электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"
элективный курс (8 класс) по теме

Миндибаева Зумара Тахаутдиновна

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәненең. мәдәниятенең күренекле вәкилләре аңа узлзренең куәтле җилкәләрен куйганнар, татар телен үстерү өчен көрәшкәннәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_hm_rus_galimnre.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм рус галимнәре.

(8-9 нчы сыйныфлар өчен электив курс программасы, 13 сәгать).

                                                           Автор: Миндибаева

Зөмәрә Тәхәү кызы,

Яшел Үзән шәһәрендәге

17 гомуми төп белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                            Аңлатма язуы.

 Бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе- халыклар дуслыгы мәсьәләсе. Төрле милләт вәкилләре дус- тату яшәгәндә генә җәмгыять  булачак. Ә бу – алар бер-берсенең  гореф-гадәтләрен, телләрен,  динен хөрмәт итеп, бер- берсенә уңай йогынты ясап яшәгәндә генә мөмкин.

        Бу курс ярдәмендә татар әдәбиятының, татар халкының башка халыклар белән узара бәйләнешен, тәэсир итешүен, йогынты ясашуын тирәнрәк  яктыртырга,  рус галимнәренең, тарихчыларының татар телен үстерүгә керткән рольләрен  күрсәтергә, тарихи чыганаклар  аша рус телле  балаларда толерантлык сыйфатлары тәрбияләү мөмкинлекләрен  яктыртырга омтылу.

Курсның максаты:

 -рус  телле балаларда татар халкына,  аның әдәби теленә, тарихына, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;

 -укучыларның  фикерләү дәрәҗәләрен үстерү;

 -укучыларны  мөстәкыйль эшләргә  өйрәтү;

-фәнни карашларын киңәйтү,  рус галимнәре белән горурлану хисе уяту, галимнәр,  язучылар турында мәгълүмат бирү;

-татар телен дәүләт теле буларак гамәлдә булуына  ирешү.

Бурычлары:

 -тикшерү, эзләнү эшләре белән танышу, проектлар , рефератлар язу күнекмәләре бирү;

 -компьютерда һәм китапханәләрдә документлар белән эшләргә өйрәтү;

 -татар халкы тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтү;

 -татар җырларын,  музыкасын кабул  итәргә өйрәтү.

         

Дәреснең темасы

Максат

Үткәрү формасы

Сәг саны

1

Халыклар дуслыгы-республикабыз горурлыгы.

Милли бәйләнешләрне аңлату, телләр турында мәгълүмат бирү.

Дәрес-лекция

 1

2-3

Карл Фукс- тел белгече, этнограф, тарихчы.

К.Фукс турында мәгълүмат бирү, татар тарихын өйрәтү өлкәсендәге ролен аңлату.

Укучыларның чыгышларын тыңлау, тарихи чыганак белән танышу.

2

4

М. Г. Худяков “Очерки по истории казанского ханства”

Галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү, аның хезмәтен анализлау.

Рефератлар яклау, уку.

1

5

В. М. Беркутов “              Татарларда математика белеменең үсеше”

Галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү,  хезмәтен уку.

Укучыларның эзләнүләре

1

6

Л.Н. Гумилев “Апокрифический диолог с историком”

Тарихчының тормыш юлы белән танышу, хезмәтенә анализ ясау.

Чыганаклар белән эшләү.

1

7-8

Алексанр Сергеевич Ключарев-композитор.

Композиторның тормыш юлы, эшчәнлеге турында сөйләшү

Проектлар яклау, җырлар өйрәнү

2

9

Анна Ахматова-шагыйрь һәм тәрҗемәче

Шагыйрәнең нәсел җепләрен өйрәнү, тәрҗемәләре белән танышу.

Әңгәмә, үзлектән эш, Тукай шигырьләрен аның тәрҗемәсендә уку.

1

10

Чернышевский һәм татарлар

Язучының татар теленә мөнәсәбәте, фикерләре, яңалыгы.

Чыганаклар белән эшләү, тормыш мизгелләреннән материаллар

1

11

Иван Харитонов һәм татар китабы

Тормыш юлы һәм китап бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге.

Материаллар белән эшләү, укучылар чыгышы.                  

1

12

Ольга Лебедева һәм Каюм Насыри

Тел белгеченең тормыш юлы, татар галимнәре белән бәйләнеше.

Укытучы сүзе, әңгәмә, чыгышлар тыңлау.

1

13

Зачет дәрес

Түгәрәк өстәл, материалны системага салу, сорау-җавап, презентация.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

электив курс"Татар теле һәм рус галимнәре"

"Телен югалткан -үлгән," ди халык. Безне бүгенге көндә әнә шул борчый.Озак  уйлануларым мине тарихка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте.Халкым үзен яклап авыз ачып сүз әйтә алмаган чакларда, рус фәнен...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

Татар әдәбиятыннан электив курс

Электив курс 9 сыйныф өчен тәкъдим ителә. Мөмкинлеккә карап, өстәмәләр кертергә ярый....

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...