1-4 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (рус төркеме)
рабочая программа на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tel_1-4kl.rusheydarova_esh_programmasy.doc185 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Татар теленнән    

 эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

        Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта (тулы) гомуми белем бирү   мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на  (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева) Һәм Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына нигезләнеп төзелде

  1. Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

- башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;

- укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

- татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту;

- татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

    Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә  нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-  коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);

-  шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру);

-  телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе);

-  телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе);

- ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча  белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү   принцибы да зур әһәмияткә ия.

2)       Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Гимназиянең  2015-2016нчы уку елына төзелгән уку-укыту планында

1 сыйныф -  татар теле   атнасына 3 сәгать исәбеннән  елга 99  сәгать;

2 сыйныф - татар теле   атнасына 3 сәгать исәбеннән  елга 102 сәгать;

3 сыйныф - татар теле   атнасына 3 сәгать исәбеннән  елга 102  сәгать;

4 сыйныф - татар теле   атнасына  3 сәгать исәбеннән  елга 102  сәгать  каралган.

3) Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

 Татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.   

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

                         4)   Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  планлаштырылган нәтиҗәләре.

Укытуның башлангыч этабы

Диалогик сөйләм:

  • Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага,         раслый белү;
  •  программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада

күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

  • Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 
  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Ишетеп аңлау (аудирование)

  • Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
  • тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
  • ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Уку

- Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

- хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

-  дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне

тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

- Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

- бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

- конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

                                                                            5) Грамматик минимум:

1нче  сыйныф

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.
  3. Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләре белән таныштыру.
  5. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).
  6. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.
  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.
  9. Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.
  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.
  11. Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.
  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
  13. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.
  14. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
  15. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

2нче  сыйныф

  1. Исемнең төшем килеше белән таныштыру.
  2. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  3. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  4. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).
  5. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
  6. 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  7. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  8. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
  9. Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.
  10. Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.
  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.
  12. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.
  13. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
  14. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

3 нче сыйныф

  1. Исем  – сүз төркеме белән таныштыру.
  2. Исемнең иялек килеше белән таныштыру.
  3. Чы/-че - исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
  4. Сыйфат – сүз төркеме белән таныштыру.
  5. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  7.  21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  8. Аннан соң рәвеше һәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.
  9. Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.          
  11. –гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.
  12. Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  13. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  14. Казан шәһәре,  киемнәр кибете – төзелмәләре белән таныштыру.
  15. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.

        4 нче сыйныф

  1. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  2. Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру.
  3. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  4. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  5. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.
  6. Монда, анда  рәвешләрен сөйләмдә куллану.
  7. Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру.
  8. Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.
  9. Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары белән таныштыру.
  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта  3 затта сөйләмдә куллану.
  11.  Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.
  12. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану. 
  13. Кадәр, соң – бәйлекләре белән таныштыру.
  14.  Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану. 
  15. Уйнарга яратам, уйный башлады  – төзелмәләре белән таныштыру.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

1нче сыйныф

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.
  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.
  8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.
  9. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
  10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү

2нче сыйныф

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.  Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую

3нче сыйныф

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
  2. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү           һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).
  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.
  6. я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.
  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

4нче сыйныф

1. Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору.

2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.

4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.

7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

6)Программаның тематик эчтәлеге

1 нче сыйныф (99сәгать)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Әйдәгез танышабыз! (10 сәг.)

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

 Урман дусларыбыз (4 сәг.) Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Спорт бәйрәме  (8 сәг.)

 Без команда бирәбез.        Спорт бәйрәмендә катнашу.    

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә (7 сәг.)

Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?  

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә  сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Йорт хайваннары һәм кошлары (10 сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү

Бакчада (9сәг.)

Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш җитте (10 сәг.)

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме.

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел  бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул (10 сәг.)

Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Безнең гаилә (10 сәг.)

Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март – әниләр бәйрәме. Язгы көн.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Татар халык ашлары (9 сәг.)

Татар халык ашлары. Кунакта.

Табын янында. Туган көн.

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

Кибеттә (12 сәг.)

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар.   Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү.  Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

                                                                                          2нче сыйныф (102сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Без мәктәпкә барабыз (49 сәг.) 

Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Базарда. (16 сәг.)

Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре.

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

Мин чисталык яратам” (20 сәг.)

Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзалары атамалары. Табипта.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Кыш җитә (17 сәг.)

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз.

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Безнең гаилә” (14 сәг.)

Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә  белү.

Яз килә” (10 сәг.)  

Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме.

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Минем туган ягым” (18 сәг.)

Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә,  юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Кибеттә” (13 сәг.)

Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә.

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә  белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй” (13 сәг.)

Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

3нче сыйныф (102 сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Белем бәйрәме (36сәг.)

Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны  әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның  нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

Көндәлек режим. ( 10сәгать)

Минем көндәлек режимым.

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Ашханәдә” (22 сәгать)

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә  белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын  әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли  белү.  

Без әти-әниләргә булышабыз

( 30 сәгать)

Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

Туган якка кыш килде” ( 25 сәгать)

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә  белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп,  яңа хикәя төзи белү.

Шәһәрдә һәм авылда”(  17 сәгать)

Татарстан – минем туган ягым.

 Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне,  торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Әдәпле булыйк” (22сәгать)

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү.  Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Кечкенә дусларыбыз” (18сәгать)

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны  әйтә белү.  Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең  тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый,  әйтә белү.  Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

Күңелле җәй” (24сәгать)

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

                                                                                     

4 нче сыйныф (102 сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

 Яңа уку елы башлана (24 сәгать)

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате (31 сәгать)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым. 

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый,  әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында (18 сәгать)

Йорт һәм кыргый  хайваннар.  Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкы уеннар (19сәг.)

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

Минем дусларым (12 сәгать)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык. 

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (20 сәгать)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр (17 сәгать)

Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам.  Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем (12 сәгать)

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр.  Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (17 сәгать)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.

        7) Белем һәм күнекмәләрне тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

1нче сыйныф

2нче сыйныф

3нче сыйныф

4нче сыйныф

 1.

 

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1 - 0,2 минут

0,2 - 0,4 минут

0,3 - 0,5 минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

 Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

_____

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение

(өйрәнү характерында)

_____

_____

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

8) УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

    Дәреслекләр: 

1)  Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). - Казан: Татармультфильм, 2012.

2)  Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Татармультфильм, 2013. 

3) Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. 2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

4) Р.З.Хәйдарова   “Күңелле татар теле” рус телендә башлангыч гомуми белем биру оешмалары өчен дәреслек (татар теле өйрәнүче укучылар өчен). Казан:  Мәгариф, 2010

   Методик кулланмалар: 

1) Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 1 нче сыйныф”. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012

2) Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 2 нче сыйныф”. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

3) Р.З.Хәйдарова, Г.Г.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту 3 нче сыйныф”. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

4) Р.З.Хәйдарова Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 4сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма., Казан: 2010


         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

6 нчы сыйныфта татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

Федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...