Татар теленнән электив курс
элективный курс на тему

Валиуллина Сюмбел Мухамметовна

"Тел күрке - сүз"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elektiv_kurs.docx84.38 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ШӘПШЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Тел күрке - сүз

(татар теленнән электив курс)

C:\Documents and Settings\Admin\Local Settings\Temporary Internet Files\Content.Word\cartoon-book-inkwell-feathers-quill-21299763.jpg

Казан

2013

Аңлатма язуы

«Сүзләр үзләре турында үзләре сөйләп тора. Әмма аларның бездән яшерен серләре бар. Без гомер буе шул серләрне ачарга омтылып яшибез...», - дип яза күренекле татар шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗан.

Һәр сүз тирән сер саклый. Аны «сүтеп» карау, борынгы баба-ларыбызның тормыш-көнкүреш яшәү рәвешен аңларга ярдәм ита Болгар чорыннан ук халыкның күп гасырлар буе иҗат итеп килеп, күңел сандыгында кадерләп сала барган гаҗәп тирән эчтәлекле, мәгънәле, сәнгатьчә яңгырый торган меңнәрчә мәкаль-әйтемнәре, фразеологик берәмлекләре телебезнең диңгездәй киң сүзлек хәзинәсен тәшкил ита Боларның барысы да тел өчен бик кыйммәтле.

Татар телендә дөрес сөйләшү, аралашу өчен укучылар телнең әлеге кыйммәтле хәзинәләрен яхшы белергә, аларны сөйләмдә урынлы куллана алырга тиеш. Рус төркемендәге балаларга татар телен өйрәтүдә «Лексика» бүлеге иң катлаулы һәм авыр тармак булып тора. Рус балаларына 15 елдан артык татар телен өйрәтү тәҗрибәсе шуны күрсәтте; күпчелек укучыларның сүзлек байлыгы бик ярлы. Чөнки тел байлыгы турында дәреслекләрдә бирелгән материал гына телне тиешенчә үзләштерергә мөмкинлек бирми.

Рус мәктәбендәге балаларга татар теленең сүзлек составын файдалы һәм кызыклы итеп өйрәтүдә электив курслар үткәрү уңай нәтиҗә бира Беренчедән, курсларда укучының шәхси эш-чәнлеген оештырырга мөмкинлекләр арта. Икенчедән, бергәләп, һәркайсына үзенчә мөһим булган мәгълүматны эзләү барышында, укытучының да, укучының да фикерләү рәвеше уңай якка үзгәрә.

Баланың фикер йөртү, эзләнү, уйлап табу эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешкән уңышларыннан кичергән шатлык хисе белем сыйфатын күтәрүдә уңай йогынты ясамый калмый.

Тәкъдим ителә торган электив курс «Тел күрке - сүз» дип атала. Ул 17 сәгатькә исәпләнгән. Электив курсның төп максаты түбәндәгеләр:

- укучыларны татар теленең сүзлек хәзинәсе белән таныштыру;

- мәгълүматлар җыю һәм аларны эшкәртү;

- төрле чыганаклар белән эшәү;

- башкарган эш турында язу;

-укучыларны фән нигезендә тикшеренү эшенә өйрәтү.

Курс дәвамында алынган төрле теоретик, практик белемнәр һәм фән казанышларына нигезләнеп тикшеренүләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә, укучыларның аралашу, оештыру, иҗади сәләте дә үсә. Электив курсны тәмамлаганда, укучыларның сәләт һәм мөмкинлекләрен истә тотып, зур булмаган фәнни эш башкарырга тәкъдим ителә. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучыларга киләчәктә үз һөнәрен дөрес сайларга ярдәм итәчәк. Курс ахырында укучылар үз проектын яклый.

Электив курсның программасы

Темалар

Сәгать саны

1 нче бүлек. Сүзнең лексик мәгънәсе.

1

«Сүз - күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге». Кереш дәрес.

1

2

Филологик сүзлекләр. Аларның төрләре.

1

3

Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары. Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре.

1

4

Омонимнар. Омонимнарның барлыкка килүе.

1

5

Синонимнар - тел байлыгын билгели торган сүзләр. Синонимнарның барлыкка килүе.

1

6

Антонимнар. Аларның мәгънә ягыннан төркемчәләре. Катахреза күренеше.

1

7

Бүлекне йомгаклау. Практик дәрес.

1

2 нче бүлек. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.

8

Татар телендә гомумтөрки сүзләр.

1

9

Татар телендә алынмалар.

1

10

Татар телендә рус алынмалары.

1

11

Татар телендә калькалар.

1

12

Бүлекне йомгаклау. Практик дәрес.

1

Знче бүлек. Кулланылыш өлкәсенә карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.

13

Кулланылыш өлкәсенә карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. Диалекталь сүзләр.

1

14

Яңа сүзләр, аларның барлыкка килүе.

1

15

Фразеологизмнар. Аларның матур әдәбиятта һәм публицистикада кулланылышы.

1

16

Диалекталь сүзләр буенча практик эш.

1

17

Конференция. Проект эшләрен яклау.

1

Электив курсның эчтәлеге

Теманың

Дәреснең эчтәлеге

Үткәрү формасы

1 нче бүлек. Сүзнең лексик мәгънәсе.

1

Сүз - күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге, һәр сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланылыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланылыш өлкәсе турында мәгълүмат.

Дәрес-лекция

2

Татарларда филологик сүзлекләр. Аларнын төрләре. Сүзлекләр белән эшләү.

Практик дәрес

3

Сүзнең лексик мәгънәсе, типлары. Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре:

-/ метафора,

-/ метонимия,

-/ синекдоха.

Дәрес-әңгәмә

4

Омонимнар. Омонимнарның барлыкка килү сәбәпләре. Аларнын күп мәгънәле сүзләрдән аермасы. Омонимнарның ясалышы, лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре, әйтелеше һәм язылыш үзенчәлекләре. Омонимнар сүзлеге белән эшләү.

Дәрес-семинар

5

Синонимнар, чын мәгънәсендә, телнең байлыгын билгели торган сүзләр. Синонимнарның барлыкка килүе. Әдәби әсәрләрдә синонимнарның кулланылышы. Синонимнар сүзлеге.

Дәрес-эзләнү

6

Антонимнар. Аларның мәгънә ягыннан төркемчәләре. Катахреза күренеше. Антонимнар сүзлеге. Татар халык мәкальләреннән антонимнар барлау.

Дәрес -семинар

7

Бүлекне йомгаклау. Практик эш. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрне тикшерү:

- сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен күрсәтү,

 - омонимнарын,

- синонимнарын,

- антонимнарын табу һ.б.

- (төркемнәрдә эшләү).

Практик дәрес

2 нче бүлек. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.

8

Татар телендә гомумтөрки сүзләр. Телебезнең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләрнең төркемнәре.

Дәрес-лекция

9

Татар телендә алынмалар. Гарәп, фарсы алынмалары, рус алынмалары, һинд-европа сүзләре (интернациональ сүзләр).

Дәрес-практикум

10

Татар телендә рус алынмалары. Төрле чорларда татар теленә кергән рус алынмалары. Газета-журнал материалларыннан рус алынмаларын барлау.

Дәрес-семинар

11

Татар телендә калькалар. Калька сүзенең мәгънәсе. Калькаларның төрләре. Калькалар һәм алынмаларны тәңгәлләштерү ярамый. Алар телнең үз сүзләре белән алынмалар арасында тора.

Дәрес -әңгәмә

12

Бүлекне йомгаклау. Практик дәрес. Төркемнәрдә эш:

- гомумтөрки сүзләр,

 - рус алынмалары,

- инглиз теленнән кергән сүзләр,

- калькалар.

Дәрес -практикум

3 нче бүлек. Кулланылыш өлкәсенә карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.

13

Кулланылыш өлкәсенә карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. Кулланылыш өлкәсе ягыннан төркемнәре. Иң зур төркем - гомумхалык теле сүзләре. Диалекталь сүзләр.

Дәрес -лекция

14

Яңа сүзләр, аларның барлыкка килү сәбәпләре. Яңа сүзләрнең ясалу юллары. Яна сүзләрне матбугат материалларыннан табу.

Дәрес-практикум

15

Фразеологизмнар. Аларның матур әдәбиятта һәм публицистикада кулланылышы. Татар, рус һәм инглиз телләрендә эквивалентларын таптыру (инглиз укытучысы белән бергәләп эшләү).

Дәрес-семинар

16

Диалекталь сүзләр буенча практик эш. Шәпше авылы телендә генә кулланыла торган сүзләр һәм кулланылышка керүтарихы.

Авылның өлкән буын

кешеләрен чакырып, очрашу

үткәрү.

Дәрес-очрашу

17

Конференция. Проект эшләрен яклау. Электив курс барышында,

укучылар үзләрен аеруча

кызыксындырган темаларны

иҗади эш итеп ала. Шул темалар

өстендә тикшеренү эшен һәр

укучы аерым да, берничә кеше

төркемгә берләшеп тә башкара

ала.

Конференция

Файдаланылган әдәбият

1.  Вәлиева Ф.С Саттаров Г.Ф. Урта мәктән һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: Райнур нәшр., 2000. -4556.

2.  Максимов Н.В. Калькирование в современном татарском лятературном языке. - Казан, 2003. - 165 с.

3.  Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. -Казан: Хәтер нәшр., 1999. - 286 б.

4. Скиргайло Т. Элективный курс. Культура речи. // Мәгариф, 2005. - №7.-22-26 с.

Хуҗиәхмәтов Ө.Н. Дидактика, - Казан; Мәгариф нәшр., 2002, - 349 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

Татар әдәбиятыннан электив курс

Электив курс 9 сыйныф өчен тәкъдим ителә. Мөмкинлеккә карап, өстәмәләр кертергә ярый....

Электив курс; "Башҡорт телен өйрәнәм", региондарҙан килгән уҡыуысыларға өҫтәлмә белем биреү маҡсатында төҙөлгән курс программаһы.

Билдәле булыуынса, Рәми Ғарипов исемендәге гимназия - интернатта Башҡортостандан һәм күрше өлкәләрҙән килгән уҡыусылар уҡыйҙар.Әлбиттә, араларында башҡорт телен төрлө кимәлдә белгән уҡыусылар бар. Ула...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...