның максаты һәм бурычлары.

Кереш дәрес

I бүлек. Стилистика фәне үзенчәлекләре.

2.

Стилистика һәм аның өйрәнү объекты, аның төп аспектлары

Дәрес-лекция

3.

Сөйләмдә сүзнең тоткан урыны һәм көче.

Дискуссия

4.

Телнең функциональ стильләре (матур әдәбият стиле; фәнни, рәсми эш кәгазьләре, публицистик стильләр) үзенчәлекләре турында.

Семинар-дәрес

5.

Газетада басылып чыккан берәр мәкаләгә анализ ясау.

Практик дәрес

II бүлек. Гади сөйләм теле лексикасы.

6.

Матур әдәбият стиле. Образлы сурәтләр чаралары:

Эпитет һәм чагыштырулар.

Аңлатмалы сүзлек белән эш

7.

Синонимнар. Синонимнар оясы (рәте).

Әдәби текстлар язып карау

8.

Антонимнарның образлы сөйләмдәге роле.

Тезмә һәм чәчмә әсәрләрне анализлау. Диспут.

9.

Омонимнар, аларның төрләре (омографлар, омофоннар, омоформалар).

10.

Дөньяны танып-белүдә төшенчәле һәм образлы фикер йөртүнең әһәмияте.

11.

Г. Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендәге образлы сурәтләү чараларын табу. Аларга характеристика бирү.

Практик дәрес

12.

Стилистик эксперимент үткәрү.

Әсәрнең (“Яз башы”) бер өлешендә бирелгән сурәтләү чараларын төшереп калдырып укыгыз һәм чагыштырып әйтегез: кайсы текст матуррак, ни өчен?

Практик дәрес

13.

“Кышкы иртә”, “Көзге урман”, “Боз китү” темаларының берсен сайлап алу, төрле сурәтләү чаралары кулланып тасвирлау.

Практик дәрес

14.

Троплар – матур сөйләмнең алтын бизәкләре.

Иҗади эш: Интернет материалларын

15.

Метафора, метонимия, синекдоха.

туплап, анализ ясау, инша язу

16.

Аллегорияләр. Эзоп теленең үзенчәлекләре.

Ирония һәм парадокс, аларның үзенчәлекләре.

IV бүлек. Сөйләм фигуралары – синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.

17.

Сөйләм фигуралары – стилистик фигуралар.

Семинар дәрес

18.

Анафора һәм эпифора – шигърият юлдашлары.

Оксюморон һәм антитеза – сүз сәнгатенең гүзәл үрнәкләре.

Шагыйрьләр белән очрашу

19.

Синонимнар баскычы – градация.

Риторик эндәш (апостроф) һәм риторик сорау (интеррогация) үрнәкләре.

Газета-журналлар һ.б. чыганаклар белән эш итү

20.

Инверсия күренеше.

21.

Шигырь текстларында нинди троплар һәм сөйләм (стилистик) фигуралар кулланылган? Аңлатма бирергә.

Абый укуга китте,

Әтиләр эшкә китте.

Кайтам дип төшкә тикле,

Әби кибеткә китте, -

Кибеткә иткә китте. (Р.Миңнуллин “Үзебез генә калгач”)

(Эпифора)

Таяк – таяк башында табак,

Табак эчендә кибет,

Кибет эчендә ике мең егет. (Табышмак)

(Ялгау)

Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

Җырдан сызланмый бөркетләр,

Сугышта үлми былбыл.

Муса кайсы шул кошларның?

Җанына сыйган җир, күк...

Сугыша белгән былбыл ул

Һәм җырлый белгән бөркет. (Зөлфәт)

(Антитеза)

Картлык яшьлегемә кердем,

Кирәк түгел артыгы. (З. Нури)

Мин Иделгә кайттым... Җиремдә дә

Сагынам таулар илен, яшермим...

Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм,

Мин ирекле Кавказ әсире. (Р. Гатауллин)

Фаҗигале бәхет көз төсендә,

Кабер түгел бәгырь өстендә. (Зөлфәт)  

(Оксюморон)

Практик дәрес

22.

Бирелгән темаларның берсен файдаланып,  биремне эшләргә.

Сайлаган темагызга тулы аңлатма бирерлек сурәтләү чараларын табыгыз һәм кыскача текст төзегез.

Бирелгән темалар: Фантазия. Ярлылык. Байлык. Ялгызлык.Сагыш.

Үрнәк өчен “Сагыш” темасын алабыз. Бу күренешне түбәндәгечә сурәтләп була.

Көнем – караңгы төн. Йөрәгем әрни, сыкрый, өзгәләнә. Сагышлы уйлар миемне томалый. Күз алдымда карурмандай билгесезлек.

Күргәнегезчә, бу текстта метафора, фразеологизм, градация, эпитет, чагыштыру кулланылган.

23.

     Антитезалар кулланып, үзегез белгән кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләргә: портретын бирергә. Градация рәтен дәвам итәргә.

Нинди матур, нинди ..., нинди ..., нинди ... минем туган җирем!

Сандугачның дәртле, ..., ..., ... тавышын тыңлап туймассың!

Мисал өчен.

Мин күпме әйтсәм дә, күпме такылдап торсам да, күпме кабатласам да, ул барыбер үзенекен эшләде.

V бүлек. Көнкүреш сөйләм теленең кулланылыш сферасы, лексика составы

24.

Көнкүреш сөйләм теле. Кулланылыш сферасы, лексика составы.

Дәрес-лекция

25.

Дублет сүзләр, күрсәткеч сүзләр һәм башка төркемнәр.

 Гади сөйләм теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, жанрлары.

Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш

VI бүлек. Әңгәмә кора белүнең әһәмияте.

26.

Әңгәмә - иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше.

Семинар дәрес

27.

Әңгәмәнең асылы һәм аның типлары: якыннарың белән әңгәмә; таныш булмаган кеше белән әңгәмә; эшлекле әңгәмә; өстәл яны әңгәмәсе.

28.

Әңгәмә коруның ике моделе: “ачык” сөйләм һәм “ябык” сөйләм.

Комплимент һәм тостлар әйтә белү.

Диспут

Уен үткәрү (импровизация)

29.

Җөмләләргә канцелярия стиле сүзләре (рәсми стиль) кергән. Аларны алып ташлап, сөйләм телен гадиләштерергә.

Сез ни өчен җыештыручы хезмәтеннән файдаланмыйсыз?

Капкадан чыгуга яшел массив башлана.

Балык тотуны активлаштыру өчен, сез нинди чаралар күрәсез?

Сез нәрсәне күздә тотып борчыласыз?

(Мисал. Сез нигә борчыласыз?).

II. Бирелгән шигырь юлларында нинди гади сөйләм сүзләре кулланылган? Аңлатып бирегез.

Бу ядрәгә кушып койган эшче

Йөрәгенең тирән ачуын.

Шул ачуга тончык, явыз Гитлер,

Җиткән инде синең шашуың!.. (М. Җәлил.)

Нәрсә булды?

...Анысын Солтан белә -

(Печтек кенә телеп алдылар.) (Һ. Такташ.)

Совсем сүзен “чәпчим” чәпчеттегез,

Урыс аңламаслык иттегез. (Һ. Такташ.)

Зурла, имеш, елмай узганда,

Бирән килмешәккә баш иеп. (Ә. Маликов.)

Кирәксә үзең мәтәштер

Син аның... бисмилласын. (Х. Туфан.)

Дөнья артка типкәләсә дә

Әни кирәк... (Г. Рәхим.)

Ике егет бер кыз өчен

Чын-чынлап түбәләште. (Р. Харис.)

Тәтелди-тәтелди ярсып,

Аңа таба килә карчык. (Н. Арсланов.)

Практик дәрес

VII бүлек. Сөйләм этикасы нормалары.

30.

Сөйләм культурасын тәрбияләү.

Дәрес-лекция

31.

Сөйләм тәртибе этикасы (коммуникатив хезмәттәшлек принцибы: фикерләреңне көчләп такма, әңгәмәдәшеңне тыңла, дустанә мөнәсәбәттә бул).

Башка кеше сөйләмен кабул итү һәм бәяләү.

Семинар дәрес

32.

Аудиториядә (кешеләр каршында) чыгыш ясау (күрү контакты, тавыш контакты).

Диспут. Түгәрәк өстәл уены.

33.

Әңгәмә кору һәм бәхәсләшү нигезләре. Әзерлексез чыгыш ясау алымнары (импровизация).

34.

      Теләгән теманы сайлап, аудитория каршында чыгыш ясау.

 “Кеше тормышында сәнгатьнең роле” темасына әңгәмә оештыру.

Практик дәрес.

Доклад белән чыгыш ясау

35.

Электив курс буенча контроль төре: зачет. (Резервта)

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Габдулхаков В.Ф. Риторика. – Казань, Магариф, 2004.

2.Иконников С.Н. Стилистика в курсе русского языка, 7 – 8 кл. – М.: Просвещение, 1979.

3.Кохтев Н.Н. Риторика, 8 – 9 кл. – М.: Просвещение, 1997.

4.Михальская А.К. Основы риторики. Мысль и слово. 10-11 кл.  – М.: Просвещение, 1996.

5.Солганик Т.Я. Стилистика русского языка, 10 – 11 кл. – М.: Дрофа, 1995.

6.Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Таткитнәшр., 1980.

7.Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.

8.Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Таткитнәшр., 1974.

9.Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр., 1983.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

Татар теленнән электив курс

quot;Тел күрке - сүз"...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...