8 сыйныф (татар төркеме)өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Татар төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_kl.tat_.tele_tat.gr_.docx69.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан  шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

 “8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

 “Каралды”                                        “Килешенде”                                               “Расланды”

МБ җитәкчесе                                                 Директор урынбасары                                          Гимназия директоры

________Айзатуллова Э.М.                        _________  Шәрәфиева  Г.М.                          _____________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе №                       “___”____________2015 ел.                                   Боерык №__

 “___”________2015 ел .                                                                                                                “___” ___________2015 ел.

                                                                                                                                           

ү

                                                                                     

       8     сыйныф (   татар  төрк.) өчен татар     теле    буенча эш программасы

                                                                     (сәгатьләр саны атнага   3 сәгать, елга   105   сәгать)

                               

  Төзүче:  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Ваганова Альбина Илсур кызы

Казан, 2015

Татар теленнән

Уку-тематик планы

8 сыйныф (тат. төрк.)

Укытучы – Ваганова Альбина Илсур кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы – 105 сәг., атнага – 3 сәг.

Планлаштырылган контроль дәресләр – 14, язма эш – 4, тестлар – 0сәг.

Административ контроль дәресләр –

Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана  теле һәм әдәбияты укыту  программалары. 1- 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф,  2010.

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Р. Ә. Асылгәрәева, Р. А. Юсупов, М. К. Зиннуров.-  Казан, “Мәгариф”, 2005.

Өстәмә әдәбият:

  • З.Н. Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина “Диктантлар җыентыгы”. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
  • Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр”. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  • Мәгариф журналлары.
  • Р.Н. Фатыйхова “Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар”. – Казан: Гыйлем, 2009.
  • Татар теленнән мөстәкыйль эшләр, З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Фәйзрахманова, Казан, Мәгариф, 2008 ел;

1 чирек – 27

2 чирек – 21

3 чирек – 30

4 чирек – 27

чирекләр

Б.с.ү. 25

Диктант 6

Изложение 4

Сочинение 3

Язма эш 2

Контроль эш 3

Административ контроль эшләр

1

3

1

1

1

1

2

5

1

1

1

3

8

3

1

1

1

1

4

9

1

1

1

1

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

              Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на( 1- 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф,  2010),  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслегенә (татар балалары өчен) / Р. Ә. Асылгәрәева, Р. А. Юсупов, М. К. Зиннуров.-  Казан, “Мәгариф”, 2005)  , төп белем  мәктәбенең уку планына нигезләнеп язылды. Эш  программасы  фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде.

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. 8  нче сыйныф өчен әзерләнгән эш  программасының  эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар әдәбияты  курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә. Мәктәпне тәмамлаганда, “укучы уз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын мөстакыйль сайлап ала белү дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш” – яңа стандарттагы иң мөһим таләп шундый. Ул эшлекле белем  дип атала. 8 нче сыйныфта да укучыларда тиешле дәрәҗәдә эшлекле белем күнекмәләрен формалаштыру күз алдында тотыла. 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

 Коммуникатив  компетенция.

Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен, аралушыны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә ңанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм нормалары турында төшенчә.

Төрле язма эшләр башкару.

Лингвистик компетенция.

Телнең кеше тормышындагы һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – ТР дәүләт теле. Татар теле – татр халкының милли теле.

Әдәби тел һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Структур һәм функциональ усеш.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

       VIII сыйныфта татар теле укыту укучыларда түбәндәге белем һәм күнекмәләр булдыруны   күздә тота:

  • синтаксисның төп берәмлекләрен таный, төзелешен аңлата, язма һәм телдән сөйләмдә куллану;
  • җыйнак һәм җәенке җөмләләрне тану, төзү;
  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу;
  • тәмамлык һәм хәлнең төрләрен билгеләү;
  • җөмләнең модаль, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрен билгели белү, аларны кертеп, җөмләләр төзү;
  • тулы һәм ким җөмләләрне аеру;
  • бер составлы җөмләлрне, аларның төрләрен аеру;
  • өйрәнелгән грамматик һәм синтаксик күренешләрне сөйләмдә иркен куллану;
  • сүзтезмәгә һәм җөмләгә анализ ясау;
  • ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә тану һәм аларга аңлатма бирү;
  • төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш яки аерымланган кисәкләре булган җөмләләр һ.б. ) төзү, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес кую;
  • әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика (сыйфатнамә) , очерк  яза белү;
  • эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза, хат язу.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;
  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;
  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
  • гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;
  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;
  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
  • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;
  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Программа буенча: теоретик материал – 53 сәгать, кабатлау - 24 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү - 25 сәгать.

Тема, бүлек исеме

Программа буенча каралган сәгать саны

Эш программасында каралган сәгать саны

Аерманың сәбәбе

1

5- 7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

7

 7

Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация:

65

68

2

Гомуми мәгълүмат

2

2

3

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сүзтезмә

10

10

4

Җөмлә кисәкләре

- гомуми мәгълүмат

- баш кисәкләр

- иярчен кисәкләр

23

1

5

17

1

5

19

Кабатлау дәресеннән алынды

5

Модаль кисәкләр

2

3

6

Тиңдәш кисәкләр

2

5

7

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

3

3

8

Сүз тәртибе

5

4

Модаль кисәкләр темасына алынды

9

Гади җөмлә төрләре:

  • гомуми мәгълүмат
  • әйтү максаты буенча җөмлә төрләре
  • җыйнак һәм җәенке җөмләләр
  • бер составлы җөмлә төрләре
  • тулы һәм ким җөмләләр
  • раслау һәм инкарь җөмләләр

18

1

4

2

4

5

2

1

4

2

4

3

2

Тиңд. кис. темасына алынды

10

8 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5

5

11

Бәйләнешле сөйләм үстерү

25

25

Дәреснең темасы

Сә

гать

саны

Көтелгән предмет нәтиҗәләре

Укучыларның көтелгән  нәтиҗәләре (УУД)

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты

искәрмәләр

1

5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Татар теле турында әңгәмә

7

1

Бәйләнешле сөйләм;әңгәмәдә катнашу;

Туган телне өйрәнүнең әһәмиятенә төшенү

Сентябрь

1 атна

2

Фонетиканы кабатлау

1

Авазларны классификацияләү;

сүзләрне аваз составына карап төркемләү

Авазлар буенча алган  белемнәрне искә төшерү

1 атна

3

Сүз ясалышы бүлеген кабатлау

1

Сүз ясалыш төрен билгеләү

Сүз ясалышы буенча алган  белемнәрне искә төшерү

1 атна

4

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау

1

Сүзләрне төзелеше буенча тикшерү

Сүз төзелеше буенча алган  белемнәрне искә төшерү

2 атна

5

Морфология бүлеген кабатлау

1

Сүз төркемнәрен билгеләү;

текстка морфологик анализ ясау

Морфология буенча алган  белемнәрне искә төшерү

2 атна

6

Синтаксис бүлеген кабатлау

1

Бәйләнешле сөйләм төзү;

Җөмләләр төзү

Синтаксис буенча алган  белемнәрне искә төшерү

2 атна

7

 5-7 сыйныфларда үткән темалар буенча тикшерү диктанты 

1

Белемнәрне практикада файдалану;

Диктант язу; бирем эшләү

Морфология һәм  синтаксис буенча алган  белемнәрне искә төшерү

КИМ №1

3 атна

8

СИНТАКСИС. ГАДИ ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ ҺӘМ ПУНКТУАЦИЯ

Хаталар белән эш.

Синтаксис һәм пунктуация турында гомуми мәгълүмат

68

1

Ишетеп аңлау

Әңгәмә

Синтаксис һәм пунктуация турында гомуми мәгълүмат булдыру

3 атна

9

9

Синтаксик берәмлекләр турында төшенчә

1

Сүзләрдән сүзтезмә, сүзтезмәләрдән җөмлә төзү

Синтаксик берәмлекләр турында төшенчә булдыру

3 атна

1

10

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, тезүле бәйләнеш турында төшенчә

1

Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр белән җөмлә төзү;

Күнегүләр эшләү, мисал китерү;

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, тезүле бәйләнеш турында төшенчә булдыру

4 атна

11

Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр янында тыныш билгеләре

1

Тыныш билгеләрен дөрес кую

Күнегүләр эшләү, җөмлә төзү

Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр янында тыныш билгеләре куя белү

4 атна

12

Ияртүле бәйләнеш турында төшенчә

1

Сүзләрне бәйләнешкә керткәндә дөрес чаралар сайлау

Ияртүле бәйләнеш турында гомуми мәгълүмат бирү

4 атна

13

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасына Изложение .

1

Текст өстендә эш, план төзү, изложение язу

Бәйләнешле сөйләм төзү, ишеткәнне хәтердә калдыру

КИМ №2

4 атна

14

Изложение. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

1

Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү

Эшләрне редакцияләү, акка күчерү

Хаталарны кисәтү

Октябрь

1 атна

15

Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар турында төшенчә

1

Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр кулланып, җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар турында гомуми мәгълүмат бирә белү

1 атна

16

Ияртүле бәйләнешнең сөйләм оештырудагы роле

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Ияртүле бәйләнешнең сөйләм оештырудагы ролен ачыклау

1 атна

17

Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче кисәкләр турында төшенчә

1

Сүзтезмәләрне таный белү

Җөмләдән сүзтезмәләрне табу

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә булдыру

2 атна

18

Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче кисәкләр турында төшенчә

1

Сүзтезмәләрдә иярүче һәм ияртүче кисәкләрне таба белү, сүзтезмәләр төзү, җөмләдә куллану

Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче кисәкләр турында төшенчә булдыру

2 атна

19

Сүзтезмәләрнең төрләре турында төшенчә

1

Сүзтезмәләрнең төрләрен билгели белү, күнегүләр эшләү

Сүзтезмәләрнең төрләре турында төшенчә булдыру

2атна

20

Язма эш. Сүзтезмә темасы буенча.

1

Белемнәрне практикада файдалану.

Язма эш

Сүзтезмәләр буенча алган белемнәрне тикшерү, системага салу

КИМ №3

З атна

21

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ

Җөмлә кисәкләре турында гомуми мәгълүмат

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү;

Синтаксик анализ ясау

Җөмлә кисәкләре турында гомуми мәгълүмат бирә белү;

 Җөмләнең баш кисәкләренең функциясен ачыклау

3 атна

22

Ия һәм аның белдерелүе

1

Сүз төркемен билгеләү;

Күнегүләр эшләү

Иянең нинди сүз төркемнәре белән белдерелә алуын ачыклау

3 атна

23

Иянең төрләре турында төшенчә

1

Ия төрләрен билгеләү

Күнегүләр эшләү, ияләрне табу

Иянең нинди төрләре булуын ачыклау

3атна

24

Хәбәр һәм аның белдерелүе

1

Җөмләнең хәбәрен табу;

Җөмләнең баш кисәкләрен табу;

Хәбәр турында алган белемнәрне тирәнәйтү

4 атна

25

Хәбәрнең төрләре турында төшенчә

1

Хәбәрнең төрләрен билгеләү;

Күнегүләр эшләү, хәбәр төрләрен билгеләү

Хәбәрнең нинди төрләре булуын ачыклау

4 атна

26

Синтаксис бүлеге буенча контроль эш.

1

Белемнәрне практикада файдалану;

Контроль эшне үтәү

Бүлек буенча алган белемнәрне тикшерү

КИМ №4

4 атна

27

Хаталар белән эш. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.

1

Хаталар белән эшләү; белемнәрне практикада файдалану;

Белемнәрне системалаштыру

5 атна

1

2 чирек

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары

1

Мисаллар төзү, тыныш билгеләре кую

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын ачыклау

Ноябрь

1 атна

2

Җөмләнең иярчен кисәкләре, аергыч турында төшенчә

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү;

Күнегүләр эшләү,  

Җөмләнең иярчен кисәкләре, аергыч турында  мәгълүмат бирә белү

2 атна

3

Аергыч  һәм аерылмыш арасында бәйләнеш

1

Аергычны һәм аерылмышны  тану,  җөмләдә куллану;

Аергыч һәм аерылмыш арасында булган бәйләнешне ачыклау

2 атна

4

Тәмамлык һәм аның белдерелүе

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү;

Күнегүләр эшләү,  

Тәмамлык турында тулы мәгълүмат бирә белү

2 атна

5

Туры һәм кыек тәмамлыклар

1

Туры һәм кыек тәмамлыкларны тану, сөйләмдә урынлы куллану

Туры һәм кыек тәмамлыкларны белдерүче чараларны ачыклый белү

3 атна

6

Җөмлә кисәкләре темасына Изложение

1

Бәйләнешле сөйләм төзү, ишеткәнне хәтердә калдыру.

Текст өстендә эш, план төзү, изложение язу

Бәйләнешле сөйләм төзү, ишеткәнне хәтердә калдыру

КИМ №5

3 атна

7

Изложение

Җөмлә кисәкләре

1

Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү, эшләрне редакцияләү, акка күчерү

Хаталарны кисәтү

3 атна

8

Хәллләр. Урын һәм вакыт хәлләре

1

Хәлләрне табу, төркемчәсен билгеләү, хәлләр кергән җөм.төзү

Хәлләр, урын һәм вакыт хәлләре турында төшенчә булдыру.

4 атна

9

Рәвеш һәм күләм хәлләре

1

Хәлләрне табу, төркемчәсен билгеләү, хәлләр кергән җөмләләр төзү

Рәвеш һәм күләм хәлләрен белдерүче чараларны ачыклау, аларны тануларына ирешү

4 атна

10

Сәбәп һәм максат хәлләре

1

Хәлләрне табу, төркемчәсен билгеләү, хәлләр кергән җөмләләр төзү

  Сәбәп һәм максат хәлләрен белдерүче чараларны ачыклау, аларны тануларына ирешү

4 атна

11

Шарт хәле һәм кире хәл

1

Хәлләрне табу, төркемчәсен билгеләү, хәлләр кергән җөмләләр төзү

   Шарт хәле һәм кире хәлне  белдерүче чараларны ачыклау, аларны тануларына ирешү

Декабрь

1 атна

12

Аерымланган хәлләр турында төшенчә

1

Аерымланган хәлләрне тану, сөйләмдә куллану

Хәлләрнең аерымлану шартларын белү

1 атна

13

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

1

Аерымланган хәлләр кертеп, җөмләләр төзү, тыныш билгеләре кую

Аерымланган хәлләрне табып, алар янында тиешле тыныш билгеләрен куя белү

1 атна

14

Төрле хәлләрнең аерымлануы

1

Аерымланган хәлләр кертеп, җөмләләр төзү, хәлләрнең төрләрен билгеләү

Төрле хәлләрнең аерымлану шартларын, аларны белдерүче чараларны ачыклау

2 атна

15

Рәсем буенча, аерымланган хәлләрне файдаланып, сочинение язу.

1

Аерымланган хәлләрне кертеп, җөмләләр төзү, сочинение язу

Бәйләнешле сөйләм теле

КИМ №6

(дәреслек 112 бит, 175нче күнегү)

2 атна

16

Хәлләрне кабатлау

1

Компьютерда күнегүләр эшләү, тиешле тыныш билгеләрен кую

Хәл темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү

2 атна

17

Хәлләр темасы буенча контроль диктант. 

1

Диктант язу, бирем үтәү

Хәлләр темасы буенча алган белемнәрне тикшерү

КИМ №7

3 атна

18

Хаталар белән эш.

Җөмлә кисәкләре

1

Хаталар өстендә эш эшләү, мисаллар туплау

Хаталарны кисәтү

3 атна

19

Аныклагыч

1

Аныклагычны тану, аныкланмыш белән бәйләнешен ачыклау

Аныклагыч турында төшенчә булдыру

3 атна

20

Аерымланган аныклагычлар

1

Аныклагычларны җөмләдә тану, аерымлану шартларын ачыклау

Аныклагычның аерымлану шартларын аңлау

4 атна

21

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре

1

Аерымланган аныклагычларны табу, алар янында тыныш билгеләре кую

Аныклагыч һәм аныкланмышның нинди чараралар белән белдерелүенә карап, тыныш билгеләре куя белү

4 атна

1

3 чирек

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре темасын кабатлу

1

Аерымланган аныклагычларны табу, алар янында тыныш билгеләре кую

Аныклагыч һәм аныкланмышның нинди чараралар белән белдерелүенә карап, тыныш билгеләре кую күнекмәсен булдыру

Гыйнвар

2 атна

2

Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү, тыныш билгеләре кую, җөмләләр төзү

Иярчен кисәкләр темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү

2 атна

3

Аңлатмалы диктант. Җөмлә кисәкләре

1

Диктант язу, бирем үтәү, белемнәрне практикада куллану

Җөмлә кисәкләре буенча алган белемнәрне тикшерү

КИМ №8

2 атна

4

ҖӨМЛӘНЕҢ МОДАЛЬ КИСӘКЛӘРЕ

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

Эндәш сүзләрне тану, җөмләдә куллану, тыныш билгеләре кую

Эндәш сүзләрнең җөмләдәге функциясен аңлау, алар янында тыныш билгеләрен куя белү

3 атна

5

 Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

 Кереш сүзләрне тану, җөмләдә куллану, тыныш билгеләре кую

Кереш  сүзләрнең җөмләдәге функциясен аңлау, алар янында тыныш билгеләре куя белү

3 атна

6

 Кереш  җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

1

 Кереш   җөмләләрне тану, җөмләдә куллану, тыныш билгеләре кую

Кереш   җөмләләрнең җөмләдәге функциясен аңлау, алар янында тыныш билгеләре куя белү

3 атна

7

Диктант. Модаль кисәкләр.

1

Кирәкле синтаксик күренешләрне сайлап алу

Модаль кисәкләр темасы буенча үзләштергән белемнәрне тикшерү

КИМ №9

4 атна

8

ҖӨМЛӘНЕҢ ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘРЕ

Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә, тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр

1

Тиңдәш кисәкләрне тану, араларындагы бәйләнешне ачыклау, сөйләм төзүдә куллану

Тиңдәш кисәкләр турында белемнәрне тирәнәйтү, нинди теркәгечләр белән бәйләнеп килә алуларын ачыклау.

4 атна

9

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

1

Тиңдәш кисәкләрне тану, җөмләдә куллану, тыныш билгеләре кую

 Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен куя белү

4 атна

10

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

1

Тиңдәш кисәкләрне, гомумиләштерүче сүзләрне тану, җөмләдә куллану, тыныш билгеләре кую

Гомумиләштерүче сүзләрнең җөмләдәге урынын һәм функциясен ачыклау, алар янында тыныш билгеләре кую

4 атна

11

Тиңдәш кисәкләр темасын  ныгыту

1

Тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр кулланып, җөмләләр төзү, тыныш билгеләре кую, компьютер күнегүләре

Тиңдәш кисәкләр темасы буенча үзләштергән белемнәрне практикада куллану

Февраль

1 атна

12

Искәртмәле диктант. Тиңдәш кисәкләр.

Һәркемгә дә туган ягы кирәк

1

Тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр кулланып, җөмләләр язу

Тиңдәш кисәкләр темасы буенча үзләштергән белемнәрне тикшерү

КИМ №10

1 атна

13

Хаталар белән эш. Җөмлә кисәкләре темасын ныгыту

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү, карточка белән эш, җөмләләр төзү

Өйрәнелгән җөмлә кисәкләрен таный, билгели, сөйләмдә куллана белү

1 атна

14

Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр кертеп “Безнең гаилә” темасына сочинение язу

1

Бәйләнешле сөйләм төзү; фикер йөртү

Үз фикерләреңне бәйле рәвештә аңлап тасвирлый белү

КИМ №11

2 атна

15

Җөмлә кисәкләре темасын кабатлау

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү, компьютер күнегүләре

Җөмлә кисәкләре темасы буенча үзләштергән белемнәрне системалаштыру

2 атна

16

ҖӨМЛӘДӘ СҮЗ ТӘРТИБЕ

Җөмләдә сүз тәртибе турында төшенчә

1

Сөйләм төзү, сүз тәртибен билгеләү

Татар телендә сүз тәртибе турында мәгълъмат туплау

2 атна

17

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

1

Уңай һәм кире сүз тәртибе кулланып, җөмләләр төзү

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибен тану, сөйләмдә куллана белү

3 атна

18

Җөмләдә сүз тәртибе темасын ныгыту

1

Сөйләм төзү, сүз тәртибен билгеләү, компьютер күнегүләре

Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү

3 атна

19

Җөмләдә сүзләр тәртибе темасына

Ирекле диктант

1

Диктант язу

Белемнәрне системалаштырып диктант язу, бирем эшләү

КИМ №12

3 атна

20

Гади җөмлә турында төшенчә

1

Баш кисәкләрне табу аша, җөмлә төрен билгеләү

Гади җөмлә темасы буенча алган белемнәрне тирәнәйтү, кушма җөмлә белән чагыштыра белү

4 атна

21

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре.

Хикәя җөмлә.

1

Баш кисәкләрне табу, әйтелеш буенча җөмлә төрен билгеләү, җөмлә төренә карап, тыныш билгесе кую

Гади җөмлә, хикәя җөмлә турында тулы мәгълүмат туплау

4 атна

22

Сорау җөмлә

1

Сорау җөмләне тану, төзү, дөрес интонация белән уку, сөйләмдә урынлы куллану

Сорау җөмлә, аны белдерүче чаралар белү

4 атна

23

Тойгылы, боеру җөмлә

1

җөмләне тану, төзү, дөрес интонация белән уку, сөйләмдә урынлы куллану

Тойгылы, боеру җөмлә, аны белдерүче чаралар турында белү

Март

1 атна

24

Контроль эш.  Гади җөмлә

1

Ишетеп аңлау, тыныш билгеләрен кую

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре, җөмләнең модаль, тиңдәш кисәкләре  буенча алган белемнәрне ныгыту

КИМ № 13

1 атна

25

Хаталар белән эш.

Кабатлау дәресе

1

Әйтелү максатына карап, җөмләләрне дөрес интонация белән уку

Тема буенча үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

2атна

26

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен кабатлау

1

Әйтелү максатына карап, җөмләләрне дөрес интонация белән уку

Тема буенча үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

2 атна

27

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен кабатлауга Контроль изложение   

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Изложение язарга өйрәнү

КИМ №14

2 атна

28

Контроль изложение   Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре

1

Әйтелү максаты буенча җөмләнең төрле төрләрен сөйләмдә куллану

Бәйләнешле сөйләм төзү

3атна

29

Б.с.ү. Хат

1

Хат үрнәкләре белән танышу, хат язу

Хат язу тәртибе белән таныштыру

3 атна

30

Җөмлә кисәкләре темасын кабатлау.

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү, компьютер күнегүләре

Тема буенча үзләштергән белемнәрне системалаштыру

3 атна

1

4 чирек

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне чагыштыру аша тану,  җөмләләр төзү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү

Апрель

1 атна

2

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзү. Сүзләрне дөрес язу

Тема буенча үзләштергән белемнәрне ныгыту. Укучыларның орфография буенча белемнәрен исәпкә алу

1 атна

3

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә.

1

Баш кисәкләрне табу аша бер составлы җөмлә төрен билгеләү, таблица-схема  төзү

Бер составлы җөмләләр, аларның төрләре турында төшенчә булдыру

1 атна

4

Фигыль җөмлә

1

Баш кисәкләрне билгели белү, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау, бер составлы җөмләләр төзү

Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуына төшенү

2 атна

5

Сүз җөмлә

1

Сүз җөмләләрне тану, сөйләмдә урынлы куллану

Сүз җөмлә турында тулы мәгълүмат бирү

2 атна

6

Бер составлы җөмләләрне кабатлау

1

Бер составлы җөмләләрнең төрен билгели белү, сөйләмдә куллану

Тема буенча үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

2 атна

7

Гадәти изложение

Бер составлы җөмләләр 

1

Бәйләнешле сөйләм төзү, ишеткәнне хәтердә калдыру

Изложение язу мөмкинлекләрен исәпкә алу

КИМ № 15

3 атна

8

Изложение язу

1

Үз хатаңны таба, төзәтә белү

Хаталарны кисәтү

3 атна

9

Тулы һәм ким җөмләләр

1

Тулы һәм ким җөмләләрне тану, төзү, сөйләмдә урынлы куллану

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким жөмләләргә бүленүенә төшенү

3 атна

10

Тулы һәм ким җөмләләр темасын ныгыту

1

Тулы һәм ким җөмләләрне аера белү, сөйләм төзү

Тема буенча үзләштергән белемнәрне ныгыту

4 атна

11

Тулы һәм ким җөмләләр кулланып ирекле сочинение язу

1

Тулы һәм ким җөмләләрне тану, төзү, сөйләмдә урынлы куллан

Тема буенча үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

КИМ №16

4 атна

12

Б.с.ү. Очерк

1

Очерк язу

Очерк язу тәртибе белән танышу

4 атна

13

Раслау һәм инкарь җөмләләр

1

Белдерүче чараларга карап, җөмләнең раслаумы, инкарьмы икәнен билгеләү

Раслау һәм инкарь җөмләләр турында тулы мәгълүмат туплау

4 атна

14

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланылышы

1

Раслау һәм инкарь җөмләләрне төзү, сөйләмдә куллану

Раслау һәм инкарь җөмләләрне сөйләмдә урынлы  кулланырга өйрәтү

Май

1 атна

15

Туры һәм кыек сөйләм

1

Туры һәм кыек сөйләмне тану, төзү, сөйләмдә урынлы куллану

Сөйләмнең ике төрле: телдән һәм язма рәвештә булуын,    үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләмнең туры сөйләм дип, ә үзгәртелеп кулланылган чит сөйләмнең кыек сөйләм дип аталуын, язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмнең цитата дип аталуын аңлау.

1 атна

16

Диалог

1

Диалог төзү, сәнгатьле уку

Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе диалог дип аталуна аерым кешеләрнең диалог эчендәге сүзләренең реплика дип йөртелүенә төшендерү

1 атна

17

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

1

Туры сөйләм кергән җөмләләр төзү, тыныш билгеләре кую, карточка белән эш.

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куярга өйрәнү

2 атна

18

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

1

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү кагыйдәләре белән танышу

2 атна

19

Туры һәм кыек сөйләм темасын кабатлау

1

Туры һәм кыек сөйләмне тану, төзү, сөйләмдә куллану

Тема буенча үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

2атна

20

Еллык материал буенча  контроль диктант  

1

Белемнәрне практикада файдалана белү

Укучыларның белемнәрен исәпкә алу

КИМ №17

3 атна

21

Хататлар белән эш. Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау.

1

Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү

Хаталарны кисәтү

3 атна

22

Б.с.ү. Характеристика

1

Сыйныфташыңа характеристика язу

Характеристика язу тәртибе белән таныштыру

3атна

23

Гади җөмлә синтаксисы бүлеген гомумиләштерү

1

Җөмләгә синтаксик анализ ясау

Гади җөмлә синтаксисы буенча алган белемнәрне  гомумиләштерү

3 атна

24

Контроль эш. Гади җөмлә синтаксисы

1

Сорауларга төгәл җавап бирү

Ел буе үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү

4 атна

25

Хаталар өстендә эш.  Гади җөмлә синтаксисы

1

Белемнәрне гомумиләштерә белү

Контроль эш эшләгәндә җибәрелгән хаталарны төзәтү

4 атна

26

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау

1

Сорауларга төгәл җавап бирү, теоретик белемне практикада файдалану

Гади җөмлә синтаксисы буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

4 атна

27

Гади җөмлә синтаксисы. Йомгаклау дәрес.

1

Әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтү,исбатлау

8 сыйныф татар теле курсына йомгак ясау

5 атна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...