Татар әдәбиятыннан электив курс
элективный курс (9 класс) на тему

Электив курс 9 сыйныф өчен тәкъдим ителә. Мөмкинлеккә карап, өстәмәләр кертергә ярый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар теле 9 сыйныф электив курс20.86 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

    Тормышта кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша белү - бик кирәкле сыйфат. Бу курс укучыларга үзләрендә бу сыйфатны үстерергә мөмкинчелек бирә. Иң мөьиме шул: төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларда дөньяга үз карашлары, оригиналь фикерләүләре булдырыла.

   Шулай ук профильле укытуга күчү идеясен тормышка ашыру өчен, алдан ук укучыларга һөнәрләрнең күптөрле булулары турында мәгълүмат бирелә. Чараларның күптөрлесен куллану балаларның сәләтен үстерүгә этәргеч булачак, шулай ук тәрбия максатларында файдаланырга зур мөмкинлек ачачак.

         Курс мәктәптә әдәбият укытуның бер варианты булып тора һәм укыту стандартларына туры килә. Программада кулланылган практик эшләр балаларның дөньяга карашын киңәйтә, белемнәрен тирәнәйтә. Шул ук вакытта укучыларны практик эшләргә тарту теория белән бәйләп алып барылачак. Бу укучыларга алынган белемнәрен ныгытырга, әдәби әсәр өстендә зшләү  күнекмәләрен арттырырга да ярдәм итәчәк.

Курсның максаты: 1)балаларның иҗади фикерләү һәм мөмкинлекләрен,    сәләтләрен үстерү;

                                2) әдәбиятның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен билгеләү;

                                3) мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру.

Иҗади эшләү нигезләрен өйрәнгәннән соң укучылар белергә тиеш белемнәр:

                         -    шигырь төзелеше турында аңлата алу;

                                  -   халык авыз иҗаты турында мәгълүматлы булу;

                             -  матур әдәбият әсәрләренең жанрын тану, әсәрнең төп                       идеясен аңлау,

 - аны мисаллар белән раслау.

           Программа урта мәктәпнең  9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә һәм үз эченә 17 сәгатьне ала. Курсның төп бурычы булып әдәбиятның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен билгеләү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм кешелек дөньясында матур әдәбиятның ничек кирәклеген аңлату тора.

                                                     

                                                     

                                                       Тематик план

№  

Дәрес темасы

Эчтәлек

Үткәрү формасы

Сәгать саны

1

Кереш дәрес.

Курсның максатын һәм бурычларын ачыклау

Әңгәмә

1

2

Матур әдәбият нәрсәне өйрәнә?

Эзләнү элементлары белән практикум

Укытучы сүзе, мисаллар белән эш

1

3

Иҗади эш төрләре

Аларга куелган бурычларны ачыклау

Укытучы сүзе. Лекция.

1

4

Татар телендә чыгучы газета һәм журналлар

Күзәтү ясау, укучыларның эзләнүләре

Группалап эшләү

1

5

Әкият иҗат итү

Укучыларга якын булган тормыш – көнкүреш темасын алу. Әкиятче профессиясе.

Вакытлы матбугатта чыккан әкиятләргә анализ

1

6

Хикәя язу

Хыялый яки юмористик жанрда язу.Хикәяче.

Укытучы сүзе, мисаллар белән эш. План төзү.

1

7

Шигырь төзелеше.

Әдәбият теориясе. Ритм.Рифма. Шагыйрь.

Үрнәк буенча эшләү.

1

8

Шигырьләр иҗат итү.

Практик эш.

Рифмалап бирелгән сүзләргә язып карау.

1

9

Газета – журналларга мәкалә язу

Мәктәптә үткәрелгән эш турында хәбәр итү. Журналист.

Укытучы сүзе, мисаллар буенча эш. Мәкалә язу.

1

10

Репортаж алып бару

Мәктәптә үткәрелгән бәйрәмне халыкка җиткерү. Репортёр. Штаттан тыш хәбәрче.

Укытучы сүзе. Тәкъдим ителгән темалар буенча эшләү.

1

11

Газета һәм журнал редакциясендә

Эзләнү элементлары белән практикум. Мөхәррир, сәркатип.

Дәрес- практикум

1

12

Алар хезмәте белән газета – журнал чыга

Район газетасы “Байрак”ка экскурсия. Программист. Корректор.

Экскурсия ясау

1

13

Журналист һөнәре белән танышу

Укучыларда бу һөнәр турында күзаллау булдыру

Семинар, рольле уен

1

14

Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, туплау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмиятен аңлату. Фольклорчы һөнәре турында белешмә.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү

1

15

Минем табышларым

Авыл халкыннан халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю

Экскурсия

1

16

Туган авылымның топонимикасы.

Авылыбызның тарихы, атамаларның килеп чыгышы турында кызыксыну.

Экскурсиядәдән алып кайткан материалларны эшкәртү, тарихы белән кызыксыну.

1

17

Яшьләр радиосы

Укучылар радиотапшыру исемен уйлыйлар һәм аны яклыйлар.

Рольле уен, группаларда эш. Проект методы.

1

                 Тәкъдим ителгән реферат темалары:

  1. Матур әдәбиятның кеше тормышындагы роле.
  2. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре мине нәрсәгә өйрәтте.
  3. Шигырь язу җиңел эшме?

4    Халык авыз иҗаты турында бөек кешеләр.

5. Миңа ошаган һөнәр.

6. Туган авылым топонимикасы.

Укытучылар өчен әдәбият:

  1. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. Мәгариф, 2000.
  2. Исламов Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү, - Казан,
    Татарстан китап нәшрияты, 1988.
  3. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. Казан, Мәгариф, 2000.
  4. Вәлиева Ф. С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп ьәм гимназияләре өчен татар
    телен укыту методикасы., Раннур, 2000.

Укучылар өчен әдәбият:

  1. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы, "Идел - Йорт" нәшрияты, 2002.
  2. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре, Яр Чаллы, " Идел-Йорт” нәшрияты,
    2002.
  3. Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр.- Казан: Татар. кит. нәшр.,
    1994.
  4. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе.- Казан: Мәгариф, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

Татар теленнән электив курс

quot;Тел күрке - сүз"...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...